«Мөстәкыйль яши алмаган инвалидлар, сез үсемлекләр»

«Мөстәкыйль яши алмаган инвалидлар, сез үсемлекләр»

Шундый яңа гыйбарәне Түбән Каманың социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Ямалиева уйлап тапты. Тулаем ярдәмгә мохтаҗ икән, димәк, тулаем кеше түгел дигән сүз. районы инвалидлары социаль яклау идарәсеннән, киресенчә, социаль бүлгәләнү хисен сизәбез, дип зарлану сүзләрен җиткерде. Физик мөмкинлеге чиклеләрне социаль пакеттан мәҗбүри баш тарттыралар, ял йортына җибәргән очракта да, озатып баручыга бушлай юллама бирмиләр, дип баш күтәрде алар. Ике яктагы каршылык социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Ямалиеваның мөстәкыйль яши алмаган инвалидларга карата әдәби тасвирлау сүзләрен кулланганнан соң башлана. Хәер ул аны яшерми дә. Монысы хакында соңрак. Чөнки бу ахыр чик, чыгырдан чыгарыр өчен моңа кадәр сәбәп җыелып килгән.

ФЕДЕРАЛЬ КАНУННЫ БОЗЫП!

Без килгәндә Түбән Каманың «Шинник» спорт сараенда 40ка якын инвалид физик күнегүләр ясый иде. Шулай итеп атнаның 3 көне тернәкләнүгә китә. Хәтта, начар күрүчеләр яхшырак күрә, умыртка сөяге сынганнан соң хәрәкәт итә башлаучылар да бар. Мондый мөмкинлекне аларга шәһәр депутаты тудырган. Ә менә социаль яклау идарәсе белән проблема. Инвалидларны ял йортына җибәрмәскә тырышалар икән.

– Социаль яклау идарәсе инвалидлар белән эшләргә теләми. Чиновниклар бездән баш тарта, – диде исәнләшкәннән соң беренче сүз итеп, физик күнегүләр оештыручы Радик Закиров. – Тернәкләндерүне инвалидларга үз көчебез белән оештырабыз, чөнки ялга җибәрмиләр бит.

Александр Глодков – 1нче группа инвалид. Федераль канун буенча, аңа ял йортына озата баручы белән бергә ике бушлай юллама бирелергә тиеш. Әмма, социаль яклау идарәсендә үз кануннары.

– Ни өчен Казанга юллама сорыйсың икән, озатып баручыга түләргә кирәк диләр?! Безнең андый мөмкинлекләр юк. Һәм мин үз көчем белән генә, күреп торасыз (утыргычта гына йөри), шифаханәгә бара алмыйм, – дип аптыравын белдерде 1нче группа инвалид Александр Глодков.

ЮТАЗЫДА ДА ШУЛ УК ХӘЛ

Шундый ук мисалга без Ютазы районында да юлыктык. Урын өстендә ятучы 1нче группа инвалид Тәлгать Усманов бүген тулысынча якыннары терәгенә мохтаҗ. Кем уйлаган чирек гасыр хуҗалыкта машина йөрткән ир-ат шундый хәлгә калыр дип. Берничә ел элек улының үлеме аяктан ега аны.

Күз яшьләрен һаман яшерә алмый ир.

– Өйдә кеше булмый икән, күршеләр ярдәм итә. Кыенсынып тору юк инде. Йә улым эшеннән кайтып ярдәм итә, – дип тезеп китте 1нче группа инвалид Тәлгать Усманов.

Ирнең төп таянычы да, юатучысы да – хатыны Гөлшат. Тик тынычландырып кына чирдән котылып булмый шул. Гаилә өстәмә ярдәмгә мохтаҗ. «Туганнар ярдәм итә. Әмма безгә берәр шифаханәгә юллама кирәк. Тикшеренеп, дәваланырга кирәк. Бар теләгәнебез шул», – ди хатыны Гөлшат.

Районның социаль яклау идарәсендә дә мөстәкыйль тормыш алып бара алмаган инвалидны тынычландырырлык сүз әйтә алмадылар. Хәер, бу хакта безне, барып торуның мәгънәсе юк дип, алдан ук кисәткәннәр иде. Безгә җиткерелгән мәгълүматлар буенча, ял йортына елына 30 юллама бирелә, шуңа 147 кеше чират тора. Ә тернәкләндерү үзәге бөтенләй чынга ашарлык түгел. Анда озатып баручы өчен тулысынча үзеңнең кесәңнән чыгарып салырга кирәк.

– 1нче группа булса да, тернәкләндерү үзәгенә үзен генә җибәрә алабыз. Алдагы елларда озатып баручы белән берәр ял йортына юллама булыр, – диде Ютазы районының социаль яклау идарәсе хезмәткәре Гүзәл Әхмәтшина.

Ә федераль закон буенча ял йортына бушлай юлланма 1 группа һәм 18 яше тулмаган инвалидларны озатучыларга гына тиеш, дип акка кара белән язылган.

ТҮБӘН КАМА ИНВАЛИДЛАРЫ ХОКУКЛАРЫН БАРЛЫЙ

Шул ук вакытта физик күнегү ясарга җыелган Түбән Кама инвалидлары, мизгел эчендә шөгыльләнүләреннән туктап, үз хокукларын чутларга кереште. Социаль яклау идарәсенә һәммәсе диярлек үпкә саклый чөнки.

Тик кайберәүләрнең дәгъвасы нигезсез дә булып чыкты. Инвалидларның ярсуы чиктән ашса да кайбер категорияләргә ташламалар чикләнгән шул. Ә бит биредә 2нче группа да, психик тайпылышлы булган инвалидлар да шушы мәсьәлә буенча баш күтәрә?! Аларны озатып баручы өчен үзеңә түләү каралган. Әйтик: «Психдиспансерда исәптә торасың – бирмибез диләр», – дип зарлана 2нче группа инвалид Рушания Фәизова.

Шулай да канәгатьсезлеккә җирлек бар. Бу социаль яклау идарәсе белән инвалидларның үзара мөгаләмәсенә кайтып кала.

– Кайчан кермә, юк дип кенә әйтәләр. Башка сүз белмиләр бугай, – дип зарлана Хәлимә Гыйниятова. Аңа кушылып:

– Бик начар кешеләр эшли социаль яклау идарәсендә. Инвалидлар өчен элегрәк мәҗлесләр, бәйрәмнәр үтә иде. Хәзер бернәрсә юк, – дип өстәде Рушания Фәизова.

«БЕРНИНДИ ХОКУКЫГЫЗ ЮК, СЕЗ ҮСЕМЛЕК»

Сабыр кесәләре тулган инвалидлар белән социаль яклау идарәсе арасындагы каршылыкларның югары ноктасы күптән түгел, Түбән Камада үткән түгәрәк өстәлдәге сөйләшүләрдән соң башлана. Шәһәрнең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Ямалиева мөстәкыйль яши алмаган инвалидларны «үсемлек» дип атый. Болай да үпкә саклаучылар бу сүзне инде мыскыл итү дип кабул итә. Шунда катнашкан Радик Закиров җыенны бөтенләй ташлап чыгып китә.

– Инвалидлар белән түрәләрнең эшлиселәре килми. Аңлыйм, авырдыр безнең белән, – ди 2нче группа инвалид, хәйрияче Радик Закиров. – Әмма алар үз-үзләрен тиешле дәрәҗәдә тотарга тиештер. Әйтеп куйды бит: «Тулаем ярдәмгә мохтаҗ инвалидларның бернинди хокукы юк. Алар үсемлек кенә». Халыкны ботаника бүлмәсенә күчерү кебек мыскыл итү башка бер җирдә дә юктыр. Гаҗәпләнүемә чик чама юк иде. Мин очрашуны ташлап чыгып киттем. Әмма мондый түбәнсетүне болай гына калдырып булмый.

«ИНВАЛИДЛАРНЫ СОЦИАЛЬ ПАКЕТТАН МӘҖБҮРИ БАШ ТАРТТЫРАЛАР»

Аңлатма алырга без Түбән Каманың социаль яклау идарәсенә юл тоттык. Җитәкче Ямалиеваны очрата алмасак та, аның урынбасары безгә инвалидлар белән мөгамәләне яхшы дип ышандырырга тырышты.

– Бездә бернинди бүлү дә юк. Һәрбер инвалидка мөнәсәбәт төрлечә. Монда утырган кешеләрдән сорасагыз да шулай дип әйтәчәкләр. Бөтенесе тыныч һәм әйбәт бара, – ди Түбән Кама шәһәренең социаль яклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Мәрхәбә Фәсхиева.

Җиткерелгән мәгълүматлар буенча, ял йортына юлламаны бүген 3705 инвалид көтә. Чиратның башы 2008 елдан. Шул ук вакытта социаль пакеттан баш тартучылар 80%ка җиткән.

– Авыр инвалидларга, аларның ата-аналарына социаль пакеттан баш тарттыралар. Тегесен-монысын алмыйсыз, берни булмый, дигән сәясәт алып барыла. Мондый сүзләр гел кешеләрдән ишетелеп тора, – ди 2нче группа инвалид Радик Закиров.

ТҮРӘ БЕЛӘН ОЧРАШУ

Инде «Мөстәкыйль яши алмаган инвалидлар үсемлек!» – дигән сүзләргә кире әйләнеп кайтыйк. Шундый тасвирлау сәләтен көчкә җиккән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Ямалиева белән без ахыр чиктә шәһәрнең башка урынында күрешә алдык.

Түрә беренче сүз итеп Радик Закировны сүгә башлады. Баксаң, ул үз мәнфәгатен генә кайгырта икән! Ямалиеваның инвалидларга каршы компроматы җитәрлек. Хәтта ул Түбән Камада да яшәми икән, хәтта нидер сорар өчен юридик зат та түгел. Тик, гафу итегез, аның 2нче группа инвалид булуын онытмаска кирәк. Инвалидларга мөгамәлә шуннан ук күренде. Аларның чыннан да бернинди хокукы юк кебек тоелды миңа. Мөстәкыйль яши алмаган инвалидларны «үсемлек» дип әйткән сүзләреннән дә баш тармады түрә.

– Мөстәкыйль яши алмаган инвалид – ул ятып кына тора ала, үз аңында түгел. Нәкъ үсемлек кебек. Менә үсемлек сөйләшә алмыймы? Әлеге инвалидлар да шундый. Аңа гел су сибеп торырга кирәк. Ул недееспособный! – диде ачык итеп Түбән Кама шәһәренең социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Ямалиева.

МӘСЬӘЛӘГӘ ПРОКУРАТУРА АЧЫКЛЫК КЕРТЕРГӘ ТИЕШ

Түбән Кама инвалидларының социаль яклау идарәсенә төп дәгъвалары кешелек мөнәсәбәтенә кайтып кала. Тулаем ярдәмгә мохтаҗ инвалидлар су таләп итүче үсемлекме? Хәзер бу сорауга җавапны прокуратурада да эзли башларга мөмкиннәр.

– Прокуратурага мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Бәлки без дә берәр нәрсәне арттырабыздыр. Әмма чиновникны эшеннән алу булмаса да, җавапка тартырга кирәк, – ди Радик Закиров.

Тулаем ярдәмгә мохтаҗ инвалидларны мыскыл итү, бәлки Ямалиева кебек әдәби сурәтләү чараларын көчкә җигеп әйтсәк, социаль яклау идарәсе җитәкчесенең физик мөмкинлеге чиклеләрне социаль яктан бүлү булып килеп чыкмыймы? Нинди булуларына карамастан, алар да кеше бит. Юкка гына инвалидлар үз хокуклары турында уйланмый, алга таба берни үзгәрмәсә, вак түрә астында алар тулы бер дәүләтне күзаллый башларга мөмкин.

Айзат ШӘЙМӘРДАНОВ.

Казан – Түбән Кама – Казан.

 

Комментарии