- 08.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенә Химиклар проспектында Төркия кешесен кыйнап, акчасын, телефонын талау очрагы турындагы хәбәр кичке сәгать унынчыда килә. Һөҗүм итүчеләрнең кием-салымы, буй-сыны шактый тулы сурәтләнгәнгә күрә, ведомстводан тыш сак полициясе экипажы шәһәрнең төрле урамнарында йөрүче кызыл һәм соры куртка кигән ике ир затын тиз эләктерә. Зарар күрүче таный аларны. Тегеләр үзләре дә гаепләрен кире какмыйлар. Һөҗүм итеп талау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла.
1987нче елгы Мостафа Алтун Төркиянең Османия каласыннан килгән. Түбән Камада «Гемонт» дигән җәмгыятьтә эшли. Шәһәрдән читтә урнашкан «Таиф-НК» предприятиесе җирлегендәге йортта яши. Ул кичтә, эштән соң, кала үзәгендә ватандашлары ачкан «Тантуни кебаб» ашханәсенә барып кайтырга булган. Шул нияттән, якташлары Морад һәм Вәли белән, соңгысының «Фольцваген Гольф» машинасында шәһәргә барып җитә.
Машинадан төшеп калып урам аша чыкканда ук очрый ул теге явызларга. Каршы килүче ике ир-ат иңбашлары белән бер-бер артлы бәреп китсәләр дә, эндәшмичә, юлын дәвам итә. Ерак китә алмый, җирле егетләр «кара халык»ны куып җитеп, башта тәмәке сорыйлар, төгәлрәге, урысча белмәүче кешегә куллары белән ишарәләп төшендерәләр. Барып бәйләнү өчен кулланыла торган ысул инде бу. Алтунның әйтүенчә, тиздән аны сугып егалар, типкәләп кыйныйлар, карда яткан егет кесәсеннән 1200 долларны алалар, муенындагы «Сони» аудиоплеерын салдырып китеп баралар. Канга баткан зарар күрүче көч-хәл белән якташлары кафесына барып җитеп, Морадка шалтырата, ул җитәкчеләргә җиткерә. Шул рәвешле, хәбәр полициягә барып ирешә.
Иң элек полиция күз уңына, Төзүчеләр урамындагы тукталышта торган ир заты юлыга. Каракның бүреге яна дигәндәй, патруль машинасы якынлаша башлагач, «табан ялтыратырга» керешә ул. 27 яшьлек Олег Сумбаев соңрак бу гамәлен түләнмәгән штрафлар өчен тоткарлаудан куркып йөгердем, дип аңлата. Гомумән, ул бар гаепне дустына өя. Имеш, төрек кешесе аның үзенә бәрелеп киткән, ул бары тик тартырга гына сораган, ә кыйнау, талау дигән явызлыкларны дүрт яшькә өлкәнрәк дусты Дмитрий Пеняев кылган. Алтун аудиоплеерны кызыл курткалы кеше, димәк, Сумбаев алды, дип бара. Зарар күрүче шулай ук явызлар өеренең дүрт кешедән торуын да әйтә. Әмма тегеләр кәсептәшләрен «сатмаганга» күрә, алары җаваплылыктан читтә кала бирә. Тикшерү барышында Мостафа Алтун 13 мең сум дип бәяләгән аудиоплеерның табылмавы да шушы бәндәләр белән бәйле кебек.
Дмитрий Пеняев Сумбаевны бөтенләй үк гаепсез итеп калдырмый, әмма 1200 долларны талап алуын таный, тик тоткарланган вакытта аның кесәләре буш булып чыга. Монысын полициядән куркып ташлап калдырдым, кайда икәнен хәтерләмим, исерек идем, дип аңлата. Ләкин алга таба таланган хәзинә яшерелгән урынны исенә төшереп, оперативникларга күрсәтергә туры килә аңа. Шулай итеп акча табыла, плеер гына юкка чыга.
Чит ил кешесе белән бәйле булса да, еш очрый торганнар рәтендәге гадәти «разбой» бу. Шулай да кайбер фикерләргә этәрә торган яклары күзгә ташлана аның. Иң элек, безнең төркем-төркем тырай тибеп йөрүче эшлексезләр өчен хурланырга, гарьләнергә туры килә. Типсә тимер өзәрдәй шушы ике бәндәнең сөйләгәннәренә таянып, аларның иректәге соңгы көннәренә (шәһәр суды аларны сак астына алырга карар бирде) кыскача гына тукталыйк.
…Рәсми рәвештә буйдак саналсалар да, берсенең бер, икенчесенең ике баласы булган бу адәмнәр ул дүшәмбедә Пеняев фатирында уяналар һәм тамак мәсьәләсен кайгыртырга керешәләр. Шул нияттән, Пеняевның өлкән яшьтәге әнисе фатирына барып кереп, бурычка акча сорыйлар. Пенсионер карчык 32 яшьлек улын борып чыгармый, әмма мөмкинлеге дә чикле була бичараның. Кыскасы, 150 сум тоттыра ояты качкан бәндәгә. Үзләренең калдык-постыкларын да өстәгәч, бер ярты һәм капкаларлык ризык алырга җитә бу акча. Эчүчелеккә багышланган чираттагы көн шулай башлана. Үзләре кебекләр белән йөри торгач, сәрхушләр өчен аның ничек тәмамлануы безгә мәгълүм инде.
Хәзер Кара диңгез аръягыннан килгән яшьтәшләре турында берничә сүз. «Гемонт» фирмасында гади слесарь булып эшләүче Алтунның эш көне иртәнге 7 сәгать 30 минуттан башланып, кичке 7гә чаклы дәвам итә. Айлык хезмәт хакы – 2500 доллар, безнең акчага күчерсәк, 170 мең сум тирәсе. Бу акча аның Төркиядәге гаиләсенә күчерелеп бара. Таланган 1200 доллар да ул кичтә Төркиягә китәргә тиеш булган.
Күргәнебезчә, ике булдыксыз пенсионер карчыктан 150 сум акча теләнә, ә төрек кешесе шул калада акчаны көрәп ала. Әлеге очракны гомумиләштереп, яшьләребезнең барысын да Пеняев, Сумбаев кебекләргә тиңләрлек түгел. Шулай да андый эшлексезләрнең күп икәнен дә танымыйча булмый.
1нче мартта Мостафа Алтунның Русиядә яшәү вакыты чыкты. Әмма аңа берничә ай тоткарланырга туры киләчәк, чөнки зарар күрүче буларак судта катнашырга кирәк.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии