- 09.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №18 (7 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Марат Фәсхетдинов Болгардан Казан янәшәсендәге Усады авылына акча эшләргә дип чыгып киткәч юкка чыга. Ике атна дигәндә телефоны җавап бирми башлый. Аның белән бергә булган А.Гольцов, мин йоклаганда иртә белән чыгып тайган, күрмәдем, белмим, дигән фикерләрне алга сөрә, кичтән хуҗа акча биргән иде, бәлки, Түбән Новгород өлкәсендәге туганнарына киткәндер дип фаразлый. Ул чакта берәү дә ошбу мәкер иясе барысын да белә, бары тик эзне буташтырып азаплана дип уйламый әле. Марат эзләп-эзләп тә табылмагач, соңрак шикләнә башлыйлар аннан. Фәсхетдинов Нижгар якларындагы туганнар янына килми.
…Узган ел октябрь аенда Марат Усады авылындагы түбә астына кертелгән шәхси йорт эчендә сылау-штукатурлау эшләре башкарырга сөйләшә һәм никахсыз хатыны Полинаның әтисе Александр Гольцовны да чакыра. Хуҗа көнлекчеләрне урамда тора торган төзелеш вагонына урнаштыра. Аларга ияреп, Полина да килә. Ләкин 3-4 көннән ул бу авылны гына түгел, Маратның үзен дә ташлап кача, ягъни Евгений исемле башка ир заты белән яши башлый.
Барып чыкмаган кияү белән каенатай, алны-ялны белми тырышмасалар да, аз-маз кыймылдыйлар. 2нче ноябрьдә Марат юкка чыккач та, хуҗа арзанлы эшче кулны куып җибәрергә ашыкмый. Ләкин озакка түгел, декабрьдә Александр да туган якларына кайта. Маратның язмышы белән кызыксынучыларга ул чиста киемнәрен киеп киткән, күрмәдем, дип гел бер сүзне кабатлый. Ныклы дәлилләр булмагач, полиция аны якасыннан алырга ашыкмый.
Таныш-белешләр арасында аннан шикләнүчеләр булмый түгел. Әмма берәү дә ошбу «төрмәче» белән бәйләнешергә теләми. Урлап тотылып, 17 яшеннән суд юлын таптый башлаган кеше ул. Урлашкан өчен ике тапкыр хөкем ителү генә түгел, 1995нче елда кеше үтереп, Татарстан Югары судында җавап тота. Озак еллар утырып кайткач та, тагын берәүне кыйнап, җинаять җаваплылыгына тартылып өлгерә. Соңгы вакытта да төрле закон бозулар өчен һәрдаим административ тәртиптә җәза бирелеп килә аңа. Кыскасы, 44 яшьлек А.Гольцов бу якларда юньле эш күрсәтмәгән, мәнсез һәм явыз кеше санала.
Боларга М.Фәсхетдиновның да тыныч холыклылар рәтеннән булмавын һәм икесенең дә эчәргә хирыс икәнен дә өстәсәк, таныш-белеш шикләнүләренең нигезсез булмавы күренә. Алар арасында иң хәвефле нәтиҗәләргә китерердәй низаг чыгу өчен күп кирәкми. Полинаның Маратны ташлап, башка иргә китүен генә алыйк. Кыскасы, узган ел азагында имеш-мимешләр күп йөри. Полина, мәсәлән, Маратның «бугазын кисеп, корсагын ярулары» турындагы сүзләр ишетүен әйтә. Ул гына да түгел, Гольцовның Маратны үтереп күмеп куюы турында үзе әйтүе турында сүз чыга. Чынлап та, бергә яши торган хатыны Ольгага ул салган баштан бу хакта ычкындырган була. Анысы, явыз бәндәдән куркып, күпмедер дәшми йөри, ахыр чиктә, түземлеге бетеп, бертуган сеңлесе белән уртаклаша. Әлбәттә, ике хатын-кыз белгән хәбәр сер булып кала алмый.
Боргаланып торуның мәгънәсез икәнен аңлаган явыз беренче сорау алуда ук М.Фәсхетдиновны үтерүен таный. Спас полициясенә А.Гольцовны Лаеш районы хокук саклау органнарына тапшырырга гына кала. Чөнки җинаять тә шул җирлектә кылынган, мәет тә шунда яшерелгән. Аны 22нче гыйнварда Усады авылында төзелә торган йорт янындагы агач бәдрәф чокырыннан алалар.
А.Гольцов күрсәтмәләренә караганда, 2нче ноябрь кичендә алар кибеттән азык-төлек һәм аракы алып кайтып, әйбәтләп сыйланалар. Александрның кызы турында сүз чыгып ызгышып китәләр дә, Гольцов Маратка китереп суга, анысы вагондагы очлы-үткен эш кораллары өстенә капланып тынсыз кала. Һәм үтерүче аны яшерү кәсебенә керешә, ягъни агач бәдрәфне аудара, гәүдәне чокырга ташлап, буш цемент капчыклары ташлап каплагач, тактадан кагылган җиңел корылманы күтәреп урынына куя.
Алдан бирелгән күрсәтмәләрендә ул Маратка бер тапкыр гына суктым дип, андагы тән җәрәхәтләрен егылганда эш коралларына кадалу нәтиҗәсе итеп аклап азаплана. Соңрак мәет муенындагы сигез, маңгаендагы тагын бер яраны пычак белән ясавын таный. Әлбәттә, үзен һөҗүмнән сакланган итеп күрсәтү өчен, Марат алдан ташланды дип бара.
Александр Гольцовка карата кеше үтерү очрагы буенча җинаять эшенә, РФ тикшерү комитетының Лаештагы тикшерүче-криминалисты Илдан Зартдиновка урлау фактларын да өстәргә туры килә. 5нче ноябрьгә каршы төндә шул районда урнашкан «Ветеран» ял базасында төзелә торган йортка кереп, көнлекче эшчеләрнең электр белән эшли торган инструментларын җыеп чыгуын һәм шул тирәдә торган «Шевроле-Лачетти» машинасыннан видеотеркәгеч һәм 1 мең сум акча урлавын таный. Гомуми матди зыян 28600 сум тәшкил итә.
Аннан соң, «Металлист» бакчачылык ширкәтендәге бер мунчадан 24 мең сумлык әйбер чәлдерүен дә сөйләп бирә. Урланган мал, сатып җибәрелгәнгә, хуҗаларына кире кайтарылмый, билгеле. Җинаять эше Лаеш район мәхкәмәсе карамагына җибәрелде.
Наил ВАХИТОВ.
Лаеш – Спас– Балтач.
Авызлыксыз явызлык,

Комментарии