Мошенник сержант

-колонияләргә кәрәзле , наркотиклар һәм башка шундый тыелган әйберләр үтеп керүе сер түгел. Аларның шунда эшләүче хезмәткәрләр ярдәме белән эләгүе дә мәгълүм. Чөнки сирәк-мирәк булса да, эләктерәләр аларны. Мәхбүсләргә «хезмәт күрсәтү»нең әлеге законсыз ысулы акча бәрабәренә эшләнгәнгә күрә, бу вазыйфаи затларның ришвәт алуы дип бәяләнә һәм җинаять эше дә РФ Җинаять кодексының 290нчы кырыс маддәсе буенча кузгатыла. Ләкин шома бәндәләр монда да әлеге коррупция маддәсеннән котылу җаен таба.

…Быел июнь аенда каласындагы 10нчы төзәтү колониясендә утыручы И. Камалетдинов кәрәзле телефонга ия булу ниятенә керешә. Һәм төрмәдәш дусты аркылы инспектор-кинолог булып эшләүче А. Тарасовка гозер ирештерә. Сержант әлеге изгелек өчен 2000 сум сорый, шуннан соң Камалетдинов үзенең иректәге танышына шалтыратып, телефон, кору җайланмасы һәм әйтелгән акчаны әзерләп куярга куша. 22 июнь көнне шәһәренең Пионерия урамында әлеге әйберләр А. Тарасовка тапшырыла, ләкин аны көтмәгәндә полиция оперативниклары эләктереп ала.

Сержант өчен иң хикмәтлесе шунда: аның кесәсеннән алынган меңлекләргә алдан ук тамга салынган була. Бу инде аны махсус рәвештә «яндырганнар», дигән нәтиҗәгә китерә. Чынлап та, иректә йөрүче арадашчы акчаны аңа биргәнче, район полициясенең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү комитетының Алабугадагы бүлегендә А. Г. Тарасовның ришвәт алуы буенча җинаять эше кузгатыла.

Вазыйфаи вәкаләтләрдән файдаланып кылынган әлеге җинаять өчен реаль колония янаганын аңламый түгел сержант. Тиздән ришвәт алу ниятен кире кага башлый. Имеш, телефон, кору җайланмасын тоткынга бирү түгел, үзенә калдыру өчен алган, аларны сатарга исәп иткән, димәк ки, акчалата бүләкне дә алдан үзләштергән. Уйдырма икәнлеге ярылып ятса да, моның киресен исбатлап та булмый, чөнки аннан алынган элемтә чарасы иясенә барып җитмәгән бит. Шул сәбәпле, тикшерү органнарына ришвәт алу очрагын мошенниклык гамәленә алыштырырга туры килә. Моны район прокуратурасы законлы дип таба, чөнки дәлилләнмәгән җинаять өчен кешегә гаепләү белдереп булмый.

Шулай итеп, алдар карак дип табылган А. Тарасов эше район судына китә. Хөкемдар да аны вазыйфаи вәкаләтләреннән файдаланып һәм алдап, чит кеше мөлкәтен урлаучы, ягъни мошенник дип таный һәм җәзаны да РФ җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча билгели. Нәтиҗә буларак, А. Тарасов 2 еллык шартлы срок белән котыла.

Моны, әлбәттә, адвокат тырышлыгы нәтиҗәсе дип аңларга кирәк. Замана законнарындагы мондый мөмкинлекләрне алар бик яхшы белә.

Наил ВАХИТОВ.

Комментарии