- 08.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Мошенниклар тозагына эләгүчеләрнең күпчелеге кәрәзле телефон, интернет аша хәбәрләшеп яисә башка заманча ысуллар кулланылып талана. Мондый чакта зарар күрүче белән җинаятьче читтән торып аралаша, ягъни бер-берсе белән очрашмый. Ләкин һәр дүртенче очракта акча яисә алтын-көмеш кулдан кулга тапшырыла. Димәк ки, алдар караклар күзгә карап талыйлар, ә беркатлы кешеләр күрәләтә талаттыра. Кызык өчен түгел, гыйбрәт булсын дип , кайбер мисалларга тукталыйк.
АЛДАР ЭКСТРАСЕНС
Казанның Восстание урамында яшәүче Фаина Ивановна Шашкова белән булган вакыйганы аеруча тулы итеп сурәтләргә туры килер. Чөнки ул – күзгә карап кесәгә керүнең киң таралган һәм, әйтергә кирәк, борынгы алымы. Шунысы хак, 1940нчы елда туган Фаина Ивановна өчен дә мәгълүм явызлык. Чөнки укымышлы һәм зиһенле карчык мондый очракларны укып, телевидениедән күреп тә, таныш-белешләрдән ишетеп тә бик яхшы белә. Шуңа күрә, Мәскәү районы базарына барышлый, каршыга килүче 50 яшьләрендәге бер ханымның ниндидер чир, бозык турында, аларны дәваларга, бозыкны чыгарырга кирәклеге хакында сөйләнүенә игътибар бирмичә, юлын дәвам иттерә. Ахыры нәрсә белән тәмамланачагын чамалый чөнки.
Әмма теге хатын әбигә ияреп китә, сүз кыстырырга да ирек бирмичә такылдый бирә, ара-тирә православие дине догаларын да укып өлгерә. Үзен Галина Сергеевна дип таныштыра ул, аны күрәзәче – экстрасенс буларак, алар бара торган Шамил Усманов урамында һәркем белә икән, имеш. Кыскасы, аның әйтүенә караганда, гаиләсе үләргә торган, тиздән ире һәм кыз оныгының мәетләре булачак Фаина Ивановнаны үзен тыңларга мәҗбүр итә ул. Һәм, мин менә шушында яшим, дип, янәшәдәге йортның беренче кат тәрәзәсенә төртеп күрсәтә дә, ишек төбендәге урындыкка утыртып, авызына карата. Бу инде, чынлыкта, 73 яшьлек карчыкның алдар карак кармагына эләгүен аңлата.
Галина Сергеевна дигәнең эзлекле эш итә. «Гаиләне юк итәргә тиешле бозык»ны чыгару өчен акча алмавын, бары тик куе кызыл төстәге роза чәчәкләре генә кирәк икәнлеген әйтеп, әбинең ышанычын яулап ала. Аннан соң үзенең чынлап та экстрасенс икәнен раслау әмәленә керешә, ягъни Ф.И.Шашкованың шәхси тормышына кагылышлы кайбер әйберләрне, мәсәлән, оныгының язылышмыйча бер ир-ат белән яшәвен әйтә, картларның чирләрен санап китә, кыскасы, ишегалдында утыручы карт-корыдан алып була торган мәгълүматларны китерә. Бусы да чираттагы «клиент»ка тәэсир итмичә калмый.
«ЯРДӘМЧЕ» ДӘВАЛАНУЧЫ
Инде хәзер үзенә мөрәҗәгать итеп «ярдәм алучыларның» ишле икәнен искәртергә кирәк. Алар эскәмиядә утырган чакта, яннарында үзен Ольга дип таныткан тагын бер хатын пәйда була. Анысы сумкасыннан төбендә үтә күренмәле сыеклык салынган кечкенә шешә чыгарып күрсәтә. Галина Сергеевнага имләнгән, сихерләнгән суны, ул кушканча, маңгаена, тезенә, табан астына сөртүен, калганын монда алып килүен хәбәр итә, ягъни үзен дәваланучы итеп таныта. Шунда ук Фаина Ивановнаны акча мәсьәләсенә якынайту чарасы башлана. Ольга гаражын сатуын, өендәге бар булган 400 мең сум акчаны җыеп килүен әйтә һәм күкрәкчәсеннән чүпрәк төргәк алып күрсәткәч, Галина Сергеевна кушуы буенча, шунда ук яшереп куя. Бу кешенең кәсептәш мошенник икәне аңлашылгандыр, шәт.
Ф.И.Шашкованы кулга төшерүнең хәлиткеч баскычында күз буу, фокус күрсәтү чалымнары бар. Иң әүвәл Галина Сергеевна, сумкасыннан кыска гына кара тегәр җеп алып, Фаина Ивановнага ике төен ясарга куша, аннан соң шул җепне, уң кулына кысып, күкрәгенең сул ягына – йөрәк турысына куярга куша. Фокусның хикмәте шунда: учны ачып җибәргәч, җептәге төеннәр юкка чыкканлыгы күренә. Тиешле доганы укыгач, җепне җиргә ташларга һәм шунда өч тапкыр төкерергә кушыла. Алга таба «им-томчы» карчыкка тиз генә бер тавык йомыркасы алып килергә куша. Бу юлы Шашковага Ольга ияреп китә һәм бертуктаусыз такылдап йөри, үзенең «дәва сеансына» соңга калуын әйтә, ягъни Галина Фаина Ивановна белән эшен тәмамлагач кына аның белән шөгыльләнә башлаячак ди. Кыскасы, икәүләп чуалталар карчык зиһенен. Йомырка белән үткәрелгән чара аеруча уңышлы чыгып, әбине шөбһәгә төшерә хәтта. Чөнки кул яулыгына төреп ватылган йомырканың кабыкларын алып ташлагач, анда алсу башлы кара төстәге елан күренә, бераздан йомырка сарысы каралып китә. Болар, әлбәттә, бозык нәтиҗәсе дип аңлатыла. Галина Сергеевна дигәне Ольгага, бозык йокмасын өчен, читкәрәк китәргә дә куша әле. Үзе теге йомырканы яулыкка төреп сумкасына сала. Иртәгә чиркәүгә баргач, теге ал башлы кара елан аңа Шашковлар гаиләсенә бозыкны кем салуын әйтәчәген белдерә.
БӘРӘҢГЕ УРЫНЫНА ЯЛГАН САТЫП АЛУ
Инде «экстрасенс» йогынтысына тулысы белән бирелгән әби өенә ашыга. Ольга дигәне озата бара аны. Галина Сергеевна кушуы буенча, фатирындагы ире Федор Алексеевичка да әйтмичә, үзенең, иренең, оныгының эчке киемнәрен, тугыз кашык су салынган савыт, «тугыз көн сөртенергә җитәрлек» зур мунча сөлгесе һәм үлемтеккә дип җыелган 135 мең сум акчаны җыеп, урамга чыга. Подъезд төбендә көтә калган Ольга ашыктыра аны, чөнки тегесе нибарысы 30 минут вакыт бирә. Билгеләнгән урында очрашкач, Фаина Ивановна акча төрелгән сөлгене Галинага бирә. Шунда ук Ольга да күкрәкчәдәге төргәкне алып аңа тоттыра. Ул гына да түгел, анысы алкаларын да салып бирә. Фаина әбигә дә шулай эшләргә туры килә. Алкаларын үзе ычкындыра алмагач, Галина Сергеевна «ярдәм итә».
Шулай итеп, иртән базарга бәрәңгегә дип чыгып киткән Ф.И.Шашкова телевидение сериаллары өчен кызыклы сюжет булырлык хәлләргә юлыга. Ахыры да тормыштагыча түгел, ә кинодагы кебек көтелмәгәнчә һәм зарар күрүче файдасына тәмамлана аларның. Гадәттә, мошенниклар качып киткәч, кәкре каенга терәтелгән кешеләр, алдануларына төшенә дә полициягә килә. Әмма угрыларның эзенә генә төшә алмыйлар. Ә бу юлы башкачарак килеп чыга.
ЯХШЫ ФИНАЛ
Бичара карчыкның бар булганын алгач, Галина дигәнең аңа базарга таба китәргә боера. Ольгага исә, бозык йокмасын өчен, читтәрәк барырга кушыла. Фаина Ивановна аларның кая киткәнен күрми, чөнки аңа артына борылып карау тыела. Ниһаять, базарга барып, калган вак-төяк акчасына бәрәңгесен ала да тегеләр белән көндезге сәгать бердә очрашырга сүз куешкан подъезд янына килә. Ләкин хатыннар күренми. Аның каравы, бераздан полиция хезмәткәрләре килеп чыгып, «сихер»дән айнырга өлгермәгән әбинең алдануын аңлатып биреп, үзләре белән «Мәскәү» полиция бүлегенә алып баралар.
Шулай итеп, сериал көтелмәгән борылыш ала. Карчык кеше, гомер булмаганны, полициядә күрсәтмәләр бирә, тикшерүчеләр үткәргән чараларда катнаша, мәсәлән, теге хатыннарны тануын раслап кул куя. Һәм үзен, картын, оныгын үлемнән коткаручылар белән таныша. Алар икесе дә Беларусь Республикасы кешеләре булып чыга. Галина Сергеевна дигәне – 1961нче елгы Елена Корицкая, үзен Казанда теш табибы итеп күрсәткән Ольга исә Фатыйма Горбунова дигән алдар карак икән.
Минск каласы «кунак»ларының ничек килеп кабуын фаразлавы кыен түгел. Ш.Усманов урамындагы «алыш-биреш»нең ахыры полиция күзәтүе астында бара, чөнки әбине көпә-көндез урам уртасында «эшкәртү»не күреп, полициягә хәбәр итүче табыла. Мәскәү район суды Е.Корицкаяны – бер ел ярымга колониягә, ә Ф.Горбунованы ярты елга төбәк-колониягә озатырга карар бирде. Инде кәсеп итү ысуллары охшаш, әмма ахыры төп башына утыртылган ханым өчен күңелсез тәмамланган очракка мөрәҗәгать итик. Кызганычка каршы, мондыйлар күпчелек, ягъни алдар караклар эз суытып өлгерәләр.
БОЗЫК ЧЫГАРУЧЫ КАЧКАН
Түбән Камада яшәүче 1963нче елгы ханым бозык чыгару «хезмәте» күрсәтүче турындагы игъландагы телефон номерын җыйгач, аңа үзен «Матушка» дип таныткан хатын-кыз җавап бирә һәм үзенең «бозык керүдән интегүчеләрне» Вахитов урамындагы йортта кабул итүен әйтә. «Пациент»ны озын яшел күлмәк кигән, йөзен күрсәтмәслек итеп яулык япкан им-томчы каршы ала. Йокы бүлмәсе идәнендә үткәрелгән «сеанс» вакытында ул мөрәҗәгать итүчедән алган 40 мең сумны яндыруын әйтә һәм, бозыкны тәмам чыгарып бетерү өчен, күбрәк акча кирәклеген хәбәр итә. Шулай ук, бу хакта бер генә кеше дә белергә тиеш түгеллеген бик ныклап кисәтә.
Чынлап та авыру һәм монда зур өметләр баглап килгән хатын-кызда ул кадәр акча булмый. Шуңа күрә улына мөрәҗәгать итә ул. Елап килгән әнисен, «дәвалану өчен» сорагач, кире борып чыгара алмый игелекле егет, ягъни 235 мең сумны биреп озата. «Матушка», әлеге акчаны монастырьга тапшырырга вәгъдә итеп, «әфсен-төфсен»нәрне башкара да, бозык чыгарылды, дип, озата ханымны. Сәламәтлегендә уңай үзгәрешләр сизелмәгәч, алдануын төшенә, ике тәүлектән соң полициягә бара ул.
Оператив хезмәткәрләр теге фатирга барганда, «Матушка»дан җилләр искән була инде. Әлеге торакны вакытлыча файдалану өчен биреп торган риэлтор да аны таный алмаячагын белдерә, чөнки хатын-кыз яулыктан һәм күзлек кигән була. Кыскасы, бары тик 1978нче елда туган кеше паспортын күрсәтүе мәгълүм. Димәк ки, аны эләктерү мөмкинлеге дә юк дәрәҗәсендә.
КОРБАННАР ТӨРЛЕ МИЛЛӘТТӘН
Әлеге очракларда зарар күрүчеләр урыс милләтеннән булды. Әмма бу безнекеләр дә мошенниклар кармагына эләкми дигән сүз түгел. Татарларны яисә башка мөселманнарны, башлыча, хатын-кызларны (ирләр хорафатларга ышанучан түгел) «чишендерү» өчен үзгә алымнар куллана алар. Әйтик, үзләрен татар дип таныштыра. Бу җәһәттән әле 15нче мартта гына шул ук Түбән Камада булган очракны искә алыйк.
Кечкенә малае белән өенә кайтып баручы Гөлшатны 60 яшьләрендәге апа туктатып, балалар дәваханәсенең кайда икәнен белешә. Яшь ханым аңлаткан арада, әлеге дә баягы, анда һәм улында бозык бар икәнен сизеп ала кара тунлы хатын һәм, әлбәттә, ярдәмен тәкъдим итә, бушлай хезмәт күрсәтергә вәгъдә бирә. Улына безнеңчә дәшүен күреп, үзенең яртылаш татар икәнен әйтә, бозыкны чыгармаган очракта яшь хатынның туачак баласына кадәр үлеп китәчәген белдерә.
Күргәнебезчә, бу кадәресе Казанда булган вакыйгадан аерылмый. Алга таба да шул ук хәлләр кабатлана. Үзгәлек бары тик шунда: алар янына килеп туктаган «дәваланучы» им-томчыга Бибинур дип эндәшә… Һәм акча янчыгын бозык чыгаручыга бирә, анысы читкәрәк китеп дога укып килә, игътибар итик, янчыкны хуҗасына кайтара. Һәм Гөлшатның 6000 сум акчасы булган янчыгын, бер алкасын сорап алып, шул ук «сихерләү» чарасын кабатлый. Тиздән мөкиббән киткән хатын өенә кайта, бар булган 14 мең сум акчасын, никах балдагын, алтын алкаларын, кыйммәтле ташлы өч йөзеген ала, малаен иренә калдырып, яңадан «Бибинур» янына чаба.
Им-томчы ике яулык чыгара. Аларның берсенә гел шул тирәдә бөтерелгән хатын, ягъни кәсептәше 200 доллар һәм алтын чылбыр куя, икенчесенә Гөлшат акчасын, алтын әйберләрен сала. Әлеге байлык тегенең сумкасына чума. Шуннан соң ул Гөлшатка ниндидер аңлашылмый торган берничә сүз өйрәтә, шуларны әйтеп, яши торган йортын әйләнеп чыгара, һәм акчасын һәм бизәнү әйберләрен килеп алырга куша. Өенә кайтып җиткәнче үк, Гөлшат хатыннарның мошенниклар икәненә төшенә. Ләкин шунда ук полициягә шалтыратырга уйламыйча, башта, 30 мең сум чамасы зыян ясавын әйтеп, ирен «шатландыра». Әлбәттә, «Бибинур»ны да, кәсептәшен дә эләктерә алмыйлар. Гөлшат сөйләгәннәр буенча аларның якынча сурәте – фоторобот төзелә. Әмма мәкерле бәндәләр төс-кыяфәтләрен үзгәртә белү өстенә, бер урында ике тапкыр ауламыйлар.
Наил ВАХИТОВ.
Казан – Түбән Кама.

Комментарии