Өч балага – өч талак

Өч балага – өч талак

«Мөселман кешесенең хәле гаҗәпкә калырлык! Дөреслектә, бөтен нәрсә дә аңа яхшылык белән кире кайта һәм бу бары тик иман китерүчеләргә генә хас. Әгәр мөэмин нәрсәгә дә булса сөенсә, ул Аллаһка шөкер итә һәм шул рәвешле савап казана. Әгәр дә аңа нинди дә булса борчу килсә, ул сабыр итә һәм яңадан Аллаһының бүләгенә ирешә». Хәдис.

Күптән язганым юк иде. Компьютер алдына килеп хәреф җыярга фаҗигале язмыш иясе мәҗбүр итте. Берничә көн элек социаль челтәрдә тыйнак кына бер игъланга күзем төште: «Республика клиник хастаханәсенең бала табу үзәгендә бер мөселман ханым ята. Ул 3 игезәк белән авырлы. Ире ташлап киткән. Аның ашарына да, торырга җире дә юк. Хәләл ризык белән булышырга кирәк. Пакиева Ольга (Хәдичә), телефон номеры 89178531895». Үзем дә күптән түгел әни булганга, бер ай нәкъ шул хастаханәдә ятарга туры килгәнгә, бу ханымның хәлен яхшы аңлаганга, шалтыратып янына барырга булдым. Күңелдә ниндидер бер шөбһә бар иде барын, интернет бит хәзер мондый игъланнар белән тулган, кайберәүләр мескенгә сабышып, ялкаулыкларын җиңә алмыйча хәер сорашып, тора-бара моңа тәмам ияләшеп, тормыш мәгънәсе итә. Бу баткаклыктан чыгарга теләми дә, җыенмый да. Мин моның белән, үзем «Солидарность» хәйрия фондында эшләгәнлектән, яхшы таныш. Хәдичә белән дә, интернеттагы игъланны башкаларга таратканчы, үзем барып танышырга булдым.

РКХнең йөклелек патологиясе бүлегендә проблемасыз ханымнар юк. Биредә нарасыен саклап калырга теләгән әниләр ята. Берәр, икешәр, өчәр ай, ярты ел… 29 яшьлек урыс хатыны Хәдичә – шуларның берсе. Каршыма олы гына гәүдәле, ап-ак тәнле, зәңгәр күзле, яулыклы ханым чыкты. Аңа һич кенә үз яшен биреп булмый. Ул күпкә олырак күренә. Ачык, мөлаем мөселман кардәшем белән коридордагы эскәмиядә урын таптык. Бер сәгать эчендә моңарчы таныш булмаган кешегә Хәдичә бөтен язмышын сөйләп бирде. Ишеткән хәлләрдән йөрәгем әрнеде, җаныма ут капты…

«Мин мондый таза түгел идем, – дип башлады ул сүзен, – стресстан шулай булдым»… Ольга (Ислам динен кабул иткәнче аның исеме шулай була) Мәскәүдә, урыс гаиләсендә дөньяга килә. Аның тумыштан бер генә бөере бар. Әтисе белән әнисе аерылышкач, анасы кызын ияртеп Түбән Камага күченә. Әнисен эчкечелек аркасында ана хокукыннан мәхрүм иткәндә, Ольгага 14 яшь була. 17 яшенә кадәр, исән ата-анасы була торып, кыз бала ятимнәр йортында тәрбияләнә.

Балигъ булгач, Ольга массаж ясаучы һөнәрен үзләштерә, төрле шифаханәләрдә эшли. Үз көнен үзе күрергә өйрәнә. Урыс егетенә кияүгә чыга. Александр Себергә йөреп акча эшли, Ольга Түбән Камада ялланган фатирда яши. Бар да җайлана да кебек, ләкин Пакиевлар йортын бала тавышы бизәргә ашыкмый.

2000нче елда Ольга әтисенең фаҗигале төстә һәлак булуы турында хәбәр ала. Тимер юл системасында эшләгән ир поезд астында кала. Шуннан башлана да инде… Әйтерсең, ата үлеме үз артыннан хәсрәт өермәсен алып килә. Озак та үтми Ольганың бердәнбер сеңлесе Настя туйга әзерләнеп йөргәндә егете белән машинада газга исереп үләләр. «Аңа нибары 17 яшь кенә иде, егете дә хәлле гаиләдән, тәртипле. Туй мәшәкатьләрен дә үз өстенә алырга вәгъдә итте. Сеңлемнең бәхете өчен сөенеп йөри идек. Ак туй күлмәге киясе урынга кара табутка керде Настя», – дип искә ала Хәдичә.

Ольга башына хәсрәт арты хәсрәт ишелә бара. Күпмедер вакыттан соң аның әнисе белән үги атасы да дөнья куялар. Бу юлы алар яшәгән йортта газ баллоны шартлый. Өй эчендәгеләр янып көлгә әйләнә…

Вакыт үтә. Кайгы җилләре дә урап уза башлый кебек. Яраларның төзәлә барган мәле. 11 ел көткәннән соң Аллаһның рәхмәте белән Ольга балага уза. Гаиләнең бәхете чиксез! Бу искиткеч яңалыкны булачак әти кешегә Ольга Себергә шалтыратып хәбәр итә. Саша чираттагы ялын көтмичә, газизләре янына ашкына. Һәм… Чираттагы фаҗига… Александр гаиләсе янына кайтканда, юл һәлакәтенә эләгеп, урында ук җан бирә.

Хәдичә бирелеп-бирелеп сөйләгән җиреннән туктап тын алды. «Бу хәбәрне ишеткәч, аяк астында җир убылды кебек. Карынымда бит тумас борын ятим калган балалар. Берәү генә дә түгел бит – игезәк! Әтиләре бу икеләтә сөенечне белми китеп барды…» – дип ярсыды Хәдичә. Дулкынланганын сизеп, сөйләшүне икенче якка бормакчы булам. Ләкин ул мине бөтенләй ишетми сыман. Әйтерсең, бүген аның хәтер сандыгын бушатасы килгән көне. «Үзең хастаханәдә булгач, кызларың кем белән калды соң?» – дип сорап куйдым.

– Юк ич алар. Арина тапкач та үлде. Вакытында алмаганга күрә, зәңгәрләнеп беткән иде. Үзе сау-сәламәт булган икән, балакаем. Яшәргә бөтен мөмкинлекләре дә булган. Аның игезәк сыңары Карина белән 6 ай хастаханәдә яттык. Йөрәгенә – 4, бавырына бер операция ясадылар. Күтәрә алмады сабыем, башта комада иде, соңыннан бөтенләй китеп барды. Кулымда алты үлем турында таныклык кысып мин япа-ялгыз калдым…»

Кызы Карина комага талгач, Ольга тормыш мәгънәсе турында уйлана башлый. Сабыен коткарырга омтылган ана кулларын күккә күтәреп Аллаһ Тәгаләгә дога кыла. Кызының үлеменнән соң ислам динен кабул итә. Исемен Хәдичә дип үзгәртә. Түбән Камада мөселман җәмгыяте көчле булганлыктан, аңа теләктәшлек белдерүчеләр дә, юатучылар да табыла. Яңа тормыш мавыктыргыч тоела Хәдичәгә. Намаз тәмен, яулыкның хикмәтен аңлап, Аллаһы Тәгаләгә сыенып, Аннан гына өмет итеп бөтенләй башкача тормыш рәвеше алып бара башлый.

Хәдичәнең яңадан кияүгә чыгасы килә. Ялгызлыкның ачысын бик яхшы аңлаган ханымга ана булу хыялы тынгылык бирми. Ирен җирләгәннән соң нәкъ бер елдан мөселман-татар егете Хәдичәгә тәкъдим ясый. Белешеп тә тормыйча, күп сораулар бирмичә Наилгә (исеме үзгәртелгән) кияүгә чыга. Яшьләр рәсми теркәлмичә, никах кына укытырга була, кияү кәләшкә мәхер итеп телефон алып бирә. Озакламый Хәдичә тагын балага уза. Килен белән танышырга дип, пропискага да керер өчен, яшьләр егетнең туган ягына, ата-анасы янына кайтырга юлга чыга. Калугага поездда ике тәүлек барасы. Казаннан байтак кына киткәч, төн уртасында поездны айкый-чайкый башлый. Һич көтмәгәндә беренче 12 вагон тау астына тәгәри. Хәдичә белән Наил 5нче вагонда булалар… Карынындагы әле күптән түгел генә яралган баласы өчен ут йоткан ана ирен һәлакәттә зыян күргән башка балаларны коткарырга җибәрә. Үзләре исә җиңелчә җәрәхәтләр белән котылып калалар.

Түбән Камага кире кайткач, Хәдичә ул-бу булмады микән дип шикләнеп УЗИга барырга ниятли. «Табиб янында йөрәгемнең типкәне хәтта үземә дә ишетелде. Башымда бер генә уй әйләнә: балам гына исән-сау булсын. «Доктор, бар да яхшы бит, әйеме?!» – дип күземне аңа төбәдем. Ә ул озак кына дәшмәде, алай карый, болай. Карашы бик җитди иде. Соңыннан авыз чите белән генә елмаю чаткысы сизелде. Шулчак күңелемә җылы йөгерде. «Рәхмәт, Раббым…» – дидем мин эчтән генә. Шулай да табиб сүзен көттем. «Балаларыгыз исән-сау диде», – ул. Мин шатлыгымнан «Тагын икәүмени?!» – дип кычкырып ук җибәрдем. «Юк, өчәү!» – диде табиб. Өйгә ничек кайтып җиткәнемне сизми дә калдым. Тизрәк иремә өчләтә шатлыгыбызны хәбәр итәсем килде.

Наил, гадәттәгечә, өйдә була. Гомумән, Хәдичә аны эш яратучылардан түгел иде дип искә ала. Никахтан соң гына иренең бурычка батканын, ялланган фатирларда өч айдан да озаграк тормаганлыгын, түләмичә чыгып китүен белеп ала. Хәдичә иренең өчләтә әти булачагын хәбәр иткәч тә, ир кеше сөенергә ашыкмый. Күп уйлап тормыйча, ул Хәдичә өчен үлем җәзасына тиң талак сүзләрен әйтә. «Гафу ит, ләкин мин сезне тәэмин итә алмаячакмын, минем үземә дә яшәргә акчам җитми», – дип чыгып китә. «Карынымдагы игезәкләремә ул вакытта нибары сигез атна иде. Бер тиенсез, йортсыз, ирсез утырып калдым. Фатир хуҗасы шалтыратып, миннән иремне таптыртты, акча таләп итте. Ирем акча алып торган танышларына да минем телефон номерын биргән, алары да килеп, янап, җанымны ашады. Үзем балаларга массаж ясадым, шул акчага яшәдем. Тәмам хәлдән тайгач, менә монда, хастаханәгә килеп эләктем», – ди Хәдичә.

Өч бала, өч талак… Беркемне дә хөкем итәргә хокукым булмаса да, ирексездән бу ирнең мөселманлыгы, иманы кайда икән дигән сорау туа. Шәригать буенча, авырлы хатынны аерырга яраса да, ул бит аны балалар туганчы тәэмин итәргә, соңыннан сабыйларга да матди ярдәм күрсәтергә тиеш. Ә Наил балаларның үз ризыгы белән тууында, Аллаһ Тәгаләнең кодрәтендә шикләнүче, җавапсыз куркак! Мөхәммәд с.г.в. өммәте шундый булырга тиешме?! Мондый гамәлләр Пәйгамбәр шәфәгатенә лаеклы кеше эшеме?! Хәдичәнең язмышы белән таныш диннән ерак табиблар, бүлмәдәшләре моннан ары мөселманнар турында нинди фикердә булсын?! Безгә яла ягып, пычратып, террорчылыкта гаепләгән заманда моның киресен дәлилләп, яхшы яктан гына үрнәк булып яшәргә кирәк ләбаса! Кемнәрдер үзләрен аямыйча, фидакарьләрчә дәгъват ясап, ислам динен таратып, кешеләргә туры юлны аңлатып, дин гыйлемнәрен өйрәтеп йөргәндә, Наил кебекләр үз гамәлләре белән кешенең исламнан гайрәтен чигерә. Йә Раббым, адашкан бәндәләреңә һидаят бир.

Бүген Хәдичә РКХ перинаталь үзәгендә ята. Хастаханәгә кергәненә 3нче ай китте. Кан басымы югары, бөере белән проблемалар булу сәбәпле, аны балалары туганчы шунда калдыралар. Хәдичә ике малай, бер кыз көтә. Хастаханә ризыгы авырлы гына түгел, гади кешегә дә җитми (үзем ятканда, тамагым туймагач, ирексездән ипине күбрәк ала идем). Җитмәсә, Татарстанның үзәк медицина учреждениесе шәригатьчә туклану белән тәэмин ителмәгән. Шуңа күрә бүген Хәдичә итле хәләл ризыкка мохтаҗ. Хәерлесе белән сабыйлары исән-сау тугач, аңа хокук белгеченең дә ярдәме кирәк булачак. Икенче балага ана капиталын, өченчесенә җир кишәрлеге рәсмиләштерергә кирәк. Ә аерылган ире аны пропискадан төшерү белән яный.

Хәдичәне бүген үк кияүгә алырга теләүче 21 яшьлек мөселман егете бар. Аның әнисе дә хастаханәгә хәл белешергә еш килеп йөри. Тик фаҗигаләргә бай язмыш иясенең генә кешеләргә, бигрәк тә ирләргә ышанычы беткән. «Балаларымны табыйм әле башта, аңарчы Раббымнан хәерлесен сорап дога кылырмын, авырлы кешенең теләге кабул була аның», – ди Хәдичә.

Яңа танышым һичшиксез Аллаһның сөекле бәндәседер. Хак Тәгалә аны Раббысы каршында үз дәрәҗәсе булганга сыный, күрәсең. Ул аны иман белән бүләкләгән, толлык әҗерен биргән. Хәдичәнең җәннәт капка төбендә көтеп торучы, вафат булган гөнаһсыз сабыйлары да бар иншәАллаһ. Пәйгамбәребезнең с.г.в. сөекле хатыны Хәдичә р.г. кебек олуг дәрәҗәгә ирешергә, ике дөньяда да бәхетле булырга язсын сиңа, мөслимә кардәшем.

Сөмбел ВӘЛИДИ.

Өч балага – өч талак, 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии