УКЫТУЧЫЛАР – СУД ЗАЛЫНДА

УКЫТУЧЫЛАР – СУД ЗАЛЫНДА

Менә инде елга якын бар матбугат чарасы гөж килә. Шул исәптән федераль телеканал да, республикабызның тагын бер начар ягын сөйрәп чыгарып, дөньяга сасытты. Имеш, Казан шәһәренең иң яхшылардан саналган татар гимназияләренең берсендә, йөзләгән баланың беренче укытучысы булган, өч дистә ел буе балаларга белем бирүче Фәния Габдуллина, бер балага сугып, аның умырткасын сындырган икән. Шунысы кызык: һәр тарафтан зыян күрүче малай һәм аның әнисе сүзләре генә яңгырый. Ник бер кеше укытучыны тыңлап, аның карашын да матбугат чарасы аркылы җиткерсен?! Әллә соң кешенең үз сүзен әйтерлек тә хокукы юкмы?

Журналист кеше объективлыкка омтылырга, ике тарафны да тыңлап, укучыга, тыңлаучыга яисә тамашачыга дөрес нәтиҗә ясау мөмкинлеге бирергә тиеш бит. Шушы көннәрдә әлеге эш буенча суд утырышлары башлануын белә идем. Һөнәрем өстенлегеннән файдаланып, шуларның берсендә булса да катнашырга, ике якның да фикерен ишетеп, укучыларыбызга җиткерергә булдым.

БЕР СУГУДАН УМЫРТКА СЫНГАН?

Узган елның 15 июнендә яны лагеренда идек. Безгә укытучылар «КАИ ОЛИМП» спорт комплексына барабыз дип хәбәр итте. Анда судагы поло уенын карарга бардык. Безне урындыкларга утырттылар да универсиада эмблемалы кепка белән кечкенә байраклар тараттылар. Анда эссе булгач, мин кепканы салдым. Шул чакта укытучыбыз Фәния Бариевна арттан сул як калак сөягем астына ике-өч бармагы белән төртте дә, кепканы кияргә кушып, каты итеп кычкырып җибәрде. Курыктым да кепканы кидем. Укытучылар әйткәч, торып басып, байракларны селкергә кирәк иде. Мин дә торып басып селки башладым. Шул чакта байрагымның чүпрәге тоткычыннан очып чыгып, каршы рәт урындыклары астына төшеп китте. Иелеп, аны алмакчы булдым. Фәния Бариевна йодрыгы белән аркама сукты да, урыныма утырырга кушып кычкырды. Ул суккач, мин егылдым. Аның шулай эшләгәнен Никита белән Әмир күрде. Инде ул залдан чыгып барганда, Фәния Бариевна безгә чүп җыештырырга кушты, – дип сөйли Сережа Павлов. Аның әнисе сүзгә кушыла:

– Ике иптәшенең Сережаны култыклап алып чыгып баруын күрсә дә, укытучы аларга чүп җыештырырга кушкан, – ди ул. – Мәктәпкә килгәч, үз улымны танымадым. Ул, гадәттә, бик тере. Спорт залында йөгереп, сикереп йөри торган бала хәзер тыныч кына утыра иде.

Бу көнне «Олимп» спорт комплексына Студентлар спорты халыкара делегациясе, Казан мэры һәм башка чиновниклар килә. Су төрләре спорты буенча чемпионат Казанда узачакмы, юкмы икәнен әлеге делегация хәл итә дә инде. Балалар анда массовка, ягъни уенны карап, байракларны болгап утыручы тамашачы ролен үти.

Сережа белән булган хәлләрне күреп торган Никита да, шаһит буларак, әлеге судка килгән. Аның күрсәтмәләрен судья ханым кычкырып укыды. Ул Сережа әйткәннәрне тулысынча раслый.

Хәзер Никита башка мәктәпкә күчкән. Тикшерүчегә биргән күрсәтмәләреннән соң, укытучылар аңа «3»леләр куя, төрлечә кимсетә башлаган, имеш. Укытучылар мондый гаепкә аптырый.

