Батыра торган «батырлык»

Батыра торган «батырлык»

Көчле һәм батыр булырга омтылмаган малай-шалай юктыр. Ярый әле барысы да артыгын батыраеп, законсыз гамәлләр кылырга керешми. Шулай да соңгы елларда җинаятьчелек яшәрү, зур шәһәрләрдә генә түгел, авыл җирләрендә дә яшүсмерләр кылган җинаятьләр арта бару күзәтелә.

Ютазы районы үзәгендә яшәүче Нина кредит картасындагы байлыкның шактый гына кимүен күрә. Саклык банкына мөрәҗәгать иткәч, акчаның «Сбербанк онлайн» аша, аңа билгеле булмаган затлар карталарына күчерелүе ачыклана. Полиция ошбу кешеләрне тиз эзләп таба, алар арасындагы 15-16 яшьләрендәге Руслан Әхмәтханов белән Илья Забродинга (балигъ булмаганнарның исемнәре үзгәртелә. Авт.) шик төшә. Әлбәттә ки, малайлар мөстәкыйль рәвештә чит ханым хәзинәсендәге акчаны суыра алмыйлар, димәк, аларга кемнеңдер ярдәм итүе бәхәссез. Хатын-кыз кесәсенә керүченең 15 яшьлек үз улы Эмиль икәне дә ачыклана.

Мәсьәләгә нокта куелды дигәнне белдерми бу. Чөнки ни өчен дигән сорауга җавап табарга кирәк була. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Рөстәм Яруллин эшнең асылын ачыклый, ягъни Эмильны әнисенең кредит акчасын күчерергә әле телгә алынган кәттә егетләр мәҗбүр итүе беленә. Ә бу исә сүзнең бала-чага шуклыгы-бурлыгы гына түгел, РФ Җинаять кодексында «вымогательство» дип йөртелүче җитди җинаять турында баруын аңлата.

Тикшерү барышында 950 сумның – Р.Әхмәтханов, 1000 тәңкә – И.Забродин, 3500 сум – соңгысының әнисе исемендәге, тагын 7500 һәм 2000 сумның аларның танышлары карталарына күчерелүе, боларга кулдан кулга тапшырылган 500 сумны да өстәгәч, матди зыянның 15450 сум тәшкил итүе мәгълүм була. Барысы да аерым-ачык кебек булса да тикшерү эшләре шома гына бармый. Гаепләнүчеләрнең күрсәтмәләре чагышмагач, аларны кара-каршы утыртып сорау алулар үткәрергә туры килә, «үрнәк» малайларын аналары яклап чыга, Забродинның әнисе улын гаепле санамый, Нинаны алар хисабына кредит бурычларын капларга ниятләүдә гаепли, чөнки зарар күрүче акчаның кредит картасыннан урлануын һәм аны зур процентлар белән кайтарырга кирәк булачагын әйтеп, матди зыянны күбрәк күрсәтә. Ләкин үзләрен башкалардан өстенрәк, бу очракта Эмильдан көчлерәк санаучы яшүсмерләрнең заманча ысул белән акча талавы дәлилләнә.

Җәйге челләдә Эмиль Рамил атлы дусты һәм Р.Әхмәтханов белән соңгысының дачасына киләләр. Кунакларның әйтүенә караганда, су сибү, чүп утау кебек эшләрне күбрәк Эмиль башкара. Бусы бер хәл, көндез белән Рамил Эмильның телефонында «кызыклы» фото һәм видеоязма күреп ала. Анда Эмильның ярым ялангач йоклап яткан хатын-кызны (туганнан туган апасын – Н.В.) капшавы, эчке киеме астына кереп, ярамаган урыннарын сыйпавы сурәтләнә. Замана малае үзе төшергән әлеге язма күңелсезлекләр килеп чыгуга этәрә дә инде. Тегеләр мыскыллый, көлә башлагач, Эмиль өенә кайтып китә, ләкин кич белән аны Забродин белән Әхмәтханов ишегалдына дәшеп чыгаралар һәм һәркайсына унар мең сум акча таләп итәләр, юкса теге язманы бөтен бистәгә тарату, бигрәк тә, апасының абыйсына күрсәтү белән өркетәләр һәм аны гаражлар артында икәүләп дөмбәсләп тә алалар. Шуннан соң малай алар күрсәткән карталарга аз-азлап акча күчерә башлый. Әхмәтханов әлеге керемне Забродин белән урталай бүлеп, үз кирәкләренә тотуларын әйтеп тора.

Эмиль әнисенең полициягә барачагын әйткәч тә, Руслан аннан-моннан бурычка 3500 сум акча җыеп, Эмильга бирә, зыянны акрынлап кайтарып бирергә ышандыра. Әмма ошбу акча да Нинага барып җитми, әлеге алыш-биреш вакытында шунда булган тагын бер яшь юньсез, букмекер оешмасына биреп арттырабыз, дигән булып алып китә. Гомумән, әлеге җинаять Урыссуда үзен «крутой» итеп хис итә башлаган яшүсмерләрнең шактый булуын күрсәтә. Шаһит булып чыгыш ясаучы малайлар да Әхмәтханов белән Забродинның акча талауларына икеләнмәүләрен белдерәләр, димәк, бу аларның беренче очрагы гына булмаган.

Җинаять эшендә Эмильдан акча сыгу очракларының күп булуы да күренә. Ике юньсез юк-бар сәбәпләр таба, әйтик, чакырган урынга килмәгән яисә берәр ялгыш сүз ычкындырган, аларча әйткәндә, «косяклар» өчен дә түләү ала. Ләкин ошбу вак-төякләр төшереп калдырыла. Ә ике-өч ай элегрәк булган бер очрак җинаять эшендә эпизод буларак урын ала.

Бу юлы «текә» малайлар Эмильның гаражларында бензин пары иснәп кәефләнүе турында белеп ала. Токсикомания дип йөртелүче әлеге гамәлне Эмиль үзе Әхмәтханов белән бергәләп эшләдек дип бара. Ләкин ике дус, рисвай итү белән куркытып, аннан 4 мең сум акча каералар. Шулай итеп, бистә малайлары төркем белән көч кулланып кылынган ике җинаятьтә гаепләнәләр.

Гаебен танып торган Әхмәтхановтан аермалы буларак, Забродин әлеге эшләргә катнашы булуын кире кага, акчаны Русланга биреп бардым, акча таләп итмәдем, Әхмәтханов 20 мең дигәч, бәяне төшерергә куштым, дип барысын да дустына сылтый. Әйтүенә караганда, Эмильга талау ниятеннән түгел, ә бензин иснәү, апасы белән ярамаган эшләр кылу, видеога төшерү кебек начарлыклары өчен, үзе әйтмешли, тәрбия максатыннан гына суккан икән. Күрәсең, «текә» малай үзен башкаларны акылга утыртырга лаеклы һәм хокуклы кеше итеп хис итә башлаган. Тора-бара зарар күрүче үзе дә аның кубызына бии, ягъни яклап сөйләргә керешә. Ләкин ярдәме тими. Ютазы район суды аларны шартлы рәвештә икешәр елга ирекләреннән мәхрүм итә.

Чүпрәле районының Иске Дуван авылына Ульяновск каласыннан килгән ике малай бер төн эчендә ике җинаять кылып өлгерә. 2021нче елның 16нчы август кичендә шул төбәктә туып-үсеп Ульяновскида яшәүче 40 яшендәге Вадим Горбунов туган авылына, шунда торучы никахсыз хатыны, аның әнисе һәм энесе янына кайтып килергә була. Ошбу сәфәрне 17 яшьлек каенэнесен шәһәргә алып килергә кирәк булу белән аңлата. Чынлыкта, 45 яшьлек авылдашы А.Туманин белән «разборка»га кайта ул. Чөнки ошбу ир-атның бигүк тәртиплеләрдән булмаган «теща»сын көчләргә маташуы турында хәбәр алган була. Күрәсең, ошбу ир-ат энесе белән яшәгәнгә күрә, ялгызы гына сөйләшү үтемле булмаячагын уйлап, тулай торакта күрше бүлмәләрдә торган 14әр яшьлек ике малайны ияртә һәм, ышаныч күрсәтеп, Грязный һәм Тайсон кушаматларын йөртүче яшүсмерләрдә горурлык хисләре уятмый калмый.

Алар узгынчы машина белән барып һәм шактый гына җәяү тәпиләп Иске Дуванга җиткәндә төн уртасы якынлаша. Кайнана йортыннан тагын бер яшүсмерне алып чыккач, дүрт кешелек төркем Туманиннар йорты янына килә. Авылдашлар ишегалдында чуашча сөйләшкәнгә күрә, кала малайлары аңламыйлар, ләкин сүзнең ни хакында икәнен чамалыйлар, әлбәттә. Һәм очрашуның тыныч тәмамлануы белән килешмиләр, хуҗаларны җәзасыз калдырырга теләмиләр. Нәтиҗәдә, Ульяновскидан килгән ике малай, өйгә кереп, Андрейның телефонын һәм өч банк картасын алып чыга. Ноутбукны да эләктергән булалар, ләкин аның ватык икәнен белгәч, веранда идәненә куеп калдыралар. Хуҗаның, телефонны калдырыгыз, дип кычкыруына игътибар бирми кәттә егетләр.

Алар китеп баргач та Туманиннарның яшьрәге Сергей куртка кесәсендәге банк картасы юкка чыгуын белә. Абыйсы үзенең телефонын, аның чехолы астындагы 2000 тәңкә акчасын һәм банк картасын тегеләр алып китүен әйткәч тә, Сергей хәзинәсендәге 29 мең сумны күршесе картасына күчерә. Ләкин 783 сум акчаны сарыф итеп өлгерә караклар. Соңрак мәгълүм булганча, юл уңаендагы кибет, ашханәләрдән тамак ялгарлык ашамлыклар алалар. 20 чакрым чамасы җәяүләп, ахыр чиктә, бер «Жигули»га утырып иртәнге сәгать 8ләрдә генә кайтып җитә төркем Ульяновскига.

Көндез Горбунов телефонына Чүпрәле оперативнигы шалтырата. Вадим, Туманиннар өенә кермәдем, күрмәдем, белмим, ишетмәдем, дип, үзен күңелсезлекләрдән аралый. Икенче көнне теге малайлардан алган телефон, өч банк картасын полициягә тапшыра. Яшь угрылар Туманиннарның берсенә чехолда булган 2 меңне, икенчесенә картадан чигерелгән 800 сумны кайтарып бирәләр.

Шулай итеп мәсьәлә хәл ителгән кебек була үзе. Әмма тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Айрат Мөхәммәдуллин 4606 сум дип бәяләнгән «Honor» телефонын, андагы 2000 тәңкәне алуны төркем белән талау, ә банк счетындагы акчаны сарыф итүне урлау дип бәяли һәм 14 яшьлек малайларга карата ике эпизодлы җинаять эше кузгата. Аларның берсе гаебен таный. Ә Грязный кушаматлысы юкка чыга. А.Ф. Мөхәммәдуллин аңа карата кузгатылган тикшерүне вакытлыча туктатып торырга дигән карар чыгара. Әлбәттә, аның озак качып йөри алмаячагы шик уятмый.

Балтач районында яшәүче Нурислам М. июль аенда ике караклыгы өчен 150 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителде, ләкин 15 яшендә генә булганга әлеге җәзаны үтәүдән азат ителеп, аңа 2 еллык тәрбия чаралары, төгәлрәге, ирекне чикләүче кагыйдәләр билгеләнде. Әлеге карар кабул ителгәндә полициядә аның июнь аенда кылынган тагын ике җинаятен тикшерү бара.

10нчы июнь иртәсендә Нурисламның авылдашы Р. Шәрипов иртә белән машинасының юкка чыгуын күрә. Шөкер, «Лада Гранта» йортның икенче ягында булып чыга. Бу хәбәр килгәч тә полиция хезмәткәрләре иң алдан Нурислам белән әңгәмә кора. Соңрак машинада малайның кул-бармак эзләре калуы да ачыклана. Хәер, ул үзе дә тел яшереп тормый. Кыскача гына әйткәндә, ачкычы урынында калган машинаны кабызып артка чигерә башлый, 50-60 метр чамасы киткәч, аны юл чите ташы – бордюрга «утырта», этеп-төртеп караса да кузгата алмыйча ташлап китә. Машинага зыян китерелми, ләкин ошбу гамәл законда урлау нияте булмыйча машина куу (угон) дип атала һәм җинаять эше кузгатыла.

Ике атнадан Балтач полициясенә 1975нче елгы Р. Нурмөхәммәтов телефонын югалту турында гариза язып кертә. Үткән кичтә Балтачта сыйлануларын, төнлә белән Кара күл буенда кәеф-сафа коруларын сөйләп бирә ул. Гаҗәп, ләкин 1973-78нче елларда туган өч ир арасында, үзләре әйтмешли, яшь егет, ягъни 15 яшьлек Нурислам да була. Ирләр күл буена 9 литр сыра алып бара. Иртәнге сәгать 4тә өенә кайткан Нурмөхәммәтов кесәсендәге телефоныннан җилләр исүен күрә. Әлбәттә, эчә, тарта торган тупас вә тәртипсез малайга шик төшә, өендә тентү үткәргәч тә югалган телефон табыла. Нурислам аны, күл буена барганда кесәсеннән төшеп калгач алдым, дип, гаебен шомартырга тырыша кебек. Чөнки су коенучыларның яр буендагы чалбарыннан чәлдерүе дә ихтимал бит. Ничек кенә булмасын, Нурисламга карата «Урлау» дигән маддә буенча тагын бер эш кузгатыла.

Табылган телефонны кайтарып бирмәү дә караклык санала чөнки. Ул сим-картаны алыштырып, телефоннан ике-өч көн файдаланган да әле. Телефон хуҗасы дәгъвам юк дигәч, судта әлеге эш туктатыла, ә машина куган өчен малайның 1 елга иреген чикләргә карар бирелә.

Хөкем чыгарганда яшьлеккә ташлама ясала, билгеле. Ләкин күбесе сабак алмый аларның, «батырлыклар» кылуларын дәвам иттереп, җинаятьчелек сазлыгына гомерлеккә баталар.

Наил ВАХИТОВ,

Ютазы, Чүпрәле, Балтач районнары

Комментарии