Җәза бирелде, җәфасы калды

Җәза бирелде, җәфасы калды

Хәзер 43 яшендәге Федор Пунтов үзенең СПИД дигән замана чирен йоктыруын 2000нче елда Кайбыч районында яшәгәндә белә. Республика СПИД үзәгенә исәпкә куйгач, аңа әлеге авыруның нинди ысуллар, иң беренче чиратта, җенси юл белән таралуын төшендерәләр һәм, дәваланмый торган бу авыруны башкаларга иярткән өчен, җинаять җаваплылыгы булу турында кисәтеп, кул куйдыралар. Тәртипсез җенси тормыш алып бармадым, аралашкан кешеләр арасында андыйлар юк, дип, чирнең кемнән күчүен әйтми ул.

1973нче елгы әлеге чегән кешесенең авыруы турында якыннары да белми. Ярымкүчмә тормыш алып бара ул. Кайбычтан Югары Ослан районына күчә, 2008нче елда абыйсы Алексей, аның ике кечкенә кызы белән Апас районының Дәвеш авылына килеп чыгалар. Башта колхоз ашханәсендә, аннан соң «Енали» авыл хуҗалыгы предприятиесе йортында яшиләр. Федорның әйтүенә караганда, ике-өч ай атлар көткәннән соң, ул өйдә утыра, бу чакта 7-8 яшьләрендәге кыз балаларга күз-колак була. 4 сыйныф белемле карт буйдакның аларга нинди тәрбия күрсәтүен күз алдына китерү өчен, 2010нчы елда ук аның Апас район суды тарафыннан сабыйларга карата кылган усаллыклары өчен Җинаять кодексындагы кыйнау, үтерү белән янау, җәфалау турындагы өч маддә буенча хөкем ителеп шартлы срок бирелүен әйтү дә җитә. Бары тик абыйсы каты тормаганга күрә генә шулай җиңел котыла ул. Аннан соң, моңарчы берничә тапкыр утырып чыккан бу адәм ачык рәвештәге туберкулез белән дә чирле, бер аягы хәрәкәтләнми диярлек. Алексей энесенең СПИДлы икәнен шул чорда гына белеп ала, һәрхәлдә, үзе шулай дип белдерә.

Бу аның өчен иң күңелсез яңалык булмый әле. Шул ук 2010нчы елда аның 10 яшьлек кызы Аннага «ВИЧ-инфекция»ле дигән диагноз куела. Бу инде яши генә башлаган кешенең киләчәге сызып ташланды, ул гомере буена кимчелекле-кимсетүле тормышка дучар булды, ахыр чиктә, вакытсыз үлемгә хөкем ителде, дигән сүз.

Апалы-сеңелле Анна белән Оксана (исемнәре үзгәртелде) тумыштан ук ана назы, юньле тәрбиядән мәхрүмнәр. Әниләре күрше Югары Ослан районының Кильдеево авылында яши. Чегән хатынының башка ирләрдән тапкан балалары да күп. Шуңа күрә Алексей кызларын үзе тәрбияләргә була, аларның әниләре янында торган, «Теремок» дигән приютта яшәгән чаклары да була үзе. Бүгенге көндә Алексей, кызлары белән, Яшел Үзән районындагы бер авылда яши. Оксана укый, гомерлек тамга сугылган Аня исә 7нче сыйныфтан соң мәктәпкә йөрми башлаган. Күрәсең, балалар арасында «ак карга» булып йөрүдән туйган.

«Замана золымы балага ничек эләккән?» дигән сорау өлкәннәрне әллә ни кызыксындырмый. Араларында йогышлы чирле Федор яшәгәч, уртак сөлге, теш щеткасы, савыт-саба һ.б. белән ияргән дигән фикергә өстенлек бирелә. Дәүләт оешмаларында бу мәсьәлә белән шөгыльләнгән кеше табылмый. Шулай итеп биш ел вакыт узып китә.

15 яшен тутырган кыз узган җәйдә Казандагы больницага мөрәҗәгать итә. Кыздан авырып китү сәбәпләре турында сөйләттерәләр һәм боларны республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинага җиткерәләр. Ул исә тикшерү комитеты органнарына 2010нчы елның 12нче мартында Республика СПИД үзәгенә исәпкә куелган яшүсмергә карата «җинаять кылынган булу мөмкинлеге» һәм аның «тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янау» турында рәсми хат җибәрә. Шомлы хәбәрдә күрсәтелгән фактларны тикшереп чара күрү эше РФ Тикшерү комитетының Апастагы өлкән тикшерүчесе Айрат Мөхәммәдуллинга йөкләнә, полиция инде район үзәгендә яшәүче Федор Пунтовны эзләп таба. Аңа каршы балигъ булмаган затка аңлы рәвештә СПИД ияртү очрагы буенча 122нче маддә нигезендә җинаять эше кузгатыла.

Тикшерү шома гына бармый. Алексей балалары белән Апас районыннан читкә киткән булып чыга. Даими яшәү урыны булмаган кешеләрне эзләп табарга кирәк була. Федорның, мәсәлән, туу турындагы таныклыгыннан тыш, бер документы да юк. Балаларның әнисенең үлеп үк киткәнлеге ачыклана. Шулай да тикшерү органнары Федор Пунтовка сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган маддә буенча гаепләү белдерә, ләкин бу очракта чирнең җенси юл белән йогуы турында сүз бармый әле.

Әмма быел март аенда тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллинга әлеге гаепләүне юк итү турында карар кабул итәргә туры килә. Пунтовның җәзасыз калуын аңлатмый бу. Киресенчә, җинаять эзәрлекләве тагын да кырысрак маддә буенча алып барыла, чөнки баланың җенси рәвештәге җинаятькә дучар ителүе һәм хәтәр чирне шул сәбәпле йоктыруы мәгълүм була. Мондый кыргыйлыкка ышанмас та идең, Пунтов моны раслап күрсәтмә бирә, полициядә дә гаебен танып тәүбә итү турындагы беркетмә имзалый. Аннан соң, кыз балалар вакыйганы Федор абыйлары сөйләвенчә сурәтләп бирәләр. Кыскасы, җиде ел элек Дәвеш авылында булган хәлләр фаш ителә.

Төгәл көне билгеле түгел аның. Бары тик 2008нче елның ноябреннән 2009нчы елның мартына кадәр икәнлеге генә мәгълүм. Күчмә гаиләнең авыл хуҗалыгы йортында яшәгән вакыты. Алексей эштә чакта абзый кешенең кылган галәмәтләре җинаять эшендә бөтен нечкәлекләре белән тасвирлана. Күптән хатын-кыз күрмәгән Федорның уйнап йөргән балаларга карап утырганда «җенси теләге уянган» да, Аняны кухняга алып кереп өстәлгә яткырган… кыскасы, дәртен канәгатьләндергән. Кыз балага 8 яшь булуын, моның 6 яшьлек Оксана каршында эшләнүен дә искәртергә кирәк. Юристлар табигый ысул белән якынлык кылу дип йөртә торган гамәл түгел бу һәм Җинаять кодексында да көчләү дип аталмый, ә бәлки җенси рәвештәге көчләү гамәлләре дип йөртелә. Гадиләштереп әйткәндә, монда сүз сигез яшьлек кыз балага карата кылынган канлы җенси бозыклык эшләү турында бара. Әлеге очракның еллар буе сер булып саклануы балаларны кисәтү, куркыту нәтиҗәсе генә түгел, ә бәлки аларның абзыйларын төрмәгә утыртырга теләмәве галәмәте дә.

Суд ябык ишекләр артында уза. Законда мондый явызлык өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса да, үзе дә авыру җинаятьчегә 8 еллык колония бирелде.

Гаепле җәзасын алды, адәм баласының гомерлек чире калды…

Наил ВАХИТОВ,

Апас районы

Комментарии