Иленә күрә сакчысы

“Гаишник”лар – эт кебек. Кискен хәрәкәтне яратмыйлар, исерекләргә ташланалар һәм сез курыкканны сизәләр (мәзәк). Һәр мәзәкнең дөрес өлеше бар, җәмәгать. районына барып кайткач, хезмәткәрләре эшеннән көләргәме, еларгамы дип үзем дә аптырап тордым…

Энҗе һәм Илдар Миңнебаевлар Янил авылында үз көйләренә яшәп ята. “Вахит” хуҗалыгында дуңгыз карап, өч бала тәрбиялиләр. Эшкә йөрергә җайлы булсын дип, “җиделе” машинасы да алып җибәрәләр. Ә көннәрдән беркөнне, ягъни 21 октябрьдә, түгәрәк дөньяларының бер кырые кителә. Проблеманың сәбәбе – Илдар Миңнебаевның салгаларга яратуы. 12гә эшкә барасы булса да, иртә таңнан шактый тамыза ир кеше. Бу гадәте белән беренче тапкыр очрашмаган хатыны Энҗе югалып калмый. “Тиз исерә, тиз айный ул. Фермада бер сәгать эшләгәч, адәм рәтенә керер. Эшкә бармыйча да булмый”, – дип ирен дуңгыз фермасына эшкә илтергә була. Илдар Миңнебаев йөртерлек хәлдә булмаганлыктан, рульгә 18 яшьлек уллары Айрат утыра. Правасыз килеш. Авылдан чыккан арада эт тә күрмәс, беренче мәртәбә түгел, янәсе. Айрат янындагы янәшә утыргычка – әтисен, артка әнисен утырта. Фермага барып җитәргә юлны гына чыгасы калды дигәндә… ЮХИДИ хезмәткәрләре машинасы күренә. Айрат “гаишниклар” күзенә чалынмас өчен, бер йортның капка алдына туктый. Китүләрен бераз көтеп торгач, урыныннан кузгала. Тегеләре дә бу эштә “чәйнек” түгел, шундук борылып килеп, “җиделе”нең юлын кисәләр.

“ШУННАН БИРЛЕ ЭЧКӘН ЮК”

Машина Илдар Миңнебаев исемендә икәнен белгәч, “гаишник” 18 яшьлек егет белән сөйләшеп тә тормый. Аның янындагы лыгыр исерек ирне өстерәп төшереп, үз машиналарына алып кереп китә. Шуннан бирле И.Миңнебаевны җибәрүләрен сәгать буе көтеп утырган хатынның эче поша башлый.

– Беркетмәгә шулкадәр нәрсә язалар икән, ялган әйбер тагып, кирәкмәгән җиргә кул куйдырмасыннар, дип йөрәк алынды. Ишекне ачып, ирем белән сөйләшмәкче булдым. Шунда Алмаз Гыймазов исемлесе миңа дөньядагы әллә нинди шакшы сүзләрне әйтеп кычкырды. Аннары, улым да яннарына баргач, аңа да сүгенделәр. А.Гыймазов: “Тагын авызыңны ачып бер сүз әйтсәң, 15 суткага илтеп ябам”, – дип янады Айратка. Шуннан иремне үзләре белән алып киттеләр, ни сәбәпле икәнен бүген дә белмим. Кукмарада ЮХИДИ бинасы тирәсендә төшереп калдырганнар, аннан үземә барып алырга туры килде, – дип сөйли Энҗе Миңнебаева.

– Нинди начар сүз әйттеләр?

– “… чәйнәп утырма”, “… иләп торма”, “пошла на …” Миннән яшьрәк башлары белән шулай мыскыл итеп сөйләшүләре ошамады инде.

– Машина йөртерлек кеше булмагач, нигә эшкә җәяү бармадыгыз? Өегез белән ферма арасы чакрым ярым гына бит.

– Соңга калынды… Безнең эш завод кебек, вакытында киләсе.

И.Миңнебаевның язган аңлатмасын елмаеп укыдым. Баштагы өлешендә – “туктаткан”, “кушкан”, “киткән”… Бөтенесе кеше сүзеннән язылган, үзе берни хәтерләми икән. Шулай да җөмлә аралаш “куркыттылар” дип, кат-кат кабатланган.

– Туктаткач, минем документларны алыр өчен малайны ияртеп өйгә киттеләр. Улымны куркытып, талап диярлек правамны алганнар. Аннары туктаткан җиргә кире алып төшеп, бер сәгать буе беркетмә төзеделәр. Мине куркытып, үзләре әйтеп торганны язарга куштылар. Алар әйткәнчә, “100 грамм аракы эчеп, рульгә утырдым”, – дип яздым. Беркетмә күчермәсен миңа бирмәделәр, кул гына куйдырдылар… Шуннан соң Кукмарага алып киттеләр. Машинаны штраф-стоянкага куеп, үземне исерек килеш Кукмара урамында калдырдылар, – ди Илдар Миңнебаев.

– Беркетмәдәге имзаны бүген таныйсызмы, сезнекеме соң?

– Аңлаешлы, тигез хәрефләр белән “Медицина тикшерүе үтүдән баш тартам” дип язылган. Анысы минеке түгел, алай яза алмыйм. Менә ярты сәгатьтән соң кәкре-бөкре сырлаганы – үз кулым!

– Бу вакыйгадан берәр гыйбрәт алдыгызмы соң?

– Әйе, шуннан бирле инде бер ай эчкән юк, – диде гаепле.

100 СУМ УРЫНЫНА – ПРАВА

Нәтиҗәдә, Илдар Миңнебаевны административ җаваплылыкка тартып, “салмыш килеш машина йөрткән өчен” ел ярымга правасыз калдыралар. Аның исерек булуы бәхәссез, прибор да 1,432 промилл күрсәтә. Бу аягында басып тора алмаслык дигән сүз. Беркетмәгә аның кулы белән язылган юлларны укыгыз: “АИБИЛЬ 100 и овуни и упопияй, а м. ВОЗ 21207 73 болниц егат или ерет отказуеват”. Илдар Миңнебаевның “үземнең кәкре-бөкре” дигәне шушы инде. Ләкин машинаны аның улы – Айрат Миңнебаев йөрткән. ЮХИДИ хезмәткәрләре Алмаз Гыймазов белән Илфир Байкиев пассажирны түгел, рульгә утыручыны тикшерергә тиеш икәнен белмәгәнме әллә? Ә закон буенча машинаны правасыз кешегә биргән өчен җәза – 2,5 мең сум штраф! Праваны алудан аермасы бармы? районы ЮХИДИ хезмәткәре Алмаз Гыймазов бу буталчыклыкны ничек аңлатыр икән?

– Туктап торган арада алда утыручы ике кешенең урыннарын алышканын күрдек. Тиктомалдан яла якмадык, эшебез шул. Ике елга якын эшләп, мондый ситуация туганы юк иде, үземә дә уңайсыз.

– Алышынган булсалар, сез аны шул моментта тотарга тиеш бит. Берәр дәлилегез бармы? Видео, фотография, мәсәлән…

– Тиеш тә бит… Шулай килеп чыкты инде. Аны рәсмиләштермәгән булсак, эшнең ничек бетәсен кем белгән?! Гаепле икән, җавап бирсен. Эчмәскә иде.

– Ул кадәр эчкән кеше ничек рульгә утырсын инде? Аягында басып тора ала идеме соң ул?

– Яхшы йөри иде.

– Рульдә, чыннан да, правасыз егет булса, ул вакытта сез нишләргә тиеш?

– Белмим, законнан карарга кирәк.

– Шаһитләр сезне теләсә ничек сөйләшүдә, сүгенүдә гаепли.

– Кеше янында сүгенмим, бигрәк тә эштә. Бездә сүгенүчеләр эшләми.

– Ә нигә И.Миңнебаевны Кукмарага алып киттегез?

– Машинадан төшерә алмадык. Күз яше белән елап: “Машинаны калдырмыйм”, – диде. Инде ул очрактан соң күпме исерек тоттык, төгәл генә хәтерләмим дә.

АТТА ДА, ТӘРТӘДӘ ДӘ

Алышынганмы, юкмы, дип йөри торгач, бу очракның тагын бер шаһиты табылды: Янил авылында яшәүче Раниф Исмәгыйлев. Ул да дуңгыз фермасына юл тотучы машинаны күргән. Йөртүчесе Айрат булганын дәлилләде. ЮХИДИ хезмәткәрләренең алар янында туктаганын, пассажир ягында утыручы Илдар Миңнебаевны өстерәп төшерүләрен дә күзәтеп торган.

Бу очракта “гаишник” закон нигезендә нишләргә тиеш булган? Танышымнан шул хакта сорадым.

– Чыннан да, алышынмаган булсалар, Айрат һәм Илдар Миңнебаевларның һәркайсына 2,5 меңәр сум штраф каралган. Гадәттә, күченеп утыруларын машинаның туктап торуына, селкенүенә яки үзебез күргәннәргә нигезләнеп әйтәбез. Беркетмә күчермәсен һәрвакыт бирергә тиешләр. Кем хаклы, кем гаепле икәнен судья хәл итә, андый эшне суд тикшерә, – диде ЮХИДИда эшләүче Рузил.

Миңнебаевлар эшендә гаеп атта да, тәртәдә дә. Берсе күрмәгәндәй аракы чөмергән, икенчесе правасыз рульгә утырган… Ә “гаишник” дигәннәре боларга нинди җәза бирелергә тиеш икәнен дә белми. Аның каравы, үзе белгән юлны кулланган! Гаеплегә беркетмә дә бирмичә, дорфа сөйләшеп, нервыларын бозган, җитмәсә. Хәер, безнең илдә бу сенсация түгел.

Чагыштыру өчен чит илләрдә хокук яклаучыларның ничек яшәвен карыйк. Америкага баргач, Крис исемле полицейский белән танышкан идем. “Хезмәт хакыбыз – сәгатенә 25-45 доллар. Шуның өстенә, гомерлеккә медицина иминияте, йорт алу өчен кредит бирелә. Ришвәт бирүнең дә, алуның да нәрсә икәнен белмибез. Чөнки безнең өчен иң кадерлесе – эш, аны югалтудан һәр хезмәттәшем курка. Бирегә урнашу җиңел түгел, махсус югары белем кирәк”, – дигән иде ул. Безнең акчага әйләндерсәк, Крис айга уртача 140 мең сум алып эшли дигән сүз. Анда борылыш саен тормый, тикмәгә туктатмый. Ә берәр кагыйдәне бозуың аркасында туктарга кушсалар (ул бик-бик сирәк була – Л.З.), бу – машина йөртүче өчен зур минус. Аңа хәтта әлеге сәбәп белән банкта кредит та бирмәскә мөмкиннәр. Ләкин полицейскийларның кеше хәленә кереп, эшне зурга җибәрмәве, тәртип бозганга гади кисәтү генә ясавы, туктатулары өчен гафу үтенеп(!), елмаеп хәерле юл теләүләре – Америкада нормаль күренеш. Менә Финляндиядә тәртип саклаучылар уртача – 160 мең, Бөекбританиядә 200 мең сум ала. Әлбәттә, укымышлы, әдәпле, акыллы егетләр андый акчага эшләргә рәхәтләнеп риза була. Ә безнең “гаишник”ларның кытайлылар белән генә уртак ягы бар! Икесен дә таяклары ашата. Кыскасы, чиләгенә күрә капкачы, капкасына күрә тактасы, иленә күрә сакчысы инде…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Кукмара – Янил – .

Комментарии