- 11.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №22 (8 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Заманында татар халкының күренекле шагыйре Һади Такташ: «Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда», – диеп язган. Бу юллар язылганга дистә еллар вакыт үтсә дә, «хатын-кыз матурлыгы» дигән төшенчәнең мәгънәсе үзгәрмәде. Тик бу төшенчәнең мәгънәсен аңламаган, аңлап та санламаган хатын-кызлар гына һаман табылып тора. Күптән түгел суд эскәмиясенә утырган Хәния белән Света – нәкъ шундыйлардан.
Хәния яшьтән үк бик үткен булды. Җылы як халкыннан булган әтисеннән аңа матурлык белән бергә, чаялык, мутлык та күчкән иде. Әтисе үлгәч, матур буй җиткән Хәнияне ияртеп, әнисе туган якларына юл тотты. Чит-ятлар арасында ялгыз хатынга авырга туры килеп, ничек булса да туганнар янында җиңелрәк булыр, диеп уйлагандыр инде. 19 яшьлек матур кызга яңа урында күз салучылар бик тиз табылды. Кыз үзе дә төшеп калганнардан түгел, буй сыны, төс-кыяфәте ир дигән кавемне сокландырырлык иде. Әнисе күпме үгетләсә дә, һөнәр генә алырга теләмәде ул. Күп вакытын урамда, өйдә булганда йоклап, телевизор карап, музыка тыңлап үткәрде. Насыйп яр тиз арада табылып, тормыш та башланып китте. Тик Хәния үзен гаилә, ир карар өчен тумаган диеп санады. Бала туу да аны үзгәртмәде. Хәния иреннән яшереп чит ирләр белән чуалырга яратты, тора-бара моны яшереп торырга да кирәксенми башлады. Гаиләсе таркалуга аның бик исе китмәде. Күпме ир-ат аңа күз ата бит, үзенә тиңе чыгар әле, диеп уйлады ул. Тиң яр тиз арада табылды. Үзе кебек үк җиңел тормыш яратучы Касыйм Хәнияне бик тиз күреп алды. Гаилә булып яши башладылар. Тик алар тормышын гаилә диеп атап булдымы икән? Бил бөгеп колхозда эшләү урынына, ир белән хатын үзләре кебек сәрхушләр белән күңел ачуны кулайрак күрде. Ә матур, телгә оста Хәния гел табынның түрендә булды, янында ире булса да, табындаш чит ирләргә күз кысарга да өлгерә иде. Гаиләдә кәеф-сафа, тавыш-гауга гел алмашып торды. Бер-бер артлы ике бала дөньяга килде. Үсә төшкәч, балаларның икесенең дә акылга зәгыйфьрәк икәне ачыкланды. Бу да Хәнияне аракылы табын яныннан кумады, яшьлекнең, матурлыкның бөтен рәхәтен, ләззәтен татып калырга тырышты ул. Балалар ачлы-туклы, өй пычрак, болар берсе дә Хәнияне борчымады. Шул арада, урлашкан өчен, ирен утыртып та куйдылар. Ире төрмәдә булганда ирләрне пирчәткә урынына алмаштырды ул, аракы сөременнән башлары әйләнгән ирләрне үз хатыннары эзләп килеп, аның яныннан җилтерәтеп алып китүләрен дә ул дәрәҗәгә генә санады. Тәртипсез, тотнаксыз хатынның ана хокукыннан мәхрүм ителеп, балаларын балалар йортына алып китүгә дә исе китмәде.
Ләкин еллар үзенекен итте. Азгынлыкта, кәеф-сафа чигеп, сәрхушлектә үткән ул еллар да Хәнияне шактый таушалдырды, ул инде хәзер ирләр күзе төшәрлек матур Хәния түгел, ә вокзалларда, чүплекләрдә көн күргән меңнәрчә бәхетсез хатын кыяфәтенә керде.
Кызганыч, хәзер авыл җирләрендә дә аның кебекләр очрап тора. Шул ук Хәниянең үзеннән шактый яшь дусты 23 яшьлек Светлана 4 яшендәге баласы белән авылдагы ялгыз, эчәргә яратучы ирләрдә кунып йөри. Хәния кебек үк таушалмаса да, чәчләре тузган, пычрак бу хатынны күрү җирәнү, нәфрәт хисләре уята. Мәктәптә укыганда ук дискотека алдыннан дус кызлары белән эчкән сыра Светаның ныгымаган яшь организмын агулап, тайгак юлга этәреп җибәреп, үз эшләрен эшләгәннәр инде. Баласына тиешле тәрбия бирәм, диеп әнисенә, туганнарына, милиция хезмәткәрләренә йөзләрчә мәртәбә ант итеп өлгерде ул. Тик антлары гына авызына аракы кергәч тиз онытылды шул.
2010 елның 10 ноябре дә ике ахирәт өчен гадәттәгечә башланды. Алар көнозын таныш ир-атлары белән аракы чөмерде. Ләкин эчелгән аракы гына җитми башлады. Шуннан соң Хәния Светага ялгыз яшәүче 80 яшьлек Расыйх бабай янына барырга тәкъдим ясый. Пенсияне дә шәп ала, аракысы да гел бар, сыйланып кайтырбыз, ди ул. Света үзе белән баласын да ияртә. Үзе дә эчәргә яратучы карт аларны ишекне ачып кертә. Чыннан да, аракысы да бар икән, пенсияне дә күптән түгел генә алган. Шешәдәшләр милиция көне белән тостлар күтәрәләр. Милициядә танышлары күп бит аларның, я теге, я бу тәртип бозган өчен күпме беркетмә яздылар аларга бу һөнәр ияләре. Шешә тиз бушый, тик азгын хатыннарның гына нәфесләре туймый. Хәния бабайдан тагын бер ярты алырга акча сорый, тегесе барлыгы 35 сум гына биргәч, җен ачуы чыга боларның. Хатын бабайдан тагын акча таләп итә, тегесе бирмәгәч, аның битенә сугып җибәрә, куллары белән дөмбәсли, муеныннан буа башлый. Расыйх бабай аңын җуя. Бу хәлләрне Света тәмәке пыскытып күзәтеп тора. Ә Хәния исә бабайның өеннән пыр туздырып акча эзли башлый һәм тегенең яшергән җиреннән 6 мең сумын табып ала. Шуннан соң алар Света белән бабайның өеннән ашамлыклар, йорт кирәк-яраклары да урлап чыгалар, аңсыз бабай идәндә ятып кала. Чак кына җан тәслим кылмыйча калган Расыйх бабай, аңына килгәч, күршеләргә барып милиция чакыруларын сорый. Милиция хезмәткәрләре урланган акчага кәеф-сафа корып утырган азгын хатыннарны тоткарлый. Урланган әйберләр, акчаның бер өлеше бабайга кайтарып бирелә. Район суды тарафыннан җинаятьче хатыннар РФ Җинаятьләр Кодексының «талау» дигән маддәсе буенча, шартлы рәвештә, ирекләреннән мәхрүм ителә.
Чыннан да, гыйбрәт алырлык хәл бу. Әлеге җинаятьне үз күзләре белән күреп торган 4 яшьлек сабый кем булып үсәр, билгесез. Ә Хәния белән Света турында, болар да булдымы хатын кыз, диясе генә килә.
Алсу ХӘНҖӘРОВА,
КФУ студенты.

Комментарии