- 09.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Үземне борчыган мәсьәләләрне кем белән уртаклашырга дип, бик озак уйланып йөргәннән соң, ахыр чиктә сезгә язарга булдым.
Инде иртүк йокыдан уяну белән, кемне астылар, кемне үтерделәр, тагын кайда нинди ямьсез хәлләр булды икән, дип борчылып, куркып куясың.
Менә гел шулай куркып яшәп, нервым тәмам какшады, ахыр чиккә җитеп, шыр куркакка әверелдем. Хәтта өйдә берәр нәрсә төшсә дә, егылырдай булып, дер калтырап, озак тынычлана алмыйча йөрим.
Безнең илдә нормаль яшәп булмый бит, нормаль яши башла, дисәң, шикләнеп карый башлыйлар: әллә бу кеше юләр микән диләрдер.
Ярый, көн дә берәр күңелсез хәл булып торуы Русиядә табигый хәл, без монда яшәп, аңа күнегеп беттек инде, яхшы хәбәр көтмибез дә. Инде берәр көнне бернинди дә яман вакыйга булмаса, хәтта ямансу да булып китә. Ничек әле бер нәрсә дә булмаган икән, дип уйлыйсың. Хикмәт бит инде бу: кеше начарлыкка да күнегеп, өйрәнеп китә, начар хәл булмый калса, аңа инде бу гаҗәп булып күренә, нәрсәдер җитми калган кебек тоела. Бу бик аяныч.
Яманлык, Русиядә генә түгел, инде үзебезнең Татарстаныбызда да еш күренә башлады. Шул ук сәүдә үзәкләрен яндыру, чиркәүләрне җимерү, зиратлардагы вәхшилекне алыйк. Зур предприятиеләр ябыла, мәсәлән, Уруссуда – электр станциясе, Азнакайда фермер банкротлыкка чыгып, меңләгән сыерын алып чыгып киткәннәр, болар бар да безгә – читтә яшәүчеләргә дә, бик авыр булып ишетелә.
Шул уңайдан күп сораулар да туа, мәсәлән, нишләп соң хөкүмәт шул бөлгенлеккә төшкән предприятиеләргә яки фермерларга бераз ярдәм итми?
Бу чынмы, ялганмы, белмим, ләкин сәясәт белән банкрот дигән галәмәтләр кулланып, зыян салып йөрүчеләр бар икән, дип ишеткәнем бар. Мин үзем аларны күргәнем юк, ләкин күрмәгән-белмәгән нәрсә бик куркыта бит ул.
Сәясәт дигәнен бигрәк тә аңламыйм, ә менә банкрот дигәне бераз аңлашыла. Бу сүз крот дип тәмамлана, ягъни безнеңчә сукыр тычкан дигән сүз була, ә бит сукыр тычкан гел җир казып йөри, безгә дә чокыр казып йөрми микән?
Әнкәем акыллы кеше иде, гомерендә бер класс белеме булмаса да, бик тә укымышлы иде, шуңа күрә аны бик тә ихтирам итеп, Муллабыстай дип йөртәләр иде. Бермәлне ул миңа бик тә истә калырлык нәрсә сөйләде: «Ахыр заманга каршы дөньяга әллә нинди хәшәрәтләр пәйдә булачак, иң беренче чиратта Каф тавы артыннан Мәгъҗә белән Мәгъҗүз чыгачак, һәм алар бөтен илдәге кешеләрне аздырып, туздырып, гаять зур начарлыклар кылып, бөтен дөньяның астын өскә китерәчәкләр, менә шулардан бик тә сакланырга, алардан ерак булырга кирәк булачак. Аларга иярмәскә, иярсәң, шулар кебек явыз юлга басачаксың». Шул чакта кинәт кенә Мәгъҗә белән Мәгъҗүз килеп чыгудан мин бик тә курка идем. Хәтта авыл башында өермә буран чыкса, котым чыгып, өйдәге мич эченә кереп кача идем. Менә шул әнкәй сөйләгән искә төшеп, шушы сәясәт белән банкрот дигән нәрсәләр Мәгъҗә белән Мәгъҗүз түгел микән дип уйлыйм. Шулар икенче кыяфәткә кереп, икенче исем алып, безгә зыян салып йөрмиләр микән?
Бу мәлгуньнәр безнең Татарстаныбызны эчтән какшатып, хәлсезләндереп, юкка чыгарырга тотынмадылар микән, дип, дер калтырап уйланып утырам. Әй, нервым бигрәк беткән шул инде, югарыда әйткәнемчә, дулкынлана башласам, бик калтыранырга тотынам, хәтта стеналар калтырый башлый, асып куйган шкафтан бөтен чынаяклар, касәләр идәнгә төшеп, челпәрәмә килеп бетә. Чын дөресен әйткәндә, мин үзем өчен бик курыкмыйм, газиз татар халкым, кадерле Татарстаным өчен куркам, аның киләчәге өчен борчылам. Бөтен татар халкы өчен бердәнбер Татарстаныбыз бар безнең, башка запас илебез юк, шуңа күрә ул безне яшәтә торган йөрәгебез кебек.
Менә тагы иң куркытканы: шул ук сәясәт белән банкрот, бәлки алар Мәгъҗә белән Мәгъҗүсләрдер дә, кем белә бит, шулар азаккы чиктә Татарстаныбызны эчтән какшатып, туздырып, халыкларны аздырып, канәгатьсезлек тудырып, җәнҗаллар чыгарып, хәлсезләндереп бетермәсләр микән дим, һәм Татарстанны банкрот йотмасмы соң дип куркуымның чиге юк.
Әгәр дә инде Татарстан – банкрот дип сүз чыкса, бик җәһәт кенә мәскәүлеләр килеп җитәчәкләр дә, бик шатланып, менә бит Татарстан банкрот булган, юкка чыккан бит, хәле, егәре беткән. Аны үз карамагыбызга алабыз инде, губерня итеп игълан итәрбез, диячәкләр.
Тик шулай да икенче яктан уйлыйм: безнең бөек халкыбыз сәләтле, каты сынаулар үткән, көрәшләрдә чыныккан, бүгенге көндә зур уңышларга ирешкән абруйлы халык. Ул авырлыкларны да җиңеп чыгар, һичшиксез.
Габделхак ӘХМӘТ,
Магнитогорск шәһәре
Комментарии