Заманадан калышмый, янәсе

Заманадан калышмый, янәсе

Бүгенге тормышыбызны телевизор, кесә телефоны, интернеттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ник дигәндә, замана үзе шундый таләпләр куя, кызганыч… Бакча, мәктәп балалары да өйгә бирелгән эшләрен алардан башка эшли алмый хәзер. Мин үземнең кечкенә вакыттагы хатирәләремне балаларым белән еш уртаклашам. Беләсезме, без чыннан да, бик бәхетле балалар булганбыз икән! Кесә телефоннары юк иде – дуслар белән хатлар язышып аралаштык, бәйрәмнәрдә открыткалар языштык, интернет юк иде – кирәкле мәгълүматны китапханәдән китаплар алып укып, эзләнеп таба идек, аклы-каралы экранлы телевизорда исә өч канал йә күрсәтә, йә күрсәтми, боргалыйбыз-боргалыйбыз да, сүндереп, урамга уйнарга чыгып йөгерәбез. Әле әти-әнигә ярдәм итәргә дә вакыт кала иде.

Бүген балалар телевизор, интернеттан аермый. Үзебез дә алардан кимен куймыйбыз…

Ул интернет дигәннәрендә ни генә юк… Баланы анда утыртырлык та түгел. Телевизорда ничә канал, кызыксынып карардае берничә генә. Үзебез татарлар булгач, «Яңа Гасыр», «Мәйдан», «ТНВ-планета» каналларын ешрак карарга туры килә. Менә шунда кәефне боза торган күренешкә тукталасым килә. Артистлар белән берлектә үткәрелә торган «Тәмле көрәш», «Кичке аш» тапшырулары, сүз дә юк, кызыклы. Тик менә нишләп безнең татар ханымнары, туташлары ашарга әзерләгәндә чәчләрен яулык астына җыя белми икән ул? Әти-әниләре, әби-бабалары да кисәтү ясамый микән аларга? Безнең татар халкы элек-электән чисталыгы, пөхтәлеге белән башкаларга үрнәк булган. Тап төшермәсеннәр иде алар милләтебезгә! Озын тырнаклары белән ризык әзерләүләре дә чиркандыра, тискәре караш уята. Чисталык – сәламәтлек нигезе икәнен онытмыйк, дуслар! Хаталарыбызны вакытында төзәтергә өйрәник!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии