Алдау оясы

Кызык кына дөньяда яшибез бит, җәмәгать. Бер яктан карасаң кызык та, кызганыч та инде анысы. Иртән без алдыйбыз, кичкә безне ярык тагарак янында калдыралар. И мәш киләбез шулай!
Беркөнне телефоныма шалтыраталар. Безнең шәһәргә массаж ятаклары белән киләләр икән. Шул исәптән минем бәхетлеләр исемлегендә булуым аркасында, мине дә чакырырга булганнар. Әле беләсегез килсә, акчаны өйдә калдырасы, паспорт белән генә киләсе. Массаж ятакларны тәкъдим итү кичәсе кафеда була, ди. Бик күңелле итеп чәй эчү дә планлаштырыла. Әлбәттә инде, массаж да ала аласың икән. Чакыруны кабул итеп килгән һәрбер кешегә бүләге дә бар. Дөрес, тагын әллә нәрсәләре булгандыр әле, бәлки. Әмма мин туеп, телефонымның төймәсенә басып куйдым.
Кичкә иремнең телефонына шалтыратты болар. Мин бәхетле булгач, ирем икеләтә бәхетле бит инде! Ул минем андый әкиятләрне тыңларга ярата. Баштан азагына кадәр тыңлап бетерде, дә:

– Җаным, безне шул шул көнне, сәгать көндезге тугызда кафега чакырдылар. Барабыз! – ди. Мин инде ул юри әйтәдер, вакыты җиткәч онытыр әле, дип, бер елмаеп куйдым да, дәшмәдем.
Иртәгә «бәйрәм» буласы көнне, бәгырькәем исемә төшермәсенме:

– Иртәгә егерме җидесе, онытма!

Шулай итеп бардык бит без теге мәҗлескә. Әмма минем җаныкаем сыман ышанучы кешеләр шәһәребездә күп булу сәбәпле, «урыннар бетте» дип, безне һәм тагын шундый «бездәйләрне» урамнан кертмәделәр. Дөрес, иремнең исем-фамилиясен үз язмаларыннан табып, тиешле бүләкне бирделәр бирүен.

Ярый, Аллаһка шөкер, болай тиз генә котылдык әле, дип Аллаһы Тәгаләгә эчемнән, иремә ишеттерми генә (ишетсә, мин бернигә дә ышанмаучы булып чыгам, Аллаһтан башка) рәхмәтләремне укып кайтып киттек.

Моннан ике-өч ел элек олы яшьтәге танышларыбызны да шулай итеп чакырганнар. Лаеклы ялдагы кешеләр ышаналар бит инде. Матур, ягымлы итеп чакыргач, бушка чәй табына да тәкъдим иткәч, кире кага алмаганнар, бахырлар, барганнар. Дөрес, чәен дә эчерткәннәр, массажлы паласларында да яткырганнар, үз байлыкларын мактап сөйләгәннәр. Әлбәттә, шулкадәр мактауның нәтиҗәсе булмый калмаган. Олы кеше каршы килә алмый бит инде ул. Беренче эш итеп лотерея билеты уйнатканнар, бәхетне сынаганнар. Һәм әлеге апа белән абыйга массаж паласы чыккан, кемгәдер кул белән йөртеп эшли торган, кемгәдер башны массажлау өчен кирәк булган кирәк-ярак ирешкән. Теләсә кемгә мондый бәхет елмаймый дип, шарлатаннар әлеге апа белән абыйга йөз меңгә массаж паласы сатып киткәннәр. Аларда кайдан андый акча булсын, диярсез инде. Әлбәттә, көтәргә һәм бүлеп түләргә, кредитка. И әле алай гынамы соң! Күңелләре куансын, тәннәре сызламасын, дип, кайгыртучанлык күрсәтеп, сарыкмы, этме, дөя йоныннанмы мендәре, юрганы булган урын-җир кирәк-ярагы да өстәгәннәр. Монысы бушка икән!

Бәхетле картлар кош тоткандай сөенеп, алдагы көндә сырхаулары бетәсенә ышанып кайтып киткәннәр. Аллаһы Тәгалә ярдәме, хөкүмәт ярдәме – пенсияләре белән көч-хәл белән бу «бәхетле көннең» акчаларын түләп бетергәннәрдер, дип уйлыйм.

Әле беркөнне апаны очраткач та сорадым.

– Ничек соң хәлләрегез? Массажның файдасы тияме?

Апаның әллә җаны сызлаудан, әллә тәне сызлаудан, йөзләре үзгәреп китте.

– Утырган да, яткан да юк анда, – диеп сүзен тәмамлады.

Тагын бер алдау оясы. Күрше шәһәрдәге балалардан автобуста кайтып киләп. Янымда утыручым таныш булмаса да, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Күптәннән бер-беребезне белгән танышлардай, рәхәтләнеп сөйләшеп кайттык. Бервакыт телефонына шалтыраттылар моның. Йөзләре җитдиләнде. Сумкасыннан нидер эзли, үзе кабалана. Акча картасын тартып чыгаргач, эшнең нидә икәнен аңлап, мин картасын алдым.

– Телефоныгызны куегыз! Аңлатам.

Шуннан бу апа белән барысын да аңлаштык. Банкның куркынычсызлык хезмәтенә шалтыратып, барын да сөйләп бирде апа. Чираттагы алдау иде бу. Имеш, сезнең картадан әле генә акча алдылар. Бу сезме? Әлбәттә, юк. Алайса картагызны ябабыз. Әмма, аның өчен картаның номерлары һәм арттагы код кирәк. Шулайрак. Ул номерларны әйтсәң, акчалардан җилләр исә.

Миңа гына түгел, сезгә дә чит илдә вафат булган миллионер туганнарыгыздан, әтиләрегездән калган мирасны ничекләр бирергә икән, дип азапланган хатлар киләме ул?

Кайбер вакытны шаклар катып куям инде мин. Бар тамырларым да чит илдә икән ләбаса, Татарстанда нишләп ятамдыр. Анысы кунакка чакыручы юк . Шул мирасны алыр өчен ниндидер картага мирас суммасының процентын гына күчерәсе, ди. Ул да бик арзан гына икән, әмма аннан соң миллионнар синеке! Аннан хокук хакы миндә, вәссәлам!

Мин язган хәлләр алдауның тузан бөртеге кебек кенә. Чыннан да, ялганнан корылган дөньяда яшибез. Мин ул алдакчыларны да үземчә аңлыйм. Аларның да гаиләләре, балалары бардыр, ашыйсылары, яшиселәре киләдер. Бар дөньясы акчадан гына торгач нишләсеннәр? Уку, медицина түләүле, кредит, ипотекаларны гомер буе түлибез. Кая карама, ни генә эшләргә алынсаң да, башта кесәңнән чыгарырга кирәк.

Ярар инде, нишлисең бер мин генә түгел, ил белән, дисең дә, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек, шул «тиеш»ләрне түләп бетерергә ярдәм, сабырлык сорап алга барасың. Күзләрне ачып карап, юк-барга ышанмыйча, күңел тынычлыгын югалтмый гына яшик әле, җәмәгать. Яшәү рәхәт бит!

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА,

Азнакай шәһәре

Комментарии