АКЫЛСЫЗГА АКЧА КИРӘКМИ

Ишәйде угры атлы начар ияләре, кәсеп итү ысуллары да төрләнде, яңадан-яңа мәкерләр уйлап табылды. Кайсы кайда һәм ничек булдыра ала, шулай урлый. Милиция көндәлегеннән алынган кайбер мисаллар шуны раслый.

Жуликның әйбәте булмый инде ул. Шулай да гади халык аларны явызлыклары буенча сортларга бүлә. Әйтик, быелгы ташып торучыларныкын чәлдерүчеләргә караганда, ярлы-ябагай яисә карт-корының актыгын талаучылар начаррак исәпләнә. Бигрәк тә табигать кыерсыткан инвалид халкын җәберләүчеләр кешелексез санала. Кызганыч, андыйлар да күп. Интернатлар, йортлары кебек социаль яклау оешмаларында урлашу очраклары әледән-әле ачыла тору моны яхшы күрсәтә. Бусы башка язмалар темасы. Бүген исә сүз язмыш кимсеткән аерым бер бичараны талау очрагы турыда.

Казанның Дәрвишләр бистәсендә акылга зәгыйфь балалар интернатында тәрбияләнүче 1993 елда туган Илдус (исеме үзгәртелә) ул. Берничә еллар элек “Газпром” ачык акционерлык җәмгыяте хәйрия акциясе үткәреп, республикадагы аның кебек инвалид балаларга 38 мең акция бирә. Әлбәттә, бу ошбу кыйммәтле кәгазьләрне кулга тоттыру дигән сүз түгел. Саклау банкында Илдусның шәхси счеты ачылып, акцияләр акча эшли башлый. Һәм әлеге кәгазьләрдән килгән дивидендлардан хәйран гына сумма туплана.

Ләкин узган ел азагында Илдусның Саклау банкының Идел буе районы бүлекчәсендәге байлыгы серле рәвештә юкка чыга. Мәгълүм булганча, бу бер тиенне дә исәпсез читкә җибәрә торган оешма түгел. Ә монда авыру яшүсмергә тиешле 750 мең 92 сум тиененә кадәр кырып-себереп алынган. Димәк, акылсызга акча кирәкми дип санаучылар табылган.

Хәбәр Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә барып ирешә. Оператив хезмәткәрләр тикшерү барышында искитмәле хәлләргә тап була. Архив документларны күтәреп карагач, иң алдан исән-имин 16 яшьлек үсмернең вафат булуы турындагы таныклык күчермәсе килеп чыгып хәйран итә. Ләкин кеше үлеме дә акчаның эзсез югалуына сәбәп була алмый бит. Аны әлеге мирасның законлы хуҗасы алырга, андыйлар булмаганда ул дәүләт файдасына күчәргә тиеш. Әлбәттә, бу финанс оешмасында җентекләп теркәлә.

Мондый акчаның казнага калу очраклары булмый диярлек. Ягъни мираска хокуклы кеше табыла. Тиздән аларның монда да табылуы ачыклана. Чөнки исән кеше мирасын алырга хокук бирүче документ килеп чыга. Документ исемсез булмый инде ул. Шулай итеп, 1985 елда туган В.Давидонис һәм 19 яшьлек И.Габдрахманов кулга алына.

Илдусның исән-сау булуы әлеге кәгазьләрнең ялган икәнен белдереп тора. Ул гына да түгел, аларның чын булмавы әллә каян күренә. Мондый кәгазьләр ничек итеп банктагы күп катлы тикшерү аша узган? Ягъни әлеге оешмада да интернаттагы үксезләргә сәмәннең хаҗәте юк дип исәпләүче табылмаганмы дигән сорау туа. Шул рәвешле 1986 елгы кассир-операционист кулга алына.

Әлеге өчлеккә карата РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән маддәсенең 3нче кисәге буенча эш кузгатыла. Ләкин теге 750 мең сумның бүгенгә кадәр кире кайтарылганы юк әле. Шуңа суд егетләрнең өчесен дә сак астына алырга дигән карар чыгара. Утырганда урланган акчаның кайда икәне яхшырак искә төшә икән ул.

Сатылу

Русия Җинаять кодексында чагыштырмача сирәк кулланыла торган маддәләр бар. Аларның берсе “Коммерческий подкуп”, безнеңчәгә тәрҗемә кылганда “Коммерция сатып алуы” дип килешсезрәк яңгырый. Шуңа күрә аны сатылу дияргә дә буладыр. Сатып алу булгач, сатучысы да, сатылучысы да була бит инде.

Аның асылы шул ук бирү-алуга кайтып кала. Бары тик бу очракта алучы яки сатылучы кеше дәүләт хезмәтендә түгел, ә бәлки коммерция оешмасында эшли. Кагыйдә буларак, түләүчесе эшмәкәр халкы була. Алар исә үзара уртак телне тиз таба. Чөнки бер-береңне кызыксындыру, ягъни эшләп тапканың белән бүлешү монда гадәткә кергән хәл. Шуңа күрә алучы як артыгын сорый башлап яисә башка сәбәпләр аркасында соңгы чиккә җиткәч кенә бирүче милициягә мөрәҗәгать итә.

Мисалга Чүпрәле районындагы икмәк кабул итү предприятиесе (ХПП) белән ике ел буе исәп-хисапны өзә алмый интеккән эшмәкәрне генә алыйк. 2007 елда ук яклар бер миллион сумлык эш башкару турында килешә. Шәхси эшмәкәр әйтүенә караганда, аның счетына 400 мең сум акча күчерелгәч, ул 360 мең сумлык монтаж эшләре үткәрә. Шуннан соң финанс белән тәэмин итү туктатыла, эшкуар килешүне өзәргә дигән карарга килә. Ә моның өчен, әлбәттә, теге 360 мең сумлык эшне заказчы кабул итәргә тиеш.

Ләкин комиссия җитешсезлекләр таба. Актка кул куелмый, исәп-хисап та ясалмый. Ул гына да түгел, предприятие подрядчыга зур суммада дәгъва белдерә башлый. Вакыт бара, ләкин узган ел низагны тыныч юл белән хәл итү мөмкинлеге туа. Бактың исә, актка кул куярга вәкаләтле кеше – ХПП җитәкчесе ярдәмчесенә нибарысы 10 мең сум төртергә кирәк икән бит. Ләкин ике ел буе теңкәгә тиеп килгән кешегә акча бирәсе дә килми. Чөнки бу рәхмәт әйтү дип атала бит. Аннан соң хәзерге заманда 10 меңе дә аунап ятмый.

Әмма соңрак барыбер ризалашырга туры килә. Чөнки предприятие вәкиле бәһане ике мәртәбә арттырып куеп, сумманың киләчәктә тагын да күтәрелү мөмкинлеген төшендерә. Заказчы вәкиле белән бичара подрядчы Казандагы Декабристлар урамында очрашып исәп-хисап ясарга да сүз куешалар. Ике еллык бәхәс заказчы машинасында үзара аңлашу шартларында хәл ителә. Имза куелган акт подрядчыга бирелә. Ә 20 мең Чүпрәле егетенә күчә. Ләкин сәмән кесәне җылытырга да өлгерми, ишекләре ачылып китеп, ниндидер егетләр директор ярдәмчесен җилтерәтеп, саф һавага чыгара.

Үч алырга килгән бандитлар дип шүрли кала ул. Шау-шулы шәһәр урамындагы үткән-сүткәннәр эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап ала. Чөнки мондый хәлләрне телевизордан күреп беләләр бит. Шуңа күзәтеп торучылар да җыела башлый. Тик оперативниклар пүнәтәй булырга тәкъдим иткәч, барысы да кичектергесез йомышларын искә төшереп, бу тирәдән китү ягын карый. Моны оператив төркем яхшы белә, шуңа күрә пүнәтәйләрне алдан ук хәзерләп куя. Әлбәттә, теге меңлекләргә дә “оператив эксперимент” дип аталучы әлеге чарага кадәр тамга сала. Русы-татары откат дип йөртә торган алыш-бирешне документлаштыру видеокамера күзәтүе астында уза.

Әлмәттә дә моңа охшаш вакыйга фаш ителде. 55 яшьлек эшмәкәр әлеге каладагы “Татэлектромонтаж” ААҖның җитештерү базасы территориясендә түләүле автостоянка ача. Бу максатта әлеге предприятиедәге идарәләрнең берсенә карый торган 600 кв.метр җир кишәрлеге файдаланыла. Эшмәкәр әйтүенә караганда, идарә җитәкчесе аңа әлеге кишәрлеккә киләчәктә законлы аренда килешүе төзергә вәгъдә итә. Ә хәзергә рәсмиләштерелмәгән 60 сутыйдан файдалана торырга рөхсәт бирә. Әлбәттә, шәһәрнең архитектура идарәсе һәм башка дәүләт оешмалары белән килешергә кирәклеге исәпкә алынмый.

Ләкин бездә бер нәрсә дә бушлай эшләнми. Аренда өчен кассага түләмисең икән, начальникка төртергә кирәк. Монда да шулай килеп чыга. Җитәкче иптәш ул ун мең тәңкәне кабинетына кертеп бирергә куша. Ә тегесе Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенең Әлмәттәге бүлегенә хәбәр итә. Калганы оперативниклар күзәтүе астында уза. Иртәнге сәгать сигездә начальник кабинетында откатны төртү белән, анда тоткарлау төркеме пәйда була.

Билгеле, сүз шушы ун мең турында гына бармый. Эшмәкәр идарә җитәкчесенең алдан да “савуын” әйтеп тора. Юкса ошбу олы мәшәкатьне чыгарып та тормас иде, мөгаен.

Чират барда нахак бар

Бездә торак мәсьәләсе беркайчан да җиңел генә хәл ителә торганнардан булмады. Хәзер дә ипотека буенча фатир алу хәленнән килмәүчеләр күп, беренчел кертем өчен акча җыя алучылар да көтәргә, конкурслар отарга тиеш. Бигрәк тә яшь гаиләләр һәм башка аеруча мохтаҗлар өчен чыгарылган социаль ипотекага эләгергә омтылучылар күп.

Мәгълүм ки, чират беркайчан да тәртип белән генә бармый. Торакны да озын-озакка сузмыйча нахак юл белән алырга теләүчеләр дә, ташламалы бәяләргә лаек һәм мохтаҗ булмый торып та социаль ипотекага керергә тырышучы шома бәндәләр пәйда була. Ә бу исә, безнең шартларда котылгысыз рәвештә дияргә кирәк, аларга, акчалы явыз кешеләргә “ярдәм” итүчеләрне китереп чыгара. Теге яки бу “хезмәтне” күрсәткән өчен төртелә торган астыртын тарифлар оеша. Декабрь азагында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре 1963 елда туган ханым ала торган турында хәбәрдар була. “Чыганак” оперативникларга шактый тулы мәгълүмат бирә, күрәсең, үзенә дә аның белән эш итәргә туры килгән. Әйтик, кеше социаль ипотека буенча чиратта тора икән, аның конкурста катнашып отуын, ягъни фатирлы булуын тәэмин иткәне өчен, 215 мең сум түләргә кирәк. Ә инде кем дә булса чиратка басарга җыена гына икән, аны рәсми рәвештә конкурс аша үткәреп тораклы итү бәясе 550 мең сум тора. Әгәр дә ул тиешле документларны үзе җыя алмаса, әлеге сумма тагын 50 меңгә арта.

Кеше социаль ипотека килешүенә хокуклы түгел икән, бәя тагын үсә. Мәсәлән, аның 18 кв.метрдан артык торак мәйданы бар яисә ул пропискада торган фатир белән соңгы 5 елда алу-сату эшләре башкарылса, ике тапкыр 50шәр меңне төртергә кирәк. Чөнки ул социаль ипотеканың ташламалы бәяләренә хокуклы түгел, димәк, фатир законсыз бирелә. Кыскасы, мәсьәлә катлауланган саен бәя арта гына.

Бу кеше сөйләгәннәр икеләнергә урын калдырмый. Ләкин сүзләрне “дело”га тегеп булмый. Шуңа күрә шома хатынны җинаять өстендә тотып, фаш итү планы төзелә. Ул 300 мең сум тамгалы акчаны алгач, “җылы килеш” эләктереп тә алына. Аңа каршы РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” дигән маддәсе буенча эш кузгатыла.

Тикшерү барышында аның белән тагын ике кәсеп итүе ачыклана. Иң беренче чиратта, алар карамагына эләккән зарар күрүчене эзли башлыйлар һәм шунда ук Казанның Вахитов районында шәхси предприятиедә директор булып эшләүче хәлле ике кешенең мошенникка берсенең – 650 мең, икенчесенең 1 млн сум акча төртүе мәгълүм була.

Ул гына да түгел, гыйнвар азагында әлеге алдакчылар төркеме әгъзаларының берсенең Яңа Савин районында тагын ике кешене төп башына утыртуы мәгълүм була. Шул ук ипотека буенча фатир алырга ярдәм иткән өчен, аларның берсе – 400000, икенчесе 410000 акча түләгән.

Дөнья күргән мөхтәрәм кешеләрнең алдануына гаҗәпләнәсе юк. Ришвәткә корылган җәмгыятьтә түрәләргә төртмәсәң, законлы юл белән бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың дигән фикер күптән урнашты һәм моңа беркем дә аптырамый. Чират булганда, ягъни ихтыяҗ мөмкинлектән күбрәк чакта моннан котыла алмаячакбыз. Кызганычка дәүләт оешмаларындагы түрәләргә чират булса “яхшы”. Чөнки һәм мошенникларның яннан кергән кереме аның озынлыгына бәйле.

Комментарии