Юлбасарлар басты суд каршына

Юлбасарлар басты суд каршына

Юллардагы талаулар, бигрәк тә, ерак араларга йөрүче машиналарга һөҗүм итүләр турында телевизион сериаллар бихисап. Әлбәттә, фильмнарда уйлап чыгарылган, чынбарлыктан ерак, еш кына, кеше ышанмаслык вакыйгалар күрсәтелә. Ә тормышта, артистлар түгел, ә чын бандитлар, зарар күрүчеләр «уйнаган» «кинофильм»нарда хәлләр башкача. Явызлыклары Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралучы Чаллы бандиты Александр Еналеев һәм аның башкисәрләренең 2000-2004нче еллардагы кылган гамәлләре дә ачык раслый моны.

«ТРАССОВИКЛАР»

Узган гасыр азагындагы урамга-урам сугышлары, криминаль даирәләр өчен аяусыз кырылыш барган чорда төзелгән күпчелек җинаятьчел төркемнәргә, башлыча, бер тирәдә яшәүче яшьләр керә. Аларга караганда шактый соң, бары тик 2000нче елда гына оешкан «Еналеевские» бандасын исә җыелма команда дияргә мөмкин. Чөнки лидер һәм аның берничә төп кәсептәше Чаллыдагы 30нчы торак комплекста барлыкка килгән «Тридцатники» җинаятьчел берләшмәсенең актив әгъзалары булсалар да, күпчелекне төрле районнарда яшәүче ир-егетләр тәшкил итә. Башкалардан аермалы буларак, банда нинди дә булса җирлектә криминаль хакимлеккә дәгъва кылмый, коммерция оешмаларын контрольдә тотып керем алырга да омтылмый. Бу яктан аны талау, урлаулар белән генә кәсеп иткән иске типтагы шайкалар рәтенә кертергә кирәк. Төп үзенчәлек шунда ки, Еналеев һәм аның командасы табышны юлбасарлык итү кебек борынгы җинаятьчел ысул белән таба. Шуңа күрә дә, оперативниклар һәм тикшерүчеләр арасында «Трассовики» дигән исем алалар.

Тикшерү материалларына караганда, 2000 ел башында 1967 елгы А.Еналеев тирәсендә Щеголь кушаматлы Сергей Щеглов, Радомир Әһлиуллин (Радон), Зәйтүн Фәрхетдинов (Зай), Айдар Әхмәтов (Модный), Сергей Зузлев туплана. Тиздән яңа колониядән кайтып төшкән Данил Шәйхелисламов (Данон) һәм башкалар кушыла. Берсеннән берсе явызрак, бай җинаятьчел тәҗрибәгә ия, барысы да диярлек, утырып чыккан бәндәләр болар. Җинаятьчел керем чыганаклары өчен башка төркемнәр белән каршылыкка килмичә генә табышны юллардан алу максатын куялар.

Иске типтагы банда «эшчәнлегендә» искитәрлек яңалык булмаса да, үткән-сүткән теләсә нинди машина шоферларын талау белән шөгыльләнүче оешма гына түгел ул. Һәр җентекләп әзерләнгән, бай «клиент»лар алдан ук ачыкланган, аларның йөргән юллары турында һәм башка мәгълүматлар тупланган. Шул максатта, базарлар, базалар, сәүдә үзәкләрендә күзәтү оештырыла, кемнең нәрсә һәм күпме бушатканын, төягәнен белгәч, аулак урында һөҗүм итү планы корыла.

Теге яки бу эшмәкәрнең зур акчалар яисә мул товар белән сәфәр чыгуын ачыклау өчен криминаль дөньяда «наводчик» дип йөртелүче кешеләр, «хезмәтеннән» дә файдаланыла. Болары зарар күрүченең танышлары, көндәш эшкуарлар булырга мөмкин. Тикшерү органнары «трассовиклар»га хәтта ЮХИДИ инспекторы Валерий Пшеничный да ярдәм иткән дигән нәтиҗә ясаганнар. Ягъни ошбу погонлы кеше бандитларга «кирәкле» машинаның нинди юнәлештә хәрәкәт итүе турында сигнал биреп торган дип санала. Әлбәттә, инде күптән эшеннән куылган инспектор, хәбәр итүен кире какмаса да, талауны оештыруда катнашуын да, юлбасарлар белән бер нияттә булуын да танымый. Шулай да, аңа ике һөҗүмле талауда гаепләү белдерелгән инде.

