Граната һәм яманат

Граната һәм яманат

Башкалабызның Л.Толстой урамындагы офис тирәсен һәм ишек алдындагы автостоянканы җыештыручы Хәбир ул көнне дә, гадәттәгечә, иртүк эшкә керешә. Төнгә куелган машиналар бер-бер артлы чыгып киткәч, бөтенләй диярлек бушап калган стоянканы себерергә керешә. Бер «иномарка» астындагы сары пакетны да себеркесенә эләктереп чыгара. Авыр, эчендә нидер булуын сизеп, төргәкне күтәреп, эченә күз салуы белән каз тәннәре чыга үзенә. !

– Син нәрсә, хөрәсән, йоклап яттыңмы?.. Борын төбеңә куеп киткәннәр әнә…

Сакчы Андpей абзыйның ошбу сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, «иномаркага» таба юнәлә.

– Стой, малакасус, кая киттең!.. чакыр давай, начальникка әйт, машина хуҗасын тап! Тьфү, кешедән оят, билләһи, сакчы тоткан булалар бит!

– Машина начальникныкы бит инде…

– Бигрәк тә шәп, ике кешегә шалтыратасы юк.

Дөнья күргән абзый вазгыятьне үз кулына ала, 5-10 минут дигәндә килеп җиткән оператив-эзләү төркемен дә каршылап, доклад ясый. Сапер әллә ни сакланып тормыйча гына пакеттагы фольгага төрелгән йомры әйберне ачып карый да, бермәлгә тынып калган халыкны хәйран итеп, шартлаткычны асфальтка тәгәрәтә. Коты алынган сакчы Андpей аның: «Учебная, без запала», – дигән сүзләрен ишеткәч кенә өненә килә…

Шулай итеп, террорлык акты расланмый, ә менә машина хуҗасын куркытырга теләү фактын сызып ташлап булмый. Пакет эчендәге открытка мәсьәләгә күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертер, дип өметләнәләр. Татарча язылган икән. Гыйлемле кешене табып, укытып, тәрҗемә кылдыралар. Шартлатып укып бирә Хәбир:

– Кадерлем, сине әти булуың белән котлыйм… Сине өзелеп яратучы. – Шунда ук тәрҗемәсен дә ярып сала: «Иптәш начальник, у кого-то сын родился, а ему гранату подсунули, блин, не пойму, билләһи…»

Аның каравы, мыеклы майор аңлый, турыдан-туры янау сүзләре булмавын төшенә, болай да эш хәттин ашкан, уенчык граната белән шөгыльләнергә туры киләчәген уйлап, көрсенә. Вакыйга урынын өйрәнү, дәлилләрне җыю, шаһитлардан, ягъни мәсәлән, дворник Хәбир белән булдыксыз охранник Андрейдан аңлатмалар алу кебек мөһим чараларны җиренә җиткереп башкарырга туры килә. Хәбир себереп өлгергән ишек алдындагы эзләрне эзләүнең генә мәгънәсе калмый.

Корсак астына граната куелган машина хуҗасы Марсель Миассар улы белән «Вишневский» милиция бүлегендә гәпләшергә туры килә. Тикшерүче ике фаразны алга куя. Беренчесе – коммерция фирмасына көндәшләр кисәтүле киная ясаган. Азмы тормышта бәхәсләрне бомба шартлатып, граната атышып хәл итүләр? Икенчесе – теге язудагы әти булу хакындагы интим вә четерекле мәсьәлә.

Фирма җитәкчесе әллә ни үчле кешеләр булмавын әйтсә дә, Мәскәү компаньоннары сатылмаган товар өчен акча таләп итеп, судлашып йөрүләрен исенә төшерә тагын. Алдагы көнне генә бер вәкилләре судта булган. Аның белән элемтәгә керәләр. Ул шул ук көнне Мәскәүгә очкан икән, әлеге эшкә катнашы юк икәнен белдерә, Казанга килгәч, милициядә язма күрсәтмә бирәчәгенә ышандыра.

Мәскәү урысының бер хатасыз татарча сәлам хаты яза белердәй (язуына караганда хатын-кыз) кеше эзләп йөрүе икеле үзе. Ләкин тикшермичә булмый. Юристлар әйткәнчә, мотив, ягъни этәргеч бирердәй сәбәп бар.

Милиция-полициядәге ир затларына гыйшык-мыйшык белән бәйле икенче фараз күбрәк ошый. Әйтүенә караганда, Марсель Миассаровичның машинасы көне буе стоянкада торган, төнгә дә шунда калган. Ул үзе кичен дусларында кунакта булып, куна калган… Соңгы ике сүз дә шушы фаразны куәтли кебек. Ир кешенең шуклык-мутлыклары, читтә кунып йөри торгач кылган ярамаган гамәлләре вә ялгышлары турындагы нигезле фикерләргә этәрә. Әлбәттә, бу яшертен күзәтү, телефонын «прослушка»га кую, хатыны һәм дошманнары белән сөйләшү кебек оператив чаралар үткәреп, аның шәхси тормышын өйрәнү, ягъни мәсәлән, уңга-сулга йөрүләрен ачыклап, бозыклык дәрәҗәсенә юридик бәя бирү нәтиҗәсендә туган фикерләр түгел. Киресенчә, милициядә эшләүчеләр үзләренең бай тормыш тәҗрибәләренә таянып, икенче төрле әйткәндә, үз каланчаларыннан карап кына чамалыйлар.

Чама чамадан узмый инде ул. Фирма директоры да ошбу фараз белән килешмичә, читтә малае туу мөмкинлеген кире кага. Хәер, мәхәббәт уеннарыннан уймак чыгару очракларын танымау булгалый инде ул. Яманат чыгу әхлакый яктан тап төшү генә түгел, эшлекле абруйга да тискәре тәэсир ясый бит.

Теге граната табылгач, болай да сүз чыга. Имеш, яшь хатын соңгы кисәтүне ясаган, икенче юлы чын граната алачаксың, шаярма, дигән. Булыр да! Чая хатыннар азмыни? Бары тик, «күчтәнәчле» пакет алдан адресатка эләкмичә, шаукым күтәрелү генә эшне бозып ташлагандыр.

Ахыр чиктә, ошбу фаразлар икесе дә дөрес булмыйча, өченчесе бардыр. Кыскасы, тикшерүче һәм оперативникларга уенчык граната чын проблемалар китереп чыгара. Тикшерү дәвам итә.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии