- 09.10.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №40 (5 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Оренбург якларыннан килеп төпләнгән 1969нчы елгы И.Байтиев инде 8 ел Тукай районындагы «Татарстан» совхозы бистәсендә Тәнзилә исемле ханым белән яши. Никахлары теркәлмәгән. Уртак улларына алты яшь. Быел июнь аенда икенче балалары туарга тиеш була, ә 12нче майда әти кеше фаҗигале рәвештә дөньядан китеп бара. Эчкечелек дигән золым тагын берәүнең гомере киселү, икенчесенең бик озакка иреге белән хушлашуына китерә.
Чаллы-Минзәлә юлы өстендә урнашкан авылларда яшәүче бик күпләр кебек, Искәндәрнең дә даими эш урыны булмый. Вакытлы кәсеп белән, башлыча, шәхси йорт төзүчеләргә булышып аз-маз акча эшли. Күргән-белгәннәр эшчән, ярдәмчел иде, диләр аның турында. Монысын кулыннан килә торган ир-ат бер ярты бәрабәренә теләсә нинди йомышны үтәргә әзер иде, дип тә аңларга кирәк. Дөрес, Тәнзиләнең абыйсы Рамил әйтмешли, Искәндәрләрнең гаилә бизнесы да була. Суалчан казып, аны балыкчылар кибетенә тапшырып, керем алалар. Чулман, Ык, Минзәлә елгалары шул якларда, ераграк булса да Агыйдел дә шул юнәлештә, димәк әлеге әйбергә ихтыяҗ зур монда.
12нче майда да өч көн элек кенә 40 яшен тутырган Тәнзилә үз йортлары тирәсендә шушы табышлы шөгыль белән мәшгуль була. Төшкә таба ихатада авылдашлары Юрий Степанов пәйда була. Узган гасырның 90нчы елларында ук хулиганлык һәм төркем белән урлаган өчен ике тапкыр хөкемгә тартылып төзәтү эшләренә йөргән, мөлкәте конфискацияләнеп, өч ел ярым утырып чыккан 52 яшьлек кеше ул. Ике ел элек чит кеше торагына рөхсәтсез бәреп кергән өчен кузгатылган һәм соңрак зарар күрүче соравы буенча туктатылган җинаять эшен исәпкә алмаганда, башка хөкем ителгәне юк. Акылга утырган дигән сүз түгел бу, билгеле. Абзый, салмыш баштан кылган мәнсезлекләре өчен, административ җаваплылыкка тартылып килә. Өч мәртәбә өйләнеп тә, юньләп тора алмый. Олыгайган көнендә әнисе һәм бүтән атадан туган ике энесе белән бер фатирда яши. Ул да акчаны аерым кешеләргә хезмәт күрсәтеп таба. Кайбер эшләрне Искәндәр Байтиев белән бергәләп башкаралар.
Ләкин ике сәрхуш дустанә мөнәсәбәттә булмый. Искәндәр йортына да юньле ният белән килми ул. Хуҗабикәдән иренең кайда икәнен сорый, каралты-кураны әйләнеп чыга. Ошбу сорауга җавап бирә алмый Тәнзилә, чөнки ул төнне печәнлектә куна. Төн уртасы якынлашканда ире, 200 тәңкә акча сорап алып чыгып китә дә, йөзәр граммлы өч шешә спиртлы сыеклык алып кайта. Аларның икесен эчкәч, алдан да салмыш булган хуҗа тәмам исерә. Мондый чакта дулый, дуамаллана торган гадәтен белгән ханым, улын ияртеп, печәнлеккә шыла. Ә иртән Искәндәрнең чыгып китүен белдереп, ишеккә йозак эленгән була инде.
Ю.Степанов та аек булмый ул чакта. Узган кичтә Искәндәр аның «кәефен кыруы» турында сөйләнә, моның өчен бүген тәгаен җәза бирәчәген әйтеп чыгып китә. Кичке якта тагын килеп чыгып, кабат Искәндәрне сорый, шунда ук аны чәнчүен әйтә, ягъни сүзендә торуын белдерә. Күрәсең, хатын-кызны иренең язмышы әллә ни борчымый. Юкса, Степановны кибеткә сырага җибәреп, чынлыкта баласының атасын үтергән ир заты белән сыйланып утырмас та иде. Хәер, эшнең яман икәнен участок инспекторы Илнур Сәлмәнов килеп кергәч кенә белеп ала ул.
Ю.Степановның әйтүенә караганда, ул көнне кунакка килгән туганнан-туган апасы һәм аның ире белән өчесенә ике шешәне «төплиләр». Аларны автобуска утыртып озаткач, янәшәдәге Князево авылында ике танышы белән тагын бер яртыны «сындыралар». Менә шул хәлдә очрата да инде ул Искәндәрне. Тегесе, имеш, Степановны үз хатыны белән якын мөнәсәбәттә булуда гаепләгән, аны үз өенә алып кайтып китәргә кушкан… Кыскасы, кичтән булган низаг һәм икенче көнне көпә-көндез авыл урамында килеп чыккан бәрелешләрне И.Байтиевның көнләшүе белән аңлата. Әлбәттә, сугыша башлагач, кесәсеннән ачылмалы пәке чыгарып, көндәшенең муенына кадавын аклый алмый бу.
Тәнзилә Кыямова Ю.Степановның, үч алырга җыенып, Искәндәрне эзләп йөрүен сөйләп бирә. Гаепләнүче үзе дә пәке белән җан җиргә чәнчегән мизгелдә, Байтиевның үлү ихтималы зур булуын белдем, дип бара. Шуңа күрә җинаять эше дә аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча кузгатыла.
Фаҗигале вакыйга Әхнәф Җаббаров капкасы төбендә килеп чыга. Бик нык яраланган Искәндәр муенын тотып шул йортка барып керә, бусагадан ук идәнгә кан төкерә, эчәргә су сорый. Әхнәф сәрхушнең күңеле болгана дип уйлап, кычкырырга керешә. Ул арада Байтиев: «Юра чәнчеде мине… » – дип әйтә дә идәнгә йөзтүбән каплана. Җаббаров һәм аның мунчасында черем итеп яткан тагын бер сәрхушнең кирәкле хезмәтләргә шалтыратып маташуы файда бирми. Әхнәф җирле сырхауханә янында ашыгыч ярдәм машинасын очратып алып кайта. Соңрак, фельдшер О.Багрова өй алды идәнендә йөзтүбән яткан ирне аркасына әйләндергәндә тәне суынган, йөзе зәңгәрләнгән иде, дип аңлатма бирә. Ә суд-медицина экспертизасы муенындагы бердәнбер яраның тирәнлеге 12 см. икәнен күрсәтә, мәрхүм йокы артериясе киселү нәтиҗәсендә җан биргән, дип таба.
Ю.Степанов җинаять урыныннан китеп бара. Пәкесен инештә чайкап кесәсенә сала. Әлеге вәхшилек коралын полиция хезмәткәрләренә үзе тапшыра ул. Экспертлар ачыла-ябыла торган пәкедә бер селтәнү нәтиҗәсендә гомере киселгән Искәндәрнең канын барыбер табалар.
Гомумән, җанкыярның гаебен дәлилләү зур хезмәт сорамый. Бер ай дигәндә район прокуроры Айрат Галимәрдәнов гаепләүне раслап, җинаять эшен суд карамагына җибәрә. Хөкем утырышлары да озын-озакка сузылмый. Дәүләт гаепләүчесе Марат Хәйруллин, аңлы рәвештә кеше үтергән гаепләнүче 10 елга кырыс тәртипле колониягә лаек, дип белдерә. Кагыйдә буларак, хөкемдарлар җәзаны прокурор сораганнан киметеп билгели. Бу юлы бердәмлек хөкем сөрә – 1963нче елда туган Ю.В.Степанов 10 елга ирегеннән мәхрүм ителә.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии