Криминаль дуэт

Әлмәттәге “Толстяк” дигән мини-маркетта кинәт пәйда булган угрыларны күргәч, ике сатучы куркудан өнсез кала. Курыкмаслык та түгел: йөзләрен каплап башларына оегын кигәннәр, кулларында хирург перчаткасы, ә берсе пистолет белән яный.

Әзмәверләр кыланмышы кинодагы шикелле. Берсе кызларны һәм ишекне контрольдә тота, икенчесе күз ачып йомганчы, кассаны чистарта. Шешәле киштәләргә дә үрелә башлый, ләкин “шухер”да торучысы “уходим” дигән команданы ирештереп, нәфесле кәсептәшен ошбу ниятеннән ваз кичтерә.

Бурлар ничек кергән, шулай тиз юк та була. Алар чыгып сызганнан соң шактый вакыт узгач кына хәл кергән кызлар милициягә ашыгыч хәбәр салу төймәсен исләренә төшерә. Экипаж 2-3 минут дигәндә килеп җитә. Әлбәттә, тегеләр юкка чыгып өлгерә. Аларның кай тарафка йөгерүе мәгълүм була үзе. Чөнки качып китешли, резинка перчаткалар һәм битлекләрне ташлап калдыралар. Ләкин ул көнне эзләү чаралары нәтиҗә бирми.

Кечкенә кибеттә күп акча булмый, әлбәттә. Шулай да матди зыян 16 мең сум тәшкил итә. Әллә ни зур җинаятьләрдән саналмаса да, Әлмәт эчке эшләр идарәсе башлыгы Альберт Закиров аны күз уңаеннан җибәрми. Чөнки тәҗрибәле оперативник әгәр угрылык узгынчы “гастролерлар” эше булмаса, һичшиксез, яңадан кабатланачагын аңлый. Әлбәттә, бөтен көчне шушы “вак” каракларны тотуга юнәлтә дип әйтеп булмый. Нефтьчеләр башкаласында аеруча авыр җинаятьләр дә җитәрлек.

Мәсәлән, Гафиятуллин урамындагы йортта бер кызны буып үтерү факты буенча кузгатылган җинаять эше ун көн буе “эленеп” тора. Җинаятьләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Альберт Галиев оперативниклары шул вәхшиләрне табу белән мәшгуль. Шушы ике җинаятьнең бер үк бәндәләр эше икәнен белсә икән алар! Ул гына да түгел, үтерелгән кыз белән аралашкан кешеләрне тикшергән чакта, алар оперлар күзенә чалына, ләкин икесенең дә ышандырырлык алибилары була шул. Тикшереп карагач, шик астына алырдай сәбәп тә, дәлилләр дә табылмый. Шул рәвешле 33 һәм 23 яшьләрендәге бу адәмнәр иректә кала.

Кагыйдә буларак, аңлы рәвештә бер-ике җинаять кылып та тотылмаган кеше туктамый. Полковник А.А.Закиров та шуннан чыгып фаразлый һәм ялгышмый. Атна-ун көн дигәндә, тегеләр “Поле чудес” дигән кибеткә һөҗүм оештыра. Ләкин мондагы сатучы кыз үтә чая булып чыга. Битлекле бәндәләрдән куркып калмыйча, алъяпкыч кесәсендәге брелоктагы төймәгә баса. Хәвефле сигнал пультка килеп җитү белән, шул тирәдәге ОВО, ГАИ экипажлары әлеге сәүдә ноктасына юнәлә.

“Толстяк”ны талаучылар пистолетлы булганга күрә, милиционерлар жуликларны саклык чарасы күреп тоткарлый. Соңрак кибетчеләрнең уенчык пистолетны чынга алганлыгы мәгълүм була. Барлыгы 6 мең сум табышны эләктереп өлгергән угрыларга качып котылырлык кечкенә генә мөмкинлек тә калдырылмый.

Шулай итеп, Рамил Капкаев һәм Андрей Подкорытов эчке эшләр идарәсенә китерелә. Ике “комок”ны да алар талавын дәлилләве әллә ни хезмәт сорамый. “Толстяк” кызлары аларның кыяфәтен бик озакка истә калдырган булып чыга. Монысын алар үзләре дә әллә ни кире кагып азапланмый. Төп эш соңрак, оператив хезмәткәрләр Капкаев һәм Подкорытовның Гафиятуллин урамында үтерелгән кыз белән кайчандыр бергә эшләгәнгә таныш булулары ачыклангач башлана.

Әлбәттә, шик уянып кына кешегә гаеп ыргытып булмый. Моны дәлилләргә кирәк. Бу, иң беренче чиратта, тегеләрнең алибиларын җентекләп, минутлап тикшерергә мөмкинлек бирә. Бу, башлыча, вәхшилек кылынган төндә бу бәндәләрнең Гафиятуллин урамындагы йортта булу мөмкинлеген юкка чыгаручы күрсәтмәләрне инкарь итүгә кайтып кала. Төпченә торгач, инде чынлап торып шик астына алынган кешеләр сөйләгәннәрдә һәм аларның хәвефле төндә башка урында булуын раслаучылар күрсәтмәләрендә тәңгәл килмәүчәнлек, буталу сизелә башлый. Ахыр чиктә оператив хезмәткәрләр егетләрнең алибие нигезсез икәнен исбатлап, иң алдан Подкорытовны “яралар”. Йомгак сүтелә башлый. Подкорытов күрсәмәләрен дәлилләр белән ныгытасы гына кала.

Тиздән Капкаевны “стенага терәрлек” мәгълүматлар туплана. Иң беренче чиратта, үтерелгән кыздан салдырылган алтын муенса, ике балдак Бөгелмәдәге ломбардтан алып кайтыла. Анда җинаятьчеләрнең паспорт күрсәтмәләре калган. Бу инде Капкаевка кире кагу мөмкинлеге бирми. Шактый озак эзләгәннән соң, шәһәр буасына ташланган ачкычлар бәйләме табыла. Кансызлык кылганнан соң, алар фатирны бикләп чыккан һәм корбанның ачкычларын суга ыргыткан икән. Бичара кыз кредитка алып, әле түләп тә бетерә алмаган чәшке тунны Лениногорскида билгесез кешегә сатып җибәргәннәр.

Шулай итеп, 13 апрельгә каршы төндә булган фаҗигане күзаллау мөмкинлеге туа. Бары тик ерткычлыкка этәргән сәбәпләр генә аңлашылып бетми. Аларны соңрак тикшерү һәм суд ачыклаячак, әлбәттә. Хәзергә гаепләнүче дигән статус йөртүче ир-атлар исә үзләрен агартып, кәсептәшен каралтып күрсәтү белән мәшгуль. Подкорытов, мәсәлән, кыз фатирына килүен кире какмаса да, үтерүгә катнашы булмавын раслый.

Аның күрсәтмәләренә караганда, кичке сәгать уннар тирәсендә бергәләп сыра эчкәннән соң Капкаев тәкъдиме буенча “Глобус” фирмасында сатучы булып эшләүче А.Ф. фатирына килгәннәр. Имеш, Капкаевның элек бергә эшләгән уртак танышлары белән ниндидер мәсьәлә буенча “разборка” оештырасы булган. Әлмәттә вакытлыча фатир алып яшәүче Сарман кызы аларны үзе ачып керткәнгә охшаган. Чөнки нык тимер ишекләр ватылмаган. Подкорытов әйтүе буенча, Капкаев кызны ул кухняда вакытта үтергән. “Мин бүлмәгә кергәндә, ул йөзтүбән яткан кыз өстенә атланып, аны каеш белән буа иде. Аннары торып, мәетне кием шкафына яшерде, андагы тунны алып, пакетка салды. А.Ф.ның чылбыр муенсасын, балдакларын салдыруын әйтте”, – дип алдан да талаган өчен хөкем ителгән Подкорытов үзен бөтенләй аклап азаплана.

Ул сөйләгәннәрнең ни дәрәҗәдә хак булуын тикшерүче ачыклар. Шул ук фатирдагы икенче бүлмәдә яшәүче хатын-кыз А.Ф.ның берничә тапкыр: “Нишлисең син, Рамил?” – дип әйтүен ишеткән булып чыга. Оперативниклар үз почмагында бикләнеп утыручы бу шаһитне дә ничек үтермәгәннәр, дип әле дә гаҗәпләнә. Күрәсең, таныш булмаган кызый әллә ни әйтә алмас, дип уйлаганнар.

Чынлыкта, әлеге квартирант төнге кунакларның күршесен үтереп үк чыгып киткәннәрен белми. Чөнки вәхшилек тавышсыз, “чиста” башкарыла. Бары тик ике көн үткәч кенә, шөбһәләнә башлый ул.

Милициягә хәбәр 14 апрельдә кичке якта гына барып ирешә. Бер атнадан 30 яшен тутырырга тиешле кызның яп-ялангач гәүдәсе шкафтан алынып, экспертизага җибәрелә. Мәет муенындагы бугалак эзе һәм ике беләгендәге җиңелчә күгәреп чыккан урыннардан башка җәрәхәт табылмый, димәк, мәрхүмә танышының ниятен сизми калган, шуңа каршылык та күрсәтә алмаган.

Оператив эзләү төркеме эзләнү-өйрәнүгә бик җитди карый. 30дан артык кул эзе күчереп алына. Ләкин аларның берсе дә тикшерү өчен файда китерми. Чөнки тегеләр чыгып китәр алдыннан үзләре кагылган урыннарны яхшылап сөртеп, алып килгән сыра шешәсен, стаканнарга хәтле җыеп чыгып китә.

Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча кузгатылган эшне РФ прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының Әлмәт районара бүлеге алып бара. Гаеплеләрнең кем булуы икеләндермәсә дә, җавап табасы сораулар күп. Әйтик, үтерү, талау максатында алдан хәзерләнеп кылынганмы, әллә кинәт килеп чыккан низаг нәтиҗәсеме? Бу җәһәттән Подкорытовның: “Капкаев кызны акылга утырту өчен барып килергә чакырды”, – дигән күрсәтмәсенең асылын ачыкларга кирәк. Акылга тел белән әйтеп тә, кул белән сугып һәм алар кебек бугалак салып та “утыртырга” була бит. Әгәр соңгысы рас килсә, җәза аерата кырыс булачак.

Язылганга кире кайтып

Балда-майда йөзмәккә

“БГ”да (29 апрель, 17 сан) шул исем астында чыккан язмада халыкка социаль ярдәм күрсәтү оешмаларындагы кайбер угрылыклар турында сөйләнгән иде. Шактый шаукымлы тема булып чыкты ул. Хәтта кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында тискәре эчтәлекле материаллар гына түгел, җитәкчеләрен фаш иткән оешмаларны мактаучылар да күренгәләде.

Мәсәлән, 22 майда Казанның ике телеканалы бертавыштан “Гаилә” исемле балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәге турында сюжетлар чыгарды. Мәгълүмати сәбәбе дә бар кебек үзе. Имеш, шушы мәрхәмәтлелек оешмасын ябарга җыеналар дигән хәбәрләр йөри икән. Шул ук вакытта үзәкнең изге гамәлләре турындагы тапшыруда министрлыкның җаваплы кешеләре әлеге имеш-мимешнең хаклыкка туры килмәүче сафсата икәнен раслый. Ирексездән юк сүз турында сюжет төшереп торуның кирәге булдымы икән дигән сорау туа.

Без журналистларның кемне яисә нәрсәне дә булса яклауга юнәлдерелгән материалларын укырга, күрергә күнеккән. Монда исә үзәкне ябарга теләп кизәнүчеләр дә, яклауга мохтаҗлар да юк бит. Әлбәттә, бурлыкта тотылган директорны хокук саклау органнарыннан “яклау”ны исәпкә алмаганда… Шуңа күрә әлеге тапшырулар социаль ярдәм күрсәтү системасында караклык фактлары ачылып тавыш купкач, аны агартып күрсәтергә юнәлдерелгән пропаганда чаралары итеп кенә кабул ителә.

Без дә үзәкне каралтырга теләмибез. Сүз мохтаҗларга чын ярдәм күрсәтүче тулаем коллектив турында түгел, ә үзәктәге караклыклар, иң беренче чиратта, директор Хрусталеваның “үле җаннар”ны эшкә “алып”, аларга тиешле хезмәт хакын үзләштереп ятуы турында бара бит. Бу – закон бозу гына түгел, әхлакый җинаять тә. Чөнки дәүләт кесәсенә керүдән бигрәк, мохтаҗларны талау булып тора. Акча алар ихтыяҗы өчен бүленә бит.

Урманга кергән саен утын күбәя дигәндәй, тикшерә торгач, Хрусталеваның яңа хилафлыклары ачыла бара. Мәкалә чыкканнан соң узган арада оперативниклар тагын берничә “үле җан” ачыклаган. Җинаять эшендә юристлар “эпизод” дип йөртә торган законсыз гамәлләр саны 18гә җиткән. Ул гына да түгел, кайбер хәбәрләргә караганда, оперативниклар үзәктәге 1 млн сумлык җиһазны таба алмыйча изалана икән. Акча күчерелгән, ләкин документларда күрсәтелгән өстәл, шкафлар юк, ди. Һәм беркем дә булганын хәтерләми икән. Ә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертердәй директор кеше гел сырхауханәдә ятканга күрә, сорау алып та булмый. Шул сәбәпле җинаять эшен тикшерү дә бик акрын гына бара икән.

мәшгульлек үзәге директоры Корнеевның семинар-киңәшмә үткәрергә дип бюджеттан бирелгән 249 мең сум акчаны кесәсенә салуы турында да язган идек.

“Казый торгач, оперлар шундый ук булмаган утырышларның башкаланың 7 районында да “уздырылуын” белгән. Бу инде урланган акча күләме дә берничә тапкыр арта дигән сүз. Чөнки бу юлы да үткәрелмәгән җыелышның һәрберсе өчен 200-250 мең сум акча бирелгән булган.

Хәзер икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш хезмәткәрләре мәшгульлек үзәге җитәкчесе чәлдергән акчаны эзләү белән мәшгуль икән. Бу бик четерекле мәшәкать булып чыккан. Чөнки акча Мәскәүдәге ниндидер шикле фирма счетына күчерелгән. Ә аны эзләп табу, акчаны кире кайтару өчен шактый тырышасы бар, ди.

Сәхифәнең авторы Наил ВАХИТОВ

Комментарии