Спортка – бар, халык өчен – юк

«Безнең гәҗит»нең 30нчы санында (25 июль, 2018 ел) «Владивостоктан Суслонгер аша Сталинградка» дигән язма чыкты. Аңарчы да Суслонгер дигәннәрен ишетеп белә идем. Чөнки үз әткәем дә ул бистәдә була. Анда үз кешеләребезнең ничек интеккәннәрен белсә дә, безгә бу хакта бер генә сүз дә сөйләмәде. Курыкты, закон бик каты иде бит. Анда безнең Исәнсеф авылыннан да кешеләр булган, берсе дә исән-сау әйләнеп кайта алмады. Минем әткәй 1946нчы елда 2нче группа инвалид булып кайтты, 1963нче елда вафат булды.

Шушы Суслонгерда үз солдатларыбыздан агач ташытып, җир казытып, ачка үтергән кешеләр исән-сау кайтып, кайсы – колхоз рәисе, кайсы завхоз булып, авыл халкын да изеп көн күрде. Соңыннан барысына да машиналар, фатирлар булды. Ә үлеп калганнарның балаларын искә дә алмадылар. Фәрит Мөхәммәтшин, акча юк, диде. Акча бар, ул спортка, Сабан туена миллионлап тотыла. Ә бит сугыш ятимнәренә терәлеп торган ут күршебез Башкортстанда да түлиләр икән. Алар тапканнар бит. Ә Татарстанда таба алмыйлар. Бурларга закон чыгарып, ришвәтне бетереп, түрәләрнең хезмәт хакын киметсәң, акча җитәрлек ул.

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии