Кәттә егетләр төрмәгә китте

Тормышта үз урыннарын таба, рәтле эш майтара алмаган хөрәсәннәр, гадәттә, үзләрен юньсез яктан күрсәтеп танытырга тырыша. Начарлыкны батырлык дип санаучы мондый затларны йөгәнләрлек законнар бар үзе. Кукмараның ике кәттә егете дә шул законнар нигезендә төрмәгә озатылды.

1991нче елгы Айвар Гайфетдинов беренче тапкыр мәктәптә укыганда ук хөкем ителә. 9нчы сыйныфтан соң Кукмарадагы һөнәри көллиятне тәмамлап, төзүче белгечлеге алса да, эшләп яшисе килми аның. Туктаусыз суд юлын таптый, соңгы тапкыр кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен Мәскәү өлкәсендәге Егорьево шәһәр суды тарафыннан бер елга ирегеннән мәхрүм ителә. Татарстан кешесе булгач, аны Питрәч районындагы Пановка төзәтү колониясендә тоталар. Әлбәттә, төзәлеп чыкмый ул аннан. Азат ителеп, Кукмарада ялгызы яшәүче әнисе (әтисе Марат ул төрмәдә чакта үлә) янына кайтып кергән көнне үк исерек килеш кылган кәмитләре өчен полициягә эләгә, җәмәгать суды тарафыннан өч тәүлеккә ябып куела. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмый. Тагын өч көн узды дигәндә, җитди җинаятьләр кылып, сак астына алына.

Ул кичтә литр ярымлы бер шешә сыра тотып якын дусты Василий Кондратьев янына килә. Дусты өйдә булмау сәбәпле теге шешәне әшнәсенең 1997нче елгы туганы Наил белән бушаталар. Колониядән яңа гына кайткан Айвар Н.Кондратьев өчен бик тә абруйлы кеше. Чөнки ул үзе дә 2016-2017нче елларда урлап тотылып, Кукмара һәм Казанның Совет районы судлары тарафыннан ике тапкыр хөкемгә тартылган, ләкин А.Гайфетдинов «югарылыгына» күтәрелә алмаган әле, ягъни штраф кына салынган аңа. Шул кичтә тәҗрибәле дусты белән ул да зинданга ябыла.

Наил әнисе һәм әбисе һәм 1982нче елгы абыйсы Василий белән яшәгән. Беренче сыйныфта белем үзләштерү сәләте чамалы булган малай мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбенә күчерелә, табиб-психиатрга исәпкә куела. Мәктәпне тәмамлагач, Киров өлкәсенең Сәвәли авылындагы авыл хуҗалыгы көллиятенә укырга керә, әмма берничә айдан аны ташлап чыга.

Хокук саклау органнары тарафыннан тискәре бәяләнүче егетне әнисе яманламый, билгеле. Хуҗалык эшләрендә булыша, әбисе һәм үзенә карата тупас түгел, дисә дә, әйткәнне тыңламый торган малайның тырай тибеп йөрүен белдерми кала алмый Татьяна. Наилнең эчкәнен күргәнем юк дигән әни кеше, соңгы җинаятен салмыш баштан аңышмыйча кылган, дип фаразлый. Соңгысы белән килешмичә булмый. Хәмер берәүгә дә, бигрәк тә психиатрда исәптә торган кешегә акыл өстәми. Экспертиза Н.Кондратьевның акыл ягыннан кимчелеге җиңел дәрәҗәдә, ни эшләгәнен аңламаслык хәлдә түгел, җинаять кылганда исерек булган дип таба.

А.Гайфетдинов тотып килгән «Толстяк» сырасын чөмереп бетергәч, Наил мәртәбәле кунак хөрмәтенә өеннән бер ярты аракы һәм шәраб алып чыга. Тиздән алар шәһәрнең икенче почмагындагы бер йорт подъездында сыйланучы дүрт таныш егет белән очрашып, аларга кушыла. Шунда яшәүче хатын-кызлар ачуланып караса да, шау-шулы хәмерле мәҗлес дәвам итә. Аларны подъезддан куучылар белән, әлбәттә, Айвар сөйләшә. Моны сөйләшү дип атап булмастыр да, чөнки сүзләр сайлап әйтелми монда. Утырып кайткан кәттә егет ниндидер хатыннар әйткәнгә колак салып торырга тиеш түгел бит инде! Шулай да егетләрнең дүртесе китеп бара. Айвар һәм Наил шул йортта яшәүче бер хатын белән шунда ук сыйлануларын дәвам иттерә.

Төн уртасы якынлашканда Кукмара полициясенең ЮХИДИ инспекторлары Р.Гыйниятуллин һәм Р.Бариев шәһәрнең Планета урамында канауга төшкән «Жигули»ны күреп туктыйлар. Алар руль артындагы Айвар Гайфетдиновны шунда ук танып ала, чөнки ул исерек килеш машина йөрткән өчен ел ярымга правасыннан колак кагып, 30 мең сум штраф салынган һәм туктаусыз полиция-суд бусагасын таптаучы юньсез бәндә буларак мәгълүм. Аның лаякыл исерек икәне күренеп тора. Ул гына да түгел, инспекторлар машинаны чокырдан чыгарырга дип этеп азапланучы егетләрнең берсенең йөзе-бите шешенгән, кыйналган икәнен шәйли. Аның Саба районының Туктар авылыннан Рафаэль Нәҗмиев һәм дә машинаның хуҗасы икәне тиз ачыклана. Ул формалы кешеләргә Гайфетдинов белән Кондратьевның аны кыйнап, ачкычын талап алуларын, үзен арт утыргычка утыртып, билгесез юнәлештә алып китүләрен белдерә. Полиция хезмәткәрләре өчен мәшәкать чыга. А.Гайфетдиновның правасыз килеш исерек баштан машина йөртүен документлаштырырга гына түгел, ике сәрхушнең зуррак җинаятьләрен дә тикшерергә кирәк була. Тәҗрибәле төрмәче үзен горур тота. Полициягә буйсынасы килми, төнге Кукмарада тозлы-борычлы сүзләр яңгырый. Ведомостводан тыш сак полициясе экипажы, район эчке эшләр бүлегеннән оператив-тикшерү төркеме килеп җитә. Кәттә егетләрне тынычландырырлык көч табыла.

Итәкләренә ут капкач, төнлә булган хәлләрне үзләренә кулай рәвештә сурәтли егетләр. Алар сөйләгәннәр буенча фикер йөрткәндә, бернинди дә закон бозу очрагы булмаган кебек. Күрсәтмәләрендә аерма булса да, кыскача эчтәлеге бер үк аларның: подъезддан чыккач, такси чакыртырга җыенганда Рафаэль Нәҗмиев үз машинасын тәкъдим иткән, Кукмараны начар беләм, дип, рульгә Айварга утырырга кушкан, кыскасы, барысы да ирекле рәвештә булган, имеш. Тикшерү барышында башка төрлерәк вакыйгалар ачыклана һәм аларның икесенә дә урлау ниятен күз алдында тотмыйча чит кеше машинасын тартып алу (угон) һәм һөҗүм итеп талау (разбой) дигән җинаятьләр кылуда гаепләү белдерелә А. Гайфетдинов исерек килеш транспорт йөрткәне өчен дә җавап тотарга тиеш була.

Р.Нәҗмиев ул кичтә әтисе Альберт исеменә теркәлгән «девятка» белән Туктардан Кукмара районындагы Нырья авылына көллияттә бергә укыган Аделина янына китә. Кыз район үзәгенә – укыган чакта бергә фатирда торган иптәшләре янына барырга тәкъдим итә. Әлеге фатир подъездында бер төркем егетләр сыйланып торган йортта урнашкан була да инде. Аделина дус кызлары янына кереп китә, ә Рафаэль аны машинасында көтеп кала. Бер мәлне аның тирәсендә Айвар белән Наил пәйда булып, үзләрен кибеткә алып барып кайтырга боералар. Подъезд янында тарткалаша торгач, тегеләр Рафаэльнең ачкычын тартып алып, үзен арт утыргычка утырталар да кибеткә таба китәләр. Рульдә Айвар бара, Р.Нәҗмиевнең әйтүенә караганда, юл уңаенда аның бер мең тәңкә акчасын да талыйлар. Күрәсең, шул «сәмән»гә сыра сатып алып, кире теге йорт янына кайтып туктыйлар. Әлбәттә, егет машина ачкычын бирүләрен таләп итә, ләкин сәрхушләр аны подъездга алып кереп, дөмбәсләп ташлыйлар.

Бераздан шул ук хәл тагын кабатлана, ягъни Рафаэль – арт утыргычка, Айвар – руль артына, Наил аның янына утырып тагын юлга чыгалар. Ләкин бу юлы ерак китә алмыйлар, лаякыл шофер машинаны ермакка төшерә.

Кәттә егетләр тикшерү барышында гаепләрен тулысынча кире кага. Экспертизалар, Р.Нәҗмиев сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян салынган, дип белдерә. Н.Кондратьев моны үзенчә аңлата, янәсе, подъездда Рафаэль аның өстенә ялгышлык белән сыра түккән, ул аны этеп җибәргәч, стенага бәрелгән икән, ә Гайфетдинов бу чакта урамда булу сәбәпле моны бөтенләй күрми калган. Нәҗмиевны кыйнаганны күрүче булмаса да, егетләр арасындагы ызгышның шаһитлары бар. Аделина һәм аның дус кызлары, әлбәттә, җирле егетләргә каршы чыгарга курка. Йөзе канга буялган таныш булмаган егетне йорт комитеты рәисе А.Марская да күрә, ул баскычта калган шешәләр һәм башка чүп-чарларны пакетка тутырып, машинага ыргыта. Ул чакта текә егетләр ал утыргычларда утыра, ә Нәҗмиев моторда казына.

Әлеге эшне тикшерү һәм суд утырышлары бер елдан артык барды. 2017нче елның ноябрендә кылынган җинаятьләргә 2018нче елның декабрендә генә нокта куелды. Яклау ягының, зарар күрүче рульне үзе биргән, исерек кешегә транспорт йөртүне тапшырган өчен җаваплылыктан курку аркасында гына яла яга, аны кыйнамаганнар, таламаганнар, дигән фикерне алга сөрүе нәтиҗә бирми. Шулай да судта хөкем ителүчеләрнең язмышын берникадәр җиңеләйтүче уңышлар була. Иң әүвәл хөкем карарыннан «Разбой» дигән кырыс маддәнең төшереп калдырылуын әйтик. Нәтиҗәдә, Н.Кондратьев һөҗүмле талау түгел, гади талау, ә А.Гайфетдинов кеше сәламәтлегенә җиңел зыян китергән дип табыла. Искәртик, Айвар судта Нәҗмиевны кыйнавын, машина кууын һәм исерек килеш транспорт йөртүен таный. Күрәсең, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага өметләнә. Шулай да, Кукмара районы суды хөкемдары шактый кырыс җәза чыгара: Айвар 4 еллык каты режимлы колониягә хөкем ителә, өстәвенә, иреккә чыккач та өч ел буе транспорт йөртергә тиеш түгел, дип табыла.

Кондратьев ике җинаятен дә ахырга кадәр танымый, ләкин машина куган һәм талаган өчен 3 ел да 9 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Хөкемдар кәттә егетләргә судта дәүләт гаепләүчесе – район прокуроры урынбасары Рамил Зәйнетдинов сораганга караганда җиңелрәк җәза бирә.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии