ӨРӘК ИШЕК КАКМАСЫН!

“Көзге” үзәгендә “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре булды. Биредә Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре, Республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәр, студентлар, фән эшлеклеләре катнашты. Сөйләшүләр “Деструктив оешмаларга эләгүчеләргә комплекслы ярдәм күрсәтү” дигән темага багышланган иде.

“Көзге” дип аталган халыкка психологик ярдәм күрсәтүче бу үзәк үз базасында һәртөрле дини оешмаларга, секталарга, деструктив оешмаларга эләгүчеләргә системалы рәвештә ярдәм итү хезмәте оештырырга планлаштыра. Бәлагә тарганнарга мондый төр ярдәм республикада, гомумән, юк. Һәркем әлеге диңгездә үзе теләгәнчә, булдыра алганча йөзә. Секта кармагына эләгүчеләрнең үзләренә генә түгел, ә күп очракта аларның якыннарына да кирәк ярдәм. “Көзге” дә мондый төр эшне алып барырлык хезмәткәрләр, төпле белгечләр тупланган. Шулай ук бишенче курс студентлары – волонтерларны да бу юнәлештә җәлеп итмәкчеләр. Чөнки бер ел эшләү вакытында яшьләр үзләрен яхшы яктан танытып өлгергән инде.

Секталарга, деструктив оешмаларга, нигездә, үсмерләр, яшь җилкенчәк килеп каба. Яшьләр, иң беренче чиратта, ял итү сферасындагы яңалыкларны эләктереп алырга сәләтле. Ә бит үзгәрешләр, яңалыкларның файдалылары белән беррәттән зыянлылары да очрап тора. Яшьләрне гомуми, инде күнегелгән күңел ачу чаралары канәгатьләндерми. Алар буш вакыт уздыруның яңа ысулларын эзләү белән мәшгуль. Элегрәк үсеп килүче буынны пионерлар, комсомол оешмалары тикшереп, күз уңында тотса, бүген яшьләр тулаем ирекле. Яшьтәшләре алдында үзләрен “текә”, үзенчәлекле итеп күрсәтү, башкалардан ким булмау, ә бәлки аерылып торыр өчен, психологик кризислардан чыгу юлларын эзләгәндә, менә шундый шикле оешмаларга килеп кабарга мөмкиннәр. Бүген андый субкультуралар саны бихисап. Тик алар үсеп килүче буын өчен куркыныч, яшьләр аларның төп эчтәлеген аңламый гына, модага ияреп кереп китә. Ә шундый агымга ияргән егетләр һәм кызлар әлеге субкультура тормышы белән яши башлый. Кайберәүләр оешмадан оешмага күченеп йөрүне чүпкә дә санамый. Бүген ул панк булса, бер айдан хиппига әйләнә, ә берничә көннән металлист булып китәргә мөмкин. Яшьләргә күбрәк субкультурага бәйләнешле киенү рәвеше һәм үз-үзләрен иркен тоту ошый. Яшь металлистлар, мәсәлән, төрле тәртипсезлекләр, хәтта бәрелешләр оештырырга сәләтле. Олыларны кимсетү, һәртөрле начарлык эшләүне булдыра алар. Чөнки үсеп килүче буын металлистларны шулай күзаллый. Алар металлистларны бары тик музыка төре һәм дөньяга аерым караш берләштерү хакында уйлап та карамый. Ә сугыш чукмары буларак кына кабул итә.

Яшь, ныгып җитмәгән психикалы егет һәм кызлар, хәтта олылар өчен дә куркыныч булган оешмаларга килеп эләккәч, проблемалары арта. Читтән караганда, мәсәлән, растаманнар әллә ни куркыныч та түгел кебек. Тик бу беренче карашка гына шулай. Биредә “үлән” татып карау ихтыяри-мәҗбүри эш булып санала. Шулай ук мондый гамәлләр хиппилар арасында да таралган. Панклар, төрле музыкаль субкультуралар да әлеге эшкә хәвәс. Байкерлар, спортның экстремаль төрләре белән шөгыльләнү дә сәламәтлек өчен куркыныч субкультура төре исәпләнә.

Белгечләрне соңгы вакытта калкып чыккан стритрейсинг дигән субкультура борчый. Әлеге шөгыльнең берничә төре бар. Шуларның беренчесе – ике рәттән баса да, стартер ымыннан соң 402 чакрым араны ярышып узарга тиеш. Бамперы финиш ноктасына беренче килеп ирешкән җиңүче дип табыла.

Стритрейсингның тагын бер аерым куркыныч төре – төнге шәһәр урамнарында ярышлар. Ярышка старт юлның уң як полосасында бирелсә, финиш сулда, каршы юнәлештә. Ярышчылар башта бер якка берничә чакрым узганнан соң, алдан билгеләнгән урында кире борылып, старт урынына әйләнеп кайтырга тиеш. Ярышта икедән алып бишкә чаклы машина катнаша ала. Бүген аларның үз клублары, сайтлары бар. Җиңүчеләрне призлы урыннар һәм бүләкләр белән кызыксындыралар.

Күптән түгел әлеге үзәккә бер яшь ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул озак вакытлар үз эчендә бикләнеп, кайгысын уртаклашыр оешма тапмый интеккән. Очраклы рәвештә “Көзге” үзәге хакында ишеткән ул. Секта кармагына хатыны үзенең әнисе белән эләккән. Иң аянычлысы шунда: алар үзләре белән башлангыч сыйныфта укучы баланы да иярткән. Биредә тиешле ярдәм күрсәткәннән соң, гаиләдә эшләр уңай якка үзгәреш алган.

Балалар бакчасына йөрүче бер баланың әнисе дә бирегә ярдәм эзләп килгән. Анда сабыйларны “Нарконон” программасы буенча “тәрбиялиләр” икән.

Үзәктә урнашкан ГУМ кибетенең бишенче катында сайентологлар халык миен әфтәрләп маташа. Алар инде теркәлеп тә өлгергән. Юдино бистәсендә яшәүче Кришнаитлар да үз сайтларында диннәрен традицион дип атап, шактый кешенең миен эшкәртеп ята. Башкаладагы күпсанлы челтәрле маркетинг кочагына эләгеп бәргәләнүчеләр саны да бихисап. Гомумән, менә шундый бәхетсезлеккә тарганнарга ярдәм итү форсатын күздә тотып, “көзге”леләр телефоннан ашыгыч ярдәм күрсәтү эшен дә җайга салмакчы. Биредә аеруча бәлагә тарган балалар һәм аларның якыннары мәнфәгатен кайгыртып, “Ышаныч телефоны” эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Соңгы елларда җирле газета-журнал битләрендә, телевидениедә деструктив оешмалар хакында материалларның бөтенләй диярлек булмавы хакында да сүз барды биредә. Моннан ун ел элек оешкан секталарга каршы тору үзәкләре дә инде күренми. Дин эшлеклеләре дә әлеге проблема белән ныклап шөгыльләнми.

БИЛГЕСЕЗЛЕККӘ ИЛТҮЧЕ ЮЛ” МӘХШӘРЕ

Соңыннан “Көзге” үзәге волонтерлары өчен тренинг үткәрделәр. Аның алдыннан бергәләп мин фәкыйрегез тарафыннан 1992 елда “Татарстан” телевидениесендә төшерелгән “Билгесезлеккә илтүче юл” (“Путь в никуда”) дип аталучы тапшыру белән таныштылар. Татарстан телевидениесендә мондый тапшырулар юклыгы, аларның халыкка кирәклеге хакында да фикер алышулар булды. Тик әлеге фильмның экранга чыгу тарихы белән танышкач, күпләрнең бу хактагы теләге бик тиз сүрелде.

Ни өчен дисезме? Телевидениедә әлеге фильмны оештыру, төшерү, экранга чыгару эше тулысы белән минем җилкәгә төште. Фильм эшләнеп беткәч тә, ул әле ярты еллап видеотека киштәсендә тузан җыеп ятты. Хәзер тәртибе белән сөйләп бирим әле.

Бик якын танышым, кызы сектага эләккәннән соң, ярдәм эзләп яныма йөгереп килде. Баланы тиз арада деструктив оешма кочагыннан йолып алу кирәк иде. Психология өлкәсендә эшләүче төпле белгечләр белән аралаша башлагач, кызның хәле күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Ул чакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында эшләүче Ирэна Владимировна Боброва кызны тулы канлы тормыш кочагына кайтырга ярдәм итте.

Башкаларга да булышу теләге белән янып йөри торгач, әлеге секта хакында тапшырулар эшләү нияте белән яна башладым. Программа концепциясен төзеп, “Татарстан” телевидениесенең беренче урынбасары Сибагатуллин әфәнде янына киттем. Ул минем башлангычны хуплап, әлеге программаны төшерергә дигән фәрман бирде. Әлбәттә, продюсер вазифаларын да башкарырга туры килде. Хәтта тапшыруны алып баручыны да үзем эзләп таптым. Башкала югары уку йортларында белем алучы студентлар арасыннан эзли торгач, дәүләт университетының тарих факультеты студенты Дмитрий Шамов конкурс аша узып, “Билгесезлеккә илтүче юл” тапшыруының йөзе булды.

Фильмны төшерү, кирәкле кешеләрне табып интервью алу, башка шәһәрләргә бару – бар да каршылыксыз, җайлы узды. Тик тапшыру эшләнеп беткәч, ярты ел телевидение киштәсендә аунап ятты. Ни өчен дисезме? Фильмда күрсәтеләчәк секта тарафдарлары, ишетүемчә, араларында Мәскәүдән килүчеләр дә булган, әлеге тапшыруны “Татарстан” телевидениесенә ниндидер юллар белән кереп караганнан соң, мондый фикер ирештергәннәр:

– Эту с… убить мало! (Ягъни мәсәлән, мине була инде).

Ышанычлы чыганаклар ирештергәнчә, инде вафат (урыны җәннәттә булсын) данлыклы Михаил Девятаевка кадәр телевидение хуҗаларына барып, тапшыруны экраннарга чыгармауларын бик үтенеп сораган. Минем үземә шалтыратып, куркытып караучылар да табылды.

Фильм әзер булгач та, ярты ел дәвамында кемнәргә генә шалтыратмадым да кемнәрдән генә ярдәм эзләмәдем! Министрлар Кабинетына, Президент киңәшчесе Рафаэль Хәкимовка, Илбашы Минтимер Шәймиевнең ул чактагы матбугат сәркатибе Ирек Мортазинга, депутатларга, төрле министрлыкларга. Тагын бик күп кешеләргә… Тик миңа беркем ярдәм итәргә алынмады. Тәмам аптыраганнан соң, шундый мәгълүмат килеп иреште: Американың безнең илдәге илчесе Александр Вершбоу март башында Казанга киләчәк икән. Ярдәм эзләп тәмам ахыр чиккә җиткәнлектән, мин “Татарстан” телевидениесе җитәкчесенә шалтыраттым һәм:

– Башка түзәр һәм чыдар әмәлем калмады. Сигезенче мартта Совет мәйданында ачлык игълан итәм. Сез миңа я хәзер программаның кайчан чыгачагын әйтәсез яисә мин ачлык акциясе оештырам, – дидем.

Шул ук көнне мине телевидениегә сөйләшүгә чакырдылар. Әлеге очрашу нәтиҗәле булды: ике атнадан программа эфирга чыкты.

Дөрес, әлеге программам өчен бер тиен акча түләмәделәр, үзем автор һәм продюсер була торып та. Анысы инде икенче мәсьәлә! Бу очракта кәҗәсе кыйбат түгел, мәзәге кыйммәт кебегрәк килеп чыкты. Әлбәттә, шушы хәлләрдән соң икенче тапшыру әзерләү турында сүз алып бару бөтенләй мөмкин хәл түгел иде. Хәтта чираттагы тапшыру концепциясе ТВ җитәкчелеге өстәлендә ятса да…

ӘЙДӘ, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ!

Яшьләрнең деструктив оешмаларга эләгүе гаиләләрне тарката, шәхеснең социаль һәм психик үсешен тоткарлый, туганнардан, дуслардан читләштерә, әти-әнидән дошман ясый… Секталар кешене тере мәеткә әверелдерә. Андыйларны әле секта кочагыннан аралап алганнан соң да озак еллар буе махсус дәвалану көтә. Деструктив оешмаларга эләгүдән саклануның ике төрле юлы бар: әлеге оешмаларга карата дәүләт мөнәсәбәте; шәхеснең психологик яктан өлгергәнлеге һәм инсанның дөньяга карашы. Дәүләт “Дин иреге” хакындагы законнарга өстәмәләр, үзгәрешләр кертергә ашыкмый. Гади халыкны, аеруча үсеп килүче яшь буынны кем яклар? Бүген “түгәрәк өстәл” сөйләшүләрендә катнашкан студентлар бу хакта хәбәрдар! Белемле кеше – көчле кеше. Бүгенге сөйләшүдәге бер студентка ияреп, Тукайча әйтсәк: “Әйдә халыкка хезмәткә!”

Мәдинә НУРУЛЛА

Комментарии