Читтә бәхет кыйммәтрәк

Читтә бәхет кыйммәтрәк

« эзләп ерак барасы юк, аяк астындагы таштан да ясап була, башың гына эшләсен», – дип әйтергә ярата минем бер танышым. , , байлык эзләп читкә киткән кешеләр турында сөйли башласалар, әнә шул танышымның сүзләре «кылт» итеп искә төшә.

Редакциягә килгән Фәрит абый Идиятуллин үз тарихын сөйли башлагач та, әнә шул сүзләр турында уйландым. Читтәге байлыкка кызыгып кармакка капкан, коллыкка эләккән, бөтенләй хәбәрсез югалган кешеләр азмыни?!

ИГЪЛАН-КАРМАК

Фәрит абый 2008 елның июль аенда телевизордагы «йөгерек юл» рекламасыннан бер игълан күреп кала. Төньяк өлкәләрнең берсендә йөк машинасында эшләргә теләүчеләрне җыялар икән. 45 мең сум хезмәт хакы да вәгъдә ителгән. Игътибар итегез, кризиска аяк басып, күпләр эшсез дә, ашсыз да калган чак бу. Хезмәт хакы да ул еллар өчен зур бер байлык кебек…

Фәрит Идиятуллин да озак уйлап тормый гына эшкә урнашу турында карар кабул итә. 1 августта ул инде «Эра-Ойл» ТФК ҖЧҖенә (ООО ТФК «Эра-Ойл») эшкә урнаша. Шушы оешманың генераль директоры Рөстәм Гафин 45 мең сум хезмәт хакы түләргә вәгъдә итсә дә, хезмәт килешүендә хезмәт хакы күләме 6500 сум дип кенә күрсәтелә. «Аңа игътибар итмә, салымнарны күп түләмәү өчен килешүләргә шулай аз язабыз», – дип аңлата ул бу гамәлен.

Хәер, моңа кем игътибар итәр иде икән?! Хөкүмәт кесәсенә салырлык артык акча кемдә бар? Эшкә алучыдамы, әллә көне-төне тир түгеп эшләүчедәме?! Хезмәт хакын конвертта алучылар азмыни?! Фәрит абый ризалаша, әлбәттә. Р.А.Гафинның үз сүзендә торачагына да бер тамчы шикләнми ул.

3 августта Фәрит Идиятуллинны Мурманск өлкәсе, Оленегорск шәһәренә командировкага юллыйлар. Ул «КамАЗ» машинасында юл төзелешендә эшли башлый. вахталы була. Ягъни ике ай эшлиләр дә Казанга кайтып ике ай ял итәләр. Соңыннан «Эра-Ойл»дан шалтыратып, аларны тагын эшкә җибәрергә тиеш булалар. Фәрит абый монда тәүлекне тәүлеккә ялгап, намуслы рәвештә эшли, планны арттырып үтәгән көннәре дә була, хезмәт килешүендәге бер генә пунктны да бозмаска тырыша. Акчамны алырмын да, аннары туйганчы ял итәрмен, дип уйлый ул. Шулай итеп ике ае узып та китә. Ул октябрь башында Казанга кайтып төшә, хезмәт хакы ала. Тик сумма сөйләшенгәнчә булып чыкмый. Ике айга 90 мең сум алырга тиеш булган иргә 25 мең сум хезмәт хакы түлиләр.

КАЧЫШЛЫ УЕНЫ

Генераль директор бурычны түләп бетерергә вәгъдә итә, автомеханик Марсель аша документларны әзерләп бетерергә җибәрә, тегесе исә вакыт сузып, Фәрит абыйдан качып йөри. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң да, элек килешенгәнчә, беркем дә шалтыратмый, эшкә чакыручы да юк…

Директорның бөтен җаваплылыкны автомеханик Марсельгә өеп калдыруы, аның ничек итеп Фәрит абыйдан качып йөрүе аеруча да кызыклы тоелды миңа. Башта аның вакыты булмый, аннан соң ул директор белән сөйләшеп алырга кирәклеген әйтә һәм икенче атнада килергә куша. Ә ул атнада Чехов урамы, 36 йорт, 105 офиста берәүнең дә калмавы, бу оешманың биредән бөтенләй күчеп китүе ачыклана. Шулай итеп Фәрит абый җеп очын югалта. Казан шәһәре буйлап аларны эзли башлый. Тырыша торгач, Косаткин урамы, 15нче йортта таба да. Директорга кабат мөрәҗәгать итүдән дә мәгънә булмый. Ул хезмәт хакын түләп бетерүләрен таләп итә, юкса милициягә, прокуратурага барачагын әйтеп кисәтә. Генераль директор каршында эштән китүе турында гариза яза. Хезмәт кенәгәсен алырга да кирәк бит… Ә директор бу гаризаны Фәрит абыйның күз алдында ертып, чүп чиләгенә болгый һәм аны офистан куып чыгара.

Хезмәт хакын алып бетермәгән, уйламаганда-көтмәгәндә эшсез калган кеше нишләсен? Әлбәттә, Фәрит Идиятуллин да законга таяна һәм, 2009 елның февралендә, яклау эзләп прокуратурага юл тота. Хезмәт хакы түләнеп бетмәү турында гариза яза ул. Апрель аенда исә, «Эра-Ойл» офисына хезмәт кенәгәсен (трудовая книжка) алырга килгәч, үзенең шартлы сынау вакытын уза алмавын һәм шуның аркасында РФ Хезмәт кодексының 77 маддәнең 4 пункты нигезендә эштән куылуын белеп ала. Баксаң, 29 сентябрьдә ул эшкә исерек килеш килгән һәм шул нисбәттән аңа акт төзелгән икән. 30 сентябрьдә ул нинди дә булса аңлатма язудан баш тарткан һәм бу хакта да акт бар.

ЗАКОН АҢЛАРЛЫК ТҮГЕЛ

Фәрит абыйны белмәвемә таянып, аның сүзләренә ышанмыйча, шул актларга гына ышаныр идем дә, бәлки… Тик ул минем алга «Оленегорск-Мәскәү» поезды билетларын чыгарып салды. Бу вакытта ул инде поездда утырган һәм кайтыр юлга чыккан булган икән. Ә бер үк кеше ике урында була аламы?! Поездда да утырып, исерек килеш эштә дә йөреп, әле җитмәсә, икенче көнне тагын бер кат килеп, аңлатма язудан баш тарту мөмкинме?! Минемчә, мөмкин! Тик реаль тормышта түгел, ә фантастик фильмнарда!

Директорның эшчене вазифасыннан азат итү әмереннән соң, эшче бу әмер белән танышырга һәм имзаларга да тиеш бит әле… Имза куелуын куелган, тик сукыр күзгә дә күренә: Фәрит Идиятуллинның имзасын башка берәү сырлаган…

Монда эш җиңел инде, бөтен әйбер күз алдында, прокуратура хокук бозган кешеләрнең эзенә төшә дә хәл итеп куя дип уйлыйсызмы? Тот капчыгыңны! Ул бит шулай ап-ачык итеп безгә генә күренә, ә тегендә җиңел юл эзләмиләр, аны әйләнеп үтәләр. Аңлатмалар никадәр гадиерәк булса, ул алар өчен шулкадәр авыррак булып тоела, күрәсең. Менә инде 3 ел буе Фәрит абый прокуратура, суд юлын таптый, тик хезмәт хакының да тулысынча түләнгәне, эштән куылуының да законсыз дип табылганы, имзасының да ялган булуы ачыкланганы юк әле.

Тикшерү вакытында уздырылган сораштыруларда генераль директор Рөстәм Гафин Фәрит Идиятуллинның Оленегорск шәһәрендә эшләгәндә даими рәвештә исерек килеш эш урынында күренүен, вакытлыча яшәп торган тулай торакта тәртипсезлекләр оештыруын сөйләгән. 45 мең сумлык хезмәт хакы турында да берни белмәвен, аның 6500 сум итеп билгеләнүен әйткән.

«Мин «Эра-Ойл» ҖЧҖдә директор булып 2008 елның 1 апреленнән 2009 елның 24 февраленә кадәр эшләдем. Хезмәт хакларын баш хисапчы Диана Гыйльметдинова биреп барды. Аның белән 2009 елдан бирле аралашмыйбыз, шуңа күрә аның кайдалыгын әйтә алмыйм. Хисапчы эшләренә кысылганым булмады, чөнки бу минем вазифаларга керми. Хезмәт хакын ул биреп, чекны да ул яза иде», – ди ул соңгы күрсәтмәләрендә. Ә инде Идиятуллинның тулай торакта тәртипсезлекләр оештыруын, эчкән килеш эш урынына килүен Оленегорск шәһәреннән кем шалтыратып әйтүен хәтерләми икән. «Эш дәверендә минем бик күп хезмәттәшләрем булды һәм аларның һәрберсен хәтерләп бетерү мөмкин түгел, өстәвенә инде берничә ел узгач», – ди ул.

Закон буенча, кеше кулына хезмәт кенәгәсен алган көннән соң бер ай эчендә бу карар белән килешмичә судка бара ала, ләкин соңарса, закон аны якламаячак. Хезмәткәрнең хокукы бозылган очракта, аны шикаять итү өчен өч ай вакыт бирелә.

Шикаять итү вакыты бик кыска булу хезмәткәрне сынау шарты белән эшкә алырга һәм хезмәт хакы да түләмичә (яки беразын гына түләп) урамга чыгарып атарга хокук бирә булып чыга. Оешмалар шуннан оста файдалана да.

Идиятуллинның имзасын ясау факты да бар бит әле… Инде 2009 елда ук эксперт-криминалистик үзәге ясаган экспертиза хезмәт килешүенең өзелүе, хезмәткәрнең әмер белән танышуы турындагы документтагы имзаның Идиятуллинныкы түгеллеген ачык итеп әйткән. Тик бу ялганга, кеше имзасын ясауга нишләптер прокуратура күз йома булып чыга.

Бу эш ни белән бетәр, белмим, ләкин прокуратура күз алдындагы гаепле кешене инде 3 ел буе эзләп йөргәндә, ниндидер уңышка ирешү мөмкин түгеллеге аңлашыла.

ХӘЙЛӘКӘР КОЛ

Форсаттан файдаланып, Саба районының бер авылында яшәүче ир турында да язасым килә. Ул үзенең кайсы авылдан, кем исемле булуын язмавыбызны сорады (чөнки авылдашларыннан бик ояла), ләкин башыннан кичкәннәрне сурәтләп, гыйбрәт өчен булса да газетага бастыруыбызны үтенде.

Илсур абый (исеме үзгәртелде – Э.Ф.) Шәмәрдән бистәсенә дустына кунакка килгәч, автовокзалның тышкы диварына ябыштырылган игъланны күреп ала. Мәскәүдә вахталы эш тәкъдим иткән, хезмәт хакы да югары итеп күрсәтелгән игълан була ул. Ир, үз гаиләсендә тавыш-гауга булганга, мондагы аз түләүле эшен ташлап, шунда чыгып китәргә карар итә.

– Күрсәтелгән телефон номерына шалтыраттым, төзүчелек эше икән, – дип сөйли ул. – Моңарчы балта остасы булып танылган, таш йортлар салган кешене андый эш куркытмый, мин шатландым гына. Билгеле бер көнне, сөйләшенгән урынга «Газель» машинасы килеп, минем кебек тагын берничә ирне төяп Мәскәүгә алып китте. Паспортларны үзең белән алырга кирәк дип әйтелгән иде. Мин, паспортның күчермәсен алып, аның үзен бик ышанычлы җиремә яшереп куйдым. Телевизордан карап беләм, шулай эшкә алып китеп, кире кайтармаган очраклар да бар бит.

Безне Мәскәүдән ерак түгел генә урнашкан ниндидер җиргә китерделәр. Паспортларны җыеп алдылар. Мин күчермәсен генә бирдем. Исерек баштан паспортны югалттым, инде күптән шул күчермә белән генә йөрим, дидем. Зарлансалар да, алып калдылар. Эшли башладык. Ябык территория иде бу. Читкә чыгып йөреп тә булмый, сакчылар тора. Хәер, чыгып ерак барырсыңмы?! Кешеләрнең паспортлары да юк бит. Телефоннарыбызны да җыеп алдылар. Ике ай буе, бернинди хезмәт хакы күрми, урамга да чыкмый эшләдек. Безнең кебекләр анда күп иде. Кайсы каян килгән. Төрле төбәкләрдән ирләрне җыйганнар. Күпкатлы йорт салабыз. Хуҗалар, хезмәт хакы булачак, дип һаман ышандыра торды. Көннәрнең берендә бер ир түзмәде, бик каты зарлана башлады. Тавыш чыгарды. «Паспортымны гына бирегез, акчагыз кирәк түгел», – диде ул. Дөресен генә әйткәндә, без үзебезнең кая килеп эләккәнне аңлый башлаган идек инде.

– Әйдә, без сиңа исәп-хисап ясыйбыз да, кайтарып җибәрәбез, – дип, аны алып чыгып киттеләр. Ул кайтып җиткәч тә шалтыратырга тиеш иде. Берничә дистә кешегә бер телефон яшерелеп калдырылган иде әле. Тик шалтыратмады. Бераздан тагын берничә ир юкка чыкты. Шалтыратам дип вәгъдә биреп киткән кешеләр суга төшкәндәй югала башлады, ә яңа ирләр килә торды. Ашарга бирделәр. Торыр урын да бар иде. Тулай торакның бер бүлмәсендә 8-9 кеше йокладык.

Ахыр чиктә мин бу урыннан качарга карар иттем. Уңайлы вакытны гел саклап йөрдем. 5-6 ай эшләгәннән соң гына андый мөмкинлек туды. Гел тыныч булган, башкалар эшенә тыгылмый торган кешегә төзелештәге җитәкчеләр ышаныч белән карый башлый. Аларның ышанычын яулагач, качу артык кыен булмады. Ләкин автостоп белән яңадан Саба районына кадәр кайтып җитү, ачлыктан интегү бик кыенга төште. Җитмәсә, тегендә бетләп беткән идек. Сәламә киемле, чәч-башы үсеп беткән, бомжга охшаган кешене утыртырга теләүчесе дә юк бит әле аның. Ничек итсәм иттем, авылыма кайтып җиттем бит. Монда кайткач, Мәскәүгә эшкә китеп юкка чыккан берничә кеше турында ишеттем. Вахталы эшкә ышанмагыз, күп акчага кызыгып, үзегезне корбан итмәгез дип әйтәсем генә килгән иде, – дип тәмамлады сүзен Илсур абый.

Биредә сөйләнгәннәр ирләр өчен сабак булсын иде. Кайда без юк, шунда эш рәхәт дигән кебек, җиңел акча беркайда да юк. Аның артыннан ерак китеп, Фәрит, Илсур абыйлар фаҗигасенә тарымагыз.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Читтә бәхет кыйммәтрәк , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии