- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Аны татарлар да, русчалатып, “глазок” дип йөртә үзе. Ләкин эш исемдә түгел, җисемдә. Кирәкмәгән кешеләрне, бигрәк тә угры-бандитларны түрдән уздырмас өчен әһәмияте биниһая зур аның. Чөнки ишек артындагы вәзгыятьне шыпырт кына күзәтеп, хәтта күрше-күләнгә килгән-киткәнне дә белеп торырга мөмкинлек бирә ул.
Түбән Камадагы Чишмәле урамында яшәүче Әлфия ханымны күршегә килгән кунаклар әллә ни кызыксындырмый, шуңа күрә теге тишектән үзенә шалтыратканда гына карый. Шулай да беркөнне подъездга астыртын гына күз салмыйча булдыра алмый. Чөнки аннан сәер аваз вә тавышлар ишетелгәндәй була.
Сизгер хатынның шикләнүе тикмәгә генә булмый. Караса, күршесе Александр фатиры ишеге төбендә ике кеше кайнаша. Әлфия китапханәдә эшләгәнгә күрә, угры-мугрылар турында күп укыган кеше. Шуңа күрә “оператив хәлгә” бәяне бик дөрес бирә һәм мондый шартларда бердәнбер дөрес карарга килеп тиз генә “02” телефонын җыя. Чөнки отвертка кебек очлы кораллар тоткан ике бәндә янына чәчрәп килеп чыгуның хәвефле икәнен чамаламый түгел.
Бусы – бер хәл, жуликларны өркетү, аларга: “Барыгыз, башка фатирны талагыз”, – дигән кебек килеп чыга бит әле ул. Ә монда исә…
Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә әлеге сигнал гаять җитди кабул ителә. Чөнки соңгы бер-ике ай эчендә генә дә шәһәрдә уннан артык фатир басу очрагы ачылмыйча эленеп тора. Чөнки көндез таланган хуҗалар эштән соң өенә кайткач кына милициягә хәбәр сала. Ул чакта тегеләр эзләрен суытып өлгерә. Ишектәге тишектән караучылар, угрыларны очратып танып калучылар булмагач, эзләү чаралары нәтиҗә бирми. Шуңа күрә Чишмәле урамына бер генә түгел, ике экипаж ашыга. Ә караклар исә тишектән карап торучы сыңар күз турында уйлап та карамый. Менә йозаклар сүтелә. Тавышсыз гына ишек тә ачыла. Инде эчкә үттеләр дигәндә генә мәйданчыкта мәхшәр күтәрелә. “Руки!”, “Лицом на пол!” кебек әмерләр генә түгел, газетага язарга ярамый торган сүзләр дә яңгырый. Угрылар беләзегендә чыртлап богаулар ябылуы ишетелә. Кычкырып-кычкырып рациядән сөйләшәләр, тикшерү-оператив төркем килеп җитеп, әлеге ыгы-зыгылы хәлне рәсмиләштерергә керешә. Җинаять урынында ике йозак үзәге (сердечник), отверткалар, ачкычлар, бәйләнгән шапкалар, перчаткалар һәм зур гына бер сумка алына. Соңгысы, әлбәттә, урланган малны тутырып чыгу өчен кирәк булган. Бурлар исә икесе дә 1981 елда туган Чаллы кешеләре Дмитрий Михалев һәм Денис Серов булып чыга. Подъезд буенда аларны көтеп торучы шоферны тотып бәйлиләр. Ләкин анысы такси йөртүче икән һәм пассажирларының нинди ният белән йөрүләрен белмәдем дип бара.
“Түбән Кама нефть-химия” җәмгыятендә слесарь булып эшләүче фатир хуҗасы кичке якта гына эчке эшләр идарәсенә килеп гариза яза. Ул чакта Чаллы егетләре кылган гамәлләрен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән булалар инде. Чөнки башка чаралары калмый. Алданрак басылган фатирларда калган кул-бармак, аяк киеме эзләре аларныкы булып чыга.
Йомгак сүтелә. Төзүчеләр урамындагы 68нче йортта яшәүче 1982 елгы ир-ат фатирыннан алтын-көмеш, телевизор кебек – барлыгы 61 мең сумлык әйбер урлауларын, Тынычлык урамындагы йорттагы фатирны басып, 88,6 мең сумлык зыян салуларын, Студентлар урамындагы йорттан 26,5 мең сумлык мал-мөлкәт чәлдерүләрен һәм башка җәмгысе 15 торакны талауларын танырга туры килә.
Ул гына да түгел, “гастролер”ларның Әлмәттәге “артистлыклары” ачыла башлый. Нефтьчеләр каласында да нәкъ шушы ысул белән ике фатир басу очрагын үзләренә алалар. Сатып өлгермәгән әйберләр хуҗаларына кайтарыла башлый. Зарар күрүчеләр кемгә рәхмәт әйтергә икәнен генә белми. Милициядә угрыларның кем ярдәмендә тотылганын әйтергә ашыкмыйлар. Чөнки мондый очракта бик күпләр, шпаналар белән бәйләнешүдән шикләнеп, билгесез булып калуны кулай күрә.
Ләкин сер соңрак барыбер чишелә. Әлфия ханым үзе дә каршы килеп тормагач, хәтта безгә гәҗиткә язарга да рөхсәт иттеләр. Эш шунда ки, Түбән Кама эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Садыйков шулкадәр “висяк”ны ачарга ярдәм иткән кешене билгеләп үтәргә куша һәм бүләккә кирәкмәгән әйбер алмаска кирәклеген искәртеп, мәсьәләне берникадәр катлауландырып куя. Бүләкләнүченең үзеннән сорасаң, беренчедән, кызыгы бетә, икенчедән, аны уңайсыз хәлгә куярга мөмкин.
Шуңа күрә моны оператив юл белән ачыкларга туры килә. Бер оперативник, юк-бар сәбәп табып, Әлфия ханым өенә килә. Ишектәге тишектән карап кем икәненә ышангач, кертә моны хуҗабикә. Тегесен-монысын сөйләшкән арада “кунак” өйдәге әйберләрне күзли һәм теге “02” номерын җыйган аппаратның пенсиягә чыгар вакыты җиткәнен абайлап ала. Шул рәвешле аңа иң текә радио-телефон бүләк итәргә карар кылына.
Эш моның белән генә бетми әле. Түбән Камага халыкны шәхси гозерләре белән кабул итәргә дип, Татарстан буенча эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров килеп төшә, Әлфия апа Кучуевага бүләкне үзе тапшыра (рәсемдә) һәм “01”, “02”, “03” телефоннарыннан шалтыратырга язмасын иде дигән теләкне ирештерә. Бу исә бәла-каза, күңелсезлекләр килмәсен дигән сүз. Ә безгә ишектәге теге тишектә ямьсез күренешләр һәм юньсез кешеләр күренмәсен иде дип өстәргә генә кала.
Күзәтә һәм фаш итә
Сәүдә залларын видеотасмага яздырып бару җайланмалары белән җиһазлауның әһәмияте аңлашыладыр. Тегесен-бусын кесәсенә шудырырга махир вак-төяк каракларны һәм һөҗүм итеп кассаны чистартырга сәләтле бандитларны гына түгел, кибетнең үз хезмәткәрләрен дә угрылыктан тыеп тора ул. Чөнки язманы яңадан карап кәкре куллы бәндәнең кем икәнен ачыклау кыен түгел. Менделеевск каласындагы “Море продуктов” сәүдә йортында “сыңар күзле” сакчылар юк. Алар вазифасын ике күзле кибетчеләр үти. Әйтергә кирәк, сизелерлек урлауларга юл куелмый. Шуңа күрә 2010 елның 20 гыйнварында кассаларның берсендәге көнлек җыем (выручка) санаганда 12 мең 207 сум 7 тиен җитмәве ачыклангач, ни уйларга да белмиләр. Кассир Т.Тихонова да берни аңлата алмый. Гадәттән тыш хәл турында югары хуҗаларга һәм милициягә хәбәр итәләр.
Сумма әллә ни зур булмаса да, оперативниклар мәсьәләгә бик җитди карый һәм, гадәттәгечә, хезмәткәрләргә берәм-берәм: “Кемнән шикләнәсез?” – дигән сорауны ирештерә башланганчы видеокүзәтү җайланмасы белән кызыксыналар. Сәүдә салонында аның юк икәнен беләләр үзе. Ә менә кассирлар янәшәсендә генә торган саклык банкы банкоматы оперларда өмет уятмый калмый. Чөнки ошбу акчалы тартма видеокүзәтүсез булмый. Банкирларның хәвефсезлек хезмәте белән бергәләп, әлеге тасмаларны карарга керешәләр. Һәм теге сорауны биреп гаепсез кешеләрнең хәтерен калдыруның хаҗәте бетә.
Эш шунда ки, банкоматның видеокамерасы аппаратны гына түгел, аның тирәсендәге шактый зур мәйданны да төшереп барган һәм бер почмакка Т.Тихонова кассасы да эләккән. Аның саксызлык илә ваемсызлык күрсәтеп ачык аппаратны калдырып читкә китеп югалуы да, ә иң мөһиме, нәфис гәүдәле бер чибәркәйнең шул арада акчалы тартмадан “дензнак”ларны суыруы да аермачык шәйләнә. Оперативникларның: “Кем бу?” – дигән сорау язылган күзләре кибет мөдире тарафына юнәлә. Анысына: “Үзебезнең кыз, күрше кассадагы Надя. Менә сиңа мә!” – дип кулларны җәяргә генә кала.
Тиздән 19 яшьлек кызый, гаебен танып, күрсәтмәләр бирә башлый. Урлашу очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. 10 көн дигәндә, суд та була. Әлбәттә, 12 мең өчен Н.Бажанкинаны бик кырыс хөкем итмиләр, теге урланган акчаны кире кайтарырга һәм аңа өстәп, 8 мең штраф түләргә туры киләчәк.
Шул ук Менделеевск районының Турай авылы кызы да видеокүзәтү аркасында хур була. Түбән Камадагы “Эльдорадо” кибетендә “Русский стандарт” банкы белән килешү төзеп, кредитка 27 мең 107 сумлык ноутбук ала ул. Гөнаһ шомлыгына каршы, финанс хәле начарланып китү сәбәпле, бурычын түли алмый башлый һәм, үзенә күрә, әлеге хәлдән чыгу юлын уйлап таба.
Хәер, уйлап чыгарасы да юк. Мәгълүмат чаралары кредит мошенниклары турында һәрдаим сөйләп тора. Яшерен-батырын түгел, башка кеше исеменә чит паспортлар белән кредит алучы алдар караклар турында безнең дә язган бар. 24 яшьлек кызый да шушы криминаль язмалар геройларының “эш” ысулы белән таныш була, күрәсең. Кыскасы, узган ел 4 декабрьдә Менделеевск эчке эшләр бүлегенә килеп, билгесез адәмнәр минем паспортым белән кредитка ноутбук алганнар дип гариза яза. Милиция дознователе Э.Кәлимуллина июньдә алган кредит өчен декабрьдә хәбәр салуны былтыр кысканга быел кычкыру икәнгә чамалап шикләнә кала. Һәм гариза язучыга закон таләпләрен, ягъни әгәр хәбәр дөрес булмаса, Җинаять кодексының “ялган донос” дигән маддәсе буенча җавап тотарга туры киләчәген бәйнә-бәйнә аңлата. Имза да куйдырта.
Гариза кергәч, милиция чара күрергә тиеш. Менделеевск оперлары Түбән Камага юл ала. Мошенниклык факты шунда эшләнгән булып чыга бит. Ләкин банк һәм атаклы сәүдә фирмасы моның ише алдакчылар белән еш эш итә. Шуңа күрә 5 ай элек төшерелгән видеоязманы да саклаганнар. Ә анда Турай кызын бурлаттай кызарырга һәм гаебен танырга мәҗбүр иткән кадрлар була.
Без аның исемен атамый торырга булдык. Чөнки дознователь Э.Кәлимуллина ялган хәбәр салу фактына карата 306нчы маддә буенча кузгатылган эшне тикшерүне төгәлләп, суд карамагына җибәрсә дә, хөкем чыгарылмаган әле. Аның штраф яисә шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү булачагына шик юк үзе.
Шулай да кызлар кызганыч. Япь-яшь килеш тәрҗемәи хәлендә “хөкем ителгән” дигән мөһер сугылу шәп түгел бит инде. Видеокүзәтү аркасында.
Наил ВАХИТОВ,
Комментарии