Тумыштан бәхетсез тормыш

Тумыштан бәхетсез тормыш

Бәхетсез булып туып, сабый чактан ук ачысын-төчесен татып үскән кешеләр күп. Кечкенәдән ачы язмышка дучар затлар еш кына тормышта үз урыннарын таба алмыйча түбән тәгәри, җинаятьчелек сазлыгына чума.

Иван Сабанов 1993нче елда Башкортстанның Ишембай каласында дөньяга килә. Ул туганда төрмәдә булган әтисен беркайчан да күрми, белми малай. Башта әнисе ялгызы тәрбияли аны. Иванга 4-5 яшь чакта Марина шул яклардагы Перегонный бистәсендә яшәүче Валерий Клоковка кияүгә чыга, тиздән икенче улы Дмитрийны таба. 3нче сыйныфны тәмамлаган олы малайны Ишембайдагы «Пиликан» балалар йортына бирергә туры килә аңа. Чөнки өйләре янып, тораксыз калалар. 2005нче елда дүрт кешелек гаилә Лаеш районының Александровка авылында йорт сатып алып, Маринаның туган якларына күченеп кайта.

Бер бәхетсез, гел бәхетсез, дигәндәй, тиздән язмыш яңа сынаулар китерә. 2013нче елда Иванның әнисе үлеп китә, күп тә үтми, әтиләре төрле булса да, бер анадан туган яшүсмер энесе үз-үзенә кул сала. Үзара мөнәсәбәтләре яхшы булмаган үги әти белән яшисе килмичә, Иван шул авылдагы әнисенең апасы янында тора башлый. Тәртипсез, тыңлаусыз яшүсмер авыл мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң Казандагы тимер-бетон эшләнмәләр заводында эшли. 20 яшендә хәвефле юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарып, чак кына төрмәгә утырмый кала. Зарар күрүчеләр коткара аны.

Инде сау-таза ир-егет булып җитлеккән И.Сабанов мөстәкыйль тормышта аякка басарга тырышмый. Аның кебекләр күбрәк Казанга омтылса, ул, киресенчә, Кама аръягына юл ала. Ягъни Алексеевск районындагы Чишмә авылына китеп, ике ел элек интернет аша танышып аралашып торган Альбина исемле үзенә яшьтәш кыз белән яши башлый.

Эчкече ата-ана гаиләсендә туып-үскән ошбу кызның язмышы да җиңелләрдән түгел. 2015нче елда әтисе үлеп китә. 1968нче елгы эчә торган әнисе Фәния шул авылда бер урыс кешесе белән тора, ара-тирә аларга килеп кунып китә. Әтиләре вафатыннан соң, ул чакта 17 яшендә булган энесе Альбертка, туйдыручысын югалтканнарга бирелә торган 7 мең сумлык пенсия билгелиләр. Бу гаиләнең төп кереме була. Чөнки Альберт беркайда да эшләми һәм укымый, кияү дә әллә нигә бер очраклы эшләргә баргалаудан узмый. 2016нчы елның октябрь аенда 18 яшен тутырган егеткә пенсия килми башлагач, йортта мохтаҗлык көчәя, үзара мөнәсәбәтләр дә начарая төшә, димәк.

Хәер, өйдә вазгыять кискенләшү өчен тагын да җитдирәк сәбәпләр туа. Йортта төп терәк булырга тиешле Иванның юньләп эшләмичә, селкенеп йөрүе өстенә, аның наркотик матдәләр исемлегендә марихуана, каннабис дип йөртелүче кыргый киндер куллануы да сизелә. Бусы инде 23 яшьлек егетнең болай да җайланмаган тормышын үтә катлауландырып җибәрә. Мәгълүм булганча, мондый җинаятьләр өчен таякның юан башы белән сугалар хәзер.

Әлеге хәбәрне тикшерү барышында полиция яшьләр яши торган йорт верандасында киптерергә куелган кыргый киндер яфраклары гына түгел, әфьюн өчен чимал булып хезмәт итә торган мәк тә ала. Соңгысын Сабанов үстерүе ачыклана, моның өчен ул нибарысы 400 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителеп котыла. Чөнки аның әфьюн ясау белән шөгыльләнүе дәлилләнми.

Киндер белән эш бик яман төгәлләнә. Эш шунда ки, Сабановның, ошбу үлән белән үзе кәефләнүе өстенә, әлеге зәхмәтне ул чакта әле балигъ булмаган каенэнегә тәкъдим итүе, татып карарга өндәве ачыклана. Ә яшүсмерләрне наркотик матдә куллануга җәлеп итү җинаять кодексында бик кырыс 230нчы маддә кысаларына эләгә. Карап торырга яшьләр шуклыгына охшаш гамәл өчен И.Сабановны, җинаять эше кузгатылу белән, сак астына ябалар. Полиция хезмәткәре Илшат Мәннанов әйтүенә караганда, беренче сорау алу вакытында Иван, чынлыкта, гаебен таный. Эше хөрти икәнен аңлап алгач кына, Альбертны моңа кадәр дә киндер белән эш иткән малай итеп күрсәтеп, барысын да кире кагарга керешә. «Кыргый киндернең кайда үсүен дә Альберт әйтте, күршедәге Тигәнә Бүләк авылындагы ташландык фермалар яныннан җыеп алып кайттым», – ди ул.

Тикшерү барышында И.Сабановның бу өлкәдә тәҗрибәгә ия кеше булуы раслана. Әйтик, әлеге үсемлекне тәэсирлерәк куллану ысулын белә ул. Ошбу алымны аңлатып бирергә ярамас. Юкса, язмабызның начарлыкка өйрәтү әсбабына әйләнү куркынычы бар. Тикшерү барышында һәм суд утырышларында Альберт җизнәсенең мунча алачагында сулы чиләк, төпсез пластик шешә кебек кул астындагы әйберләр ярдәмендә зәһәр төтен әзерләвен, алдан үзе куллануын, аннары аңа бирүен бик җентекләп сурәтләп бирде. Альберт өлкәнрәк абзый тәкъдименә кушылып, ошбу төтенне нибарысы ике тапкыр сулавын әйтә. Менә шулар Алексеевск район суды хөкемендә ике җинаятьчел гамәл дип атала да инде. Нәтиҗәдә, тумыштан бәхетсез Сабанов тагын бер бәлагә дучар була: 5 елга гомуми тәртипле колониягә озатыла.

***

2000нче елда Казанда дөньяга килгән Самир Әскаров таныклыгы, паспорты буенча Корбан углы дип санала. Әмма ул да әзербайҗан милләтеннән булган әтисен бөтенләй белми. Әнисе исә колониядән кайтып керми, хәзер дә шунда утыра. Шулай да Самир аның белән хәбәрләшеп тора. 11 яшенә кадәр ятимнәр йортларында гомер итә ул. Үсә төшкәч, үзе әби дип йөртсә дә, чынлыкта чит кеше, ягъни әнисенең кайчандыр бергә яшәгән иренең анасы белән яши. Игелекле татар карчыгы, опекунлыкка алып, аны үз оныгы кебек күрә. С.Әскаров мәктәпне тәмамлагач, Казан кече эшмәкәрлек көллиятенә укырга керә. Әмма быел яз ата-ана назы, тәрбиясе күрмәгән ятим малайның тормышы җимерелде. 18 яшен тутырган көннәрендә Идел буе район суды 5 елга ирегеннән мәхрүм итте аны.

Яшүсмерләр, бигрәк тә, күзәтүчесез балалар начарлыкны тиз йоктыра. Самир да утырып кайткан бәндәләр «батырлыгына» соклана, аларга ярарга, охшарга тырыша. Шуңа күрә аның җинаятьчел даирәләрдә абруйлы дуслары барлыкка килү гаҗәп түгел. Өлкән «иптәшләр» белән аралашу, алар кушканны үтәү «дәрәҗәле бирү» өстенә азмы-күпме акча да кертә бит әле. Шул рәвешле Самир наркотиклар белән алыш-биреш ясау кебек керемле кәсептә катнаша башлый.

Узган елның 15нче маенда ЮХИДИ инспекторлары «Лада-Ларгус» такси машинасын туктата. Тикмәгә генә түгел. Беренчедән, машина Казандагы 19нчы төзәтү колониясе коймасына якын килә. Бу аулак урынның мәхбүсләргә тыелган әйберләр ыргытыла торган җир икәне мәгълүм. Икенчедән, полиция хезмәткәрләрендә машинадагыларның ниятләре турында алдан ук мәгълүмат булу мөмкинлеге дә юк түгел. Ничек кенә булмасын, алар пассажирларны богаулап, янәшәдәге остаханәдән пүнәтәйләр чакырып, тентү үткәрергә керешә.

Машинадагыларның тикмәгә генә каушап калмавы тиз ачыклана, чөнки арт утыргычта булган «яшь малай», ягъни С.Әскаров сумкасында үсемлектән эшләнгән наркотикка охшаш матдә салынган шырпы тартмасы һәм машина идәнендә шундый ук шикле әйберле төргәк алына. Чакырып китерелгән эксперт боларның гашиш икәнен шунда ук әйтә. Үз-үзен тотышы сәеррәк булган Әскаровны наркология диспансерына алып барып тикшертергә уйласалар да, яшүсмер баш тарта.

Әлбәттә, барлыгы 90 грамм чамасы авырлыктагы, наркоманнар теле белән әйткәндә, «мазел» колония коймасы аша эчкә очарга тиеш була. Самирның телефоныннан Артем дигән бер кеше, соңыннан мәгълүм булганча, колониядә утыручы белән шул хакта язышуы ачыклана. Ләкин ошбу Артем билгесез булып кала, чөнки Самир, аның кем икәнен белмим, Интернет аша гына таныштым, дип бара. Шулай ук әлеге җинаятьчел гамәлне оештыручы белән арадашчы булган ике кеше дә хокук саклау органнарыннан читтә кала. Ул гына да түгел, колония коймасы буенда туктатылган машинада булган С.Морозов дигән ир-ат та судан коры чыга. 30 яшьлек ошбу кешенең монда тикмәгә килмәве шикләндерми. Машинаның алгы уң тәгәрмәче янәшәсендә җирдә табылган наркотиклы тагын бер төргәкне аның ташлап өлгерүе дә икеләндерми, әмма тәҗрибәле бәндә, әлбәттә, моны кире кага һәм күрсәтмә бирүдән баш тарта. Ә инде «яшь малай» аны аклап сөйли. Шул рәвешле, гаебе дәлилләнмичә, Морозов шаһит булып калдырыла.

С.Әскаров икенче көнне «Промышленный» полиция бүлегендә гаебен тануын белдереп беркетмә төзи. Кыскача гына әйткәндә, 14нче майда, билгесез кеше кушуы буенча икенче берәүдән наркотиклы пакетны алдым, икенче көнне 19нчы колониягә шуны ыргыту өчен килгәч, полиция тарафыннан тоткарландым, дип яза ул. Соңрак үзенең наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле кырыс маддә кысаларына эләгүен аңлагач, киресен дә сөйләп карый. Әйтик, үзем куллану өчен, 22 мең сумга сатып алдым дип аңлата. Гомумән, күрсәтмәләрен еш үзгәртә ул. Ләкин файдасы тими, тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Илдар Гасимов аның зур күләмле наркотик маддәне тоткыннарга тапшырырга омтылыш ясавын дәлилли.

Шулай итеп, җинаять эшендә алдан килешү буенча һәм төркем белән кылынган дип аталган законсыз гамәл өчен ятим үскән егет берүзе җавап тота. Калганнарны үзе коткара ул. Җинаять кылганда 17 яшендә генә булуын исәпкә алып чыгарылса да, хөкем кырыс була.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии