- 11.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №23 (8 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Матбугатта Кама Аланында Татар атом станциясен төзүне яңадан башлау турында шомлы хәбәрләр күренә башлады. («АЭС төзү мәсьәләсен кемгә хәл итәсе?»,БГ, №14, 6нчы апрель, 2016). Бу уңайдан бер төркем җәмәгать эшлеклеләре редакциябезгә үзләренең борчылу хатын юлладылар.
Әлеге төркемгә Атом-төш куркынычына каршы җәмгыять рәисе Альберт Гарапов, Казан иҗтимагый экология советы җитәкчесе Владимир Марфин, «Кедр йорты» Экология клубы башлыгы Владимир Шушков һәм берничә эколог-активист, шулай ук Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Казанның Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәфкать Ибраһимов керә.
Хат авторлары билгеләп үткәнчә, Германия, Швеция, Япония кебек алдынгы илләр, халыкның иминлеге турында кайгыртып, атом станцияләрен яба. Чөнки аннан чыккан агулы радиоактив калдыкларны мең еллар буена сакларга кирәклеген аңлый алар. Чернобыль һәм «Фукусима-1» кебек һәлакәтләрнең кабатлануы да бик мөмкин.
«Атом ягулыгын чыгару, станциядән файдалану, радиоактив калдыкларны саклауны санасак, атом-төш станцияләрендә иң кыйбатка төшә торган электр энергиясе чыгарыла», – диелгән хатта.
Мөрәҗәгатьтә Татар Атом электр станциясен төзү белән бәйле куркынычлар да санала:
– ТатАЭС Идел һәм Чулман кушылган урында урнашкан. Шуңа күрә аның табигатьне юк итү тәэсире күп тапкыр көчлерәк булачак.
– ТатАЭС җир ярылган урында төзелә башлаган һәм анда җир тетрәүләр була.
– Кама Аланына 30 чакрымлап ераклыкта Түбән Кама нефть химиясе комбинаты урнашкан. Бу Көнчыгыш Европаның иң зур химия комбинаты. Якында гына Чаллы, Алабуга, Чистай шәһәрләре. Әгәр ТатАЭС төзелсә, һәм анда берәр фаҗига килеп чыга калса, бу – ахырзаман дигән сүз. Хәтта зур булмаган авария дә 1 миллион кешене эвакуацияләүгә китерәчәк.
– Кама Аланы өстендә үк Түбән Кама сусаклагычы урнашкан. Ул Кама Аланыннан 60 метр биеклектә. Бу ГЭСта да берәр фаҗига килеп чыга калса, андагы су АЭСны тулысынча су астында калдырачак. Бу исә Чернобыльдән дә куркынычрак һәм бөтен Русия өчен фаҗигагә әйләнергә мөмкин.
Активистлар искәрткәнчә, Советлар Союзы хөкүмәте һәм Татарстан Югары Советы 1990нчы елда чыгарган карарлар ТатАЭСны җылылык станциясе итеп үзгәртүне күздә тота һәм алар әле бүген дә гамәлдә.
«ТатАЭСны төзү республика Дәүләт Советының 2001нче елның 27 апрелендә кабул ителгән 722нче карарына («Җир хартиясе») каршы килә. Без Татарстанда атом станциясен төзүгә, атом-төш куркынычына каршы! Чернобыль һәлакәте Татарстанда кабатланмаска тиеш! Без үзебезнең варисларга радиоактив калдыкларны мең елга мирас итеп калдырырга теләмибез! Без энергетиканы үстерү турындагы федераль планнардан ТатАЭСны сызып чыгаруны таләп итәбез! Туганнар, Татар атом станциясен төзүгә каршы бердәм күтәрелик!» – дип төгәлли хатны аның авторлары.

Комментарии