Җан тартмаса, кан да тартмый

Җан тартмаса, кан да тартмый

Гадәттә, кан тарта, дибез. Ләкин күңел усал, йөрәк туң икән, кан кардәшлек, туганлык онытыла да, адәм баласы үзенең иң якыннарының да явыз дошманына әверелә. Кызганыч ки, туган-тумачаның пычакка-пычак килүен, хәтта бер-берсен үтерергә заказ бирү очракларын күрә ишетә торабыз.

яшәүче Наталья Н. кызы Светлананы ялгызы үстерә, чөнки ире белән сабыйга 1 яшь вакытта ук аерылышалар. Мондый тулы булмаган гаиләдә үскән бала белән ана бер-берсенә аеруча якын була, гадәттә. Светланага хәзер 21 яшь, ул сәүдә йортларының берсендә сатучы булып яхшы гына эшләп йөри. Төпле, акыллы, тырыш, эшчән кыз. Наталья 46 яшендә. Бердәнбер кызы белән соңгы елларда бөтенләй уртак тел таба алмый. Ул гына да түгел, җиткән кызын үзенә яшәргә комачаулый, шәхси тормышын җайларга ирек бирми дип саный һәм башка шундый гөнаһларда гаепли, хәтта сугарга да мөмкин дип зарлана. Кыскасы, кыз белән ана этле-мәчеле яшиләр. Җаннары да, каннары да тартмый, киресенчә, аралар ерагая, суына гына бара.

Без бер-берсенә юл куймаучы якларның берсен аклап, икенчесен яманларга исәп итмибез. Ахыр чиктә, аталар һәм балалар проблемасы без уйлап чыгарган нәрсә түгел. Ул булган, бар һәм булыр да кебек. Сүз фикер, дөньяга караш төрлелеге аркасында килеп туган килешмәүчелек, ризасызлык кына түгел, бер-берсен күралмау дәрәҗәсенә күтәрелгән дошманлык хакында. Түбән Камада нәкъ менә шушы дошманлык әни кешене берничек тә аклап булмый торган адымга этәрә дә инде. Төгәлрәге, үзе тапкан, баккан, үстергән баласын юк итү теләге белән яши башлый ул.

Мондый кыргыйлыкны нормаль кешеләр аңлый алмый һәм, кагыйдә буларак, сәбәпне төрле психик авырулардан, эчкечелек, наркомания кебек замана афәтләреннән эзли башлый. Үз кызын үтерергә заказ биргән ананы акылга камил кеше дип булмастыр. Ләкин бу очракта хатынны үз-үзен контрольдә тота алмый торган авыру дип булмый. Эчәргә яратса да, өметсез эчкече түгел, эшләп тә йөри. Күрәсең, сәбәпне аның күңелле итеп яшәргә яратуыннан эзләргә кирәк. Чөнки, әйтүенә караганда, кызы аңа хәмерле мәҗлесләр оештырырга рөхсәт итмәгән, сөйгән ярларын куып чыгарган. Шул рәвешле, ул үзенә тиң пар таба алмый икән.

Үз бәхетенә киртә булып торучы кешене “алып ташлау”ны оештырырга тиешле ир-ат белән алар SMS-чат аша таныша. Сыра эчеп сөйләшеп утырганда Наталья моң-зарлары белән уртаклаша, теге явыз ниятен дә әйтә. Ир кеше соңгысын башта чынга алмый, ләкин хатынның максаты җитди икәненә ышана, чөнки “заказчы” киллер табып бирүне үтенә.

Кызыйның бәхетенә дияргә кирәк, яңа таныш төпле фикерле аек кеше булып чыга. Тегеңә уйлап карарга вәгъдә итә дә, үзе милициягә, җинаятьләрне эзләү бүлегенә килә. Әгәр хатынны туктатмасаң, ул башка берәүне ялларга мөмкин бит. Натальяны хәтта кызны нинди ысул белән үтерүләре дә кызыксындырмый – өйгә генә кайтмасын. Оперативниклар ир кешене Наталья янына яңадан җибәрә. Калганы күзәтүе астында бара. Ир-ат Светлананы үтерердәй кеше табылуын хәбәр итә. Берничә көннән “киллер” белән сөйләшү була. Кызның гомере 20мең сум дип бәяләнә, әлеге сумманың яртысы заказ үтәлү белән, ә калганы соңрак түләнергә тиеш була. Бу кадәресе шома гына бара. Хатын “башкаручы”ның оперативник, дип уйлап та карамый.

Иң кыены кызның үзе белән сөйләшү була.”әниең заказ бирде” дигән фикерне аңа җиткермичә булмый. Чөнки киллер заказ бирүчегә дәлил – “мәетнең”нең фотосын күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә кызны “канга батырып” фотога төшерергә туры килә. 3 мартка каршы төндә Натальяга заказның үтәлүе турында хәбәр ителеп әлеге куркыныч сурәтне күрсәтәләр. Ул сөйләшенгән 10 меңне “башкаручы”га тыныч кына тоттыра. Һәм шунда ук тоткарланып милициягә китерелә.

Җинаять эше Кодексының “Үтерү” дигән 105нче маддәсе буенча кузгатыла. Әлбәттә, җинаять ахырына кадәр җиткерелмәгән дип саналып җәза берникадәр йомшартылачак, ләкин бик кырыс булачак.

Туган-тумача арасындагы матди бәхәсләрне яисә күрәлмаучылыкны канлы ысул белән хәл итү очраклары булып тора. Аларның кайберләрен генә милиция кисәтә ала. артиллерия училищесында хезмәт итүче подполковник Пензада яшәүче әти-әнисе фатирына, мөлкәтенә хуҗа булу өчен аларны үтерергә киллер яллый. Аңа да иң якын туганнарының кетчупка буялган “мәет”ләрен күрсәтәләр. Казанда яшәүче хатын үзенә караганда уңышлырак сеңлесен гаиләсе, йорты белән бергә шартлатырга куша. Оперативникларга МЧС пиротехникалары белән Нагорный бистәсендәге йорт янында шартлату оештырырга туры килә. Чөнки заказчыга әлеге “тамаша”ның видеоязмасын бирергә кирәк. Алексеевск районында уртак бизнесларына хуҗа булу өчен ирен үтерергә тели. Монысын да милиция хезмәткәрләре булдырмый кала.

Наил Вахитов. Түбән Кама.

Җан тартмаса, кан да тартмый, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии