- 09.07.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №27 (6 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бер дустыбыз туганнары, балалары, оныклары белән Кришна сектасына кереп китте. Егерме елдан артык инде. Телиләр икән – керсеннәр, һәркемнең үз эше. Тик менә шушы вакыт эчендә, җай чыккан саен, шул дин турындагы китапларны миңа китерә, укырга киңәш итә. Балачактан бергә туганнар кебек аралашып үскән дустымның хәтерен калдырасым килми, каты да, йомшак та бәрелмичә нинди диндә булуына карамастан аны яратуымны, ләкин бу сектага кермәячәгемне, әлеге темага башка сүз кузгатмавын сорыйм. Аңардан башка да сөйләшеп утырырлык сүзләребез күп безнең. Ни өчен кирәгемне дә беләм, азмы-күпме каләм селкеткән кеше буларак, шул диннең калын-калын китапларын татарча да чыгарасылары, шуны миннән бушлай тәрҗемә иттерәселәре килә. Шул вакыт эчендә Юдинода үзләренең храмнарын да салдылар.
Дустымнан нинди акчага китаплар чыгаруларын, атна саен булган җыеннарын кем хисабына үткәрүләрен сораштырам. «Химаячеләр…» – дип кенә җавап кайтара. Ә химаячеләр – үзләре инде. Хезмәт хакыңның шактый өлеше шушы общинаны яшәтер өчен китә…
Үзләренә мөмкин кадәр күбрәк кешене тартыр өчен нинди генә пәрдәләр артына яшеренмиләр. Ара-тирә йога серләренә өйрәтү, шуның нигезендә тән һәм рух сәламәтлеге, һинд мәдәнияте белән таныштыру кебек белдерүләр күзгә чалынгалап тора. Шундый чараларның берсе турындагы белдерүгә бервакыт кызым да юлыккан иде. Сәхнәдә үзләренең рухи җитәкчеләре дә утыра икән. Бернинди йога өйрәтү дә юк, әкрен генә яңгырап торган һинд музыкасы астында, ниндидер үләннәр төтәсләп, үзләрендәге бизәнү әйберләреннән, алар булмаса, булган акчаларыннан котылырга кушып, поднос тотып, халык арасында йөри башлаганнар. Кая кергәннәрен аңлап, шунда ук торып чыгып киткәннәр. «Безгә бүрегә караган кебек карап калдылар», – дип сөйләгән иде кызым.
Күптән күрмәгән танышың белән очрашырсың, дип алдап, секта мәҗлесенә мине дә чакырган иде ул дустым.
УРЛАМЫЙЛАР ДА, КӨЧЛӘМИЛӘР ДӘ КЕБЕК…
Хәзерге заман мошенникларының ысулы инде бу. Яхшы ният белән сиңа нинди дә булса табыш китерүләренә яисә ярдәм күрсәтүләренә ышанып, үзләренә теләктәшләр арттырып, хезмәт иттерү, үз теләгең белән акчаңнан йә милкеңнән колак кактыру…
«Чиста су» акциясенә аркаланып, ат бәясенә краннан аккан суны чистарта торган җайланма куябыз дип, бәгъзе мошенниклар кермәгән фатир калдымы икән? Теге яки бу дин тарафдарлары үзләренең китапларын бушка тәкъдим итеп ишеге шакылмаган кеше юктыр. Тотылган машина бәясе торган тузан суырткыч белән паласларыбызны чистартып йөрделәр. Бушка косметика салонына чакырып, телефоннан шылтыратып интектереп бетерделәр. Тәмле телләренә алданып барып, кимендә, йөз мең сумлык косметика сатканнарын белеп кайткан кызымның күзе маңгаена менгән иде. Тик аларны алып яшәргән кеше генә күргән юк әле.
Бер дустым күптән түгел ниндидер договор күтәреп киңәшергә керде. Бәхетсез очрактан биш елга үзен иминияләштерү кәгазе тоткан, хәтта акчасын да түләгән. 300 мең сум! Килешүне укып карасам, бәхетсезлек очрагы булса күпме акча түләячәкләре турында сүз түгел, өтер дә юк! Ә инде түләмәс өчен шартлары җитәрлек! Хроник авыруларың булмаска, табибта исәптә тормаска, кыскасы, сау-сәламәт булырга, табибка мөрәҗәгать итмәскә тиеш кебек пунктлары әллә нихәтле! Тиздән 70не тутырырга тиешле кешенең кимендә биш-алты хроник чире булмыйча калмый инде.
– Бәла-казага очрый калсаң, кем йөри инде артыннан? Бала-чагаң юк, ирең өйдән дә чыкмый, акчаларың җилгә оча бит. 30 мең сум гына булса бер хәл, 300 мең бит. Бу акчаңны берәр туганыңа бирсәң, сүз дә әйтмәс идем, кемгә бирүеңне дә белмисең, – дидем.
Ярый әле дустым шунда ук килешүне өзеп, акчасын кире үз исеменә күчереп кайтара алды…
Дустымның туганнан туган сеңлесе иминиятләштерү агентында эшли, аның аз гына акчасы барын белү белән, төрле сәбәпләр табып, бүтән туганнары да гомергә түләнми торган бурычка алып торалар. Соңгы вакытта, кирәге чыгар дип, бераз акчасы җыелган иде. Тиз акча эшләргә һәвәс сеңлесе берничә ел элек шушы апасын да үзе белән ияртеп, бер танышлары эшләгән пирамидага бирергә күндереп, акчаларын җилгә очырган иде. Адәм баласы бер дә сабак ала белми. Икенче бер туганы, үз әҗәтләреннән котылыр өчен, аның фатирын саттырып, кайчаннан бирле үзләре белән яшәргә үгетлиләр, барып кына чыкмый әлегә.
Гомер буе җыйган малың үз туганыңа китә икән, аңларга була әле. Ә менә бөтенләй чит кешеләр дә туганыңнан да яхшы булып төп башына утыртырга мөмкиннәр бит.
Интернетны үзләштереп, үземнең «Контакт»та битемне ачып, берничә хикәямне дә куйгач, дуслыкка кемнәр генә заявка бирмәде. Күп кенә танышларыннан зур суммада акча алып еллар буена бирми йөргән Миләүшә Насыйбуллина да булды араларында. Ярый әле күп тә үтмәде, «Безнең гәҗит»тә аның «маҗаралары» турында язылды («Ни кылансаң да килешә, сөйлә генә, Миләүшә…», №24, 17 июнь, 2015). Кем белә, чираттагы корбаны итәргә теләге дә булгандыр… Дуслар арасыннан сызып ташладым һәм аның турындагы белешмәне Интернетка да элеп куйдым. Бәлки берәрсен булса да аның тырнагына кабудан коткарганмындыр…
Алданмаска күпме тырышсаң да, алдаучыларның күплеген белеп торсаң да, алданмам диярлек түгел. Кемнәр генә керми «Контакт»тагы шәхси битемә. Берсендә Башкортстан Президенты кызы исеменнән – аңа охшаган фотосы да бар иде – туган көнем белән котлап, бүләк вәгъдә иттеләр һәм җавап бирүемне кат-кат үтенделәр. «Бушка сыр читлектә генә була», дип җавап элсәм дә, тиз генә кабат-кабат үгетләп, ансат юл белән акча эшләү өчен, бушка тренингка үземә җайлы вакытка чакырып маташтылар. Барып чыкмагач, контактларын яптылар. Бусы белән булмагач, шул ук Уфадан ниндидер бер «галимә» элемтәгә кереп маташа. Карап карарбыз, ничек кенә алдамакчы икән… Әле тагын бер «дус», 20 мең сум гонорар күчерергә вәгъдә итеп, банк картасы номерын сорап интектерде.
«Контакт»тагы шәхси битемдә Балтачтан бик күркәм йөзле, бернинди шик тә белдерми торган бер мәдәният хезмәткәре белән бер-ике сүз алышкан идек. Көтмәгәндә, аның битеннән телефоныма смс җибәрергә рөхсәт сораган хәбәр килеп төште. Күңелемә шик төшсә дә, кызыксыну җиңде. Хәбәр килгәч, андагы пароль номерын да сорады. Телефон номерын сорап шалтыратмакчы идем, тик ул үзенә шалтыратып булмавын әйткәч, килгән парольне җибәрдем. Алга таба нинди тәкъдимнәр булыр дигән идем, элемтә өзелде һәм телефондагы акчам күзгә күренеп кимеп кенә калмады, берзаман тагын түләргә тиешле бурычым да барлыкка килде. Номерым истә калдырырга җайлы иде, тик алыштырмыйча булмады.
Әлеге сәхифә иясенә полициягә гариза язарга уйлавымны хәбәр иткәч, акланып һәм ул көнне кемнәрнеңдер үзе исеменнән башкаларга да хәбәрләр җибәргәнен әйтеп, беркая да хәбәр итмәвемне, бүтән аның исеменнән хәбәрләшергә теләүче белән элемтәгә кермәвемне сорап гафу үтенде. Нык борчылган иде… Ихтимал, аны белгән берәр танышымы, туганымы булгандыр, дип тә уйладым.
Ныграк сакланырга тырышуым аркасында көлкегә дә кала яздым. Беркөнне «Контакт»тагы битемә бер шәхси газета мөхәрриреннән Интернетка куелган язмаларымнан рөхсәтсез генә файдалануыннан гафу үтенеп һәм аларга күп булмаса да түләр өчен банк картасы номеры кирәк булачагын әйткән хәбәр килеп төште. Мин моны тегеләй дә, болай да аңларга, ниятен ныграк ачыкларга, үзеннән бераз көләргә дә теләп икеле-микеле хәбәрләшә торгач, чыннан да, монда бернинди алдау юклыгы ачыкланды тагын.
КЕМДЕР АЛДЫЙ, КЕМДЕР АЛДАНА
Алдыйм дигән максат куясың икән, кемне дә булса кармагыңа эләктерергә була торган заман. Көчлим дисең икән – көчләргә дә була. Моннан берничә ел элек фатирларын ачтырып, үсмер кызларны көчләп йөрүче бер ирнең фотосын телевизордан да кат-кат күрсәттеләр, тотарга ярдәм итүчегә миллион сум акча вәгъдә итеп, гәҗитләргә дә бастылар. Явыз ниятен балаларның каникулында ата-аналары эштә вакытларында тормышка ашырган җинаятьче үзенең булачак корбанын күзәтеп йөргән, аннан соң йә тузансуырткыч саткан, йә газ колонкасын тикшергән булып фатирларга үткән. Мин үзем балалар булган чакта һәрвакыт өйдә, аларны күздән ычкындырганым юк, теләсә кемгә ишек ачмаска икәнен искәртеп кенә торам. Җитмәсә, бер оныгым – кем шакыса да, ишек ача. Шушы оныгым урамнан биш-ун минут элек кенә кайтып кергәч, ишек какмасынмы! Гадәттә, чит кешеләр кыңгырауга баса, ә бу, аңа буе җитмәгән бала кебек, ишекне түбәннән әкрен генә шакый. Ачмаска кушып авызымны ачканчы, оныгым барып та ачты һәм ачык ишектән галәмәт зур аяк күренде. Тавышны ишетү белән, теге кеше юкка чыкты.
Бер-ике көн үткәч, бездән ерак түгел бер ир кешенең теге шикле адәмне танып алып, полиция килгәнче сагалап торулары турында ишеттек. Рәсемен күрү белән, оныгым теге аяк иясенең шул кеше булуын таныды.
Озын чәчле кызларны көннәр буе сагалап, үз теләгенә ирешкәнче йөргән, диделәр. Ә минем оныгымның чәче билдән түбән һәм калкынып кына килгән чагы иде.
Бәладән башаяк дип, толымнарын кисеп ташладык.
Алданмыйм дисәк тә, алданып торабыз шул. Алдаучылар элек тә булды. Моннан 40 ел элек кибеттән зур чират торып, ул чагында бик дефицит саналган ясалма мех тун алып кайтканда, каршыма, әнкәемнең яшь чагындагы дусты дип, бер хатын чыгып, аның хәлен сораштыра башлаган иде. Сөйләшә торгач, өйгә дә чакырдым. Алган тунымны ишек төбендәге урындыкка гына куйдым да чәй әзерли башладым. Кунагым түргә узарга кыенсынгандай басып калды. Ул арада йокы бүлмәсеннән ирем чыкты. Кайчагында эшеннән иртәрәк кайта торган гадәте бар иде. Аны сөйләндерә башлады, кайда яшәве белән кызыксынды, телефон номерын алды. Чәй дә эчеп тормыйча, кунагым ашыгуын әйтеп китү ягын карады. Соңыннан күпме генә тырышсам да, әнкәемнең андый танышы барлыгын хәтерли алмадым. Ул биргән телефоннан шалтыратып сорагач, андый кешене белмәүләрен әйттеләр.
Ирем шушы хәлне искә төшереп, беркатлылыгымнан озак кына көлеп тә йөрде әле.
Заман үзгәргән саен, алдау ысулларын да төрләндерәләр. Алдый да, куркыта да, кызыктыра да беләләр шул. Интернетыбыз да, телевизор да әйбәт эшләп торган бер мәлдә, тагын да тизрәк эшләтә, әйбәтрәк күрсәтә торган интерактив дигән линиягә тоташтырырга үгетләп теңкәгә тигәч, чынлап та әйбәттер инде, дип ризалашкан идек. Андый канал өчен 40 мең сумга төшереп телевизор алдык. Теләгән тапшыруны кабаттан да карап була торганын. Интернетыбыз да тиз генә эшләми, тапшыруларны кат-кат карардай вакытыбыз да юк…
Бер яктан, кулында эше, һөнәре, эшләргә теләге булган кешегә заманасы хәер-хаклы. Шул ук вакытта көч куймыйча яшәргә теләүче алдар капчыкларына да мең төрле юллар ачылды. Моның буенча зур индустрия эшли диярсең! Халыкны алдауның нинди генә ысулларын уйлап чыгармыйлар. Шуңа күрә кем дә булса сезнең белән май кояшы кебек балкып әниеңнән дә якын итеп аралаша башласа, сак булыгыз – аның сезне төп башына утыртырга җыенуы бик ихтимал.
Алдар капчыкларының төбе юк.
Сәмига СӘҮБАНОВА

Комментарии