Баш төзәтәм дип күз чыгару

Баш төзәтәм дип күз чыгару

Сәрхушләрнең баш төзәтүдән башланып эчүгә багышланган көннәрендә, еш кына, каш төзәтәм дип күз чыгаруга охшаш хәлләр килеп чыга.

САЛМЫШ ИРЛӘРГӘ ИЯРСӘҢ

Җәйге иртәдә язылышмыйча гына бергә яшәүче Сергей Серебряков белән Алия Фәлахова Казанның Җиңү проспектындагы «Адәм» дигән мәйханәгә кереп хәлләнергә керешә. Күп тә үтми аларга шул якларда яшәүче танышлары Юрий Мамаков кушыла, бераздан Айрат Гаязов пәйда була. Шул рәвешле 40-45 яшьләрендәге эчкечеләр төркеме оеша, аралаша торгач, «төпле» фикерләр туа, «эшлекле» тәкъдимнәр әйтелә. Төгәлрәге, А.Гаязов дигәне мәҗлесне үзенең фатирында дәвам иттерергә чакыра. Әмма әлеге фикер Сергей урамга һава суларга чыккан мәлдә, ягъни аның сөйгәне чит ирләр арасында үзе генә чакта яңгырый. Әлбәттә, ошбу мөмкинлектән баш тарта алмый салмыш хатын, ирләргә ияреп Сыртланова урамындагы йортка таба тәпили.

Шулай итеп Сергей Алиянең юкка чыгуын сизми дә кала. «Адәм»дәге адәми затлар өч кешенең кай тарафка юнәлүен әйткәч, Сергейның төзәлгән башы тагын чатный башлый, чөнки анда сөйгән ярын исертәләр дә, тетмәсен тетәләр дигән шомлы уйлар кайный. Аларның Гаязов фатирына юл алуын чамалый, ләкин, кайда икәнен белсә дә, артларыннан барып кереп җанкисәккәен йолып алырга шикләнә. Айратның күп тапкырлар утырып чыккан явыз бәндә икәнен белә чөнки.

Шулай да гүзәлен җиңел генә ятлар карамагына тапшырырга теләми. Һәрдаим тотып-тоткарлап теңкәгә тиюче полициядән ярдәм сорау аның кебек кәттә егетләр өчен хурлыклы гамәл саналса да, шалтырата ул анда һәм: «Ике мужик бер хатынны көчләргә дип өстерәп алып китте», – дигән шомлы хәбәрне ирештерә. Тиздән аның белән «Горки» полиция бүлегенең участок инспекторы Игорь Морозов элемтәгә керә һәм кайгыга баткан С.Серебряковта булган өстәмә мәгълүматларны ала, иң мөһиме, ике әзмәвернең берсе Айрат Гаязов икәнен белешә. Аның үзен дә, кайда яшәвен дә участковый яхшы белә, чөнки ышанычсыз һәм тотнаксыз кеше буларак полициядә махсус исәптә торучы бу зат белән очрашкалап тора.

Формалы кешеләрне күрү белән төкләренә кадәр кабара торган Гаязов колач җәеп каршы алмый аны. Беркемнең дә ярдәме хаҗәт түгел, ул (Фәлахова – иск.) үзе килеп керде монда, мин тагын төрмәгә утырырга җыенмыйм, дип беренче шәпкә аңлашылмаган сүзләр сөйләнә. Түргәрәк узып, муенына канлы чүпрәк куеп диванда утырган Алия күренгәч пычаклы җинаять кылынуы ачыклана. Иң әүвәл яралыга ярдәм күрсәтергә кирәк була. Табиблар бик тиз килеп җитә, И.Морозов А.Фәлахованы җитәкләп фатирдан алып чыга. Аны сырхауханәгә, ирләрне полиция бүлегенә алып китәләр.

Шөкер, Алия муенындагы җәрәхәт тирән булмый, сулыш юлы, төп кан тамырлары киселми. Яраны тегеп бәйләгәч аны чыгаралар һәм полициягә, тикшерү комитетына алып баралар. Үзенең исән икәнен иренә шул чакта белдерә ул, шалтыратып канга буялган күлмәк һәм чалбарын алыштырыр өчен киемнәр алып килергә куша.

Гаязов фатирында булган вакыйганы күз алдына китереп була. Чөнки бер шаһит та бар, зарар күрүче дә исән. Кухня бүлмәсендә хуҗа алган аракыны өчәүләп эчеп бетергәч чыга низаг. Күрәсең, Гаязовка хатынның «түләмичә» чыгып китәргә уйлавы ошамый. Өенә җыенган Алиянең юлына аркылы төшә ул. Дөнья күргән Ю.Серебряков тикмәгә генә пошаманга төшеп йөрми бит инде. Ләкин бу юлы эш җенси рәвештәге гамәлләргә барып җитми. Кычкырыша торгач, А.Гаязов өстәлдәге пычакны алып селтәнә һәм хатын-кызның муенына сызып җибәрә. Шул арада пәйда булган Ю. Мамаков хуҗаны этеп җибәреп пычагын бәреп төшерә дә, коты алынган хатынга ярдәм итә башлый. Белгән кебек участок инспекторы да ишек шакый.

Җәрәхәт зарар күрүче сәламәтлегенә җиңел зыян китергән, дип табыла. Әмма эш зурга китә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Илдар Гасимов муен, ягъни җан җирне яралауны кеше үтерүгә омтылуга тиңләп А.Гаязовка бик авыр гаепләү белдерә. Гаязов исә пычак белән ялгыш эләктердем, дип үтерү нияте булуын кире кага, андый теләгем булса, дөмектергән булыр идем, дип сөйли.

Аңа тагын бер ахмаклыгы өчен дә җавап тотарга туры килә әле. Өйдәгеләрнең әйтүенә караганда, Гаязов кирәкмәгәндә килеп кергән полиция хезмәткәрләренә: «Йә сине чәнчим, йә үземнең кан тамырымны кисәм», – дип җикеренгән һәм кулына пычак тотып аңа таба бер-ике адым ясаган икән. Бу юлы да, шул ук Мамаков читкә төртә сәрхушне. Нәтиҗәдә, Гаязов хезмәт вазыйфаларын башкарган власть вәкиленә янауда гаепләнә. Айрат бусын да кире кага, әмма Юрий белән Алия аны фаш итеп сөйли, кара-каршы утыртып сорау алганда Гаязовның күзенә карап әйтә.

Күргән-белгәннәр А.Гаязовны кирәкмәгәндә дә кызып китүчән явыз кеше дип саный. Бары тик бичара әнисе генә начар сөйләми улы турында, әмма уңай фикер дә тудыра алмый, уртанчы малаеның үткән тормышы бик тә сикәлтәле чөнки. Айрат Казанда тулы гаиләдә туып үсә, кечкенәдән үпкәләүчән һәм тиктомалдан кызып китүчән булганга махсус ярдәмчел мәктәптә укып 8 сыйныфны төгәлли. Димәк, психик яктан кимчелекле санала. Әмма бу җитешсезлекләр бик җиңел дәрәҗәдә. Әйтик, ул гаскәри хезмәткә яраклы кеше буларак хәрби исәптә тора. Соңрак җинаятьләр кылгач та, психиатрлар һәм суд тарафыннан акылга бөтен дип табылып, тиешле җәзасын ала тора.

Әнисенең әйтүенә караганда, Айрат мәктәптән соң төзелештә эшли, 20 яшендә өйләнә, кызлары туа. Барысы бергә Сыртланова урамындагы телгә алынган өч бүлмәле фатирда яшиләр. Иң беренче чиратта ирләрнең эчкечелеге аркасында тормыш җайлы бармый. 1998нче елда гаилә башлыгы асылынып үлә. Тиздән Айрат төрмә юлын таптый башлый. 2001нче елда хулиганлык өчен 2 елга төзәтү эшләренә җибәрелә, берничә елдан дүрт тапкыр урлашуы фаш ителеп шартлы хөкем белән котыла. Аннан соң кеше талап ике мәртәбә суд каршына баса һәм барлыгы 6 елдан артык утырып чыга. 2014нче елда Казанга кайткач та кыйнау һәм үтерү белән янау кебек җиңелчә җинаятьләр өчен иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза ала, административ күзәтүдә тора. Айратның абыйсы да җинаятьчелек юлыннан китә. Бәхетсез ана Казаннан китеп инде күптән Апас районындагы туган авылында яши. Айратның аерылышкан хатыны башка ир-ат белән тора.

43 яшьлек А.Гаязов исә хәзер бик куркыныч җинаятьчеләр тотыла торган аеруча кырыс (особый) режимлы колониядә көн күрә. Казанның Идел буе район суды без бәян иткән ике җинаяте өчен ул 10 ел буе шунда яшәргә тиеш дип үтә кырыс хөкем чыгарды.

СӘРХУШ КҮРШЕЛӘР СУГЫША

5нче май иртәсендә Менделеев каласында яшәүче өч күршене дә эчәргә дә, төзәлергә дигән теләк очраштыра. Ике сәгать тә үтми ашыгыч ярдәм табибы аларның берсенең җан тәслим кылуын белдерә, икенчесен полиция зинданга ябып куя, өченчесе, аяныч вакыйганың төп шаһиты буларак, күрсәтмәләр бирә башлый.

1969нчы елгы Рамил Гыйльметдинов янына 63 яшендәге күршесе Виктор Давыдов иртәнге сәгать 8 тулганда килеп керә дә тамак чылату мәсьәләсен күтәрә. Күрше хакы – тәңре хакы, дигәндәй, хуҗа кеше бер ярты көмешкә чыгарып сусаган кунакны бик тә куандыра. Икешәр чәркә «төнлә туган»ны йотып куеп хәлләр яхшыра, күңелләр көрәя төшкәч, ирләр тәмәке пыскытырга чыга. Шул мәлдә аларга дүртенче кат балконыннан 1962нче елгы Иван дигән тагын бер абзый эндәшеп шундый ук сорау белән мөрәҗәгать итә. Аны да чакырырга, шешә төбендәге тонык сыеклыкны өч борынга бүлеп эчәргә туры килә.

Әлбәттә, чәп итәргә дә җитмәгән ошбу эчемлек нәфесне басмый, киресенчә, тагын өстәүне сорап җилкетә күңелләрне. Шөкер, химиклар каласында көмешкә куу җайланмалары эшләп тора, сәрхушләргә хезмәт күрсәтү тиешле югарылыкка куелган, ягъни сораган кешенең өенә китереп бирү тәртибе җайга салынган. Бу очракта Виктор шалтырату белән Гыйльметдинов фатирында бер литрлы савыт белән зәһәр эчемлек тоткан Марина Маслова дигән хатын-кыз пәйда була. Димәк ки, кем әйтмешли, аяк терәп эчү мөмкинлеге туа һәм баш төзәтәм дип хәвеф-хәтәр чыгару куркынычы да көчәя. Соңгысы озак көттерми. Чираттагы тәмәкеле тәнәфестән соң В.Давыдов фатирына күчеп утырган исерек өчлек арасында низаг куба.

Р.Гыйльметдинов белән В.Давыдовның соңрак биргән күрсәтмәләренә караганда, аны Иван Шулаков, ягъни гүр иясе булган кеше үзе китереп чыгара. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Л.Галимов алар сөйләгәннәрне энә күзеннән үткәрә, чөнки зарар күрүчене гаепләп, җинаятьчене акларга тырышу еш була торган хәл. Бу очракта Рамил Гыйльметдиновның судан коры чыгу ихтималы булмый. Аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә рәсми гаепләү белдерелә.

Башкача булу мөмкинлеге дә юк. Иванның язмышын йөрәк читенә зыян китереп эчкә ике литрлан артык кан савуга китергән бер җәрәхәт хәл итә. Күкрәктән ике-биш см тирәнлектәге өч һәм кулбаштагы үтәли чыккан тагын бер яра сәламәтлеккә җиңелчә зыян китергән дип табыла. Эксперт, болардан кала, гәүдәдә 18 бәрелгән-сугылган урыннар саный. Күгәргән-шешкән, канаган җәрәхәтләр Р.Гыйльметдиновның үзендә дә бихисап. Монысы ирләрнең кара-каршы сугышуы галәмәте. 1962нче елгы кеше үлеменә китергән пычак җәрәхәтләрен Р.Гыйльметдинов эше икәне шик уятмый. Моны ул үзе дә таный һәм тәүбә итүен белдерә. Ләкин вакыйганы үзенә кулай рәвештә бәян итә.

Иван күршеләр янына кушылганда ук салмыш була. Сыйлана торгач, тәмам исерә дә өендә кунмаган хатынын Гыйльметдиновтан таптырырга керешә, ягъни күршесен хәләл җефете белән астыртын мөнәсәбәтләрдә гаепли. Соңрак Людмиланың узган көндә, салмыш ире яныннан китеп, шул каладагы үз фатирында йоклавы мәгълүм булыр. Хәвефле хәбәр икенче көнне иртәнге сәгать 10да барып җитә аңа. Иван белән язылышмыйча гына яши алар, уртак кызлары да бар. Ир кеше, башлыча, эчүе аркасында беренче хатыны белән күптән аерылыша. Ике баласы белән Чаллыда яши анысы. Күргән-белгәннәр Иванның Людмила белән өйләнешкәч эчүен киметүен әйтәләр. Ул химия заводында электрик булып эшли, эчсә дә эш калдырмый иде, диләр.

Р.Гыйльметдинов бил-аяк авырулары буенча 2нче төркем инвалид. Зуррак гәүдәле Иван тиктомалдан кыйный башлады, үзе дә таякка таянып йөрүче В.Давыдов ярдәмгә килмәде, чөнки явыз Иваннан курыкты, дип бара. Әйтүенә караганда, чарасызлыктан кул астына эләккән пычак белән Шулаков күкрәгенә 4-5 тапкыр чәнчи ул. Фатир хуҗасы Виктор исә аның мәетне чокырга илтеп ташларга тәкъдим итүен әйтә. Әмма бусы беренче мәлдә була, бераз аңына килгәч полиция һәм ашыгыч ярдәмне үзе чакыра Рамил.

Р.Гыйльметдинов Мамадышта туган Чаллыда яшәгән кеше. Менделеев шәһәренә хатыны белән аерылышкач күптән түгел килеп урнашкан ул. Чаллыда узган гомере, бигрәк тә, үсмер һәм яшьлек еллары «күренекле» вакыйгаларга бай аның. 14 яшендә кешегә тән җәрәхәтләре ясап хөкем ителә, бары тик яшь булганга гына колониягә озатылмый. Аның каравы, 16 яшьлек малай 1985нче елда көчләгән өчен 5 елга утыртыла. Аннан кайтуы белән явыз хулиганлык кылып 3 ел да дүрт айга ирегеннән мәхрүм ителә, аннан соң тагын ике мәртәбә хөкемгә тартыла. Шулай итеп 30 яшен тутырганда 10 елдан артык төрмә стажы җыя ул. Һәм 1999нчы елда иреккә чыккач басыла төшә, ягъни «тегендә» озатылырлык җинаятьләр кылмый. Әлбәттә, аны туры юлга баса дип булмый. Әйтик, хатынын кыйнаган, баласын тәрбияләү, аны тәэмин итү белән шөгыльләнмәгән өчен мәҗбүри эшләргә тартыла.

Кыскасы, 50 яшенә якынлашкан ир заты сабак алмый. Бу юлы ныклап килеп каба ул. Суд утырышлары 18нче июльдә башланды. Дәүләт гаепләүчесе булып чыгыш ясаучы Виктор Порываев алар озын-озакка сузылмас дип фаразлый. Р.Гыйльметдиновның гаебе икеләнү тудырмый чөнки.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии