ҮТЕРИММЕ, БЕТЕРИММЕ, ӘЛЛӘ БҮЛЕШИММЕ…

Ниһаять, бөтен ил белән җан атып күзәткән Кристина Орбакайте һәм Руслан Байсаров эпопеясына нокта куелды шикелле. Күптән түгел Финляндия гражданины һәм русияле Римма Салмингларның бала бүлешүе дә уңай якка хәл ителде. Гомумән, йөрәк парәсен бүлешү соңгы вакытта модага кереп бара, ахры. Күп очракта әлеге авыр йөк балалар катнашыннан башка да хәл ителә. Мондый очраклар Русиядә дә, башка чит илләрдә дә еш күзәтелә. Түбәндә бәян ителәчәк вакыйгаларның да һәрберсе тормыштан алынды.

Әле шушы көннәрдә генә Азино бистәсендә яшәүче танышым Гөлсем шалтыратып, шатлыгы белән уртаклашты:

– Тәбрик ит мине тизрәк, сигез айдан дәү әни булам бит!

– Туйлар уздырып яттыңмыни әле син дуслардан яшереп… Малайларыңның кайсысы шундый өлгер булып чыкты соң?

– Кечкенәсе ташбаш бит минем! Кичә кич кайтып, шушы хәбәрне ирештереп сөендерде. Өйләнеп, тормыш корсын да үстерсеннәр балаларын бергәләп. Улым 21 яшен тутырды, үз көннәрен үзләре күрсен. Мин дә булышырмын, бергә торырга туры киләчәк бит.

– Килен ошыймы соң үзеңә? Тәртипле кызмы, гаиләләре белән танышмы?

– Булачак киленгә әле күптән түгел генә унсигез тулды. Безгә кунакка килгән арада гына күргәли идем, якыннан аралашкан да юк. Киленбикәбез Аня баладан котылу турында уйлап та карамый, ул инде төпле бер фикергә килгән: нарасыен үзе генә үстерергә дә риза. Бу хәбәрне ишеткәч, кыз әтисенең йөрәк өянәге кузгалган, хастаханәдә сихәтләнеп ята. Әнисе дә кайгыдан сырхау түшәгендә, тик анысы әлегә өйдә генә дәвалана.

– Нәрсә эшләргә ниятлисез инде хәзер?

– Туйга хәзерләнергә туры килер инде. Кеше баласын рәнҗетеп булмас… Бер атнадан Гөлсем яңадан шалтыратты. Күз яшьләренә буылып, кайгысы белән уртаклашты:

– Туйлар турында онытырга туры килер инде. Малай өйләнүдән һәм туачак нарасыйдан баш тарта. Улым өйләнеп тора башласа, эчүеннән туктар дип өметләнгән идем… Гаиләле булгач, тормыш мәшәкатьләре аны әлеге замана дәһшәте эчкечелектән арындырыр дип хыялланган идем…

Шушы сөйләшү күңел хатирәләрен айкап ташлады. Моннан берничә ел элек булып узган вакыйгалар күз алдыннан узгандай булды…

КЕШЕЛЕКСЕЗЛЕК МИСАЛЫ

Башкала районнарының берсендә койма буенда одеялга төрелгән, үтә күренмәле пакетка салынган үле нарасый мәете табыла. Бу хакта узгынчы ханым якындагы бүлекчәсенә хәбәр итә. Шушы минуттан әлеге вәхшилекне кылган ананы эзләү башлана. Бу җинаять эше 18484 номеры белән теркәлә. Моннан берничә еллар элек беренче гыйнварда көндезге сәгать икеләр тирәсендә Галина Мартынова яшәгән фатирда бер кыз бала дөньяга килә. Бу турыда милициягә биргән аңлатмасында яшь ана болай дип яза: “Тышкы кыяфәте кимчелексез, таза-сау кыз бала тудырдым. Дөньяга килү белән, ул, башка сабыйлар кебек үк, сөрән салып елап җибәрде. Бераздан тынычланып, тынып калды. Йөрәк тибеше тигез, кул-аяклары да хәрәкәтләнә иде…” Соңыннан үткәрелгән суд-медицина экспертизасы да моны раслый. 31 декабрьдә Галина өйдә була. Яңа елны апасы Света белән бергә каршыларга уйлый ул. Әмма кичкә таба Галя үзен начар хис итә башлый. Ул инде эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап ала: димәк, аңа вакыт җиткән. Кызый балага кыстала башлый. Апасына температурасы күтәрелүе хакында әйтеп, үзен борчымавын үтенә. Света бәйрәм мәшәкатьләре артыннан чабып, сеңлесенең хәлен белешеп торуны кирәксенми. Галинаны төне буе тулгак тота…

1 гыйнварда көндезге икеләр тирәсендә нарасый дөньяга аваз сала. Яшь ана ярты сәгатьләр тирәсе сабые белән ятакта була. Нәни шундый матур, кул-аякларын селкетә, бөрештереп авызын ача…

…Яшь ана баладан котылырга уйлый. Ярты сәгать элек кенә туган баласын мендәр каплап үтерергә ниятли. Әмма нарасый үләргә теләми. Галина мендәрне күтәреп караса, сабый авызын бер ача, бер яба, чәбәләнә… Хатын баладан карашын да ала алмый, күзләрен яшь пәрдәсе томалый, ә тегесе шыңшуын дәвам итә. Әмма аңа баладан ничек тә котылырга кирәк. Көмәнле чакта эләктергән сифилис авыруының нәниенә күчүе бәхәссез. Үстерергә, ярдәм итәргә ире дә юк… Тик нарасыйны ничек итеп үтерергә? Галина Мартынова икенче ысул уйлап таба: ул аны буып үтерәчәк. Куллары сабыеның муенына ябыша, тик алар кысылмый, нарасыеның җанын кыярга теләми.

Болай да барып чыкмагач, Галя яңа әмәл уйлап таба. Юыну бүлмәсенә кереп, ләгәнгә су тутыра һәм баланы тончыгып үлгәнче суда тота…

Ә үзе, аңын югалтып, юыну бүлмәсенең идәненә егыла… Ишек шакыган тавышка гына уяна ул. Апасы, аның юыну бүлмәсендә озак торуына хафаланып, сеңлесенең хәлен сорашырга килгән икән.

Галина апасын тынычландыра. Ә үзе баласының үле гәүдәсен җәймәгә төреп, үз бүлмәсенә кереп бикләнә. Анда кичкә кадәр була.

Төнге 11ләр тирәсендә Галина Мартынова одеялга төрелгән баланы полиэтилен капчыкка салып, үзе яшәгән йорт каршындагы урманлыкка юнәлә. Нарасыеның мәетен бер койма янында ташлап калдыра.

шәһәре Мәскәү районы суды әлеге 18484нче “эш”не карап, Г.Мартынованы 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем чыгарды. Гаепләнүче Югары судка шикаять гаризасы язып караса да, Мәскәү район суды карары үзгәрешсез калдырылды…

Мәдинә НУРУЛЛА

Кайнар су карагы

Көннең-көнендә акча белән эш итеп тә, үз кесәңә салудан тыелып калу кассир, хисапчы кебек ияләреннән физик ныклык һәм рухи түземлек таләп итә, әлбәттә. Аларның йомшак холыклары, чыдам-сабырлыклыклары җитмәү сәбәпле, кассага керә икән әнә.

Мисалга Алабугадагы “Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм энергетикасы департаменты” муниципаль учреждениесенең бердәм исәп-хисап-касса үзәге дигән биниһая озын исемле оешмада баш хисапчы һәм директор вазифаларын башкаручы 48 яшьлек В.Наталияне китерик. Шәһәр халкының электр энергиясе, җылылык, су өчен түләгән акчасы шушында килеп, ил төкерсә, күл җыела дигәндәй, шактый зур сумма тәшкил итә икән. Ханым менә шул байлыкка кул сузмыйча булдыра алмый да инде.

Алай дигәч тә, кассаны ачкан да, шытырдавык кәгазьләрне капчыкка тутырган дигән сүз түгел. Законсыз булса да заманча ысул белән алган – акчаны процентсыз заем итеп документлаштырып кулга төшергән. Шул рәвешле 2007 елның гыйнварыннан башлап, быелгы июльгә чаклы кассадан очып, аның кесәсенә оялаган сәмән 3 миллион 337 меңгә җиткән. Әлбәттә, җылылык челтәре, Водоканал, Энергоснаб кебек оешмалар кытлык кичерә башлаган. Бер мәлне аларның да түземлеге шартлап өзелеп, әлеге МУ карамагындагы 50 меңләп кеше яши торган йортлардагы кайнар су кранын шартлатып ябып куялар. Җылы су белән юынасыгыз килә икән – түләгез, янәсе.

Әлбәттә, коммуналь хезмәтләр өчен түләп барган халык шакката да тел шартлата. Шулкадәр нык шартлата ки, хәтта прокуратура һәм милициягә кадәр ишетелә. Алары исә шунда ук эшкә керешә, чөнки үзләре дә су җылытып мәшәкатьләнә бит.

“Татгазинвест” ябык акционерлык җәмгыяте каладагы 6 котельныйга зәңгәр ягулык җибәрми башлаган икән. Һәм күп фатирлы 177 торак йорт, мәктәпләр, балалар бакчаларында җылы су беткән. Ләкин газчылар акча күчермәгән җылылык челтәренә төртеп күрсәтә. Эт – эткә, эт койрыкка дигәндәй, алары муниципаль учреждение ягына ишарәли. Шул рәвешле теге Наталия җитәкли торган бердәм исәп-хисап кассасына чират җитә. Хисапчының итәгенә ут каба. Чөнки икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең Алабугадагы бүлеге хезмәткәрләре, халыктан, ягъни кулланучылардан, кергән һәм җылылык челтәренә киткән суммадагы аерманы сизми калмый…

“Коммерция яисә башка оешмада идарә вазифалары башкаручы затның вәкаләтләрен явыз максатларда куллану” факты буенча Җинаять кодексының 201нче маддәсе буенча икеләнүләрсез эш кузгатыла. Чөнки баш хисапчының оешма мәнфәгатьләренә хыянәт итеп үз кесәсен кайгыртуы ярылып ята. Ләкин урлау, үзләштерү очраклары буенча җавап тоту мөмкинлеге дә юк түгел. Шуңа күрә процентсыз заемны кайтару хәстәрен күрергә кирәк.

Кыскасы, баш хисапчының халыкны кайнар сусыз тоткан өчен, кызган табага басасылары бар әле.

Наил ВАХИТОВ.

Алабуга.

