Эчкечеләр кырылыша

Эчкечеләр кырылыша

ШУЛАЕВ ЯВЫЗЛЫГЫ

Илле яшьлек юбилеен тоткынлыкта каршылаган Виталий Шулаевның ярты гасырлык гомер юлын урталай, ягъни яхшы һәм начар өлешләргә бүләргә мөмкин. Әйбәт кенә күренгән егет бер тайпыла да юньле-рәтле тормышына 25 яшендә чик куя һәм түбәнлеккә таба юл ала.

Тумышы белән Кемерово өлкәсеннән ул. Әти-әнисе Виталий сабый чакта ук Казандагы Юдино бистәсенә күченеп кайта. Узган гасырның 80-90нчы елларындагы күпчелек малайлар кебек тәртипсез дә булмый ул, мәктәпне яхшы гына тәмамлап Ленинград тимер юл транспорты инженерлары институтына укырга керә. Анда озак укый алмый, армиягә чакырылып, 1987-89нчы елларда Әфганстанда һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итеп кайта. Васильеводагы автомобиль транспорты техникумында укып чыккач, Юдино депосы автохуҗалыгында машиналар электригы булып эшли.

1991нче елда татар кызына өйләнә, икенче елны кызлары туа. Әмма гаилә берничә елдан таркала, В. Шулаевның әйтүенә караганда, хатын башка иргә китә. Бу аның гаиләсе таркалу гына түгел, егетнең тайгак юлга басуын да белдерә. Чөнки яшь хатын ир колониядә чакта өзә араны. 1994нче елда милиция хезмәткәре белән бәйләнешкән өчен 2 ел ярымга утыртыла һәм амнистиягә эләгеп, бер елдан азат ителә ул. Ләкин озакка түгел, күп тә үтми хулиганлык кылып тагын колониядә булып кайта.

Иректә чакта икенче хатын белән яши башлый, кызлары туа. «Десантчы» белән никахларын теркәү өчен Светланага төзәтү колониясенә барырга туры килә. Чөнки 1998нче елда разбой һәм башка җинаятьләре өчен Виталий 8 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителә. Бер елга алданрак азат ителеп өенә кайтканда кызына 9 яшь була инде. Бу бала әбисе, ягъни әнисенең әнисе янында үсә, чөнки аның исерек, холыксыз ата белән яшисе килми. Хәер, андый мөмкинлеге дә булмый аның. Мисал өчен, ярсу холыклы Шулаевның, кыйнап, үз әтисенә уртача авырлыктагы, ә 15 яшендәге кызына җиңел дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясаган өчен дә ике тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылуын искәртик.

2006нчы елда дөньяга килгән малайлары алар янында тора. Җәбер-золым күреп яшәгән ана еш кына полиция дә чакырта, ләкин язган гаризаларын кире ала, әйтүенчә, кызгана һәм җәзасыз калдыра ирен. Ләкин түзәр чамасы калмагач, 8 яшьлек малаен алып, ул да әнисе фатирына күченә.

Шулаев бөтенләй үк эшсез утырмый. Үзе әйтмешли, хөкем белән хөкем арасындагы тәнәфесләрдә автосервисларда электрик булып эшли. Махсус белемле ир-ат бу өлкәдә яхшы белгеч була. Ләкин анда эчеп йөрүчеләрне тотмыйлар, шуңа күрә урыннарны еш алмаштырырга туры килә.

2006нчы елда сигезьеллык япкынлыктан котылып кайтканнан соң берничә мәртәбә хөкемгә тартылса да, җиңел җәзалар белән котылып килә ул. 400 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә йөрмәгән өчен 50 көн утырып кайтуын исәпкә алмаганда, ирегеннән мәхрүм ителми. Ләкин холыксыз исерекнең авыр җинаятьләр кылу куркынычы да арта, чөнки Светлана белән аерылышуга, үзеннән биш яшькә өлкәнрәк Ирина дигән сәрхуш хатын алып кайта. Бер Казанга ике тәкә башы сыймый дигәндәй, исерек ир белән хатын да бер фатирда тынышмый, билгеле. Шулай да дүрт ел чамасы бергә яши алар. Узган ел 8нче ноябрьгә каршы төндә дары мичкәсе шартлый. Ягъни В. Шулаев пычак тотып һөҗүмгә күчә. Сакланмакчы булып чәбәләнгән хатынның куллары 14 җирдән киселә. Ләкин үткен корал өч мәртәбә муенына да эләгә, йокы артериясе киселгән Ирина кухня идәнендә җан бирә.

Полицияне үзе чакырта Шулаев. Шул ук төндә тикшерү комитетының Киров районы бүлегендә гаебен тануын белдереп, «явка с повинной» дигән беркетмә яза, хатынны көнләшү аркасында үтердем, дип аңлата. Әйтүенә караганда, ул көнне И. Васильева өйдән көндез чыгып китә дә кичен исереп һәм сыра тотып кайтып керә. Шул «күчтәнәч»не эчкәч, кухняда икәүләп тәмәке көйрәткәндә әрләшеп китәләр. Кызып алган хатын үзенең Андрей атлы билгесез ир белән хыянәт кылып кайтуын әйтеп, чыгырдан чыгарган аны. Ничек кенә булмасын, законда бу гамәл аңлы рәвештә кешегә үлем китерү дигән авыр җинаять санала. Тикшерү комитетының Киров районы бүлеге җитәкчесе С. В. Новиков җинаять эше кузгата, В. Шулаев сак астына ябыла.

Инде мәрхүмәгә кыскача бәяләмә бирик. Яшел Үзән районындагы Айша авылы кешесе ул. Язылышмыйча яшәгән ире 2010нчы елда юл фаҗигасенә юлыгып һәлак булган, ике улының кечесе 18 яшендә хәбәрсез югалган һәм суд тарафыннан үлгән дип табылган. Малайларының өлкәнрәге Владимир хатыны һәм малае белән Айшада яши. Әнисен җирләүдә катнаша алмый – ул чакта рәсми килешү нигезендә Камчаткада эштә була. Башка туганнары булмагач, тикшерү барышында һәм судта зарар күрүче ягъни мәрхүмәнең рәсми вәкиле итеп чыгыш ясауны килене Алиягә йөклиләр. Ул, кайнанасы белән соңгы тапкыр 2010нчы елда очраштым, аның 2012нче елда туган оныгын да күргәне булмады, улы Владимир белән дә аралашмады, ди. Гомумән, күргән-белгәннәр, И. Васильеваны балаларын ташлап, кайда эләксә шунда һәм теләсә кем янында яшәп йөргән юньсез хатын, дип сурәтли.

В. Шулаевның холык-фигылен белүчеләр, иң беренче чиратта, хатыны белән кызы, аның мондый явызлыкны кылырга сәләтле бәндә икәнен белдерә. Димәк ки, әлеге җинаять тә көтелмәгән хәл булмаган дигән фикер дә туа.

В.Шулаев судны присяжный утырышчылар катнашында уздыруны сорый. Күрәсең, ошбу кешеләр мәрхәмәтлелек күрсәтер дип өметләнә. Ләкин, кагыйдә буларак, киресенчә килеп чыга, присяжныйлар, гаепле, дип белдергәч, хөкемдар гадәттәгедән кырысрак җәза бирә. Бу юлы да Казанның Киров районы суды 1969нчы елгы Виталий Шулаевны 13 елга кырыс режимлы колониягә җибәрергә дигән авыр хөкем чыгарды. Татарстан Югары суды әлеге карарны үзгәрешсез калдырды.

ЮНЬСЕЗ ТОРМЫШ АЗАГЫ

Әлмәттә 74 яшьлек Л. Сверчкованың фаҗигале үлеме дә эчкечелек нәтиҗәсе. Чөнки 26 яшьлек исерек оныгы кыйнау сәбәпле дөнья куя ул. Икенчедән, шул ук эчү аркасында Л. Сверчкованың үзенең дә мәгънәсез яшәве мәгълүм. Һәм кадер-хөрмәтсез гомер көзендәге аяныч үлемгә карчыкның үткән тормышы да этәргеч биргән дигән фикер туа.

1944нче елгы Лидия Сверчкова Константин, Николай һәм Иван атлы ирләрдән биш бала таба. Бертуган уллары Италия, Санкт-Петербург һәм Алабугада яши, кызларның берсе Казахстанда, икенчесе, ягъни явыз онык Иванның әнисе Елена Решетникова Түбән Камада гомер итә. Лидия балаларын үстерү, тәрбияләү белән шөгыльләнми диярлек. Моның нәтиҗәсе буларак, Елена һәм аның Алабугадагы абыйсы Андрейдан кала өч бала әниләренең язмышы белән кызыксынып та карамыйлар.

Е. Решетникова әйтүенә караганда, яшьли эчүгә сабышкан әниләре олыгайгач та акылга утырмый. Элек Алабугада яшәп, хәзер Питерга күченгән улы Олегның мунчасында кунып йөри. Айнымыйча эчүе аның акылына тәэсир итми калмый, психиатрга исәпкә куела ул. 2006нчы елда Елена яшүсмер улы белән Әлмәткә күченә һәм үзләре янына әнисен дә ала. Кызы инде күптән картлык буенча пенсиягә чыккан әнисенең анда да эчүдән туктамавын, яше барган саен рухи кимчелекләре көчәюен әйтә, тиктомалдан кычкыра башлый, бәрелгән-сугылган яраларын актарып урын-җирне канга буйый, яланаяк килеш урамга йөгереп чыга иде, ди. Соңгы елларда карчык хаҗәтен дә астына үти башлый.

Мондый кешегә тәрбия күрсәтүнең ни дәрәҗәдә авыр һәм сабырлык сорый торган эш икәнен башына төшкән кеше генә аңлар. Шуңа күрә Еленаның әнисен үтергән улын яклап сөйләүләрен сызып ташлап та булмый. Башка туганнар бернинди ярдәм күрсәтмәде, Иван әбисен берүзе карады, ди ул. Соңгысы хак, узган ел азагында ул үзе дә кияүгә чыгып, Түбән Камага китеп бара. Әбине улына калдыра. Дөрес, узган кышта карчык өч ай буена Алабуга сырхауханәсенең травмотология бүлегендә ята, анда психиатр һәм нарколог күзәтүендә дә була. Апрель аенда аннан чыгу белән улы Андрей әнисен Әлмәткә – Иван янына кайтара. Ә 26нчы майга каршы төндә Лидия әбинең язмышы хәл ителә.

Юньле һөнәре, даими кереме булмаган өйләнмәгән егет, урамга чыгып китмәсен дип, әбисен бикләп калдыра. Фаҗигале хәлдән соң биргән күрсәтмәләрендә, тәрбияләдем, карадым, дип сөйли ул, билгеле. Тикшерү барышында аңа, әнисеннән башка, бергә вакытлы эшләргә йөри торган ике ир-егет тә уңай бәя бирә. Әлбәттә, барча туган-тумача йөз чөергәндә бик мәшәкатьле карчык белән яшәгән ир-атка теләктәшлек күрсәтеп, хаклыкка хыянәт кылу икәне аңлашыла моның. Чөнки Иванның гел исереп йөрүен, әбисенә сугуын, якасыннан алып җилтерәтүләрен әйтүчеләр күбрәк ышаныч уята. Мәсәлән, егет эчү ягыннан тотнаклы дип белдерүләр белән бөтенләй килешерлек түгел. Фаҗигале көн мисалы бик яхшы раслый моны.

И. Сверчков 25нче майда дустына йорт эшләрендә булышырга бардым дигән була. Чынлыкта, хуҗа белән кәеф-сафа корып утыра ул. Акчасы беткәч, хәтта телефонын ломбардка тапшырып, бер ярты алып керә. Өенә кайткан сәрхушнең нинди күренешкә тап булуы аңлашыла. Юындырдым, киемнәрен алмаштырдым, тагын шул ук хәл кабатлангач, кызып китеп, стенага сөялеп басып торган әбинең күкрәгенә ике мәртәбә суктым, ди ул. Ләкин соңрак карчыкның кабыргалары ун җирдән сынуы, аларның сул үпкә, йөрәккә зыян китерүе, күкрәк куышлыгына кан савуы мәгълүм булыр. Әбинең җансыз икәнен икенче көнне төш вакытында йокысыннан торгач кына күрә ул.

Мәрхүмәне Түбән Кама районындагы Ширәмәт зиратына җирлиләр. Елена Решетникова зарар күрүче, ягъни мәрхүмә әнисенең рәсми вәкиле булып чыгыш ясаудан баш тарта. Чөнки үз улы гамәлләреннән зыян күргән кеше булырга кирәк бит. Башка туганнар арасында да теләк белдерүче табылмагач, әлеге вазифа райбашкарма комитетының опека бүлеге хезмәткәренә йөкләнә.

Аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Раил Зарипов алып бара. Гаебен танып торган И. Сверчковка мәрхәмәтлелек күрсәтеп, ул судтан аны сак астына ябуны да сорамый. Шул рәвешле, тикшерү барышында Иван иректә йөри, әбисе җан биргән фатирдан икенче торакка күчеп яши. Ләкин Әлмәт шәһәр суды хөкемдары 6 елга ирегеннән мәхрүм ителүен игълан иткәч тә кулларына богау кидерелә аның.

Наил ВАХИТОВ,

Әлмәт – Казан

Комментарии