Уяулык

Уяулык

«Антитеррор» уеннары барган көннәр. Кая карасаң да тикшерәләр, язып алалар, кыскасы, иләк аша уздыралар. Ул кадәр полиция каян килгәндер, метро станцияләрендә көтүләре белән торалар, һәркемне энә күзеннән үткәрәләр. Без риза, чөнки замана зәхмәте – шартлату, үтерүләрне кисәтергә, уяулыкка өйрәнәбез.

Бу яктан безнең яшьләр битараф инде ул. Шуңа күрә өлкәннәргә икеләтә тырышырга туры килә. Террор актлары дип йөртелүче яман гамәлләргә хирыс кешеләрне, иң элек, алар күреп ала һәм рәсми кәгазьләрдә «актив гражданлык позициясе» дип аталучы хәбәрләр белән полиция, кебек дәһшәтле органнарга мөрәҗәгать итә.

Шушы көннәрдә Казандагы 74нче маршрут автобусындагы әби дә коеп куйган ике террорчыны күрә. Чөнки кара чырайлы ике егет үз телләрендә сөйләшәләр, як-якларына һәрдаим карангалап алалар, иң хәвефлесе – икесенең дә чемоданнары бар. Анда гексогин, тротил ише хәтәр әйберләр юк дип, кем ышанып әйтә ала? Кыскасы, сизгер ападан «112» телефонына шомлы хәбәр килеп ирешә.

Башка вакыт булса, әллә ни игътибар бирүче дә булмас иде. Ләкин антитеррор чорында ошбу сигнал шаукым куптара. Автобус маршруты ныклы күзәтү астына алына һәм, әлбәттә, шикле транспорт чарасы ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан туктатыла. Иң хикмәтлесе шуннан соң башлана да инде. Аны-моны сизмәгән шофер, инспекторны күрмичә булса кирәк, туктамыйча үтеп китә. Бусы инде чын-чынлап ыгы-зыгы куптара. Чөнки чемоданлы террорчылар автобусны кулга төшергәннәр, дигән фикер туа. Оператив хезмәтләр бик җитез эш итә. Берничә минут дигәндә, әлеге автобус уза торган якын-тирә урамнар, бигрәк тә, Киров дамбасы транспорт чараларыннан «чистартыла». Террорчыларны шунда зарарсызландырырга карар бирелә.

Урамдагы шаукымны пассажирлар да, чемоданлы «кара малайлар» да сизми түгел. Һәрдаим полиция тикшерүләренә дучар бу егетләрне ошбу галәмәт шатландырмый, билгеле. Шуңа күрә дә автобусны туктатулары була, алар, чемоданнарын эләктереп, чыгып та чабалар һәм хәлне тагын да кискенләштерәләр. Ярый әле атып екмыйлар үзләрен. Бездә террорчыларны бәдрәфтә дә манчыячакбыз, дип өркетүче дәүләт җитәкчеләре бар бит.

…Озын сүзнең кыскасы, куып тоталар теге бичараларны, тентиләр, барлык саклык чараларын күреп, чемоданнарын да ачып карыйлар. Һәм вак-төяк кием-салым, сабын, мунчала кебек әйберләрдән кала башка нәрсә тапмыйлар. Егетләрнең мунчадан кайтып килешләре икән…

Әгәр берәр шартлаткыч булса, теге апага, ким дигәндә, медаль бирерләр иде. Бу юлы уяулык вә сизгерлек күрсәткән өчен рәхмәт әйтү белән чикләнәләр. Ә менә шоферның туктамыйча үтеп китүе полиция таләбенә буйсынмау дип бәяләнә. Бусы инде уен эш түгел…

« – антитеррор – 2011» өйрәнүләре төгәлләнде. Полиция аның уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте. «Уйнаган» арада, федераль һәм республика күләмендә эзләнелүче 120 җинаятьче тотылган. Мондый чаралар беренчесе һәм соңгысы булмас. Һәрхәлдә, 2013 елда башкалабызда узачак Универсиадага кадәр еш кабатланачак.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии