Максат ачык – империя төзү

Максат ачык – империя төзү

Ачлык игълан итеп, бүгенге режим белән көрәшүчеләр саны арта барыр ахры. «Координатор левого движения» атамалы хәрәкәт җитәкчесе Сергей Удальцов та шулар хисабыннан дисәк, күпкә ялгышмабыз. Бер төркем тарафдарлары белән ул 5 ел элек 2013нче елның көзендә Казанга килгән иде. Ул вакытта әле Татар иҗтимагый үзәге Карл Маркс урамында ике катлы бинада иде. Урын җитәрлек. Очрашу көндезге сәгать 12дә башланды. Ишек ачык, керү ирекле, бүлмәдә утырырлык урын калмады. Кунак ич, очрашу Удальцов чыгышыннан башланды. Үзен тота белә, сөйләшүе дә дусларча. Аның фикеренчә, ил белән караклар һәм жуликлар фиркасы идарә итә, алар легитим түгел, сайлаулар гадел булмады. Бу режим бары тик көч белән генә санаша.

Аның әйткәннәре егылып китәрлек яңалык булмаса да, «мәскәүски» авыздан әйтелүе игътибарга лаек иде, әлбәттә. Соңрак «Сорау-җавап»лар башланды. Кемнедер Казансу тирәсендә башланган төзелешләр борчый, туктатасы килә икән. Русия җире җитмәслек дип уйлаучы берәү карта күтәреп килгән. Абхазия белән Көньяк Осетия җирләрен кушулары шатландырса да, акча бирәннәре, дип тиргәп атты карта хуҗасы. Мөселман яшьләрен хокук саклаучы оешмаларның башбаштаклыгыннан ничек сакланырга дигән сорау борчый икән. Кыскасы, митинглар күмәк булырга тиеш, халык күп катнашканда гына хакимият игътибар итәчәк икән. Әле кайчан гына Казанны кайнаткан милли хәрәкәт өчен аның бу сүзләре «детский лепет» иде. Безнең өчен, әлбәттә, Русиянең киләчәген ничек күз алдына китерүе мөһим. Бу сорауга да җавабы әзер – социализм икән. Социализм гына халыкны бәхетле итә икән, анда икән гаделлек, тигезлек, хөррият, рәхәт тормыш. Ә ни сәбәпле 250 млн. халкы, иксез-чиксез табигый байлыкка ия, җирнең алтыдан бер өлешен биләгән дәүләт 70 ел дәверендә коммунизм вәгъдә итеп тә, адәм рәтле социализм да төзи алмаганлыгын урап үтте. Ә җавап көн кебек ачык – бөек державачылык зәхмәте. Бу ил халык өчен булса, яше буенча малай-шалайлардан саналган Америка бүген дә Русияне куып тота алмый азапланган булыр иде. Халкы ил белән идарә итүчеләр өчен икән, димәк, бу илнең асылы империя. Ә империя демократиянең дошманы. Демократия юк икән, мескеннәр белән идарә итү гадиләшә – «шапки долой, коль я говорю»га әйләнә. Очрашу тәмамланды. Удальцов «свитасы» ни теләгәне аңлаганнар өчен аңлашылды – империя яшәсен, императоры гына алмашсын. Аларга иярсәк, өр-яңа императорлы шушы ук «шапки долой»да яшәячәкбез икән.

Соңгысы. Көрәшче буларак, Удальцов ихтирамга лаеклы шәхес. Әмма максаты, әбиләр әйтмешли, ташка үлчим.

Олуг хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Рәуф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии