- 11.04.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №13 (7 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Милициянең аерым максат отряды (ОМОН) формасын сарык тиресенә тиңләү дөрес түгелдер. Чөнки чуар киемле кыю, җитез егетләрне шушы юаш хайван белән чагыштырган кебек килеп чыга. Ә менә “комуфляж” кием артына качып явызлыклар кылучы бандитлар гөнаһсыз малкай тиресе ябынган әкияти ерткычны хәтерләтми калмый.
ОМОН хезмәткәрләренең кемне дә булса тотып, күз ачып йомганчы машинага “урнаштырып” алып китүен күргән кешедә бернинди дә шик уянмый. Гади халык аларны җинаятьчеләрне “аулый” дип белә. Чыннан да, иң хәтәр тоткарлауларны шушы егетләр башкара, еш кына ОБЭП, Угро һәм башка оператив хезмәтләр үткәргән чаралар алар катнашында уза. 16 мартта Татарстан Югары суды каршына баскан бүреләр өере менә шуннан файдалана да инде.
Ялган омончылар ауга сирәк чыга. Аның каравы, алар бары тик күп акчалы кешеләрне талый. Шуңа күрә 2005нең ноябреннән 2008 ел азагына чаклы 11,5 млн сум җинаятьчел табышка ия булып өлгерәләр. Тагын да зуррак планнары була. Мәсәлән, 2006 ел җәендә Чистайда “Ак барс банк” банкоматы кассирларына һөҗүм итеп, 1,7 млн таларга исәп итәләр. Бары тик җаен гына чыгара алмыйлар.
Җинаять эше материаллары күрсәткәнчә, банданы 1968 елда туган Азат Хөсәенов оештырган һәм аның “эшчәнлегенә” җитәкчелек иткән. Милиция хезмәткәрләре киеме киеп “эшләү” дә аның идеясе. Шәһәр уртасында көпә-көндез кәсеп итүче төркем өчен бу, иң беренче чиратта, вакыт отарга, эзне суытып өлгерергә мөмкинлек бирә. Чөнки “омончылар” турында берәү дә хәбәр итәргә уйламый бит.
Акчалы кешеләр, күбесенчә, банкта ачыклана. 2005 елның 21 ноябрендә эшмәкәр Саклык банкыннан зур суммада акча алып чыга. Казанның Себер тракты урамындагы йорт ишегалдында аның “Жигули”е юлына “УАЗик” аркылы баса. Аннан битлек кигән берничә кораллы “Омон сугышчысы” атылып чыгып, күз ачып йомганчы, ир кешене машиналарына утыртып алып китәләр һәм шәһәр читендә ташлап калдыралар. Эшмәкәр 7 млн сум акчадан колак кага.
Милициянең оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш органнары төркеменең эзенә төшә алмыйлар. Чөнки тегеләр 11 ай буе баш калкытмый. 2006 елның 11 октябрендә Н.Ершов урамында нәкъ шундый ысул белән ике шәхси эшмәкәр хатын-кыз утырган Suzuki туктатыла. Хатыннар “Идел” банкыннан 3,2 млн сум кредит алган була. Чигәгә терәлгән пистолет көпшәсе эшмәкәрләргә икеләнеп торырга, бигрәк тә каршылык күрсәтергә мөмкинлек калдырмый.
Төркем “гади” жуликлар куллана торган ысуллардан да чирканмый. Әйтик, Фучик урамындагы йорттагы бер фатирга бәреп керәләр. Өйдәге ялгызак яшүсмер кызны пистолет белән куркытып, 60 мең сум акча талап чыгып китәләр.
“Шелковый путь” сәүдә фирмасы директорын имгәткәнче кыйнап, 150 мең сум акчасын алалар. 2008 елның 31 декабрендә банктан 6,5 мең евро һәм 100 мең сум акча алган хатын-кызны өе янында таламакчы булалар. Ләкин Яңа елга каршы кичтә үткән-сүткәннәр комачаулык итү сәбәпле, ошбу һөҗүм уңышсыз чыга.
Ул гына да түгел, комачау тудыру өстенә, бандитларны күреп калучылар да була. Шул сәбәпле оперативниклар акрынлап тегеләрнең эзләренә төшә бара. Ләкин аларны чын-чынлап җыя башлаганчы, тагын ярты ел вакыт уза әле. Узган ел 29 июньдә башлык А.Хөсәенов һәм аның А.Кулыгин, Р.Латыйпов кебек якын “көрәштәшләре” кулга алына.
Казан, Чистай, Яшел Үзән, Алексеевскида яшәүче кәсептәшләре дә тотылгач, август аенда рәшәткә артына эләгүчеләр саны 16га җитә.
Алардан АК детальләреннән үзләре җыйган Калашников автоматы, пистолетлар, наручниклар һәм, әлбәттә, берничә ОМОН формасы алына. Иң беренче чиратта, талау, һөҗүмле талау (разбой), утлы корал белән бәйле маддәләр буенча эш кузгатыла. Тикшерә торгач, әлеге төркем банда дип табыла һәм Җинаять кодексының “Бандитлык” дигән 209нчы маддәсе дә өстәлә.
Ләкин бу тикшерү органнары фикере. Әлеге өерне банда дип тану мәсьәләсендә соңгы сүзне суд әйтәчәк. Практикада гаепләү ягы китергән дәлилләрнең суд тарафыннан кире кагылу очраклары аз түгел. Хөкем ителүчеләрнең күпчелеге гаепләрен өлешчә генә таный, ягъни үзләрен бандит итеп түгел, талаучы дип саный. Кеше үтермәгәннәр, имеш.
Оперативниклар “омончылар”ны ничек эләктерә алулары турында сөйләргә теләми. Бу оператив эш серләрен яшерү белән генә бәйле түгел кебек. Бандитларны фаш итүдә үз кәсептәшләре ярдәм иткәнгә охшаган.
Әлеге талаучылар шайкасы тирәсендә аеруча зур шаукым күтәрелүнең төп сәбәбе Татарстан “данын” Русиягә генә түгел, Европага тараткан икенче бер киң яңгырашлы җинаять белән бәйле. Сүз узган ел август аенда Казанда Райффайзенбанк (Австрия) филиалыннан 11,5 млн сум акча урлау турында бара. Эш шунда ки, Азат Хөсәенов һәм аның җинаятьчел төркемдәшләре сак астында утырганда урлауны аларның кәсептәше Илдар Гыйниятуллин оештырганы ачыклана. Ошбу угрылыкны ул банкта кассир булып эшләүче сөяркәсе Роза Әгъләмҗанова ярдәме белән башкарган. Әлеге ике кеше бүгенгә кадәр тотылмаган, димәк ки, миллионнар да табылмаган. Оперативниклар Хөсәенов төркеме Райффайзенбанкны таларга планлаштырган булган, башкалар кулга алынганга күрә, Гыйниятуллин ошбу ниятне үзе генә тормышка ашырган дип исәпли.
Күргәнебезчә, милиция киеме киеп талаучылар бандасының планнары зурдан булган.
Чая хатын һәм бармаксыз угры
Физик кимчелеге булган кеше ирексездән күзгә ташлана, кызгандырып та куя әле. Әлмәт драма театрында җыештыручы булып эшләүче Рәзимә Таҗиева да иртән эшкә барганда троллейбуста сул кулында бер генә бармагы да булмаган ир кешегә игътибар итә, баштанаяк күзләп тә ала. Әлбәттә ки, ул чакта бармаксыз адәмнең җәмәгать транспортындагыларның кесә, сумкаларын “чистартучы” булуы турында уйлап та карамый.
Аның белән бергә эшләүче хатын-кыз янында шым гына басып торган зәгыйфь бәндә берәр тукталыштан соң төшеп кала һәм шуның белән онытыла да. Ләкин 2-3 сәгать вакыт узгач, яңадан кылт итеп искә төшә. Чөнки ахирәте сумкасындагы алтын чылбыры һәм бар булган акчасының юк булуын әйтә. Рәзимә ханымның шиге теге бәндәгә төшә.
Инде шактый вакыт узганга, ул кешене милиция дә эләктерә алмый. Угрыларның бу ишесен, гомумән, тотуы да кыен икән. Чөнки алар җинаять урыныннан шома гына юк була, эләктергәч тә, гаебен дәлилләве читен, чөнки төп дәлил – чәлдерелгән акча янчыгы, кесә телефоны ише әйберләрне юкка чыгарып өлгерәләр.
Идән юып көн күрүче кешене талаган бәдбәхеткә атап бәддога укып җәлт-җәлт эшли торгач, көндәлек мәшәкатьләр бетеп тә куя. Шул ук троллейбуска утырып кайтырга чыккач та, Рәзимә ханым күз алдыннан теге бармаксыз кеше китми. Һәм, ни хикмәт, шул мәлдә халык арасында таныш кием, таныш гәүдә күренә. Шунда ук гөртләп кабынып киткән аучы инстинкты тегенең якасыннан алу теләген уята. Ләкин аек фикер өстенлек итә – хатын сабырлык белән эш итәргә була.
Шуннан соң ул бармаксызны күз уңыннан ычкындырмый. Теге бәндә артыннан “койрык” тагылуы турында уйлап та карамый. Чая хатын исә мәгънәсезгә ияреп йөрми, телефоннан милиция идарәсенә кай тарафта йөрүләрен даими рәвештә хәбәр итеп тора. Дежур исә ошбу мәгълүматны милиция экипажына җиткерә бара. Шул рәвешле, аллы-артлы баручы ир белән хатынны бик тиз эзләп табалар.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә 45 яшьлек угрыны бик хуплап каршы алалар. Чөнки ул аларга шактый еш мәшәкать чыгаручы таныш шәхес икән. Шушындый ук хилафлыклары өчен берничә тапкыр утырып та чыккан. Димәк ки, тагын утырачак та, автобус-троллейбуслардагы болай да ярлы халыкны талый алмаячак инде.
Әлмәт эчке эшләр идарәсендә Рәзимә ханым Таҗиевага да бик рәхмәтлеләр. Идарә җитәкчесе Альберт Закиров бу хакта белеп алгач: “Җинаятьчелеккә каршы көрәшкә өлеш керткән ханымны билгеләп үтәргә”, – дигән әмер бирә. Һәм берничә көннән Р.Таҗиевага үзе үк кыйммәтле бүләк – тузан суырткыч тапшыра.
Рәзимә ханымга зарар күрүче дә рәхмәт укый. Чөнки оперлар “селки” торгач, карак алтын чылбырны табып бирә. Акчаны да бөтенләй тотып бетермәгән булып чыга. Итәгенә ут капкач, китерелгән матди зыянны тулысынча капларга вәгъдә итә.
Мәкерле эшмәкәрлек
Капитализм һәркайда конкуренция һәм көндәшлек булуны хуплый. Аның чалымнары бездә дә бар. Әйтик, дәүләт заказлары аукцион үткәреп җиңеп чыгучы оешмага бирелә. Әлбәттә, әлеге ярышта еш кына “үз кешеләр” яисә юмарт эшмәкәрләр өскә калка. Бу хакта күп языла. Шуңа күрә без шушы аукционнар китереп чыгарган башка төрлерәк мәкер турында сөйлик. Аның бусы да шул ук эшмәкәрне талауга кайтып кала.
Быелгы ел башында Алабугадагы яшелләндерү объектларына агымдагы ремонт ясау һәм аларны карап тоту эшләрен башкаруга ачык аукцион үткәрелү турында игълан ителә. Җирле эшмәкәрләрнең берсе җәмгысе 24 млн чамасы торган контрактны төзүгә төп кандидат була. Ләкин тиздән саллы-саллы көндәшләр булуы ачыклана. Көтмәгәндә, Чиләбе, Екатеринбург, Казан, Самара өлкәсенең Жигулевск, Тольятти калаларындагы төрледән-төрле фирмаларның әлеге конкурста катнашырга исәпләре булуы турында ишетелә.
Йөзләрчә чакрым ераклыкта урнашкан ошбу оешмаларның Алабуганы матурландыру белән шөгыльләнергә уйлавы сәеррәк була үзе. Ләкин купшы машиналарга утырып килгән гендиректор, директор урынбасарлары, менеджер кебек урыннар биләүче ир-атлар ниятләренең җитди икәнен белдерә. Һәрхәлдә, җирле эшмәкәргә алар бу хакта яхшылап төшендерә һәм аның эшсез калу мөмкинлеге зур икәненә дә ишарә ясый.
Күп тә үтми, кунакларның максаты ачыклана. Алар җирле эшмәкәрнең хәленә керергә әзер икәнлекләрен белдерәләр, ягъни 2,2 млн сум бәрабәренә аукционда катнашудан баш тартачакларын әйтәләр. 10 процент тирәсе тәшкил итүче әлеге үзенчәлекле откат эшмәкәрне башын кашырга мәҗбүр итә. Уйлый торгач, җаен таба – шыпырт кына икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең Алабугадагы бүлегенә хәбәр сала.
Оперативниклар эш асылын тиз аңлый – шәһәрдә мошенникларның җыелма командасы пәйда булган. Аларны җинаять өстендә тотып ябу планы төзелә. “Команда” ишле булганга, җирле милициянең ОБЭП бүлеге хезмәткәрләре дә җәлеп ителә.
Алыш-биреш 12 февральдә көпә-көндез Нефтьчеләр урамындагы ишегалларының берсендә ясала. Идел-Урал калаларыннан җыелган мошенниклар табан ялтыратырга чамалап та карый. Мәсәлән, Туймазыдан (Башкортстан) ике кеше утырган “Тойота-Камри” пулялар сызгыра башлагач кына туктый. Ә менә Екатеринбург фирмасы вәкиле булып чыгыш ясаучы Казан егете качып өлгерә. Кем икәне мәгълүм булгач, озак йөри алмастыр, мөгаен.
Ул көнне милиция изоляторына күркәм кыяфәтле алты ир-ат ябыла. Аукцион шушы мәкерле эшмәкәрләрдән башка гына уза. Хәер, аларның анда катнашырга исәбе дә булмаган. Оперативниклар шома бәндәләрне шушындый хикмәтле ысул белән акча эшләп шәһәрдән-шәһәргә йөрүче “гастролер”лар дип исәпли. Хәзер аларның башка “артистлыклары” да тикшерелә.
Наил ВАХИТОВ,
Казан – Әлмәт – Алабуга– Казан
Комментарии