Тагын бер кызык факт ачтым: укытучы, Сережага сукканда, шул ук рәттә, бары тик бер бала аша гына утырган булган. Артта да түгел, янында да түгел, ә нәкъ менә бер бала аша. Таякчык алырга иелгән балага умыртка сынарлык, идәнгә егылырлык итеп, ничек сугарга мөмкин? Әле анда камералар эшләп торуын, тирә-якта башка мәктәп укучылары, укытучылары да утыруын искә алсак…

Судка ата-аналарның берсе Резеда Нургалиева да килгән иде.

– Баламның беренче укытучысы мартта декретка чыккач, аларга Фәния Бариевнаны билгеләделәр. Бала өйгә кайткач, гел укытучының кычкыруыннан зарлана иде. Икенче уку елы башыннан гына укытучыны алыштырдылар. Бу хәлләр 2005 елда булды, – диде ул. Тик укытучылар тагын аптырашта калды. Аның кем булуын хәтерләүче дә табылмады.

Лариса ханым әйтүенчә, ул баласын күргәч үк аны гимназия медпунктына алып керә, ләкин табиб, педагог сукканнан малайның шундый хәлгә килүен белүгә үк, ишекне бикләп, җитәкчеләр янына чаба, малайны карап та тормый. Соңыннан алар травпунктка китә, анда малайга нибары кара көйгән урыннар булуы, башка куркыныч янамавы турында әйтәләр.

«БЕЗ БЕЛГӘН УКЫТУЧЫ АНДЫЙ ТҮГЕЛ!»

Судка бик күп укытучы, Фәния ханым укыткан укучылар, аларның әти-әниләре килгән иде. Алар бер-бер артлы кереп, Фәния Бариевнаны менә инде күп еллар белүләрен, аның балага суга алмавы турында сөйләделәр, Сережага да бәяләмә бирделәр.

Рәшидә апа Сәмигуллина үзе үк коридорда чакта яныма килеп сөйли башлады.

– Фәния Бариевна менә дүртенче ел оныгымны укыта. Аны яклап сөйләргә кичә дә судка килгән идем, тик чиратым җитмәде, кертмәделәр. Судтан чыгып барганда Лариса миңа янады: «Тыныч тормышың туйдырдымы, сиңа да судка гариза языйм мәллә?» – диде.

Мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Роза Әхәтова Фәния Бариевнаны 1996 елдан бирле белүен, аның балаларга сугу түгел, хәтта тавыш та күтәрмәвен сөйләде. Әлеге эш буенча июнь ахырында педсовет булуын, Павлованы таба алмауларын, телефонын алмавын әйтте.

Судья ханым һәр укытучы күрсәтмәсеннән соң, одеял җәеп эскәмиягә ятып торган малайдан: «Сережа, синең соравың бармы?» – дип сорады. Закон ягыннан шулай дөрес булса, бу укытучыларның дәрәҗәсен түбән тәгәрәтүче күренеш булып тоелды миңа.

Нәсимә Гыйззәтуллина Сережаның үзендә 1нче сыйныфта укуын, аңарчы бакчага йөрмәгәнлектән, башка балалар белән уртак тел таба алмавын, һәр кечкенә конфликттан да әнисенә шалтыратып зарлануын, аннан соң әнисе килеп, һәр балага кычкыруын, куркытуын сөйләде. Лариса монда инде мине дә шаккаттырды:

– Баланың бакчага йөрмәвен белгәнсез икән, сез аңа аерым мөнәсәбәт күрсәтергә тиеш идегез! – диде ул.

Рәйхон Ганиева Сережаның хәзерге класс җитәкчесе. Ул аның үз классына бер конфликттан соң күчүен, үз яшьтәшләре белән конфликтлары бик күп булуын, дәрес вакытында сорап чыгып китеп, юк-барны әләкләп әнисенә шалтыратуын әйтте.

Фәния Бариевнаның элеккеге укучыларының берсе Булат Азмуханов бу укытучыны 11 ел белүен һәм аның балага суга алмавын сөйләде. Алар, сыйныфташлары белән җыелып, судка хат язганнар, укытучының бу эшне башкара алмавы турында әйткәннәр һәм астына имзалар җыйганнар икән. Павлова:

– Әти-әниең файдалы кешеләр булганга гына укытучының сиңа карата мөнәсәбәте яхшы булгандыр дип уйламыйсыңмы? – дип сорап, егетне аптырашта калдырды

Суд кинәттән генә өзелде. Сережа әнисе янына тыныч кына килеп утырды да, тик торганда елый башлады. Павлова тиз арада ашыгыч ярдәм чакырырга кушып кычкыра, тәрәзәләрне ача, корвалол сорый, укытучыларны каргарга тотынды. Соңыннан коридорга чыгып, телевидение камерасы каршына басып, кычкыра башлады:

– Укытучылар бандасы! Нигә шатланмыйсыз, сөенмисез, ура кычкырмыйсыз?! Күрегез, баланы нинди хәлгә китереп җиткердегез! Сез безнең моннан китүне телисез, шуңа күрә күрсәтмәләрегез дә дорфа төстә барды! – Бала бу урында кычкырып еларга тотынды. Судья ханым да аптырап калды.

– Сез үз-үзегезне тотышыгыз белән баланы куркытасыз, – диде ул, гаҗәпләнеп.

Телевидение камераларының суд барышында бары тик Павлова ягы шаһитләре күрсәтмәләрен һәм аның кычкыруын гына төшерүен күреп, тагын бер кат исем китте. Нәрсә соң бу? Нишләп укытучы ягын да төшермиләр? Кемдер бу ыгы-зыгы вакытында балага су китереп тоттырды.

Суд шулай тәмамлангач, мәктәпкә киттем.

Гимназиянең физика укытучысы Ришат Габдрахмановка судка керергә чират җитми калган икән.

– Фәния Бариевна минем кызымны, оныгымны укытты, аның гаиләсен дә бик яхшы беләм. Павлова белән дә яхшы таныш. Аның соңгы вакытларда үз-үзен тотышы бернинди кысаларга да сыймый. Бөтен коллектив начар була алмый. Кичәге судка килгән чакта, без баскычтан менеп барабыз, ә умырткасы сынды дигән бала, бер баскыч аша сикереп, уйнап йөри. «ОЛИМП»тан да үз аяклары белән кайткан. Хоккейга йөргән бала, бәлки, шунда травма алган булгандыр? Һәрхәлдә умырткасы сынуга, бигрәк тә Фәния Бариевна балага сугуга ышана алмыйм. Бу хәлләр хәзер инде бер ел дәвам итә. Ул ана һәркөн баланы тилмертеп монда алып килә, укытучыларны кимсетеп аның каршында әллә ниләр кычкыра, педагог кеше шулай эшли аламы? Бу баланың психикасына зыян салу бит.

«МИН АҢА ТИМӘДЕМ!»

Мәктәптә исә, «ОЛИМП» спорт комплексында булган укытучыларның берсе – Гөлназ Сафиуллина белән күрештем.

– 15е көнне, 4 отряд җыеп, балаларны шунда алып киттек. Сережа минем отрядта иде. Балаларга байраклар һәм кепкалар тараттым. Кунаклар килгәнче, алып баручы аларны ничек каршылыйсы икәнен аңлатып, репетиция үткәрде. Балалар уйнап, алда утыручыларга комачау итә иде, алып баручы аларга кисәтү ясады. Шуннан соң Фәния Бариевна уртага, кисәтү ясалган балалар янына, кереп утырды. Уен вакытында Сережа белән Никита бәдрәфкә алып баруымны сорадылар. Үзләре миннән алда ук йөгерә-уйный бәдрәф эзләргә чаптылар. Бер кыз өенә кайтам дип сорады, әнисе килеп алды, шул чакта аны озатырга чыгып кердем. Алда утыручы балалар иртәрәк китте һәм безнекеләр, тотынгычлар арасыннан шуып төшеп, алдагы рәтләргә утыра башлады. Кисәтү ясадым. Анда Никита, Сережа, Кирилл һәм берничә кыз бар иде. Соңыннан, кайтырга чыккач, Сережа гел телефоннан сөйләшеп барды. Кәефе начар булса, сизми калмас идек. Аяк астында күлдәвекләр, юлда светофорларны чыгасы, тимер капканы үтәсе булганга: «Әниең белән соңыннан сөйләшерсең», – дип тагын кисәттем. Кайттык, ашханәгә ашарга төштек, анда Сережа юк иде инде. Шунда Павлова килеп: «Без болай да умыртка дәвалап йөри идек, хәзер бөтен дәвалау бушка китте», – дип кычкырып чыгып китте. Мин аны эзләгәндә, аның киткәнен әйттеләр. Сәркатип хатын янына кергәч, баланы җитәкләп, өенә кайтып баруын тәрәзәдән күрдем. Сәркатип шалтыратып белеште, алар травпунктка киткән булып чыкты. Ахырдан: «Берни дә юк, нибары бәрелү (ушиб), мазь сөртергә куштылар», – дип хәбәр итте. Нәрсә булганын Никитадан сорадым, ул үзе дә аптырап калды, берни белмәвен әйтте. 10 июльдә мин аларның өенә бардым. Ул домофоннан ишек ачмады – үзе чыкты. Кычкыра башлады. «Улым хоккейчы булырга тиеш иде, сез аның киләчәген җимердегез», – диде. Баланың умырткасы сынуы 20 июньдә генә ачыкланган. Биш көн эчендә бала кайда гына булмагандыр! Ларисаның бала белән больницада ятуын без соңыннан гына белдек. Бу вакыйгаларга 27 июньдә бер ел тулды, шул гомер тынычлап йоклаган юк. Сережа белән бер рәттә утырган балаларның берсе генә дә, Никитадан башкалары, мондый хәлне күрмәгән. Истәлеккә төшергән фотоның барлыгын белгәч Лариса Викторовна, фотомонтаж ясагансыз, дип җавап бирде. Тикшерү барышында анда булган укытучылардан да, балалардан да сорау алынмады, – дип сөйләде Гөлназ ханым.

Сәркатип белән дә сөйләштек. Ул Ларисага даими шалтыратып торуын, баланың хәлен белешүен, шул көнне үк мәктәптәге табибка күрсәтергә кушуын әйтте. Тик Лариса гына аның киңәшеннән баш тартып, табибка күрсәтеп тә тормыйча, баласын җитәкләп, мәктәптән чыгып киткән икән.

Павлова укытучыларның өенә килеп йөрүләренә каршы килгән. Сережаны мәктәпкә үзе алып килеп йөри. Төрле сәбәпләр табып кайбер укытучылардан баш тарткан инде Павлова. Укытучылар малай белән шөгыльләнгәндә бер генә минутка да яннарыннан китми. Кыскасы, укытучы һәр көнне ачык дәрес бирә.

Бу вакыйгалар укытучыларның күпме энергиясен, вакытын, сәламәтлеген алганын алар үзләре генә белә.

Коллективтагы бу хәлләргә Наилә Бурнашева үз фикерен җиткерде:

– Лариса Викторовна бүген үзенең язган күпсанлы шикаятьләре, телеэкраннар аша биргән интервьюларында үзенә төрле кыен хәлләрдән чыгарга булышкан, һөнәри дәрәҗәсен саклап калырга ярдәм иткән коллегаларын эзлекле рәвештә түбәнсетеп, аларны әхлаки һәм рухи яктан сынавын дәвам итә. Коллективка үзенең һөнәри осталыгын эше белән исбатлап, судның гадел хөкем чыгарачагына ышанырга кала.

Вакыйгаларга нокта куймыйбыз. 25-26 апрельдә булачак судтан соң язылган мәкаләбездә Фәния ханым белән әңгәмә дә басылачак. Бүген ул тулы ышаныч белән бер генә фикер кабатлый: «Мин ул балага тимәдем!»

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

УКЫТУЧЫЛАР - СУД ЗАЛЫНДА , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии