Халыкны кыручы шикле объект

Халыкны кыручы шикле объект

«Безнең гәҗит»нең 51нче санында (19 декабрь, 2018 ел) Мамадыш районы Ишки авылы мәчете мулласы Рәшит Фәйзрахманның «Зиратларга кереп гыйбрәт ал» дигән язмасы басылды. Бик эчтәлекле, гыйбрәтле язма. Ул болай ди: «Кабер ияләренең ташларына язылган туган-үлгән елларын укып, ирексездән хәйран каласың. Араларында синең иптәшләрең, дусларың да бар. Алар кайчан гына сөйләшеп, сәламләшеп, шаярышып яшиләр иде… Кабер ияләренең исемнәренә игътибар итәсең. Яшь кешеләр…» Алар төрле сәбәпләрдән вафат булганнардыр, ләкин Ишкидә шикле бер объект барлыкка килде һәм барысын да кырып салды.

2008нче елда Ишки авылының нәкъ «баш түбәсенә» 75 метр биеклектәге «Мегафон» башнясы төзеп куйдылар. Аның антенналарыннан сибелүче көчле нурланышлы электромагнит дулкыннар кешеләргә зур зыян сала, гомерләрен вакытсыз өзә. Бу антенналар техник таләпләрне санга сукмыйча куелганнар һәм Ишки авылы халкына бернинди дә кисәтү ясалмаган. Ишки җирлеге советы түрәләре акчага кызыгып, халык белән киңәшләшмичә, кешеләрне сугышсыз-нисез генә акрынлап үтерә торган корылма төзергә рөхсәт биргәннәр.

Ә менә Саба районының (безнең белән чиктәш район) Кибәче авылы кешеләре акыллы һәм бердәм булганнар, битарафлык күрсәтмәгәннәр, бердәм булып каршы чыкканнар икән. Ишкилеләрнең кайбер кешеләре авызыннан да ишетелгән иде, төзүчеләр үзара сөйләшәләр икән: «Кара әле, бу авылда безгә бер кеше дә каршы чыкмый, монда сарыклар яши икән». Аларның бу сүзләрен үз колаклары белән ишетүчеләр булган.

Соңгы 10 елда ир-егетләр арасында эчеп-исереп йөрүчеләр булмады, ләкин халык диваналанды, психик тайпылышлар барлыкка килде, сөйләмнәре бутала башлады. Хәтерсез калучылар да күп. Күпләр кан басымы үзгәрү, тахикардиядән интегә. Ишкидә капка төбенә чыгып, сәгатьләр буе утырсаң да, урамнан беркем узмый. Бездә менә шундый хәлләр.

Казан-Мамадыш юлы белән кайтканда андый башнялар авылдан читкә төзелгән. Кызыксынып, карап кайттым. Бер Ишкидә генә авылдан читкә багана утыртып, ут чыбыклары сузып тормаганнар, утны авылдан гына алалар.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии