Яклыйсы иде…

Кая бара бу дөнья, адым саен үтереш, суеш, көчләү. Бер сүз белән әйткәндә, вәхшилек тамыр җәя. Соңгы елларда балалар арасында бигрәк тә агрессия чалымнары арта бара. Телевизор, интернет, радио шул хакта чаң суга. Шушы урында: «Бераз гына соңга калмадыкмы икән, җәмәгать?» – дип сорау бирәсе килә. Мәктәп яшендәге балаларда соңгы вакытта бигрәк тә кискен үзгәрешләр ешрак сизелә башлады. Мин шәхсән моның сәбәбен мәгариф өлкәсендәге көннән-көн катлаулана барган уку-укыту чаралары һәм кырыслана барган таләпләр нәтиҗәсендә күрәм. Хәер, мин генә түгел, шушы ук фикерне күпчелек яклый, тик авыз ачып әйтергә куркалар. Балаларның балачагы юк. Аны без – өлкәннәр урлыйбыз. ЕГЭ, ГИА, ОГЭлар белән баш катырып, сабыйларның иреген, мөмкинлекләрен чиклибез түгелме соң? Кулларына салкын корал алып, якыннарына, дусларына, укытучыларына ташланучы, үз-үзләренә кул салучы балалар ник көннән-көн арта дип уйлыйсыз? Чөнки әле ныгып та өлгермәгән психикаларына артык күп мәгълүматтан зыян килә. Болай да ташкын кебек зур тизлектә әйләнгән гомер ритмына балалар түгел, үзебез дә иярә, яраклаша алмый интегәбез. Балаларыбызга игътибар итәргә вакытыбыз да, көчебез дә калмый: баштан ашкан дөньяви мәшәкатьләр, кыйммәтчелек, каян акча табыйм, гаиләмне ничек тәэмин итим дигән сораулар баш миен бораулый. Эшсезлек, битарафлык, кансызлык, көнчелек, хөсетлек – болар барысы да көн үзәге проблемаларына әйләнде.

Балаларын язмыш кочагына ташлаган ата-аналарның да саны кимергә уйламый. Ник кимесен, хөкүмәт үзе үк аларга йөзе белән борылгач. Әнә, Чаллыда бала кабул итә торган бокслар ясап яталар. Имеш, балаларны үтереп, чүплеккә ташлаучылар кимер. Мин моңа ышанмыйм, ишетәсезме, ышанмыйм! Баласыннан йөз чөергән вәхши аны кадерләп, шул бокска урнаштырып йөрерме икән, ай-һай? Бөтен бозыклыкны да чит илдән күреп эшлиләр шул, кызганычка…

Инде дә килеп, бераз гына читкәрәк китеп булса да, ата-анасы үлмәс борын, аларны тереләй күмәргә әзер торучы балалар турында да әйтәсем килә. Йорт, мал бүлеп, ата-анасы өстеннән атлап үтәргә дә тайчынмаучылар саны бихисап. Ни өчен? Әлеге дә баягы, таякның очы шул акчага килеп төртелә. Барысының да байыйсы, кешечә яшисе килә. Ә әҗәл аларны читтән генә авыз ерып күзәтә, чөнки берәүнең дә әлегә мал-мөлкәтен теге дөньяга алып китә алганы юк.

Үземә, ике бала тәрбияләүче ана буларак, бик күп каршылык, мәшәкатьләр очрый. Бигрәк тә кече яшьтән тәрбиягә алган инвалид кызым белән алдыбызга бик күп сораулар килеп туа. Беләсезме, кешеләрнең кара эчлеге шулкадәр җанымны телгәли. Кызым өчен хөкүмәттән күпме акча алуым кызыксындыра, борчый күбесен. Ә шул баланы кеше итү өчен күпме хәләл көч сарыф итүемне күз алдына да китерә алмыйлар. Суд приставында эшләүче өлкән яшьтәге бер ханым хәтта миңа: «Нигә инвалид бала алдыгыз, аның авыруын үз мәнфәгатьләрегездә куллану өченме?» – дип, йөрәгемне яралады. «Ни өчен?» – дип сорарсыз. Баланың 18 яшькә җиткәнче тотылмый торган, үз хисабына күчәргә тиеш булган, анасыннан алимент акчасын түләтүне таләп иткән өчен. Баламны, Аллага шөкер, акыл һәм физик үсешендә алга китеш булганлыктан, инвалидлыктан азат иттеләр, гәрчә, гомерлек авыруы булса да.

Без балаларга бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышабыз. Аларны күз уңында тотар өчен үзем сменалы эштән баш тарттым, чөнки бу катлаулы дөньяда балаларны упкын ятьмәләре һәр адымда сагалап тора. Ә без, өлкәннәр, алар өчен һәрдаим җаваплы.

Әйтәсе килгән фикеремне күпләр хуплар, күтәреп алыр, дип өметләнәм. Бала – бәгырь ите, диләр. Балаларыбыз безнең кайгыртуга мохтаҗ. Яклыйсы, саклыйсы иде аларны!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА.

Азнакай шәһәре.

Комментарии