- 08.10.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №40 (5 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Банк оешмаларын таласалар, бу һәрвакыт шаукым куптарып, мәгълүмат чараларында көнүзәк яңалыкка әверелә. 3нче сентябрьдә Казанда булган хәл чагыштырмача тыныч узды, чөнки аны маҗаралы кинофильм төшерерлекләр рәтенә үк куеп булмас. Таланган акча капчыклап түгел, бердәнбер хатын-кыз хезмәткәрнең коты алынудан тыш, зыян-зәүрәт күргән кеше дә юк. Аннан соң, угрыны тиз, ике тәүлек дигәндә тотып та ябалар. Димәк, аны без экраннарда күрә торган «җитди» җинаятьләр белән янәшә куярлык та түгел.
Әмма ялгызак талаучыны бөтенләй үк булдыксыз дип, юкка чыгарып ташларга ярамас. Полиция аеруча зур игътибар бирә торган җинаятькә барырга батырлык та кирәк бит әле. Акчалы оешманы бер минут эчендә тавыш-тын чыгармыйча, шома гына «чистарта» алуын кара тагын… Боларга полицияне аякка бастыруын да өстик. Аннан соң, әлеге шома бәндәнең эләгүе дә очраклы булган кебек. Хәер, соңгысын исәпкә алмаска мөмкин, чөнки җинаятьчеләрнең күбесе кечкенә генә ялгыш, саксызлык күрсәтү аркасында очраклы рәвештә килеп каба. Ни гаҗәп, шушындый киң яңгыраш тапкан җинаятькә барган кешене, чынлыкта, башындагы парик харап итеп куя.
Шимбә иртәсендә башкаланың Губкин урамындагы «Татсоцбанк» офисы янына мыек ябыштырып һәм бөдрә чәчле хатын-кыз паригы киеп килеп баса ул. 8 сәгать 45 минутта банк хезмәткәре ишекне ачу белән аны эчкә төртеп кертә, пычак белән кизәнеп, тимер сейфларны ачарга боера. Ялгызак хатын-кызның буйсынмый чарасы булмый. Күз ачып йомганчы хәзинәдәге байлык та, теге тузбаш та юкка чыга. Соңрак санап карагач, 1 миллион 600 мең сум – безнең акча, 1580 – АКШ доллары һәм 2605 евродан җилләр исүе ачыклана.
Оперативниклар эшне видеокүзәтү җайланмасы язмаларын караудан башлый. Тик эчке эшләр органнарының сурәт буенча шәхесне ачыклау белгечләре төс-кыяфәтен бик нык үзгәрткән ир-атның кем икәнен әйтә алмыйлар. Әмма аның буе-сыны, кием-салымы һәм таныта торган бүтән яклары ачыклана бит. Оператив-эзләү төркеме угрының башка банкларның видеокүзәтү язмаларына эләгү мөмкинлеген чамалый. Чөнки бу төр угрылар алдан сайланып, тынычрак оешмаларны карап йөриләр. Шуңа күрә аның аерым билгеләре күрсәтелгән сурәте электрон почта аша банкларның хәвефсезлек хезмәтләренә җибәрелә һәм бу зат турында нинди дә булса мәгълүмат ачылса, полициягә хәбәр итү сорала.
Әлеге мөрәҗәгатькә башка банкларда ничек караганнардыр, әмма «Казан банкы» җәмгыятендә кирәкле чараларны үткәрәләр. Бу көтелмәгән нәтиҗә биреп куя.
Билгеләп үтәргә кирәк, гүзәл җенескә хас сизгерлек һәм күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар ярдәм итә. «Казан банкы» офисларының берсендә эшләүче Алсу һәм Сирень исемле кызлар җәйге челләдә хатын-кыз паригы киеп йөргән ир уртасы кешене күреп бик тә сәерсенгәннәр һәм аны шәпләп хәтерләрендә калдырганнар икән. Өстәвенә, кәмит кыяфәтле затның кредит та алып чыгып китүен әйтәләр, димәк ки, клиент үзе турында гына түгел, кем әйтмешли, җиде буын ата-бабасы хакында да тулы мәгълүмат калдырган дигән сүз була бу.
Кыскасы, кызлар биргән мәгълүмат, шул ук «баш киеме»ннән «Татсоцбанк»ны таларга барып, хәлиткеч ялгышлык һәм үтә булдыксызлык күрсәткән угрыны фаш итүдә зур әһәмияткә ия була. Шимбә көнне башкарган «эш»нең уңышлы чыгуына икеләнеп тә карамаган 1977нче елгы А.Колистратовны дүшәмбе тотып ябалар. Хәрәм акчаның бик аз өлеше генә табып алына аннан. Көннән-көн түбән тәгәрәүче эшмәкәрлеген шушындый ысул белән тернәкләндерергә уйлаган, шактый җыелган бурычларын түләп тә өлгергән икән ул.
Булдыксыз каракка карата «Разбой» дигән кырыс маддә буенча җинаять эше кузгатыла. Банк кадәр банк талаучыны шулай тиз якасыннан алган оператив хезмәткәрләрнең өлгерлегенә югары бәя бирелми калмагандыр. Ул гына да түгел, банк хезмәткәрләренең уяулык һәм сизгерлек күрсәтүе дә җинаятьчелеккә каршы көрәшкә зур өлеш кертү дип табыла. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Алсу Мөхәрләмова, Сирень Миңнеәхмәтова, «Казан банкы»ның хәвефсезлек хезмәте җитәкчесе урынбасары Равил Әхмәтҗанов һәм «Татсоцбанк»ның видеокүзәтү инженеры Илдар Имамовка Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшыра.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии