Юк, сагынмадык, сагынмыйбыз, сагынмаячакбыз!

Сталин вафат булганда (1953нче ел, 5нче март), мин Әлбәден җидееллык мәктәбендә алтынчы сыйныфта укый идем. Шул көнне бер дәрес укыгач, Әлбәден клубына алып киттеләр. Без сыйныф-сыйныф булып сафка тезелдек. Мәктәп директоры Григорий Платонович Козлов, йөткеренеп, безнең саф алдына басты:

– Балалар, – диде, – Совет халкына зур кайгы килде. Юлбашчыбыз Йосиф Виссарионович Сталин вафат! – Башын иеп сүзсез калды. Тагын кемнәр сөйләгәндер инде, истән чыккан. Директор абый тагын сүз алды. – Бүген матәм көне булу сәбәпле, укулар булмый. Өйләрегезгә кайтыгыз, – диде.

Без, Пимәр һәм Иске Йорт авылы балалары «Ура!» кычкырып, ишеккә ташландык. Чыга алмыйча изаландык. Нәтиҗәдә кемнәрнеңдер букча баулары өзелде, бер малай киез итегенең галошын югалтты, өченчеләре егылды… Галошын югалткан малай, юл буе: «Әни кирәкне бирә инде», – дип еларлык булып сөйләнә-сөйләнә кайтты.

Ни дип әйтим, безнең Пимәрдә Сталинны яратмадылар, ләкин бу турыда кычкырып йөрмәделәр. Гәрчә берсен-берсе сату булмаса да, 30нчы еллар башында кулак дип Гәрәй Әбелхәер улын һәм аның гаиләсен генә сөргәннәр. Ул чыннан да бик бай, аның байлыгы турында тирә-юнь халкы да, власть та белгән. Җитмәсә, Тау Иле авылыннан Пәтүш морзалар нәселеннән Маһирә апага өйләнгән. Ә менә Күндә 15 гаиләне сөрелергә тиешлеләр исемлегенә керткәннәр. Шулай да өч гаилә сөрелүдән котыла алган. Сәкинә Шакирҗан кызы Ахунова-Шәймиеваның әтисе Шакирҗан абый һәм хатыны Өммегөлсем апа. Алар йорт-җирләрен калдырып, төнлә Казанга чыгып киткәннәр. Куеннарында күкрәк баласы – Мөбәрәкҗан абый булган. Сәкинә Шакирҗан кызы Шәймиеваның гаилә тарихы турында китабы бар. Баһау солдатның улы Әкмәлетдин Казанга китеп, хәбәр бирмичә яшәгән. Ул гаиләсен шулай коткарып калган. Ә Хисаметдин абыйсын һәм гаиләсен сөргәннәр. Күн кешеләрен Чиләбе өлкәсе Сосновка районнарына урнаштырганнар. Хисаметдиннәр аннан Урта Азиягә күчеп китәләр. Якыннарына кайдан килгәнен әйтмичә үлеп китә. Балалары аңардан калган кәгазьләрне актарып карагач, туган авылларының Күн икәнен беләләр. 90нчы еллар башында Күнне кайтып күрәләр…

Күннең Түбән оч мәхәлләсенең имам-хатибы, җәдитчә «Гыйсмәтия» мәдрәсәсен ачкан, 1897-1918нче елларда өч чыгарылыш биргән Галимҗан Барудиның яраткан шәкерте Габделкадыйр Гыйсмәтине сөргенгә куылудан инде бу вакытта укытучылар, совет власте органнарында җитәкче булып эшләгән элеккеге шәкертләре коткарып кала. Гыйсмәти хәзрәт бөтен байлыгын, җирен, йортын совет властена бүләк итеп кенә гаиләсен сөргеннән коткара ала. Шул хәлләрдән соң ул Күндәге Үрдәк Гадиләсе, Галиев Әсхәт йортлары урынында яши. Бу йорт хуҗаларын Себергә сөргәннәр һәм алар буш торган. Габделкадыйр Гыйсмәтинең җәсәде – Күн зиратында. Тагын шунысы гаҗәп, аның эшчәнлеген һәм биографиясен язу өчен архивта материаллар юк икән. Балаларына, оныкларына бәйләнмәсеннәр дип, Питрәчтә җаваплы урыннарда эшләгән шәкертләре Гыйсмәтигә мөнәсәбәтле документларны архивка тапшырмаганнардыр. Аның йорты күп еллар колхоз идарәсе, авыл советы һәм медпункт булып торды. 2013нче елда сүтеп, урынына яңадан медпункт салдылар, гәрчә бу территориядә медпункт салырлык җир булса да. Мин никадәр: «Гыйсмәти йортында Күн тарихы музеен төзик», – дип ялынып йөрсәм дә, тыңламадылар. Сүткәндә, йортның каршы ягына басып елап тордым. Их, бүтән районнарда Гыйсмәти хәзрәт кебек хезмәт күрсәткән кеше булса, болай эшләмәсләр иде. Аны тиешле дәрәҗәгә күтәрерләр иде. Гыйсмәти хәзрәт йортын сүтеп берничә атна үткәч, Тверь шәһәреннән оныгы кайтты. Әмма…

Олы улы Кави абый Күндә яшәде, тракторчы иде. Хәзер төп йортта улы Тәлгать һәм оныгы Илнур гаиләсе яши. Гыйсмәти хәзрәтнең икенче улы Разак абый Казанда яшәде. Ул әтисенең йортын кире кайтару артыннан йөреп карады. Ләкин, йортыгыз әтиегез тарафыннан совет властена бүләк ителгән, дип кире бордылар. Йорт Разак абыйга күчсә, ул аны, һичшиксез, музейга бирер иде. Кызы Мөршидә апа әле исән. Казанда яши. Әти-әнисенең каберен карап торуны ул оештыручы.

Сталин вакытында халыкның ни күргәннәрен язып торалар. Сугышка хәтле һәм аннан соң да һәр милләтнең асыл ирләрен кыралар ГУЛАГта, хәтта милләтләрне хыянәтче дип депортацияли Сталин. Ә «Безнең гәҗит»тән (Алсу Кормаш «Сәяси репрессияләрне уңай итеп сурәтләү эше бара»; №44, 5 ноябрь, 2015 ) ни укыйм: 1995нче елда Пермьдәге элеккеге лагерь урынында ачылган «Пермь-36» исемле ГУЛАГ музеенда гаҗәп эшләр майтарылып ята икән. Имеш, ГУЛАГ бик нәтиҗәле эш башкарган икән: сәнәгатьне үстергән һәм фашизмны җиңүдә уңай роль уйнаган, янәсе. Халыкка каршы террор Сталин җитәкчелегендә хөкүмәт дәрәҗәсендә алып барылган лабаса! Без шундый җәллад Сталинны сагынабызмы? Юк! Сагынмадык, сагынмыйбыз, сагынмаячакбыз! Әби-бабайлар, әти-әниләр: «Ысталин Лелин түгел ул. Явыз ул. Лелин, халыкка ак күмәч ашатам, дигән, ә Ысталин бушка эшләтте, өтермәгә япты. Үтерде», – дип сөйләшәләр иде шыпырт кына.

Шулай да Сталинны сагынучылар бар икән! Әгәр дә максатларына ирешсәләр?.. Аллаһы Тәгалә сакласын инде безләрне алардан!

Рәшидә ГАЛӘВИ,

Питрәч районы, Күн авылы

Комментарии