ТӘТЕШ СУИЦИДЛАР РАЙОНЫ?

ТӘТЕШ СУИЦИДЛАР РАЙОНЫ?

районында булып кайтканнан соң, андагы бер колхоз тарихын һәм бик серле шартларда үлгән егет, прокуратураның эшлексезлеге, берни тикшермәүләре турында язган идек. «МӘЕТТӘН КИЛГӘН «СМС»…(20 июнь, 2012 ел) һәм «Хәерчелек серләре» (27 июнь, 2012 ел) дигән шушы язмалардан соң редакциябезгә шул ук районнан тагын бер шалтырату алдык.

Үзен Фәния дип таныштырган апа Олы Тархан авылыннан булуын, улының да бик серле рәвештә үлүен, прокуратураның берни тикшермәвен әйтте һәм очрашып сөйләшергә теләк белдерде.

Тәтеш районына булган чираттагы командировкаларымның берсендә мин кабат Олы Тархан авылына килеп эләктем.

ЙӨРӘК ӨЯНӘГЕННӘН ҮЛГӘНМЕ, АСЫЛЫНГАНМЫ?

Альберт Фомин инде бер ел элек җир куенына иңдерелгән булса да, аның туганнары бу үлем белән килешергә теләми. Бик якын кешеләрен югалтканга гына түгел, ә бу югалту бик күп сораулар калдырып киткәнгә шулай.

Альберт үзе үләсе көнне, ягъни узган елның 8 ноябрендә, эштән кайтышлый, капка төбендә машина тарттырып йөргән. Көйсез машинаны шул рәвешле ишегалдына кертеп куярга теләгән ул. Иптәшләре дә аның янында булган. Алар ирнең шат күңелле булуын, елмаеп сөйләшүен сөйли. Кыскасы, 28 яшьлек япь-яшь әле үлем турында уйламаган да. Алай гына да түгел, Себергә акча эшләргә китәргә хыялланып йөргән. Балалар үстерергә теләгән…

Бераздан Альберт өйгә кереп киткән һәм озак та үтми аның үлүе билгеле булган. Йөрәк өянәге дигән фараз белән, аның никахсыз хатыны Алсу «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырткан. Табиблар килеп, аңа уколлар кадап, йөрәгенә массажлар ясап, инде үлгән егетне аякка бастырырга маташканнар. Бераз соңрак килгән тикшерүче исә егетнең муенында бау эзе күреп ала. Аның: «Бу нинди эз соң?» – дип соравына Алсу, кулларын болгап: «Мин белмим!» – дип кычкырына һәм өеннән чыгып югала.

Бераздан ул кайтып, Альбертның асылынып үләргә теләвен, үзенең аны кисеп төшерүен сөйләп, олы яңалык җиткерә. Тик менә «Альберт кайда асылынган иде?» – дигән сорауга җавап әзерләп куярга оныткан булса кирәк, чөнки берничә кат сораштыруда төрле урынны атаган. Монда берьюлы берничә сорау туа: әгәр ир асылынган икән, йөрәк өянәге дигән фаразлар белән ашыгыч ярдәм чакырту нигә кирәк булган? Алсу билгесез вакытка кая чыгып югалган? Ир асылынган икән, нишләп шунда ук аның кайсы урында асылынуын күрсәтеп бирә алмаган?

Мәетне үз күзләре белән күрүчеләр сөйләвенчә, бау эзе егетнең муены тирәли түгел, ә нибары бер яртысында гына булган. Анысы да алдан түгел, ә муенының сул як өлешендә. Ә менә ир асылынган бауны мин үз күзләрем белән күрдем, аны Альбертның әнисе Фәния апа үзе минем алга чыгарып салды.

– Ә хәзер әйтегез миңа, менә шушы кып-кыска бау кисәге белән, ишек өстенә (әллә мич өстендәге тактагамы? – Фәния апа.) ничек минем озын буйлы, зур гәүдәле улым асылынып үлә ала? – диде ул миңа.

– Фәния апа, сез улыгызның үлеме турында кайдан белдегез?

– Минем ике улым һәм бер кызым бар. Казандагы төпчек улымның бер иптәше аңа шалтыратып: «Анда Альберт белән нидер булган, әниеңә әйт», – дигән. Улым миңа шалтыратты. Шуннан соң гына мин ул яшәгән йортка чаптым.

Мин килгәндә анда бик күп кеше җыелган иде инде. Табиблар да, күрше-күлән дә шунда иде. Әле ул вакытта аны йөрәк өянәгеннән «качать» итәләр иде. Соңрак улымның тәнен карадык. Тәненең уң як өлешендә ниндидер очлы әйбер белән чәнчегән кебек эзләр бар иде. Аны «трупные пятна» дип әйттеләр. Муенында бау эзе һәм ниндидер күгәргән эзләр күрдем. Күзендә дә күгәрек эзе бар иде. Тикшерүчеләр килгәнче, Алсу белән Виталий аны чишендереп киемнәрен алыштырып куйды. Иртән аны моргка алып киттеләр. Мин елап йөреп, үз-үземне белештермәдем, юкса, киемнәрен алыштырырга бирмәгән дә булыр идем. Ә инде аның киемнәрен Алсудан яңадан сорагач, ул аларны яндыруы турында әйтте.

– Суд-медэкспертиза нәтиҗәләре белән таныштыгызмы? Анда улыгызның ни сәбәпле үлүе хакында язылган булгандыр бит?

– Авыл җирлегеннән үлү турында таныклык алу өчен генә моргтан кыска белешмә язып бирделәр, анда улымның һава җитмичә үлүе турында әйтелә. Ләкин, тикшерүчеләргә күпме генә ялварсам да, хәзергә кадәр суд-медэкспертиза нәтиҗәләре белән танышу мөмкинлеге бирелмәде. Ә менә Алсуны бу нәтиҗәләр белән таныштырдылар. Безнең элеккеге участковыйның машинасы Алсуның капка төбендә торганын берничә тапкыр үзем күрдем, чөнки эшем шул тирәдә генә. Ә менә минем өйгә ул килмәде. Юкса, ана кеше буларак, минем Алсудан күбрәк белергә хакым бар кебек. Тикшерүче мине урамда гына куып тотып, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсен күрсәтте. Үзем укып чыгарга теләгәч, «вакытым юк» дип китү ягын карады. Шулай итеп минем әлегәчә ул нәтиҗәләрне күргән юк. Тикшерүчеләр «дело»ны күрсәтми.

– Улыгыз үзе асылынып үлгән булып калдымы?

– Әйе. Аның үлеме буенча җинаять эше ачудан баш тарттылар, гәрчә, тикшерер урыннар монда байтак. Безнең авылның участковые да бу эш белән шөгыльләнмәде, чөнки ул инде пенсиягә җыена иде. Ул сораштырган кешеләр дә нибары ике-өч кенә булган.

БЕРЕНЧЕ ӨЯНӘК ТҮГЕЛ ИКӘН

– Алсу безнең авылга күчеп кайтканчы Ульянда, гражданлык никахы белән яши иде. Аның элеккеге ире йөрәк өянәгеннән үлгән дип сөйләделәр. Чүпрәледән булган икән. Минем аларга Ульянга кунакка да барганым бар, – дип сөйли Альбертның сеңлесе Алена. – Алсуны әле ул чакта белми идем дә. Мин аның энесенә кияүгә чыгарга йөргәндә, булачак ирем мине үз туганнары белән таныштыру өчен, аларга кунакка алып барды. Алсу безнең никахка кайтты һәм алар шунда минем абыем Альберт белән таныштылар. Соңрак исә, аның ире үлеп, ул бирегә күчеп кайтты һәм минем абый белән яши башлады. Менә шулай итеп безнең ике яклы туганлык барлыкка килде. Мин аның энесендә кияүдә, ул – минем абыйда. Башта алар әни белән бергә безнең өйдә яшәделәр. Инде соңрак, 2010 елда йорт сатып алдылар. Алсу элек тә беркайда эшләмәде, хәзер дә эшләми. Ә йортны минем абыйның шабашкада эшләгән акчасына һәм әтинең Себердә эшләп кайткан хезмәт хакына алдылар.

– Алсу хәзер кайда яши?

– Иң кызыгы, ул хәзер шул ук йортта безнең әти белән яши. Абый үлгәнче үк, Алсу безнең әти белән йөргән дип сөйләделәр. Хәер, мин моңа ышанам да, чөнки аның үлеменә озак та үтмәде, алар бергә тора башлады бит.

КАТНАШЫ БУЛМАСА ДА, СӨЙЛӘМИ

Фәния апа һәм Алена белән аларның гаилә альбомын карап утыргач, Алсуга барып кайтырга булдым. Ул ни әйтер икән?

Мин аларның биек капкасын ачып кергәндә, Альбертның әтисе, ягъни хәзер Алсуның яңа ире – Виталий, ишек төбендә чүкеч-кадаклар тотып, нәрсәдер ясый иде. Алсу да шул тирәдә йөри. Аның белән аерым сөйләшеп алырга теләк белдергәч, ул мине өйгә чакырды.

Өй ишеген ачып керү белән, борынга аракы исе килеп бәрелде. Өстәлдә торган юылмаган табак-савытка һәм инде бушап өлгергән салат савытына игътибар иттем. Өйдә йөргән чит бер хатын шул арада тышка чыгып югалды.

Минем нинди тема буенча йөрүемне белгәч үк, Алсуның төсе үзгәрде һәм ул болай диде: «Тикшерүчеләргә барыгыз да шулардан «дело»ны алып карагыз, анда бөтен әйбер дә бар. Минем моңа бер катнашым да юк! Ә хәзер чыгып китегез!»

Мин капкадан чыгып барганда, кулына балык тоткан икенче бер хатын очрады. Бигрәк кунакчыл йорт икән бу, мин сезгә әйтим!

Алсу белән сөйләшә алмавым бик кызганыч, әлбәттә.

Альбертның өс киемнәрен нигә алыштыруын, аның ул төнне мәет янында утырмыйча, бары мәетне моргка алып киткәндә генә Виталий Фомин белән бергә кайтып керүен, төне буе кайда йөрүен, ирнең кайда асылынуын күрсәтүен (инде өйгә кергәнмен икән) һәм башкаларны сорармын дигән идем.

ЫШАНМАСКА УРЫН БАР ШУЛ

Альберт үлгән көнне бу йортка кергән һәм андагы вакыйгаларны күргән кешеләр, күрше-күлән исә сорауларыма бик теләп җавап бирде. Тик менә бәла: аларның берсе дә Альбертның үз үлеме белән яки үз-үзенә кул салу нәтиҗәсендә үлүенә ышанмый икән. Димәк, тикшерү нәтиҗәләрендә, чыннан да, шикләнер урын бар.

Альберт үлгәч тә ул йортка беренчеләрдән булып кергән бер ир өстәлдә берничә рюмка һәм инде бушаган аракы шешәсе, өстәл астында башламаган тагын бер ярты аракы торуын күргән булып чыкты. Ул, шулардан чыгып, ире кайтып кергән вакытта Алсуның ялгыз булмаганын, Альберт үлгәнче монда тагын берничә кеше «бәйрәм итеп утыруын» чамалаган.

Күршеләр бу гаилә белән йөрешмәүләре турында да җентекләп сөйләде. Авылдашларның берничәсе соңгы вакытта Виталийны да бик авыр хәлдә күрүе турында бик теләп уртаклашты.

– Алсу аны кыйнагач, ул әле күптән түгел генә әнисе янына кайтып яшәде, ләкин хатын аны яңадан үз янына чакыртып алды. Витя бигрәк йомшак кеше шул, шуңа үзен кыйнатып тора, – диде үз исемен газетада күрсәтмәвебезне үтенгән бер апа.

– Ул Алсуны нишләп беркайда да эшләтмиләр икән? – дип гарьләнде бер әби. – Элекке заманда, без бала тапкач та 40 көннән эшкә чыга идек. Ә бу тап-таза, сау-сәламәт, 36 яшьлек хатын-кыз көннәр буе өйдә ята.

Күп еллар хәрби госпитальдә эшләгән Эльвира ханым Шебалова Альбертның тәнендә күргән чәнчегән эзләр турында болай диде:

– Аны «трупные пятна» диделәр диюен, ләкин мин, медицина хезмәткәре буларак, тулы ышаныч белән әйтәм: мәет таплары андый булмый. Шулай ук асылынган кешенең ярты як муены белән генә асылынуы, ул ярты як муенның сул ягына туры килүе дә мөмкин хәл түгел.

Виталий Фоминның әнисе Нина апа исә, без килүне алдан ук ишетеп алып, капкасын бикләп куярга өлгергән иде. Шуңа күрә аның белән аралашып булмады.

Хәзерге вакытта Олы Тарханда участковый вазифасын башкаручы Илшат Ногуманов исә, Альбертның үлеме турында берни белмәвен, ул чакта үзенең бу урында эшләмәвен әйтте.

– Анысын белмәсәгез дә, Алсуның Виталийны кыйнавын беләсез инде?

– Миңа андый гариза кермәде.

– Авылда гариза язып вакланмыйлар. Аның каравы, сезнең машинагыз Алсуның капка төбендә торуын күршеләр күргән.

– Мин аларга түгел, ә аларның күршеләренә килдем. Анда тавыш чыккан иде. Сез башта безнең район полиция бүлеге җитәкчесенә шалтыратыгыз, аннан соң мин сезнең белән сөйләшермен, – диде ул һәм без аның белән саубуллашырга мәҗбүр булдык.

– Альберт үлгәннән соң, эшемнән матди ярдәм бирделәр. Шунда улымның туу турындагы таныклыгы кирәк иде. Авыл җирлеге башлыгы Наил Маштыев белән шуны Алсуга менеп алдык. Болай гына өенә кертми. Әле улым исән чакта да мине, үз каенанасын йортка кертми иде, хәзер инде бигрәк тә, – дип сөйли Фәния апа.

Бер караганда, монда инде полиция үз эшен эшләгән кебек. Һәрхәлдә, эшне ябып кую һәм бу тарихны тизрәк онытырга тырышу шул хакта сөйли. Участковый да тыныч кына пенсиягә чыгып киткән, авылда криминал юк, имеш. Тик нигәдер соңгы ярты ел эчендә генә нәкъ менә шушы авыл җирлегендә ике сәер үлем (әле икесе дә дип нәтиҗә ясаганнар) очрагы күзәтелү, икесенең дә байтак сораулар калдырып китүе генә участковый үз пенсиясенә лаек микән дигән шик тудыра. Ул үзе эшләгән авылдагы хәлләрне миннән яхшырак белергә һәм күрергә тиеш кебек, ләкин бик күпләр белән аралашканнан соң, участковый бөтенләй берни «күрергә теләмәгән» дип нәтиҗә ясарга мәҗбүр булдым. Килешәсездер: ирнең менә шулай көтмәгәндә үлеп китүе һәм аның хатынының күп тә үтми үз каенатасы белән тыныч кына яши башлавы бер дә гадәти суицидка охшамаган. Узган саннарда куйган сорауларны тагын бер тапкыр кабатлыйм: Участковый сукырмы, әллә кылана гынамы? Тәтеш районы тикшерү комитеты, бу районның прокуратурасы кая карый? Аларга дәүләт кул кушырып чәй эчеп утырган өчен генә акча түлиме?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Тәтеш-Олы Тархан-Казан.

Комментарии