Төшемле урыннан төшерү

Дәүләт органнарында абруйлы урыннар күп инде ул. Ләкин утыра белеп утырмасаң, төшемле урында озак тотмыйлар. районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эльдар Кулиевның канәфие дә юньләп җылынырга өлгерми калган әнә.

Аны район хакимиятендәге ошбу мөһим оешмага җитәкче итеп билгеләү турындагы боерык 2008 елның 4 декабрендә раслана. Яңа шул көннән үк дәүләт хезмәтендәге урыныннан нәтиҗәле файдалану турында уйлый башлый. Хәер, әллә ни баш ватасы да юк монда. Халык җир алу-сату эшләре белән мәшгуль чакта кабинет ишеген шакучылар күп бит. Мәсьәләнең уңай хәл ителүен сылтаулар белән кичектереп тору иптәш начальникка бәйле.

Шәһәр яны районы булгач, җир кишәрлегенә ия булу теләге һәм шул ният белән йөрүчеләр күп биредә. Арада акчалылары да җитәрлек, димәк ки, максатына ирешү өчен түрәнең күңелен күрергә теләүчеләр дә юк түгел. Берәүнең дә атналар-айлар буена кәгазь җыеп йөрисе килми. Аннан соң кемгә бирергә, кемне кире борырга дигән төп мәсьәләне хәл итү дә палата рәисеннән тора.

Кыскасы, Э.Кулиев бик тә кирәкле кеше булып китә. Һәм кабинетка хуҗа булуының унсигезенче көнендә дәүләт җирен дәүләт оешмасына сатарга керешә. Әлбәттә, моны законлы юл белән эшләп булмый. Шуңа күрә акчаны, теләсәң-теләмәсәң дә, үз кесәңә салырга туры килә.

Эш шунда ки, Биектау районында “Озерный” совхозы дип йөртелгән хуҗалык бар. Элек-электән Казандагы эре оборона предприятиеләренең берсе булган Моторлар төзү-җитештерү берләшмәсенең (КМПО) ярдәмче хуҗалыгы ул. Аның бер мең гектардан артык җир биләмәсе озак сроклы арендага алынган дип санала. Хәрби завод аны үз мөлкәтенә күчерергә уйлап Эльдар Фикрат улы янына вәкилен җибәрә.

Элеккеге арендатор өстенлекле хокукка (преимущественное право) ия булгач, предприятиедә бу әллә ни мәшәкать чыгармас дип уйлыйлар. Ә менә җир палатасы җитәкчесе башкачарак фикер йөртә. Һәм, дәүләт кешесе буларак, үз таләпләрен куя. Болай да көч-хәл белән очын-очка ялгап баручы завод кассасыннан Кулиев кесәсенә керергә тиешле акчаның 17 миллион сум икәнен ишеткәч, вәкил егылып китә яза. Һәм әлеге оятсызлыкны илнең оборона сәләтен йомшартуга юнәлдерелгән диверсия итеп кабул итә. Шул сәбәпле буенча эчке эшләр идарәсенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә хәбәр сала.

Ләкин сумманың 17 миллион икәнен белгәч, оперативникларга да исәп төшә. Тегеңә “төртү” өчен бу кадәр акчаны табу бер хәл, ә аларны санап, һәрберсенең номерларын язып чыгасы бар бит әле. Шуңа күрә вәкилне Кулиев ягына яңадан җибәрәләр. Анысы сумманы берникадәр төшерүгә, дөресрәге, “бүләк”не өлешләп бирергә килешә. Шулай итеп палата рәисенә беренче юлы бирү өчен 7 миллион сум акча хәзерләнә.

Алыш-биреш ясау өчен 26 декабрь Кулиевның төшемле урынга утыруының 22нче көне билгеләнә. Ләкин мәкерле рәис читендәге Кадышево бистәсендәге сөйләшенгән урынга үзе бармыйча, Робил Юсубов дигән якташын җибәрә. Оперативникларга ике тоткарлау төркеме төзергә туры килә. Аларның берсе бирү-алу очрагын фаш итәргә, икенчесе Кулиевне күз уңаеннан җибәрмәскә тиеш була. Чөнки 17 миллион сум дип бәяләнгән җир документлары аның кабинетында саклана.

Кулиев шомарып беткән кеше буларак, тагын бер саклык чарасы күрә. Юсубов машинасы артыннан күзәтү өчен “разведчик” җибәрә. Ул Робил Зохраб улын каптырып алган очракта Кулиевка хәбәр җибәрергә тиеш була. Юсубов та аеруча астыртын эш итә – алыш-бирешне туктап тормыйча, машинада барган шәпкә ясый. Оперлар аны куып җитеп, юл читенә “кысып” туктата. Теге 7 миллионны тагын санап, исемлек буенча барлап чыгарга туры килә.

Юсубовның “януын” күреп алган “разведчик” Кулиевны кисәтеп өлгерә үзе. Бары тик ул берни эшләргә, сатып алынырга тиешле документларны чыгарырга, яшерергә, төзәтергә дә өлгерә алмый. Аны икенче төркем үз кабинетында богаулап куя. Шулай итеп Кулиев һәм аның арадашчы-кәсептәшенә каршы РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән 290нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Әлбәттә, Кулиев төшемле урыннан алына.

Ниһаять, 3 ноябрьдә Казанның Авиатөзелеш район судына кәсептәшләрнең икесен дә 3 ел сынау срогы белән 5 елга ирекләреннән мәхрүм итәргә дигән шартлы җәза бирелде. Әлбәттә, дәүләт предприятиесен таларга керешкән кешеләрнең иректә калдырылуы дәүләт гаепләүчесе – аеруча мөһим режимлы объектларны күзәтчелек итү буенча прокурор Сергей Старостинда ризасызлык тудырды. Җинаятьнең стратегик предриятиегә карата кылынуы һәм ришвәтнең зур күләмдә булуы исәпкә алынмады дип белдерде ул.

Наил ВАХИТОВ.

Биектау районы.

Домкратия

Соңгы чорда илебез халкы ике зур тарихи борылыш кичерде: 1917 елның 25 октябрендә капитализмнан социализм төзүгә кереште. Революциягә кадәр халык эксплуатациядән котылырга, азат һәм ирекле дәүләттә яшәргә иде дип хыялланган. Эшчеләр – завод-фабрикаларга хуҗа булырга, хезмәтне үз иреге белән канатланып башкарырга җыенган булса, авыл халкы үзләренә җир биләмәләре алып, аны яхшылап эшкәртеп, үзенә дә, башкаларга да җитәрлек мул уңыш үстерү уе белән яшәгән. Кулына мылтык алырга мәҗбүр ителгән солдат бер-берсен үтерүдән баш тартып, башка милләтләр белән дус-тату яшәргә омтылган. Революциянең икенче көнендә үк коммунистлар партиясе бу хыялларның барысын да тормышка ашыра башлый. Кеше кешегә дус, иптәш һәм тугандай яшәеш башлана. Барысы өчен дә канатландыра торган принцип: “Һәркемнән – сәләтенчә” алга куела. Кыска гына вакыт эчендә наданлык бетерелә, теләүчеләр үзләре һәм аларның балалары төрле вузларда бушлай укый башлый, дәвалану, больница, курорт, санаторийларга юлламалар дәүләт хисабына күчә.

Илебездә халык энтузиазмы белән индустрияләштерү һәм коллективлаштыру үткәрелә. Хөкүмәт инвалидларга һәм урамда тәрбиясез йөргән балаларга игътибар итә, болар турында кайгырта. Өйдән-өйгә йөреп хәер сорашу, җәмәгать урыннарында кул сузып акча теләнү ише күренешләр тәмам юкка чыга. Менә шушы үзгәрешләр барыбызны да коллыкка төшерү өчен Гитлер илбасарлары башлаган сугышта җиңүгә китерде дә инде.

Мисал итеп, үз тормышымны алыйм. Әтием һәм әнием укый-яза белмәсә дә, 6 баласына белем бирде. 4 баласы югары уку йортын тәмамлап, төрле постларда халкыбызга хезмәт итте…

Әмма дип аталган бу дәүләтнең көннәре санаулы калган икән. 1991 елның 25 декабре янә капитализмга борылып кайту чоры башы булып тарихка керде. Аз гына вакыт эчендә халкыбызның 10%ын гына тәшкил итүче олигархлар дәүләт байлыгының 90%ына ия булды. Ни өчендер, калган күпчелек халык дәшми калды. Билгеле, моның кайбер сәбәпләрен ачыклау өчен, “ВКПБ тарихы”на күз салу җитә. Дистәләрчә илләрнең даирәләре яңача тормыш башлаучы Русиягә башлаган интервенциясе һәм акгвардиячеләрнең ил күләмендә баш күтәрүе халыкны бик алҗытты: күп кенә завод-фабрика, шахталар эшләүдән туктады. Солдатларны һәм шәһәр халкын ачлыктан коткару өчен, крестьяннарның артык икмәген тартып алу ише НЭП, хәрби планнары халык арасында ризасызлык тудырган булган: 1920 елларда “Долой Советов!”, “Мы за Советы, но без коммунистов!” ише лозунглар хасил була. Партиянең XXI съезды үткән көннәрдә мин Мәскәүдә идем. Съезд тәмамлангач, икенче көнне халык Манеж мәйданына җыелды. Монда берсен-берсе туктата-туктата микрофоннан яңача яшәешкә юнәлеш турында кычкырдылар. Бер “мадам”: “Мин гади кешегә иптәш тә, туган да түгел. Без бер-беребезгә “господалар”, – дип халык башын бутый. Имеш, коммунистлар хакимият башыннан киткәч, барыбыз да яхшы яши башлаячак. Әмма алар гына безгә аяк чала. Күрәсезме, бүген КПСС җитәкчелек итми. Ә кем бу яшәештә отты һәм оттырды?! Менә хәзер бүгенгене һәм элеккегене чагыштырып карыйк инде.

Һәр кеше эш урыны белән тәэмин ителде. Хезмәт хакын аена ике мәртәбә алдык, фатирын бушлай бирделәр. “Эшсезлек” дигән кара тамганы ишеткәнебез дә булмады. Бөтен ил буенча зур-зур төзелешләр барды: безнең Түбән Камадагы химия гиганты 60нчы елларда калкып чыкты. Чаллыда “КамАЗ” үзе генә дә ни тора! Ә бүген ни күрәбез? Ульяновскидагы УАЗ, Тольяттидагы ВАЗ ябылып, Германиядән һәм Япониядән сатып алабыз.

Авыл хуҗалыгы бөтенләй көлке хәлендә. Менә минем кулымда 4 гектар 70 сутый җир язуым бар. Җиремә чәчәләр, җыеп алалар – миңа әкияттәге төсле саламы гына кала. Әле узган көздә арпа басуыннан сибелеп калган саламны, ухалла белән алып кайта идем, “Бәхетле-Агро”дагы бер рус егете: “Зачем не свое берешь?” – дип бәйләнде. Якында гына бодай урдылар. Саламын да алып киткәч, тавыкларыма дип, чәчелеп калганын җыярга чыктым һәм өем төбендә калган бодайга тап булдым. Күрәсең, төнлә ташыганнар һәм кырып-себереп алып бетерә алмаганнар. Бер капчык чыкты үзе. Менә шулай ике пайга өем төбе эләкте үзе, элек сабагы гына иде.

“Коммунизм байрагы” совхозының (аннан “Шәңгәлче” СПКсы) трактор, комбайннары юк, сыерларны алып киттеләр. Контордагы өстәл-урындыкларны да ташыдылар, бүген МТПдан склад ясадылар, гаражларны сүтеп ташыйлар. Әйтерсең без үлем дәрәҗәсенә җиткән! Авыл кешеләре шәһәргә барып хезмәт итә. Караклык, урлашу, кеше талау, үтерү очраклары район газеталарында да күпләп басылып тора. Һәммәбез дә тимер ишек, тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куйдык. Инженер, укытучы, табиб, һәм башка ияләре барысы да сату эшенә кереште. “Бизнес” дигәннәре тегеннән товарны очсызга алып, монда кыйммәт бәягә сатудан гыйбарәт. Элек бу күренеш спекуляция дип аталды һәм закон белән тыелды. Мафия, фәхишәлек, наркомания – болар барысы да тик капитализмга гына хас нәрсәләр. Коррупция, терроризм дәүләт җитәкчеләре тарафыннан ясалма рәвештә кертелә. Совет заманында Чечняда сугыш бардымы? Миңа калса, халыкны куркыту өчен шулай кан коела. Ничек инде Конституция буенча тигез хокуклы кешенең берсе өчәр катлы йорт сала, икенчесе яңадан-яңа чит ил машиналары ала, өченчесе АЗСлар төзи, шулар белән тигез дәрәҗәдәге адәм ипи белән сөт кенә ашап тора. Кайберәүләр хәтта чүп савытларыннан калдык-постык белән туклана. Теләсә кайда йоклый торган бомжлар кайдан килде икән соң?

Барлык товар да чит илдән кертелә. Ә без аларга нефть, төбеннән аударылган агач кәүсәләре, җирдән чыгарылган руданы эшкәртеп, әзер тимер, бакыр, алюминий һәм башка металлар, табигый газны арзан бәягә илтеп бирәбез дә, шул илләрдән безнең материаллардан ясалган машина, җиһаз сатып алабыз. Дәүләтебез эшләп чыгару һәм товарлар белән сәүдә итүдән бөтенләй читләште. Ә бит алар халык өчен кирәк. Димәк, дәүләткә халыкның кирәге юк, дигән фикер туа.

Әбде Рәми УШМАВИ.

Криминаль хроника

Канлы ял көннәре

Төнге икеләрдә Бөгелмәнең ЦРБсына пычак җәрәхәте алган ир-ат белән китерелә. Тагын бер танышлары – 49 яшьлек ханым “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче үк вафат булган. Сакчыллык бүлеге милиционерлары ачыклавынча, әлеге җинаятьне 48 яшьлек Александр Л. ясаганы билгеле булды. Бергә эчеп утырганнан соң килеп чыккан низаг нәтиҗәсендә була бу хәл. Җинаятьчене ведомстводан тыш сак бүлегенең 262нче патруль экипажы кулга алды.

Шул ук Бөгелмәдә 40 яшьләрдәге кеше күкрәк ярасы, 2нче дәрәҗәдәге шок хәлендә табып алынды. Шулай ук бергә эчеп утырган яңа танышкан хатын-кызлар белән туган аңлашылмаучылык аркасында зыян күргән ул. Кайнар эзләрдән юнәлгән сакчыллык бүлегенең 267нче экипажы беркайда да эшләмәүче 23 яшьлек Любовь Т.ны тоткарлый.

Барлык зыян күрүчеләр дә, җинаятьчеләр дә исерек булган.

Ведомстводан тыш сак идарәсенең матбугат бүлеге хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА

Комментарии