Җырлы җинаять

Җинаять кодексында авторлык хокукларын яклауга юнәлдерелгән 146нчы маддә практикада чагыштырмача сирәк кулланыла. Бездә ул, башлыча, аудио-видео продукцияне рөхсәтсез җитештереп сату өчен кузгатыла. Ә менә илкүләм мәгълүм “Машина времени” төркеменең республикабызда куелган концертларыннан соң кузгатылган җинаять эше башка төрлерәк һәм билгеле кешеләр белән бәйле булды. Шуңа күрә мәгълүмат чараларында да яңгыраш тапты. Җырлы җинаять эшенең асылын бозып күрсәтү, шул сәбәпле кемнең авторлык хокукларын кем бозуын буташтырып сөйләүчеләр, язучылар да табылмады түгел. Без шушы шаукымлы вакыйгага ачыклык кертергә булдык.

Халык алдында һәм эфирда башкарылган әсәр өчен аның авторы яисә авторларына, авторлык хокукы турындагы закон нигезендә, билгеле бер күләмдә гонорар түләнергә тиеш. Русиядә моны контрольдә тотучы “Российское авторское общество” (РАО) дигән орган бар. Җәмәгать оешмасы булса да, ул дәүләт теркәве узган һәм шактый гына вәкаләтләргә ия. Аның президенты атаклы композитор Андрей Эшпай. Ә филиалын һәрберебезгә мәгълүм җырчы һәм композитор Зөфәр Хәйретдинов җитәкли.

Әлеге оешманың төп бурычларының берсе – авторларның хокукларын яклау, ягъни башкарылган әсәр өчен аларга гонорар түләүне тәэмин итү. Шуңа күрә концертны оештыручылар РАО белән алдан ук килешү төзергә тиеш. Ә менә Андрей Макаревич җитәкчелегендәге “Машина времени” төркеме концертын оештыручылар, кисәтүләргә карамастан, әлеге таләпләрне үтәми. Нәтиҗәдә, җәмгыятьнең Татарстан филиалы директоры З.Хәйретдинов һәм Русия оешмасы директоры урынбасары О.Патрин Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә мөрәҗәгать итә.

Мәгълүм булганча, Мәскәү кешеләре “провинция”дә яшәүчеләр белән югары торып сөйләшә. “Пирамида” комплексында концерт булырга ике көн кала оперативниклар оештыручы Владимир Мельниченко белән очраша, ләкин башкала кешесе күрсәтмә, аңлатмалар бирүдән баш тарта. Ул 24 апрельдә Казанда һәм 26 апрельдә Лениногорскидагы Боз сараенда җәмгыятьнең Татарстан филиалы таләпләрен санга сукмый. Шул сәбәпле беренче тамашада яңгыраган – 22, икенчесендәге 25 җырның авторларына кергән керемнән тиешле өлеш чыгарылмый.

Кассадан килгән акчаның күпме икәнлеге мәгълүм түгел. Мондый очраклар өчен РАОның үз тарифлары бар. Мәсәлән, килешүсез җырлаган 1 өчен, кимендә, 50 мең сум түләргә кирәк. Матди зыян шушы суммадан исәпләнеп, 47 өчен 2 млн 350 мең сум дип табыла. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе кузгаткан җинаять эшендә дә әлеге саннар күрсәтелә.

Ләкин хәзерге җинаять эше мәгълүм булмаган затка карата ачылган. Ничек кенә сәер булмасын, оперативниклар концертларны оештырган төп кешене таба алмый. Теге В.Мельниченко “Нейминг” дигән фирма исеменнән эш иткән булып чыга. Татарстандагы тамаша заллары белән төзелгән килешүләрдә күрсәтелгән адреста андый оешма юк. Аны Мәскәүнең бөтенләй икенче почмагыннан эзләп табалар. Ләкин “Нейминг” “Фрея” дигән икенче бер җәмгыять белән килешү төзегән икән… Кыскасы, җепнең очын югалту өчен, мәскәүлеләр әллә ниләр кылана.

Әлеге мәкерне төп оештыручы шул ук Мельниченко булуына оперативниклар шикләнми. Күрәсең, якасыннан алырга хәзергә дәлилләр җитеп бетми. Аның белән сөйләшү мөмкинлеге дә юк, чөнки ул Мәскәүгә командировкага барган оперлардан качып китә.

Әлбәттә ки, безне Андрей Макаревич кызыксындыра. Бу хәлләрне ул белмәгән дип раслау да беркатлылык булыр иде. Артистлар җырлаган өчен тиешле гонорарны алганнар һәм, күрәсең, риза булганнар. Ә менә концертларда А.Макаревичның үзе иҗат иткән җырлар да башкарыла. Закон буенча аңа да авторлык гонорары түләнергә тиеш. Ә автор исә Казанга җибәргән җавабында әлеге төр акчаны алмавын әйтә. Димәк, ул да зарар күрүче булып кала.

Аның концертны оештыручыларга дәгъвасы юк, билгеле. “Комсомольская правда” хәбәренә караганда, артистлар Казаннан бик канәгать кайтып китә. Шуңа күрә дә төркемнең матбугат сәркатибе әлеге җинаять эшен Русия авторлык җәмгыяте авторларга тиешле гонорардан үз өлешен алып калу өчен кузгаттырды дип, РАОны гаепли. Моны А.Макаревич фикере дип кабул итәргә кирәк. Авторларга гонорар түләү тәртибе шоу-бизнестагы бик күпләр өчен уңай һәм кулай түгел.

Әлбәттә, акча мәсьәләсе авторлар җәмгыяте өчен алгы планда тора. Моны Зөфәр Хәйретдинов та яшерми. Чөнки әлеге җәмәгать оешмасы дәүләттән бер тиен дә алмыйча, авторлык гонорарларының 15 процентын үзенә калдыру хисабына яши. Моны әсәрнең башкарылуын теркәп, авторын табып, аңа тияр акчасын биргән, һәм, ахыр чиктә, аның хокукларын саклаган өчен, итеп кабул итәргә кирәктер. Әлбәттә, ул Андрей Эшпай яисә Зөфәр Хәйретдинов кесәсенә барып керми, ә бәлки, җәмгыятьнең эшчәнлеген тәэмин итүгә тотыла.

Русия авторлык җәмгыяте иҗат кешеләре арасында бик популяр. Анда меңләгән әгъза исәпләнә. Автор һәм башкаручы А.В. Макаревич та аның белән инде 2006 елда ук килешү төзегән. Ничек төземәсен, ди? Бу бит аның репертуарындагы җырларның, ягъни интеллектуаль мөлкәтенең сакланышын тәэмин итә торган вәкаләтле орган. Татарстандагы чыгышларын оештыручылар алдында үзен яклаучы оешма мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләсен катгый итеп куймавы гына аңлашылып бетми. “Провинция”дә шулай да үтеп китәр дип уйлаган, күрәсең. Бу Мельниченко кебек эшкуарлар өчен бик кулай: артык акча чыгарасы юк.

Сәхнәдән яисә эфирдан яңгыраган җыр өчен әллә кайдагы авторга гонорар түләү безнең өчен чагыштырмача яңа, шуңа күрә сәер тәртип. Ләкин бу чит илләрдә күптән шулай. Аларда кеше гомеренә бердәнбер популяр әсәр язып та, гомер буе шуның хисабына яшәргә мөмкин. Монда сүз җырлар гына түгел, башка, мәсәлән, әдәби әсәрләр турында да бара.

Шуңа күрә бездә дә Русия авторлык җәмгыяте белән исәпләшергә туры киләчәк. Җыр өчен зурдан кубып җинаять эшләре кузгатып йөргәнче, мәсьәләне цивилизацияле законлы юл белән хәл итүең хәерле бит. Татарстанда кузгатылган эш нәрсә белән тәмамланыр, монысын киләчәк күрсәтер.

Наил ВАХИТОВ

Ялган әләк – яман гадәт

“Сикереп суларга төшәрсең, янса яшь йөрәккәең”, – дип җырда гына җырлана ул. Чынлыкта, гыйшык утларын су сибеп кенә сүндереп булмый. Башка төрлерәк әмәл табарга кирәк.

35 яшьлек кызы сөйгән яры ятларга китү сәбәпле, өзелгән үзәкләрен тынычландыру өчен, менә дигән ысул уйлап чыгарган әнә, ягъни ялган әләк белән үч алырга ниятләгән. Әлеге усал максатка ирешү йөзеннән, ике дә уйлап тормастан, үзенең кесә телефоныннан “02” номерын җыйган. Әлбәттә, дус кызы янына шылган кавалерын кире кайтарыр дигән уй белән түгел, ә бәлки, сөйгәнен үзенә караткан көндәшен акылга утырту ниятеннән.

Кәрәзле телефон иң якындагы Дәрвишләр бистәсе бүлеген “тота” һәм дежур милиционер “важный” хәбәрне бик җитди кабул итә. Чөнки телефон бик хәтәр хәлләр турында сөйли.

… Биектау авылының Арбузов урамындагы …нче йорт янында бер кызны үтергәннәр һәм күмеп тә куйганнар. Үтерүчесе дә мәгълүм икән. Дежурный үтерүченең шул тирәдә яшәүче Ирина Журавлева икәнен дә язып ала, хәбәр итүченең кем булуын да теркәп куя. Һәм шунда ук шомлы мәгълүматны Биектау районы эчке эшләр бүлегенә “очырта”, чөнки җинаять шул төбәктә кылынган булып чыга бит.

Төшенкелекнең төбенә төшкән Регинаның күңеле күтәрелә. Уйлавынча, хәзер милиция көндәшне якасыннан алып, таш “зиндан”га ябып куя. Кеше ярына кызыккан сәндерәдә утырып, үкенеп бетә алмый. Ул иреккә чыкканда җанкисәккәе дә ташлап киткән була. Кыскасы, сиңа да, миңа да юк.

Тиздән үч алуның шундый үтемле ысулын уйлап табуына куанып йөрүче хатынга шом керә башлый. Чөнки Биектау милициясе иң алдан аның үзен эзләп таба. Хәбәр килеп төшү белән, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Д.Рылов, участковый, оперативник, эксперт кебек белгечләр белән берлектә Биектауның Арбузов урамындагы …нче йорт янында эзләп-эзләп тә җинаять түгел, аңа ишарәләүче бер генә дәлил дә таба алмый. Шул рәвешле Регинаның ярдәме кирәк була.

Ләкин ул да оперативникларны: “Менә монда, бугай, әнә тегендә түгел микән”, – дип арлы-бирле йөртә.

Эзләү чаралары нәтиҗә бирми. Бусы бер хәл. Оперативниклар фәлән көнне кайда булдың, Арбузов урамында ниләр кылдың ише сораулар белән И.Журавлеваның кылларын чиртергә керешеп, аны хәйран итәләр.

… Р.Суфиева ахыр чиктә әләкнең ялган икәнен танырга мәҗбүр була. Ләкин соң була инде, аңа каршы Җинаять кодексының “Ялган донос” дигән 306нчы маддәсе буенча эш кузгатыла. Айрат Миңнегалиев җитәкләгән районара бүлек тикшерүчесе Р.Суфиеваның гаебен дәлилләп, эшне судка җибәрә.

Биектау район суды аның гаебен тануын, зарар күрүче И.Журавлевадан гафу үтенүен, чын күңелдән үкенүен исәпкә алып, 2 ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү белән чикләнде.

Сүз уңаеннан әйтик, моңа охшаш эшләр судларда шактый еш карала башлады. Әйтик, кесә телефонын югалтып, онытып калдырып, исерек баштан бүләк итеп, урладылар дип милициягә ялган гариза язучылар күп. Башка төрле мисаллар да җитәрлек. Бу җәһәттән, шул ук Айрат Миңнегалиев тикшергән бер вакыйганы искә төшерик (без бу хакта язган идек инде).

…Хатын өенә төн уртасында исерек килеш, киемнәре пычранып беткән коточкыч кыяфәт белән кайтып керә дә, иренә таладылар, “получка”ны алдылар дип ялган әвәли һәм аклану йөзеннән милициягә гариза да яза. Тикшерүче һәм оперативниклар хатынның ул кичтә кайларда булуын белешеп, тиешле оператив чаралар күрә. Ләкин “зарар күрүче” күрсәткән урыннарда кеше талау, хатын-кызны пычракта аунатып кыйнау очракларын күргән-ишеткән кешеләр табылмый. Аның каравы, бер ашханәдә видеокүзәтү аппаратлары куелган була. Язмаларны карый торгач, “получка”ның кая киткәне ачыклана. Хатынның үзе кебек исерек өч ир-ат белән кәеф-сафа корып утырганын да, урамга чыккач, берничә тапкыр пычракка егылганын да видеокамера бик әйбәтләп язып барган…

Ошбу ханымга да шул ук маддә буенча суд каршына басарга туры килә. Яшь баласы булуын исәпкә алып кына, ул зур күләмдә штраф түләп котыла. Катырак җәзадан котыла, ләкин ире алдында тотыла. Гомумән, ялган юньлегә түгел инде ул. Бигрәк тә милиция, прокуратура кебек вәкаләтле органнарда…

Хроника

Укучы бандит кызлар

Мәркәзебез, гадәттә, шәһәр кунакларына мөлаем һәм кунакчыл булса да, Киров районында бик ямьсез очрак була. Иртәнге җиделәрдә биредәге Архангельская урамыннан узып баручы Мәскәү кызы – 30 яшьлек А.Аннаны талаганнар. Таныш булмаган яшүсмер кызлар (!) аның кесә телефонын, кошелегын, документларын, “Сбербанк” кредит карталарын алып киткән. Шәһәребез кунагына китерелгән зыян 10 мең сумнан арткан. “Кайнар эздән” юлга чыккан сакчыллык хезмәте экипажы бу кызларны Клара Цеткин урамындагы “Пятерочка” кибете янында тоткарлый. 15-16 яшьлек мәктәп укучыларын мондый гамәлләр кылырга ни этәргәндер, әлегә билгесез…

Үтерүче кияү

Яшел Үзәннең Украинская урамында яшәүче бер гаиләдә низаг килеп чыккан. Чакыртылган “Ашыгыч ярдәм” дә башлыгына берни белән дә булыша алмаган: 46 яшьлек ир-ат җан тәслим кылган. Үтерүчене саклау бүлегенең 288нче патруль экипажы тоткарлады. Ул бичараның кияве – 24 яшьлек Алексей А. булып чыга.

Карак тотылды

Казаныбызның Г.Кутуй урамында шушы көннәрдә саксыз калдырылган бер машинаны көпә-көндез куып алып киткәннәр. УВД операторыннан кыңгыр хәбәр алган сакчыллык бүлеге экипажы ашыгыч рәвештә җинаять урынына юнәлә. Әлеге “Тойота-Авенсис”ны күрсәтелгән урынга бер өй кала күреп алалар. Кулга алынган 42 яшьлек Роман А.ның беркая да эшләмәүче, элек тә урлау өчен хөкемгә тартылган адәм булуы ачыкланды.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат төркеме.

Комментарии