- 11.03.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №10 (12 март)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Минем күптәннән кулыма каләм алганым булмады. Йөрәгем януына түзә алмыйча, язарга утырдым.
Авылдан 1968нче елда чыгып киттем. 1968-1971нче елларда армия хезмәтендә, Владивостокта диңгез флотында булдым. Аннан соң 2006нчы елның октябренә кадәр хәзерге Санкт-Петербургта яшәдем.
2001нче елда миңа инфаркт булды. Хәзерге көндә II төркем инвалид, үз авылымда яшим.
Мин 2005нче елның 4нче октябрендә, Санкт-Петербургта пропискада килеш, Алабугада бер бүлмәле фатир алган идем. Бертуган апам соравы буенча, берәр нәрсә була калса, дип, аның кияве исеменә байтак документны һәм фатирга ышаныч язуы калдырдым. 2006нчы елның 11нче октябрендә Санкт-Петербургтан пропискадан төшеп, Алабугага кайттым. Апамның кияве, чирле килеш йөрмә, дип, мине үзе пропискага кертте. Паспортка кечкенә штамп куйганнар иде, күңел шикләнде. Киттем паспорт өстәлен эзләп. Таптым, бу фатирга кем язылганы турында кәгазь алдым. Карасам, минем фатир җизнәм исемендә. Мине, озакламый үлә, дип, туган апам фатирны үзләренә алган, хәтта чардуган да әзерләп куйган. Фатирга бераз ремонт ясаганнар – бөтенесе минем акчадан. Миндә апаның үз кулы белән язган кәгазьләре һәм фатирның документлары тора. Мин боларның барысын да белгәч, мине пропискадан төшереп, куып чыгардылар. Алар мине пропискасыз, акчасыз, фатирсыз бомжга әйләндерде.
Мин аннан соң авылга кайттым. Чит кешеләр мине пропискага кертте, пенсиямне күчердем. Аннан соң энекәшем Азат бу йортны сатып алырга булышты.
Алабугадагы фатирны 346 мең сумга алган идем, мине пропискадан төшергәндә, 2007нче елда, бәясе 900 мең сумнан артып киткән иде. Апалар миңа, бераз торганнан соң, фатир өчен 540 мең сум акча бирделәр, шушы акчага риза бул, диделәр. Распискага кул куймый чарам юк иде. Судка бирергә, бу йортка түләргә акчам юк иде. Энекәшем дә: «Абый, куй кулыңны, Аллаһы Тәгалә барысын да тигезләр әле», – диде.
Минем Санкт-Петербургта кызым бар. Бар әйберем аңа калырга тиеш. Апаның кызы, безгә мирас калмый, ди. «Мине талап, мирас эшләмиләр, атаң эшләсен», – дидем.
«Жди меня» тапшыруын карыйм, күз яшьләрем чыга. Бертуган апабыз өч энекәшен югалтты, без хәзер аның белән аралашмыйбыз. «Жди меня»да әллә кайчан югалган туганнарны эзләп табалар. Ә минем апа бертуган энеләрен үзе теләп югалтып ята.
Апаның тагын бер кияве бар. Офицер, милициядә эшләде, тагын эшкә керергә җыена. Ул: «Әби, син дөрес эшләмисең», – дип әйтмәде. Шундый кешеләр хокук саклау органнарында эшләргә тиешме?
Хәзерге алган йортыма зур ремонт кирәк. Ала башласаң, энәгә кадәр кирәк. Бөтен эш акчага терәлеп кала. Җитмәсә, апам да талады. Менә шундый кешедән көнли, акчага кызыга торган кеше ул.
Мин үзем кешегә тиз ышанам. Шул ышануым бетерде инде мине.
Гаптелхәмит ГАЯЗОВ.
Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы.
Апам фатирсыз калдырды,

Комментарии