- 10.09.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №36 (6 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бәла аяк астында гына, дип дөрес әйткән бер акыллысы. Кеше тигез җирдә таеп егылып, борынын да җимерә. Бер дә көтмәгәндә давыл кубып, кредитка сатып алынган машина өстенә урамдагы ялгыз агач та ава. Яхшы хатын алдым, дип уйлап, тыныч кына 20 ел яшәгәннән соң, көннәрдән бер көнне аның яшь чагындагы маҗаралары турында берсе ялгыш сөйләп ыргыта һәм башкалар. Кемнең бәхетен үгез ничегрәк сөзә дә, кайсы корт һәм кай төшеннәнрәк чага, дигәндәй. Тик боларның берсенә дә борчылырга кирәкми. Чөнки болар тормыш ваклыклары. Иң мөһиме баш исән булсын, дибез. Дөрес сүзгә каршы сүз юк, әмма шулай да гаепсездән гаепле, тик торганнан мәшәкатьле дә буласы килми бит…
Иң киң таралган бәхетсезлек төре бүгенге көндә юл һәм шул юлдагы машиналарга бәйледер. Машина кесәгә дә суга, мәшәкатькә дә төрә, сәламәтлекне дә какшата, ә кайбер очракларда, Ходай үзе сакласын, гүр иясе дә итә. Соңгысыннан башка, калганы нәкъ менә тормыш ваклыкларына керә торгандыр да инде.
– Тимер табыла ул! Иң мөһиме баш исән булсын! – ди дус дустына.
– Анысы шулай да бит. Гаеп юк килеш… Шунысы ачуны чыгара! Тик торган җирдән бәлале булдым, – ди тегесе беренчесенә…
Еш ишетергә туры килә мондый бәхәсләрне. Мең төрле очрак, миллион бәхәс. Ә безне бүген төгәл берсе генә борчый – юл һәлакәте урыныннан качып китү…
Беркөнне редакциягә Назыйм бабай шалтыратты (геройларның исемнәре үзгәртелде).
– Машина бәрдерде мине. Хәзер мине гаепсездән гаепле ясамакчылар… – ди…
«БӘРМӘДЕЛӘРМЕ БЕЗГӘ?»
Монда вәзгыять болайрак. Назыйм бабайның үзе сөйләгәннәргә караганда, хатыны Миләүшә апа белән «Каблук» машинасында бакчадан кайтып барышлары була. Иске Сарман юлыннан Чаллыга уңга таба – Беренче Юлга керә болар («Казан проспекты» дип тә, «Перва дорога» дип тә атала ул). Беренче юлда полосалар – берничә. Анда кергәч, Назыйм бабай үзенең машинасы белән «кирегә борылу» (разворот) урынына таба юнәлеш ала. Разворот алдында берничә метр – светофор кала. Аның турыга баручылар өчен яшел уты януга, машиналар алга кубарыла. Назыйм бабай «кирегә борылу» урынына бару өчен иң сул полосага кердем дигәндә генә «нидер шытырдаган» тавыш ишетә. Нәрсә булганын абайламыйча да калалар…
– Бәрмәделәрме соң безгә? – дип сорый хатыны.
– Белмим дә инде…
Назыйм абый «кирегә борылу» урынын узып, икенче «борылышка» кадәр бара әле. Шуннан соң гына туктарга карар кыла. Берникадәр вакыт басып карап тора: бернинди дә машина күренмәгәч, юлын дәвам итеп китеп бара. Өенә кайтып күпмедер вакыт узгач шалтыраталар: «Бабай, син юл һәлакәте булган урыннан китеп бардың бит», – диләр. Менә шундыйрак бәлагә дучар була Назыйм бабай.
– Безнең төп хата – ул юл һәлакәте урыныннан китеп бару булды, – дип сөйли Назыйм абыйның хатыны.
Ул хаклы, билгеле. Туктап юл иминлеге сакчыларын чакыртырга кирәк булган да бит… Тик монда инде, кем әйтмешли, буласы булган. Хәзер үкенүдән мәгънә юк…
КАНУН НИ СӨЙЛИ?
Юл йөрү кагыйдәсенең 2,5нче пунктында язылганнарга караганда, юл һәлакәтенә катнашы булган машина йөртүче шундук машинасын туктатырга, авария утын кабызырга, авария юл билгесен чыгарып куярга тиеш. Имгәнүчеләр, үлүчеләр булса (Аллаһы сакласын) тагын аерым кагыйдәләре, таләпләре язылган. Әмма безнең очракта барысы да гадирәк. Кагыйдәнең тагын бер әһәмиятле өлеше бар: акка кара белән «башка машиналарга хәрәкәт итәргә комачау иткән вакытта машинаны читкәрәк алып куярга кирәк» диелгән. Аңарчы, мөмкинлек булган очракта, фотога яисә видеога төшерергә. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, шаһитлар белән берлектә – машина кайда, ничек тора, туктау эзләрен, һәлакәткә кагылышы булган барлык детальләрне кәгазьдә теркәргә кирәк.
Назыйм бабай: «Машина светофорда яшел ут янганнан соң, бер агым булып кузгалган машиналарга комачау итә иде. Шуңа мин ул урында туктап кала алмадым», – ди. Монысы шулай ук өстәге кагыйдәдә язылган таләпләргә туры килә, дип саныйк.
Тик менә иң төп кагыйдәләрнең берсе үтәлмәгән – һәлакәт булганны теркәү максатыннан ЮХИДИгә хәбәр ителмәгән. Менә монысы, кызганычка каршы зур «минус».
«Мин туктап басып тордым. Миңа бәрелгән икенче машинаны күрмәдем. Бүтән туктап торган машина юк иде», – дип судта да аңлаткан Назыйм бабай. Мондый очракта да эшләнеп бетмәгән эше бар: бүтән туктап торган машина күренмәгән вәзгыятьтә дә Назыйм бабайга ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итәргә кирәк булган…
Һәлакәттә катнашы булган икенче йөртүче М. Власов (геройның исеме үзгәртелде) нәкъ менә шулай эшләгән дә: ЮХИДИга беренче булып ул хәбәр иткән. Аның күрсәтмәләре буенча, мондыйрак вакыйгалар сурәте җыела: М. Власов «Ниссан Алмера» машинасы белән идарә итеп, БСИ юлыннан чыгышлый (шул ук Иске Сарман тракты) уңга борыла, кирегә борылу максатыннан иң сул яктагы рәткә күчеп баса. Шул вакытта уң яктан аңа «Каблук» машинасы бәрелә. М. Власов машинасын туктатып, бәрелгән машинаны эзләп, кирегә борылу урынына кадәр бара. Туктап торган машинаны күрмәгәч, ЮХИДИга шалтырата. Нәтиҗә: суд Назыйм бабай юл һәлакәте урынын ташлап киткән, дигән рәсми карар чыгара.
Моның өчен административ хокук бозулар турындагы карарның 12.27нче маддәсенең 2нче өлешендә 1 елдан алып ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы каралган. Яисә 15 тәүлеккә кадәр арест билгеләнә.
Назыйм бабайның сүзләренә караганда, ул судья, хокук сакчылары янына килеп:
– Штрафын да түләргә риза, һич югында, әнә, 15 тәүлеккә булса да утыртыгыз. Андый җәза да каралган икән бит. «Права»ны гына калдырыгыз, – дип әйтеп карый.
Судья:
– Берни эшләтеп булмый, бабай. Канун шундый. Сезгә канунда язылган җәзаның болай да иң йомшагы бирелде, – ди.
Ә 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итү тәкъдименә карата:
– Бабай, син анда 15 тәүлеккә түзмәячәксең, – дип җавап кайтаралар.
Ә хәзер иң кызыгы: бабайның дөрестән дә яше шактый икән үзе. 84 яшь тула тиздән. Карап торышка егетләр кебек әле. Күз тимәсен!
Назыйм бабайның «права»сыз калырга теләмәве дә аңлашыла. Чөнки каралты-курасы, терлеге бар, машина печән ташырга, себеркегә йөрергә, бакчага барып кайтырга менә дигән булышчы. «Булышчы иде…» – дип көрсенергә мәҗбүр Назыйм бабай…
Хөкемче хөкем карарын тапшырганда:
– Әлеге карар белән килешмәгән очракта, дәгъва белдерү өчен карар чыккан көннән башлап 10 көн вакытыгыз бар, – дип әйтә. Бары шунда гына нидер үзгәртеп булачак. Үзгәрүе бик шикле, әлбәттә. Беренче чыгарылган карарны, өстенрәк хокуклы судта бик сирәк очракта гына үзгәртәләр. Шулай да практикада андый мисаллар да бар. Хәзер без шуларны барларбыз. Мондый очракларда нишләргә була? Мәсьәләдән мөмкин кадәр әз югалтулар белән чыгу юлы бармы?
ЧЫГУ ЮЛЫ…
Суд практикасында юл һәлакәте булган урынны калдырып китеп, әмма моның качу максатыннан түгел, ә башка сәбәпләр аркасында булуын исбатлый алган очраклар да бар. Мәсәлән, Назыйм бабайны да аңлы рәвештә качкандыр, дип берничек тә әйтеп булмый. Күрмәгән, ишетмәгән, нәрсә булганын аңламаган, югалып калган һәм башкалар… Тик болар дәлил була аламы?
Юл һәлакәте булган урынны полиция чакыртмыйча ничек калдырып китәргә яраганлыгын өстә шәрехләдек. Болар: евроберкетмә төзегән очракта, зыян күрүчеләрне ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып барырга кирәк булса (алдан юл һәлакәтен фото видео яисә шахитлар ярдәмендә билгеләү шарт), бәрелгән машиналар бүтән машиналарга йөрергә комачаулык тудырса (шулай ук һәлакәт булу дәлилләрен билгеләгәннән соң гына рөхсәт ителә).
Ә хәзер гаеплелек дәрәҗәсен ачыклыйк.
Назыйм бабайны тулы күләмдә гаепле дип атыйсы килми, һәм атап булмый да торгандыр. Канун ягыннан ничек моны дөрес калыпка салып була?
Мисал: Новосибирскида да шундыйрак хәл буенча бер ирне машина йөртү хокукыннан бер елга мәхрүм итәргә җыенганнар (Новосибирск шәһәренең Заельцев районы суды карары – Р. Ә.). Суд ахыр чиктә мәхрүм итмәскә дигән карар чыгарган. Мәхкәмә Административ хокук бозулар турындагы канунның (КоАП) 1.5нче маддәсе – гаепсезлек презумпциясе (24.5нче маддәнең 1 өлеше, 2нче пункт – «административ хокук бозу эшенең составы» юк дип табылган) турындагы кагыйдәсен файдаланган. Гади тел белән әйткәндә, Судка килгән барлык сызымнар да, дәлилләр дә һәлакәт урынын ташлап китүдә гаепләнүче ирнең гаепле икәнен исбатламый, дигән нәтиҗәгә килгән. Ягъни машина йөртүче үзенең юл һәлакәтенә эләгүен, башка машинага зыян китерүен аңлап, аңлы рәвештә юл һәлакәте урыныннан качып китмәгән. Судка моны исбатлаучы дәлилләр китерелмәгән. Хөкемгә бирүченең аңлатмаларында да машинасы бәрелгән йөртүчене туктатырга омтылуы, һәлакәт булуын белгертергә теләве язылмаган. Беркем бернинди хәбәр бирмәгән һәм башкалар.
Назыйм бабай белән дә шундый ук хәл булган түгелме?! Монда да нәкъ шундый очрак, тик бердәнбер аерма: Назыйм бабайга башта юл һәлакәте булу турындагы беркетмәгә кул куйдырталар. Өстәвенә: барлык язылганнар белән дә риза, дип… Менә монда Назыйм бабайның икенче хатасы.
Әгәр ул «риза түгел» дип кул куйган булса, судлашу өчен җирлек булыр иде. «Ник беркетмәдә язылганнарның барысы белән дә «килешәм» дип имзагызны куйдыгыз?» – дигән сорауга Назыйм бабай:
– Аларга каршы килеп буламыни?! – ди. – Полиция хезмәткәре куй дигәч, куясың инде…
Монысы аңлашылгандыр, шәт.
ТЕРСӘК ЕРАК…
Административ хокук бозу эше кузгатылмауга зыян күрүчегә килгән зыянның акча белән исәпләгәндә сизелерлек булмавы да сәбәп була ала. Тик монда инде судка бирүченең «мәрхәмәтле» булуы кирәк. Чөнки нәкъ менә ул зыян күләмен саный, шуннан чыгып эш йөртә. Әгәр ул әйдәүлек күрсәткән очракта, суд эшен булдырмый калырга да мөмкин иде.
Хөрмәтле М. Власов әфәндегә бабайның «таныклыгын» алдыру кирәк булды микән? Аның белән ул нәрсә откан? Әлеге сорауга кызганычка каршы, ачык җавап юк. Уйлап бетермәү нәтиҗәсе, мөгаен.
– Ул аннары аңлады, терсәген тешлисе килде, тик терсәк ерак иде, – дип сөйли Назыйм бабай. – «Гаризаны кире алып, эшне туктатып булмыймы?» – дип тә сорады. Тик: «Булмый, ярамый», – диделәр…
ЮЛЛАР ҺӘМ ҖИНАЯТЬ…
Машиналар ташкыны елдан ел арта. Бәла аяк астында гына, көтмәгәндә уйламаганда әле монда, әле анда бер һәлакәт чыга да куя. Моннан – юллардагы һәлакәтләрдән файдаланучы, шуның бәрабәренә акча эшләүче, тозак коручы аферистлар да бар. Машина алдына кинәт үз машинасы белән килеп чыгып, кешене гаепсездән гаепле дә ясыйлар. Берсе юлны кистереп, корбанын куркыта. Теге кистергән машинага бәрелмим, дип рульне читкә борып, башка берәүгә килеп керә. Кистергәне кача, ахыр чиктә кемдер гаепсездән гаепле булып кала.
Тагын бер киң таралган алдау юлы – җиңелчә генә бәрелешеп, үзара килешеп таралышканнан соң, ЮХИДИдан «повестка» килеп төшәргә мөмкин. Ә анда: «Сез юл һәлакәте урынын ташлап киттегез», – дип язылган. Шул рәвешле, алдан гына «мин гаепле» дип гафу үтенә-үтенә акчалар биреп калдырган кешенең сезне судка бирүе ачыклана. Чынлыкта исә ул түгел, ә сез гаепле икән. Берничә шаһит, хәтта фотоларга кадәр бар. Бу, билгеле ки – алдан оештырылган эш.
Нәтиҗә бер: нинди генә юл һәлакәте булуына карамастан, хәтта шикләнгән очракта да ЮХИДИга шалтыратырга кирәк. Барлык белгечләр дә бертавыштан шундый фикердә.
Юлларда сак булыгыз!
Райнур ӘГЪЛӘМЕТДИНОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии