Эшкә барып үлеп калу

Эшкә барып үлеп калу

ТЕРЕЛӘЙ КҮМЕЛГӘН ХЕЗМӘТКӘР

Хезмәт урынында бәхетсезлек очраклары әледән-әле булып тора. Исерек җинаятьләр дип йөртелүче хәвеф-хәтәрләрдән аермалы буларак, аларда һәрвакыт эшләп яшәүче юньле кешеләр зыян күрә.

Балтач якларындагы Кунырда суүткәргеч торбаларны алыштыргач, «Раминвест-М» җәмгыятенең өч кешелек бригадасы шул райондагы Әтнә авылына күченә. Һәм 10нчы июньдә монда да шундый ук эшләр башлана. «Хидромек» экскаваторы белән кимендә 2,2 метр тирәнлектәге траншея казыла, полиэтилен торба сузыла, кыскасы, һәркемгә таныш гадәти эшләр бара авылда.

Әмма бәла дигәнең һәркайда сагалый бит ул. Монда исә, иң әүвәл, җир ишелү һәм кешене тереләй күмү куркынычы яный. Шуңа күрә дә җир эшләре үткәргәндә үтәлергә тиешле хәвефсезлек кагыйдәләре бар. Мәсәлән, тирән канау стеналары ишелмәсен өчен аларны авыш итеп казырга, актарып чыгарылган балчыкны берничә метр ераккарак өеп барырга, ишелү мөмкинлеге булган урыннарны терәүләр белән ныгытырга һәм башка таләпләрне үтәргә кирәк. Кызганыч ки, алар аяныч хәлләр килеп чыккач кына искә алына. Еш кына саклык чараларын санга сукмас өчен сәбәп-сылтаулар да табылып тора.

Әтнәдә исә урамнарның тар булуы комачаулык иткән, имеш. Чөнки суүткәргеч таш түшәлгән юл яныннан уза, димәк, ярларын авыштырып траншеяны киңәйтеп тә, туфракны читкәрәк салып та булмый, юкса, йөрергә комачау итәчәк. Шул рәвешле, тар тирән чокыр буйлап ком таулары тезелә, аларның басымы җирнең канауга таба шуышу һәм ишелү ихтималын көчәйтә, билгеле.

Ә аска торба салганда гына түгел, бик еш төшәргә туры килә. Чөнки яңа суүткәргеч эшләп торган искесе янәшәсендә салына. Экскаватор чүмече белән эләктереп аңа зыян китермәс һәм җәйге челләдә авыл халкын сусыз калдырмас өчен, тузган тимер торбаның кай тирәдән узуын көрәк белән актарып ачыкларга кирәк була. Гадәттә, мондый казу эшләрен бригадир И. Баранов, экскаваторчы Р. Зәйнуллин, төрле эшләр башкаручы яшь егет К. Гыйльметдинов бергәләп башкаралар.

Хезмәтенә күрә хөрмәте дигәндәй, акчасы да әйбәт кенә чыга, җитәкчеләр әйтүенчә, ай саен һәркемгә 60ар мең бирелә, объект тапшырылгач өстәмә түләнә. Питрәч, Биектау, Марий-Эл республикасының Татарстан чигендәге Ведерники авылыннан килгән ир-атлар Әтнәдә иске медпункт бинасында торалар, ял көннәрендә өйләренә кайтып киләләр, ашамлыкны төш вакытында колхоз ашханәсеннән алалар, иртә, кич үзләре әзерлиләр. Кыскасы, мондый эштәгеләр өчен ярыйсы гына шартларда яшиләр һәм алны-ялны белми эшлиләр.

24нче июньдә дә трактор гөрелтесе иртәнге сәгать 7 тулганчы ук ишетелә башлый. Ул көнне бригадир йомышлар белән Казанга киткәнгә, объектта ике татар кешесе генә кала. Р. Зәйнуллин траншеяны 15-20 метр казыткач та экскаваторны туктата, чөнки тутыккан иске тимер торбаның юнәлешен белергә кирәк була. Шул нияттән К. Гыйльметдинов түбәнгә төшеп, көрәк белән казырга керешә һәм бер мизгел эчендә Р. Зәйнуллин алдында коточкыч хәл килеп чыга, кинәт траншеяның кырыйлары тоташа, хезмәттәш егет балчык астында кала. Әлбәттә, Р. Зәйнуллин ярдәмгә ташлана, тиз генә К. Гыйльметдиновның башын, аннан соң күкрәген казып чыгара. Аның әйтүенчә, шуннан соң аңсыз кешенең сулыш ала башлавы сизелә, ике авыл ир-аты белән бергәләп бичараны югарыга күтәреп җиргә салалар.

Авыл фельдшеры, Чепья һәм Балтачтан килеп җиткән табибларның тырышуларының файдасы тими. Район сырхауханәсенә алып барып салгач күп тә үтми аңына килә алмыйча дөнья куя егет. Экспертиза аның исән калу мөмкинлеге булмавын күрсәтә. Чөнки балчык кысу-басу нәтиҗәсендә умрау сөяге, алты урыннан кабыргасы сына, эчке әгъзаларына зыян килә, хәлиткеч рольне үпкә җәрәхәтләнү уйный, үлем тын кысылу, ягъни асфиксия нәтиҗәсендә килә.

Япь-яшь кешенең гомере өзелүгә китергән очрак халык арасында һәм, әлбәттә, хокук саклау органнарында шаукым куптара. «Раминвест-М» җәмгыятенең Казандагы офисында шул көнне үк тентү уздырылып, кирәкле документлар алына. Әйтергә кирәк, кәгазьләрдә бар да тәртиптә була, проектлар расланган, килешүләр төзелгән, хәвефсезлек буенча инструктажлар үткәрелгән, эш киемнәре бирелгән, хезмәткәрләрнең, шул исәптән, мәрхүм К. Гыйльметдиновның имзалары куелган һ.б. Әлбәттә, гаеплеләр юк дигәнне белдерми бу. Язмабыз башында санап үтелгән төп җитешсезлекләргә юл куелган чөнки.

Тикшерү комитетының Арча районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Ислам Әхмәдшин «Раминвест-М» директоры Илмас Азизовка карата эштә кеше үлеменә китергән хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу очрагы буенча җинаять эше кузгата. Мондый чакларда күп кенә җитәкчеләр гаепне урынбасарлары, кечерәк җитәкчеләргә аударып котыла. И. Азизов исә гаебен таный, мәрхүмнең әти-әнисенең кайгысын уртаклаша, рухи зыянны каплау йөзеннән аларга матди ярдәм күрсәтә, күмү чыгымнарын да үзенә ала.

Законда мондый җинаять өчен 5 елга кадәр мәҗбүри эшләр яисә шул кадәр срокка иректән мәхрүм итү каралган. Бу очракта уңай бәяләнүче И. Азизовка шартлы хөкем бирелер дип көтелә.

САКСЫЗЛЫК КОРБАНЫ

Буа районында зур йөк күтәрешле «Вольво» машинасын ремонтлаганда 42 яшьлек бер шофер һәлак була, икенчесе саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләнеп хөкем ителә.

1976нчы елгы Александр Горюнов «Татавтодор» җәмгыятенең Буа филиалында күптән эшли. 2020че ел башында ярымтагылмалы зур «Вольво» машинасын йөртә башлый, юл төзү-төзәтү урыннарына экскаватор, каток кебек махсус техника илтә. Быел февраль аенда Борындыкка барып ватылган ГАЗель машинасын төяп кайтырга тиеш була ул. Ләкин әлеге бурычны үти алмый, чөнки «седельный тягач» дип йөртелүче машинасының техниканы менгерә-төшерә торган ике күперчегенең (трап) берсе эшләми. Тәҗрибәле шофер моның трапны күтәрү-төшерү өчен кирәкле гидроцилиндрның сафтан чыгу нәтиҗәсе икәненә төшенә. Шул ук көнне ватылган тагылманы базада калдырып, берничә көн башка ярымприцеп тагып эшли ул.

20нче февральдә аңа яңа гидроцилиндр кайтарылуы турында мәгълүм була. Александр төш вакытында аны машинасына урнаштырырга була.

Куелачак һәм алыначак механизмнар бик авыр булганга, ярдәмгә ГАЗельдә эшләүче В. Дубовны чакыра. Ләкин ике ир-атның да көч-куәте җитмәслек эш булып чыга бу. Шул вакытта хезмәттәшләренең кайнашуын күреп алган КамАЗ шоферы Вадим Митяшов килә алар янына. Бәхетсезлегенә каршы димичә булмый, күп тә үтми А. Горюнов трапны вертикаль хәлдә тотып торган чылбырны ычкындыруы сәбәпле ул кинәт җиргә мәтәлә һәм Вадим өстенә төшә.

Дубов белән Горюнов шунда ук ярдәмгә ташланалар, ләкин авыр тимерне кузгата да алмыйлар. Тиз арада җыелып өлгергән ир-атлар аны көч-хәл белән күтәреп аста калган Вадимны тартып чыгаралар. Тыны кысылуы турында берничә сүз әйтергә өлгергән Митяшов аңын җуя һәм район сырхауханәсенә илтеп җиткерү белән соңгы сулышын ала. Экспертиза нәтиҗәләре бик озын, чөнки мәрхүмдәге тән җәрәхәтләре бихисап күп, исән җире калмаган дияргә була хәтта.

Балигъ булмаган ике балалы 1979нчы елгы гаилә башлыгының үлеменә китергән фаҗигадә кем гаепле дигән сорауга җавап табарга кирәк була. А. Горюнов хезмәттәшенең аяныч үлеменә китергән саксызлык күрсәтүен таный. Бусы бәхәссез кебек, трапны тотып торган чылбырны бушатам дип ычкындырып җибәрүен, Митяшовның куркыныч урында, чынлыкта, аның астында торуына юл куюын ул үзе әйтеп тора. Хезмәтне саклау инспекциясе үткәргән тикшерүдә дә аның хәвефсезлек кагыйдәләрен бозуы, «Татавтодор» җәмгыятенең күп кенә норматив документлары таләпләрен үтәмәве, мәсәлән, эш урынына чит кешеләрне китерүе, хәтта әлеге эшкә төшке тәнәфес вакытында тотынуы әйтелә.

Шул ук вакытта Горюнов гидроцилиндрны алмаштырырга баш механик Р. Абдрахманов кушуы буенча тотындым дип бара. Тикшерү комитетының Буа районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Дамир Әскаров баш механиктан берничә тапкыр сорау ала. Ул исә Горюнов дөрес аңламагандыр, аңа гидроцилиндрның яраклымы икәнен карарга гына кушылды, юкса, ким дигәндә бер автослесарь да билгеләгән булыр идем, ди. Ахыр чиктә, белер-белмәс һәм ашык-пошык эшкә тотынып ялгышкан А. Горюновка «Саксызлык белән үтерү» дигән 109нчы маддә буенча рәсми гаепләү белдерелә. Суд аңа бер елга иреген чикләргә дигән хөкем чыгара.

ЧҮП АРАСЫНДА ДА БӘЛА КҮП

Ютазы районында булган хәл дә бәла аяк астында, дигән әйтемне искә төшерә. Чөнки анда чүп-чар чыгаручы машина шоферы һәм аның ярдәмчесе гадәти эшләрен башкарганда көтмәгәндә бәлале булалар. Ләкин монда да ашыгып саксызлану төп рольне уйный.

2нче майда «Полигон ТБО» җәмгыятендә КамАЗ йөртүче Марат Гыйздәтуллин һәм булышучы эшче Дмитрий Захаров алдан Урыссудагы «Яңарыш» паркы янындагы контейнерларны бушаталар, аннан соң шул тирәдәге икенче чүп җыю мәйданчыгына киләләр. Һәрвакыттагыча, башлыча агач-куак ботаклары тутырылган бакны икәүләп эләктергәч, шофер аны бушату өчен күтәртергә керешә, ә Захаров чүп-чар арасында бүрәнә кисәге күреп ала һәм зур әйбернең комачаулык кыласын уйлап, аны тартып чыгарырга ниятли. Әйтүенә караганда, мондый гамәлне еш кылырга туры килә аңа.

Бу юлы исә башкачарак килеп чыга, күтәртү җайланмасы баулары аның уң кулын кыстырып ала һәм югарыга өстери. Гөнаһ шомлыгына каршы, бу мәлдә шофер Марат тирә-якны күзәтү белән мәшгуль була, хезмәттәшенең берничә тапкыр кычкыруын да ишетми хәтта, күреп алгач, бакны җиргә төшерә, Д. Захаровны узгынчы машинага утыртып район сырхауханәсенә озата.

Анда кулның ачык рәвештә сынуы, кайбер сөякләрнең кителүе мәгълүм була һәм гипс салгач та авыруны Әлмәттәге «Татнефть» җәмгыяте сырхауханәсенең травмотология бүлегенә илтәләр. Д. Захаровка шактый катлаулы операция кичерергә, ике айдан артык больничныйда йөрергә туры килә. Экспертиза аның сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән дип белдерә.

Дмитрий үзен гаепле саный, манипулятор эшләп торганда бункерга тыгылырга тиеш түгел идем, беркемгә дә дәгъвам юк, дип белдерә. Ләкин хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча шофер М. Гыйздәтуллин гаепле булып чыга, чөнки күтәрү эшләрен башлаганчы бу тирәдә беркемне дә, шул исәптән, җыештыручы эшче Д. Захаровны да калдырмаска тиеш була ул. Кыскасы, мондагы хәвефсезлек өчен шофер җаваплы. Шуңа күрә дә, тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Рөстәм Яруллин игътибарсызлык күрсәткән М. Гыйздәтуллинга саксызлык белән кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерү дигән җинаятьтә гаепләү белдерә. Д. Захаров суд утырышында дустын яклап чыга һәм якларның килешүе сәбәпле җинаять эзәрлекләве туктатыла.

Наил ВАХИТОВ,

Казан шәһәре

Комментарии