Клуб ишеген милиция шакыганда…

Бу атнада да дискотека гадәттәгечә башланып китте. Һәрвакыттагыча 10 сум түләп, бию залына үттек. Кеше дә шактый күп күренә, кунак егетләре дә кайткан. Читтәрәк бала-чага мәш килә. Тәртип саклау өчен, укытучылары да чыккан икән. Бер башта мәктәп балалары кызлар киемен “тикшерә”, тегеләре исә ике укучы кызның атна буе егет бүлешә алмавын сөйләп көлешә. Кыскасы, гайбәт саталар. Күңелле дә соң читтән күзәтүе… Менә “медляк” куйдылар. Бөтенесе парлашып бетте генә дигәндә, берәү кесәсеннән газ баллоны чыгарып, сиптереп җибәрде. Клуб газ исе белән тулды. Суларга ирек бирми, күзләрне әчеттерә. Клуб таркатылган кырмыска оясын хәтерләтә. Кычкырышлар, кем кая йөгерә, җитмәсә, ишек төбенә кеше “төялгән” дә урамга чыгып булмый. Көч-хәл белән урамга атылдык. Бераз тын алырга да өлгермәдек, клуб мөдире: “Бүгенгә дискотека тәмам”, – дип кайтып китте, ә без ишек төбендә бер-беребезгә карашып басып калдык. Егерме минут өчен ун сум түләп кердекме? Ниндидер бер тәртипсезе өчен нишләп әле без җавап бирергә тиеш? Башта мең төрле фикер, гаеплене тотып кыйныйсы килә. Иң күңелле вакытны бозарга кирәк бит. Клуб мөдире дә тизрәк клубны бикләп кайтып китү ягын гына карый. Дискотека тәмамлануга карамастан, яшьләр таралышмый. Хәтта клуб ишеген каера башладылар, ачмакчы булалар. Ачтылар бит тәки. Тик менә эчкә керергә куркыта, ахыры начар бетәсен күңел сизенә. Ишек төбендә туңып басып торсак тордык, эчкә барыбер кермәдек. Бәласеннән башаяк, дибез. Кайбер егетләр генә домино уйнарга кереп китте. Озак та үтмәде, клуб мөдире килеп җитте, нидер язгалаган булып йөрде дә авыл җирлеге советы рәисенә таба йөгерде. Бик тиз менде ул аннан, әллә уята алмады инде?! Тиз-тиз генә килеп безне куалый башлады. “Барыгыз, тормагыз монда, кайтып китегез! Иртәгә бөтенегез дә милиция юлында йөриячәксез, белеп торыгыз”, – ди. Без дә җавапсыз калмадык “Әле сәгать 11 дә юк, үзебезгә 18 яшь тә тулган югыйсә. Эчеп-тартып йөрмибез, безнең ни гаебебез бар?”- дибез. Шулай дигәч, аңлады сыман. Бераз тынычлана төшеп: “Ник ачтырып тордыгыз соң?”- ди. Озак кына басып торганнан соң: “Ярар, кем ачкан, шул бикләсен”, – дип, янә кайтып китте. Вакыт та соң, йокы да килә, кайтырга кирәк. Клубны да ачык килеш калдырып булмый бит. Егетләр кадак эзләп йөргән арада, түбәннән уты күренде. Аңа әллә ни игътибар бирми генә эзләүләрен дәвам иттеләр. Бер заман эченнән милиция киеме кигән Марс белән Фәнис атылып чыкты! Әллә безне куркытыр өчен инде, кулларына жезл тотканнар, хәерсезләр! Өскә эссе су сипкәндәй булды. “Барыгыз да клубка керегез!”- дип кычкыра берсе.

– Ә кызларга нишләргә? – дим.

– Кызлар, кайтып китегез!!!

Шул чакта ничек кайтып китәсең инде?! Милиционерлар да бигрәк усал инде. Әйбәтләп сораганга да кычкырырга гына торалар. Кызлар, барыбыз җыелышып, бер читкә барып бастык. Күзәтәбез. Бераздан “ГАЗель” машинасы килеп туктады. Әнә берәм-берәм егетләрне “төйиләр”: берәү, икәү, өчәү… барысын да, егерме берен дә… Гаеплесен дә, гаепсезен дә. Аларны икенче көнне иртә белән генә кайтардылар. Авылдагы егерме бер төне буе йокламады, төнне алар бер тәрәзәдән икенчесенә йөреп үткәрде. Бу хәл өчен моның кадәр тавыш күтәрү кирәк иде микән? Әйе, бу очракта клуб мөдиренә ишекне бикләп кайтып китәргә түгел, ә бәлки, кем тәртип бозганын ачыкларга, бу эш турында аның ата-анасына хәбәр итәргә кирәк булгандыр. Милиционерларыбыз да артыгын кызып ташлады. Биредә генә хәл итеп була торган мәсьәләне зурга җибәрделәр. Хәер, ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми шул. Яшьләр дә әшәке хәзер. Ни кыланырга белмиләр.

Юлия БИЛАЛОВА,

КДУ студенты.

Комментарии