Хәмер барда, хәтәр бар…

Хәмер барда, хәтәр бар…

ПЫЧАКЛЫ КУНАК

Идел аръягындагы Югары Ослан бистәсендә булган канлы вакыйгада катнашкан кешеләр барысы да диярлек бер йортта яшиләр. Бергә җыелып эчәләр дип булмый. Төрле сәбәпләр, ызгыш-талашлар аркасында Кукушкина, Тимофеевлар Рукавишниковларны өнәп бетерми һәм, киресенчә, икенчеләре беренчеләрен күралмый.

21нче май көнне дә аерым-аерым бәйрәм итәләр. Торак йортлары артындагы яшел аланда төштән соң Наталья Кукушкина, хатыны, балалары белән аның улы Владимир Тимофеев һәм күршеләрдән тагын берничә кеше, шул исәптән Михаил Подоплелов шашлык кыздырып һәм, әлбәттә ки, тамак чылатып ял итә. Кәефләр шәп чакта исерекләрдә дә уңай фикерләр туа бит кайвакытта. Тимофеевлар да күрше Түбән Осланда яшәүче әбиләре хәлен белеп кайтырга ниятлиләр. Шул максаттан, кичкә таба шешә рәвешендәге «күчтәнәчләр» алып, янәшәдәге авылга юнәләләр. Анда барып җиткәч тә, табигать кочагында нәкъ шундый ук бәйрәм оештыралар. Шул кадәр кәефләнәләр ки, авыру карчыкны үзләренә кунакка алып китәргә дигән игелекле карарга да киләләр хәтта.

Бу вакытта Югары Осландагы теге агачлыкта ирле-хатынлы Рукавишниковлар һәм аларның тагын берничә дус-иш шешәдәше ит кыздырып, спирт эчеп, күңел ача. Яллары тыныч уза. Ашыйсын ашап, эчәсен эчкән күршеләр таралыша. Җәнҗал исә кичке сәгать 9лар тирәсендә Михаил Рукавишников подъезддагы икенче төркем вәкилләре белән очрашкач килеп чыга.

Аңа кадәр Рукавишниковларга аракы-сыра күтәреп, Казанда яшәүче танышлары Роман Курнаков килеп керә. Димәк, мәҗлес фатирда дәвам итә. Бермәлне хуҗа кеше, дустын калдырып, урамга чыгып кермәкче була. Бу вакытта Кукушкина, Тимофеев һәм Подоплелов авыру карчыкны күтәреп, өченче катка менгереп азапланалар. Дүрт сәрхуш шунда ук сүзгә килә. Шулай тиз кабынып китү өчен шартлар җитәрлек монда. Рукавишниковның элек Подоплеловта булган хатын белән торуын гына искә алыйк. Димәк, баскычта көндәшләр очрашкан булып чыга.

Ләкин башта әче телле Кукушкинага эләгә. Авыз-борыныннан кан киткән хатын, шәрран ярып, сеңлесе Галина фатирына кереп шыла. Йөзе-битендә яңа «бизәкләр» пәйда булган Михаил Рукавишников кунагы Роман янына умырылган күлмәк белән килеп керә.

Бусы җәнҗалның еш була торган чагыштырмача тыныч өлеше әле. Әмма яклар шушының белән нокта куярга җыенмый аңа. Хәтта өлкән яшьтәге апалы-сеңелле ике хатын да йөзгә газ сиптерү баллоны һәм уклау белән коралланып сугышка ыргыла. Әмма алар баскычка чыкканда, эш узган була инде.

Дустының кыяфәтен күреп, җәбер-золым күрсәтүчеләрнең кем икәнен белү белән, кунак Курнаков, өстәлдәге агач саплы пычакны алып, ишеккә ташлана. Аның артыннан кимсетелгән Михаил да чыга. Баскычта өелешеп дөмбәсләшү озак дәвам итми. Подоплелов күкрәген тотып сыгылып төшә, идәнгә кан ага. Соңрак суд-медицина экспертизасы 40 яшьлек ир-атның бер минут эчендә җан бирүен белдерә. Пычак йөрәкне җәрәхәтләгән булган.