Изображение удалено.

Дүрт-биш, аннан да күбрәк ир-ат утырган машиналарга һөҗүм оештырганда Еналеев еш кына өстәмә көчләр дә тарта, ягъни әлеге төркемгә кермәгән таныш-белешләрен чакырта. Бусы инде зарар күрүчеләрне куркыту, каршылык күрсәтүнең файдасыз икәнен күрсәтеп психологик басым ясау өчен кирәк була. Ун-унбиш бандит сырып алгач, кем генә каушап калмас икән. Әгәр оператив чаралар вакытында бандитлардан кулланылган АКМ автоматы, өч пистолет, кыскартылган ау мылтыгы, Ф-1 гранатасы, төрле калибрдагы 45 патрон алынуын да әйтеп үтсәк, «трассовиклар»ның вак-төяк шпана гына түгел икәне аңлашылыр кебек.

Еналеев бандитлары асылда элеккеге вакытлардагы атлы олауларны, талаучылар токымына карый. Ләкин сүз замана разбойниклары турында. Кәсеп итү алымнары да заманча аларның. Әйтик, ажгырып килгән КамАЗны милиция формасы киеп туктаталар. Һәм эз югалта беләләр. Шуңа күрә явызлыклары да еллар узгач кына фаш ителә. Ниһаять, без аларны күз алдына китерә алабыз.

МИЧКӘДӘГЕ МӘЕТ

Бандитларны акча гына түгел, азык-төлек тә, кием-салым, КамАЗ запас частьләре дә кызыктыра. Кыскасы, табыш китерердәй теләсә нинди товар кызыксындыра. Таланган мал чит шәһәрләр сәүдәгәрләренә тапшырылып акчага әверелдерелә, башлыча, Волгоград базарларында күпләп алучыларга сатыла. Әйтергә кирәк, кагыйдә буларак, зарар күрүчеләр товарсыз гына түгел, машинасыз да калдырыла. Соңгылары алдан заказ биреп куйган кешеләргә сатылып керем китерә. Кайбер очракларда машина сүтелеп, запас часть итеп сәүдәгә чыгарыла. Кыскасы, гөрли җинаятьчел бизнес. Ләкин бу мәсьәләнең икътисади ягы гына әле.

Инде күптән Чаллыда яшәүче Төркмәнстан гражданины Г.Аташев та А.Еналеевка КамАЗ машинасына заказ бирә, алдан ук 50 мең сумлык авансны да түләп куя. Гарик дип йөртелүче ошбу Урта Азия кешесе бандитлар белән багланышка керүен аңламый түгел, машинаның да урланган, мотор, кабина, рама номерлары үзгәртеп сугылган булачагын да белә, әлбәттә. Урланган, талап алынган малдан чиркана торган кеше булмый үзе дә.

Ләкин 2000 ел язында хәбәрсез югалганнар исемлегенә эләгә ул. Эш шунда ки, заказны үтәү озын-озакка сузыла башлагач, Гарик ашыктыра, соңрак, акчаны кире кайтаруны таләп итеп Еналеевның теңкәсенә тия. Мәгълүм ки, бандиттан акча алып булмый диярлек. Соңгы сөйләшү Кызыл Чаллы бистәсендәге шәхси гаражда була. А.Еналеев һәм С.Зузлев 43 яшьлек төркмән кешесен буып үтерәләр. Калганы телесериаллардагы кеше ышанмаслык кыргыйлыклар рәтеннән. Мәетне тимер мичкәгә тондыралар да өстенә сыек бетон салып катыралар. Үзенчәлекле саркофаг килеп чыга. Ул Чаллының иске автовокзалы янындагы тирән коры елгага тәгәрәтелә.

Г.Аташевның бергә яши торган язылышмаган хатыны милициягә хәбәр итеп тавыш куптармасын өчен хәйлә дә уйлап чыгаралар. Аңа Уралдагы бер шәһәрдән ире исеменнән телеграмма җибәрәләр. Имеш, исән-сау, эш белән шул калада тоткарланырга мәҗбүр, янәсе… Ләкин ханым милициягә барыбер бара. Ләкин иренең ни рәвешле юкка чыгуын ул бары тик 11 елдан соң гына белә. Мәетле мичкә чокыр төбендә, чынлыкта, шәһәр эчендә кулга алынган юлбасарлар күрсәтеп биргәнче, 2011нче елга кадәр ята. Аңлашыла ки, әлеге кеше үтерү очрагын дәлилләү өчен бетон белән катырылган дистә еллык мәетнең шәхесен ачыкларга кирәк. Шул максатта, нәкъ бер тәүлек перфоратор, төрле кискечләр белән бетон ватарга туры килә. -медицина экспертизасы мәетнең 1957нче елда туган Г.Аташев икәнен раслап мәсьәләнең формаль ягына нокта куя. Бу хакта хәбәр алгач, Төркмәнстандагы туганнары килеп мәрхүмне үзләре белән алып китәләр. «Кайгыбызны бары тик вәхшиләрнең соң булса да җавап тотачагын аңлау гына бераз җиңеләйтә» , – дип агайнеләр абыйларын үтерүчеләрне тапкан оперативникларга рәхмәт әйтәләр.

Г.Аташевны үтерү юлбасарлык белән күпмедер дәрәҗәдә бәйле булса да бандитларның кәсеп итү ысулының асылын ачып бирми әле. Бу тикшерү материалларында чагылыш тапкан җинаятьләрнең беренчесе. Хәзер замана угрыларына хас мисалларга тукталып үтик.

САРЫК ТИРЕСЕ ЯБЫНГАН БҮРЕЛӘР

…2003нче ел җәендә Еналеевның Чаллыдагы «Кама» базарында автомобильләр алу-сату белән шөгыльләнүче кәсептәше Айдар Әхмәтов Тольяттидан «Жигули»лар алып кайтып сәүдә итүче бер төркем ир-атларның ул вакытлар өчен шактый зур акчалар белән эш итүен күреп, күзәтеп йөри. Әлеге эшмәкәрләрнең Самара өлкәсенә калын кесәләр белән йөрүенә шик юк. Мондый кушаматлы бу бәндә өчен көндәшләрне өркетү дә берникадәр кызыксыну уята, әмма, иң элек, аларның кесәләре кызыктыра.

Бу хәбәрне А.Еналеев, С.Зузлев, С.Щеглов игътибарсыз калдырмыйлар. Әхмәтовка тулы һәм төгәл мәгълүмат тупларга кушыла. Тиздән 21нче июльгә каршы төндә «Москвич-2141» машинасында Тольяттига яңа «Жигули»ларга барырга тиешле ир-егетләрнең бишәү икәнлеге, кайсы юлдан барачаклары һ.б. кирәкле мәгълүматлар алына. Еналеев 9 кешелек әзмәверләр командасы туплый, дүрт машина, АКМ автоматы, ПСМ пистолеты хәзерләнә, һәркемгә аерым бурыч йөкләнелә.

Һөҗүм итү өчен Түбән Кама – Яңа Чишмә юлындагы аулак урынны сайлыйлар. Төп рольне иске «Жигули»га утырган С.Зузлев, С.Щеглов уйнарга тиеш була. Алар икесе дә милиция формасы киеп ГАИ инспекторлары кыяфәтенә керәләр. Берсе автомат, икенчесе сырлы таяк тота, машиналарына зәңгәр тасма да ябыштырып куялар хәтта. Кирәк-яраклар һәм утлы коралны «БМВ» белән атаман үзе алып килә. Тагын бер машинага төялеп килгән «сугышчылар» һәм Еналеев юл читендә яшеренәләр. Юлда ике «инспектор» һәм «милиция» машинасында яшеренгән ике башкисәр генә кала. Тиздән эшмәкәрләр машинасын күзәтеп йөргән Әхмәтов килеп «Москвич»ның якынлашуын әйтә. Калганы алдан корылган план буенча бара. Көтеп алынган машина төнге сәгать 2ләр тирәсендә пәйда була. Аның шоферы А.Фәхретдинов «инспектор» Щеглов әмеренә буйсынып туктап кала. Аңа документларын алып «милиция» машинасына күчәргә кушыла. Арткы утыргычка утыру белән андагы бандитлар кулына эләгә ул. Күз ачып йомганчы, куллары бәйләнгән, башына пакет кидерелгән А.Фәхретдинов юлдан 50-60 метр ераклыктагы каенлыкта җиргә егып салына.

Ул арада Еналеев, пистолет тоткан Әһлиуллин, автоматлы Зузлев һәм башкалар калган дүрт ир-ат белән «шөгыльләнәләр» . Ошбу маҗаралы күренешне күз алдына китерүе кыен түгел. Хәвеф барын сизенеп пассажирлар ишекләрне бикләп тә карыйлар. Ләкин шунда ук машинаның ал тәрәзәләре коелып төшә, акыру-кычкырулар еракларга яңгырый, егетләргә автомат түтәсе белән дә, милиция жезлы, тимер кисәге белән дә сугалар. Кыскасы, бер минут дигәндә машина һәм егетләр барысы да шул ук агачлыкка эләгәләр. Бандитлар аяк-куллары бәйләнгән ир-егетләрне тентеп һәрберсеннән ул чакларда бер «Жигули» алырга җитәрлек 165-173 меңнәр сум акчаларын алалар. Ул гына да түгел, машинаның магнитоласын салдыралар, кәрәзле телефоннарын да калдырмыйлар.

Юлбасарлар бик җәлт кылана һәм тиз генә бу тирәдән таю ягын да карыйлар. Чөнки яктыра да башлый, якындагы агачлыктагы ыгы-зыгы үткән-сүткәннәр игътибарын җәлеп итәргә мөмкин бит. Ашыга-кабалана торгач, Әһлиулин пистолетын югалтып, көтелмәгән мәшәкать тә чыгарып куя. Хәтта аны да, бераз эзләп карыйлар да, үлән арасында кечкенә генә ПСМны таба алмыйча, китеп баралар. Коралны соңрак оперативниклар күреп алалар. Сигез елдан соң җинаять эшенә теркәлә ул.

Моңа охшаш җинаятьләрне шактый санап була. 2001нче елның ноябрендә милиция киемендәге кешеләр Чаллыдан Түбән Кама ягына баручы «Ока»ны туктатып, 1971нче елгы шәхси эшмәкәрнең ярты млн. сумга якын акчасын талыйлар. Тагын бер атнадан Сарман-Чаллы юлында КамАЗ машинасы туктатыла һәм экспедитор ханым 170 мең сум акчасы һәм 17 мең сумлык бизәнү әйберләреннән колак кага.

Юлбасарлар милиция формасы киеп кәсеп итүнең өстенлекләре генә түгел, кимчелекләре булуын да чамалый. Артыгын кылансаң, оперативниклар тозагына эләгеп куюың да бар чөнки. Шуңа күрә, машиналар туктатуның башка төрле ысулларын да кулланалар. Бу җәһәттән, бер генә мисал китерик. 2004нче елда бандитлар күз уңаена Екатеринбург эшмәкәрләре С.Агалаков һәм А.Букоров эләгә. Урал ягы кешеләрендә күп акча булуы ачыклангач, мәкерле план корыла. Юлбасарлар тегеләр «Мазда-титан» машинасы белән кайтыр юлга кузгалгач, ике машина белән «озата» чыгалар. Алабуга-Ижау юлында алдагы машинадагы угрылар «Мазда» ны узып китеп барышлый, шоферга көпчәкләргә төртеп күрсәтеп, төрле ишарәләр ясыйлар. Янәсе, тәгәрмәч бушаган, яисә башка төрле төзексезлек бар. «Дальнобойщик» моны игътибарсыз калдырмыйча, туктап тикшереп карарга ниятли. Һәм, туктавы белән, арттагы машинадагы «пиратлар» килеп җитеп кораб хәтле машинаны басып алалар. Шул рәвешле, Екатеринбург кешеләре 85 мең сум акчалары һәм телефоннарыннан колак кагалар. Ярый әле машинасыз да калмыйлар.

Ә менә Минзәлә май-сыр кайнату комбинаты шоферының башына чүкеч белән сугып өнсез иткәннән соң, бандитлар сөт ташуга көйләнгән КамАЗны алып китәләр. Бу юлы шөкер шоферны исән калдырганнар, дип куанырга туры килә. Шуны ук Чаллыдагы «РиСД» дигән фирма шоферы 1963нче елгы В.Богаткин турында да әйтергә була. 2004нче ел җәендә Сарман-Чаллы юлында Еналеев һәм тагын 4 бандит һөҗүм итеп, КамАЗ- 65115 автофургонын алып юкка чыгалар. Үзенә зыян китермиләр, шөкер.

Кызганычка, юлбасарлардан һәркем дә исән котыла алмый шул.

ҺӨҖҮМНӘР ҺӘМ ҮЛЕМНӘР

Чиләбе өлкәсенең Верхнеуральск каласыннан 1951нче елгы А.Марков алар кулыннан һәлак булучыларның берсе. Бандитлар аның тагылма арбалы КамАЗына кыйммәтле йөк төялүен беләләр һәм Мәскәү-Уфа трассасындагы Усай авылында (Минзәлә районы) сагалап торалар. Тикшерүчеләр әлеге машина турындагы мәгълүматны аларга ЮХИДИ инспекторы В.Пшеничный җиткергән дип раслый. Мәгълүм ки, ГАИ хезмәткәре һәр машинаны тикшерергә хокуклы бит.

Милиция киемендәге бандитлар 2001нче елның 5нче октябрендә көпә-көндез туктата аны. 50 яшьлек шофер, пистолет терәгәч, дүрт бандитка каршылык күрсәтә алмый. Ләкин аларга атап ярамаган, әйтик, милиция белән куркыту сүзләре әйтеп ташлаган. Нәтиҗәдә, аны шунда ук буып үтерәләр һәм кырда чокыр казып, күмеп калдыралар. Кабер һәм мәет дүрт айдан соң гына табыла.

Шул ук елны Уфадагы «Транссервис» җәмгыяте КамАЗын бандитлар шулай ук милиция формасы киеп Тукай районының Татарстан бистәсе тирәсендә туктаталар. Бу юлы да машинага КамАЗ запас частьләре төялү турындагы хәбәрне инспектор В.Пшеничный ирештерә һәм утлы корал кулланыла. Һөҗүмне Еналеев, Зузлев, Щеглов, Әһлиуллин составындагы төркем башкара. Алар машинаны федераль трассадан читкә алып китеп шофер һәм экспедиторны бәйлиләр. Йөкне һәм машинаны алып китү өчен берни дә комачауламый һәм 30-49 яшьләрендәге ирләрне үтерергә сәбәп тә юк кебек. Гөнаһ шомлыгына каршы, сәбәбе килеп чыга. Эш шунда ки, ыгы-зыгы барышында бер бандит икенчесенә исеме белән эндәшеп ташлый. Бу инде фаш ителү куркынычын арттыра.

Күрәсең, бандитларның таланучыларны юк итү исәбе булмаган. Бу мәсьәлә буенча алар шактый озак бәхәсләшә. Ләкин чын исеме яңгыраганы «сатачаклар», дип нык тора. Ахыр чиктә, теге бичаралар күз алдында үлем хөкеме чыгарыла. Ошбу кешеләрне дә буып үтереп, мәетләрен урманлыкта ташлап калдыралар. Аларны ике ай дигәндә очраклы кешеләр күреп ала. Ә КамАЗ эзсез югала.

Һөҗүмнәр һәрвакытта да көтелгән нәтиҗәне бирми. Мәсәлән, 2004нче елның 17нче октябрендә Башкортстанның Илеш районында Еналеев, Әһлиуллин, Фәрхетдинов һәм Шәйхелисламовка җинаять урыныннан шундый тизлек белән табан ялтыратырга туры килә ки, бу хакта сүз чыкканда алар хәзер дә кызара әле. Ул көнне Екатеринбургтан килгән ЗИЛ машинасын таламакчы булалар. Ләкин шоферга килеп ябырылулары белән 1962нче елгы сакчы А.Любимцев табель пистолетын чыгарып, тегеләрнең баш өстеннән өч пуля җибәрә. Шунда көчләр өстенлеге үз якларында булып каршылыкка очрамаганда, гаять гайрәтле кыланучы юлбасарларның «батырлыгы» күренә дә инде. Бер-берсен уза-уза чаба алар. Кеше гомерен бер тиенгә санамаучыларның үз җаннары бик кадерле була шул. Бу очракта берәрсен атып екмыйча сакчы бик дөрес эшли. Чөнки качып баручыларның аркасына ату законга сыешлы түгел.

Бу уңайдан тагын мисаллар китереп узмыйча булмас. 2001нче елда бандитлар үзләре даирәсендәге В.Зайцевның эчкерсезлегендә, бигрәк тә, милиция белән багланышларда шикләнә башлыйлар. Һәм 10нчы июль көнне С.Щеглов аны үз фатирында ерткычларча кыйнап ташлый. Нәтиҗәдә, В.Зайцев, аңына килә алмыйча, үлеп китә.

Атаманның гомер иткән хатынын үтерүе дә аның кансызлыгын раслый. Чөнки ул моны кайбер кәсептәшләре алдында үзенең «егетлеген» күрсәтү максатында башкара. Калганнарга үзеннән курку иңдерү нияте дә булгандыр, мөгаен. Эш шунда ки, Ирина иренең кара эшләр белән шөгыльләнүен белми түгел һәм үзара ызгышлар чыккач, бу хакта искәртергә, хәтта тиешле органнарга хәбәр итү белән янарга җөрьәт итә һәм үзенә кабер казый. Ханым, күрәсең, Александр мондый адымга барыр дип уйламый. Чөнки шик, иң элек, аңа төшәчәк бит. Ә тегесе җәзасызлыгына тәмам ышанган була инде.

Сентябрь башында ир кеше хәләл җефетен күңел ачарга дип дустының дачасына алып бара һәм шунда буып үтерә. Зузлев белән икәүләп гәүдәне җәймәгә төрәләр дә, «Локомотив-отделочник» ширкәтеннән читкә алып китеп күмәләр. Кансызлыгы эзләрен яшерүнең шактый нәтиҗәле әмәлен таба ул, ягъни мәрхүмә паспорты белән авиабилет алып бер хатын-кызны Абхазиягә озата. Анысы Ирина исеменнән Кавказдан: «Мин башка ир кешене очраттым… Көтмә», – дигән эчтәлекле телеграмма суга. Юкка чыккан ханымны 4-5 ел буе беркем дә эзләми. Билет алынган, самолетка утырганда теркәлгән, телеграмма бар бит… Гомумән, ошбу җинаятьнең бөтенләй ачылмый калу ихтималы да юк түгел. А.Еналеев тоткарланып, 2011нче елда башка явызлыкларын тикшерү барышында тентү үткәргәндә, Иринаның паспорты табыла, оперативниклар, эшли торгач, Көньякка сәфәр кылып кайткан теге хатын-кызга да барып җитәләр. Ниһаять, Еналеев гаебен танырга мәҗбүр булып, хатынын күмгән урынны күрсәтергә ризалык бирә. Ләкин ул башка хатын белән яшәгән ун ел буена әлеге җирләр нык үзгәргән булып чыга, иске дачалар беткән, яңалары корылган, шул тирәдәге күл кибеп юкка чыккан, яланнарны агач баскан… Җанкыяр күмгән урынны таный, исенә төшерә алмаганга дүрт айга якын эзләргә туры килә. Ләкин төп дәлил барыбер табыла.

Оешкан җинаятьчелек тарихында криминаль төркем, кораллы бандаларның хокук саклау органнары катнашыннан башка гына таркалу очраклары бар. Моны, иң беренче чиратта, болгавыр 90нчы елларда тәмам йөгәннән ычкынган җинаятьчелекне авызлыклау буенча эш активлашу белән аңлатырга кирәк. Еналеев бандасы да 2005нче елда мөстәкыйль рәвештә тарала. Моңа да баш өсләрендә кылыч уйнау этәргәндер. Ләкин оешкан җинаятьчелекне «туздыра» башлаган чорда гына пәйда булып дүрт ел кәсеп иткән юлбасарлар өеренең бетүенә, иң элек, лидер А.Еналеевның өч елга колониягә озатылуы сәбәп була.

Тикшерү материалларында атаманны ошбу җинаяте турында сүз юк. Чөнки аның өчен җәзаны ул 2005нче елда ук алган. Ләкин безгә аның юлбасарлык өчен хөкем ителүе мәгълүм. Ул чакта зарар күрүчеләр танып калалар аны. Җинаять эше һөҗүмле талау (разбой) өчен кузгатылып судта гадәти талау дип табыла. Һәм бар гаепне үзенә алып кәсептәшләрен коткарган Еналеевка нибарысы өч еллык колония бирелә.

Хокук саклау органнары ул чакта аның башка җинаятьләргә катнашы булуын ачыклый алмый. Югыйсә, алар барысы да бер төрле, оперативниклар теле белән әйткәндә, бер «почерк» белән эшләнгән. Һөҗүм итү алымнары, милиция формасын киюләре, хәтта мәрхүмнәрнең барысын да буып үтерүләрен генә алыйк. Сүз уңаеннан әйтик, автомат, пистолет тотып һөҗүм иткән еналеевчылар утлы коралны «эш»тә кулланмаганнар. Һәрхәлдә, тикшерү материалларында атып үтерү, яралау очраклары юк. Ә чынлыкта ничек булганын бер үзләре генә белә. Күп еллар элек булган җинаятьләрне «казып» чыгару, бигрәк тә, дәлилләү кай ара мөмкин дә түгел. Ә инде җинаятьләренең шулай озак ачылмый торуы юлбасарларның тиз юкка чыгулары, төрле районнарда эш итүе, Чаллыдан ерак калалардан килүчеләрне генә талавы нәтиҗәседер. Хәтта алар битлек киеп торуны да кирәк санамаганнар. Бары тик 2010нчы елда гына җепнең очы табылып оперативниклар чуалган йомгакны сүтә башларлык дәлилләр табалар.

Әйтергә кирәк, иң алдан юлдагы явызлыклар түгел, ә бәлки үзләренә хәбәр биреп торучы Зайцевны өендә кыйнап үтерү очрагы «калкып» чыга. Әлеге явызлыкны кылган С.Щеглов банда таркалгач, Краснодар краена китеп олимпия уеннары объектларында эшли һәм 2010нчы елда төркем белән урлап тотылып ел ярымга колониягә озатыла. Ачкыч булырдай мәгълүматны оперативниклар шул чорда ала. Димәк, ул җәзаны үтәтү оешмаларыннан килгән дип фаразларга мөмкин.

Хәер, монысының әһәмияте юк. Иң мөһиме, Щегольгә шик төшә, тикшерә торгач, үтерүгә китергән сәбәпләрнең юллардагы һөҗүмнәр белән бәйле икәнлеге ачыклана, акрынлап аның кәсептәшләре, шул исәптән, атаман фаш ителә. Соңгы тапкыр утырып кайтканнан соң чынлап торып туры юлга баскан, хәтта күптән түгел генә үзе җәбер-золым күрсәткән кешеләр кебек ерак рейсларга йөрүче шофер, ягъни мәсәлән, дальнобойщик булып эшли башлаган кеше өчен көтелмәгән хәл була. Ул гына түгел, соңгы елларда закон белән каршылыкка килмичә эшләп тапкан акча хисабына яшәгән, элек кылган гамәлләре билгесез булып калыр дип уйлаган. Ләкин котылдык дигәндә генә, тотылып куялар.

Оперативниклар Татарстан да гына түгел, күрше өлкәләрдән дә җыялар аларны. Бары тик иң явызларның берсе С.Зузлов кына бүгенге көнгә кадәр федерация күләмендә эзләнелә. Икесе, шул исәптән, элеккеге ЮХИДИ инспекторы В.Пшеничный гаебен танымый, калганнары тикшерүчеләр белән теләп аралаша. Оперативниклар һәм тикшерүче криминал елъязмада бер кул белән язылган язмаларны, ягъни игезәкләрдәй бер-берсенә охшаш явызлыкларны шикләнелүчеләргә «тәкъдим итәргә» керешәләр. Шулай итеп тегеләр еллар буе «эленеп» торган 17 җинаятьне үз өсләренә ала. Бу җавапка тарту срогы чыгу сәбәпле төшереп калдырылганнарын исәпкә алмаганда гына әле.

Мәгълүм ки, мондый «сакаллы» җинаятьләрне дәлилләве кыен. Шуңа күрә тоткарланучыларга җәзаны шактый җиңеләйтү мөмкинлеге бирүче судка кадәрге килешү төзергә киңәш ителә. Ни гаҗәп, иң авыр җинаятьләрне кылуда катнашкан, моңа кадәр дә өчәр тапкыр хөкем ителеп өлгергән Радомир Әһлиуллин һәм Сергей Щеглов тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куялар һәм түкми-чәчми күрсәтмәләр бирә башлыйлар. Бу суд тарафыннан исәпкә алыначак, билгеле. Ләкин аларга, бигрәк тә, А.Еналеевка карата хөкем бик кырыс булыр дип көтелә. Чөнки әлеге кешеләргә тикшерү органнары кеше үтерү, һөҗүм итеп талау, урлау, талау, утлы корал йөртү турындагы маддәләр генә түгел, бандитлыкта да гаепләү белдерде. Башкаларны да җиңел язмыш көтми.

Май аенда юлбасарлар суд каршына басты.

Наил ВАХИТОВ.

Чаллы шәһәре.

 

Комментарии