Полиция Роман Курнаков белән Михаил Рукавишниковны тоткарлый. Әмма икенчесенең үтерүгә турыдан-туры катнашы булмау ачыклана. РФ Тикшерү комитетының Югары Ослан районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Айдар Яруллин икенче көнне иртән үк 1984нче елгы Роман Курнаковка кеше үтерүдә беренчел гаепләү белдерә. Район суды аны сак астына ябарга карар кыла. Кеше кыйнау, полиция хезмәткәренә каршылык күрсәтү, мошенниклык кебек җинаятьләре өчен биш тапкыр хөкем ителеп тә, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылып килгән Курнаковның бик озакка эләгүен аңлата бу.

Ул үзенең гаебен, ягъни Подоплеловка пычак белән сугуын таный. Әмма моның аңлы рәвештә кылынуын кире кагарга тырыша. Күрсәтмәләренә караганда, ул Подоплеловка дустын яклау өчен генә суккан, уң кулында пычак булуын онытып җибәргән, имеш. Моның өстенә, күп нәрсәне хәтерләмим, әйтик, пычакны кая ыргытканны белмим, дип җинаятьнең «аффект» дип йөртелүче хәлдә, ягъни үзен-үзен белештермичә эшләнгән итеп күрсәтергә тели. Аннан соң, сәламәтлеге начар булу сәбәпле армиядән вакытыннан алда кайтарылуын әйтеп, акылын зәгыйфьлеккә ишарәләргә керешә. Тикшерүче Айдар Яруллин өстәмә тикшерүләр уздыра. Нәтиҗәдә, гаепләнүченең хәрби хезмәттән рухи чир түгел, ә гомуми авырулар аркасында озатылуы ачыклана. Психиатрия экспертизасы да аны үз гамәлләрен кулда тота алмаслык зат дип санамый.

Шул рәвешле, сентябрь аенда аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерелә. Югары Ослан район судында еш була торган гадәтиләр рәтендәге эшне карау озын-озакка сузылды. Бу хөкем ителүченең моңа кадәр танып килгән гаебен көтмәгәндә кире кага башлавы белән бәйле. Айдар Яруллин моны батып баручы кешенең саламга ябышуына тиңли, чөнки судан коры чыгу мөмкинлеге юк монда. Гаепне танымау, киресенчә, җәзаны гына кырысландырыр, дип көтелә.

АДАШКА ПӘКЕ КАДАШ

Бөтенләй үк адашлар да түгел алар үзе. 1963нче елгы беренчесе – Ринад, аннан 10 яшькә яшьрәк икенчесе Ринат дип йөртелә. Алары да мөнәсәбәтләрне, кулларына пычак вә кадак суыргыч тимер тотып, подъездда ачыклыйлар. Үткен очлы әйбер белән коралланган Ринад Миңгафаров, өлгерлек күрсәтеп, өстенлеккә ирешә.

Чаллыдагы «Автозавод» полиция бүлегенең патруль-пост хезмәте экипажы 25нче торак комплекстагы хәвефле йортка сәгать төнге 11нче киткәч аяк баса. 18нче фатир бусагасы буенда канга батып яткан ир-атка ярдәмнең кирәге булмый инде. Каушаган, куркынган хуҗабикә аның язылышмыйча гына яши торган ире – 1973нче елгы Ринат Газизов икәнен белдерә.

Фатирда йөзе-бите күгәргән, өстәвенә исерек икәне чыраена чыккан тагын бер ханым була. Монысы аңлатма бирерлек хәлдә булмый, шуңа күрә аңардан рәсми күрсәтмә алуны айныганчыга кадәр кичектерергә туры килә. Хуҗабикә исә пычаклы явызның шушы хатынның ире икәнен җиткерә, Ринадның килеш-килбәте ачыклана. Аның эз югалту нияте булмый кебек, чөнки полиция күрше йорт янында тота аны. Чагыштырмача аеграк булса да, бу ир-аттан да мәгълүмат алып булмый. Ул, РФ Конституциясенең 51нче маддәсе биргән хокукларыннан файдаланып, сорауларга җавап бирүдән баш тарта чөнки.

Ике хатыннан тыш, Равил исемле тагын бер шешәдәш була монда. Шул рәвешле, кәеф-сафа корып узган бер көн һәм кичне күз алдына китерү мөмкинлеге туа.

Ул көнне Ринадның 15 яшькә кечерәк хәләл җефете көнен Равил белән уздыра. Әлбәттә, моны салып йөри дип аңларга кирәк. 37 яшьлек Света күптәнге танышы Ринат Газизов белән әйткәләшеп алырга да җай таба. Телефон аша әрләшәләр алар. Әлбәттә, сүзләрнең гәҗиткә язарга ярамый торганнары, шул исәптән гүзәл җенеснең хәмер парлары тәэсире белән тагын да йомшый төшкән күңеленә тиярдәйләре дә оча. Һәм ярсыган хатын, шешәдәш дусты Равилне ияртеп, Газизовлар торагына «разборка»га килә.

Хуҗалар түрдән уздыралар ачулы кунакларны. Ни хикмәт, әрләш-талаш керә-керешкә үк кабынып китми. Сугыштыру һәм кай арада дуслаштыру сәләтенә ия хәмер дигәнең ярдәм итеп куя беренче мәлдә. Аш-су бүлмәсендә бергәләп салып утырганда, әңгәмә дуслык һәм үзара аңлашу шартларында бара. Җәнҗал шешә бушагач башланып, фатирдагы вәзгыять үтә кискенләшеп китә. Светлана саллы гына саплы табаны эләктереп, хуҗага берничә кат тамызып ала хәтта.

Үз өендә, бигрәк тә хәләл җефете алдында чит хатыннан кыйнату кебек олы хурлыкка дучар булган ир кеше дә кимен куймый, йодрыкларын эшкә җигеп, хатынның бит, авыз, маңгай тирәләренә гүзәл җенесне бизәми торган «сурәтләр» төшерә.

Кыскасы, бик хәтәр җәнҗал чыгып, чыр-чу, тавыш-гауга еракларга яңгырый. Хуҗалар чакырылмаган кунакларны үз биләмәләреннән кысрыклап чыгаргач, ул тагын да көчәя. Чөнки өркетү-янаулар тышкы яктан ишек аркылы ишетелә. Дөмбәсләп чыгарылган Светлана бу хакта иренә җиткерү белән куркыта. Куркытып кына да калмый. Кызу канлы көньяк кешесе күз ачып йомганчы пәйда була. Ни өчендер, ир затын хәләл җефетенең лаякыл исерек булуы гаҗәпләндерми, кем белән эчеп йөрүе дә кызыксындырмый. Хатынының чыраендагы күгәргән-сыдырылган урыннарны күреп ала да ишек дөбердәтергә керешә. Шактый шакырга туры килә. Ниһаять, хуҗаның түземлеге төкәнә. Ишекне ача да, хуҗабикәнең әйтүенә караганда, тимер таяк белән тондыра тегеңә. Күрәсең, кызганып-шикләнеп суга, яисә туры китерә алмый. Ә менә Ринад дигәне пычак белән бик төгәл кадый. Стенага сөялеп акрынлап идәнгә сыгылып төшкән корбанына тагын берне чәнчергә дә өлгерә әле.

Шулай итеп, сәрхушләр җыелган җирдә тагын бер кеше гомере өзелә.

Наил ВАХИТОВ.

Югары Ослан – Чаллы.

Комментарии