Сәпәйдә әпәй урлау

Урып-җыю чорында ашлыкны сулга шудыра торган хилаф гадәт бар инде ул. Иксез-чиксез басу-кырлардагы һәр комбайн, машинаны күзәтеп бетереп булмый чөнки. Азнакайча әйткәндә, әпәй, әпекәйне Сәпәйдә дә чәлдерәләр икән. Шул хактагы хәбәрләр йөри башлагач, җирле милициянең икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш оперативниклары “контроль сатып алу” яисә “оператив эксперимент” дигән чара үткәрергә була.

Шул рәвешле уракның соңгы көннәрендә “Азнакай” агрофирмасының Сәпәй авылы янындагы басуында он тарттырып, икмәк басып көн күрүче “эшмәкәрләр” пәйда була һәм “Дон-1500 Б” комбайнында бодай суктыручы ике яшь егеткә сүз ката. Фәлән дә, төгән, янәсе, арзанрак бәягә ашлык кирәк…

Шома кешенең ошбу тәкъдиме механизаторларны кызыктырмый калмый, әлбәттә. Бер бункер арпа-бодай каян килеп, кая китмәгән, ә “сатып алучы” 4 тоннага 12 мең сум акча бирәм дип тора бит. Бу кадәр сәмәнне колхозда ай буе селкенеп йөреп тә бирмәскә мөмкиннәр. Кыскасы, тәвәккәлләп, яшертен алыш-биреш ясау өчен кулай урын һәм вакыт билгеләнә ул көнне.

Сөйләшенгән кичтә “эшмәкәр” “КамАЗ”ын агроном ише күп күрә торган кешеләр күзеннән читкәрәк куеп, комбайнчылардан сигнал көтә башлый. Тегеләр ашыкмый, күрәсең, караңгы төшкәнне көтәләр. Ярый әле, кәрәзле телефоннар бар хәзер. Иң тыныч вакытта хәбәр итәргә була. Ниһаять, егетләр шалтыратып, бункерның тулганын, кай-тирәгә килергә икәнен әйтәләр.

Комбайн – энә түгел, Азнакай-Тымытык юлыннан ук күренеп тора. Шуңа күрә аны эзләп торасы булмый. Ләкин япа кырда чит машинага ашлык бушату үткән-сүткәндә шик уятырга мөмкин. Шуңа күрә “Дон-1500 Б” кечкенә генә урманлык артына куела. Бу шул агачлыкта засадада утыручы оперларга эшне җиңеләйтә. “КамАЗ” алардан берничә дистә метрда гына төялә. Бары тик караңгы төшү сәбәпле, алыш-бирешне видеотасмага яздырып булмый. Ләкин моның әллә ни әһәмияте юк. Чөнки “эшмәкәр” егетләрнең һәрберсенә тамгаланган алтышар меңне төртә. Ул үзе исә агрофирмалар берләшмәсенең үз хәвефсезлек хезмәткәре булып чыга.

Шулай булгач, акчаның рәхәтен күреп булмый. Сулга китә язган ашлыкны ындыр табагына алып кайтып үлчәгәч, 3,5 тонна тарта. Хуҗалыкка китерелгән зыян 15750 сум дип табылган һәм ышанып тапшырылган байлыкны үзләштерү факты буенча җинаять эше кузгатылып, егетләрнең хәлләре бөтенләй мөшкелләнә. Чөнки комбайнчылар агрофирма буенча чыгарылган боерык буенча суктырылган ашлык өчен матди яктан җаваплы кешеләр булып санала. Шуңа күрә аларның ошбу угрылыклары гади урлау гына түгел, ә бәлки, җинаять кодексындагыча, үзләштерү дип бәяләнә.

Шулай итеп, хәрәмгә кызыккан егетләр бик үтемле сабак ала. Шунысы сагайта: аларга авыл халкы да, агрофирма җитәкчеләре дә теләктәшлек күрсәтә. Гәрчә эшмәкәр булып үз хәвефсезлекләре хезмәткәре чыгыш ясаса да, гадәттәгечә, “яшь малайларны котыртып тозакка эләктергән” милицияне гаепли. Чынлап та, егетләр иске комбайнны җыеп чыгып, әйбәт кенә эшләгәннәр икән.

Азнакай эчке эшләр бүлегендә очраткач, мин алардан үзем дә кызыксындым (исемнәрен атамау сәбәбе дә шунда). Бер дә җинаятьче дип атарлык түгел иде чөнки ошбу чандыр гәүдәле егетләрне. Шуңа күрә бәлки якларның килешүе дигән процессуаль чара кулланып, җинаять җаваплылыгыннан азат ителерләр дигән фикер туды.

Суд нинди карарга килер, анысы хәзергә билгесез. Ә шушы вакыйгадан соң, Сәпәйдә әпәйне урламый башлаулары мәгълүм инде.

Наил ВАХИТОВ.

Азнакай районы.

Хәмерле һәм көферле төн

Тимурның 21 яшьлек “юбилее” уңаеннан оештырылган хәмерле мәҗлес җәйге көн төнгә авышкач кына тәмамлана. Бушаган шешәләр, азык-төлек калдыклары, чүп-чарны утырган аланнарында калдырып, шактый гына кызып алган өч дус урманнан чыгып, Актүбәгә таба тәпили. Кәеф шәп, күңел көр, көч-гайрәт ташып тора. Әмма җанга кызык, маҗара җитми. Хәмер парлары исә яшьләрне “батырлыкларга” әйди…

Икенче көнне иртән Азнакай эчке эшләр бүлегенә алар өстеннән гариза керә. Шул ук көнне 21-22 яшьләрендәге Тимур Кашапов, Станислав Ходайбиргәнов, Данил Сабитовка каршы РФ Җинаять кодексының бик хәтәр маддәсе буенча эш кузгатыла.

…Исерек үзен күрсәтергә җай эзләп кенә тора бит ул. Бу юлы эзләп тә торасы булмый. Бистәгә терәлеп диярлек торган “Мечта” бакчачылык ширкәте аша узганда, аларга 35 яшьләр тирәсендәге ир белән хатын очрый. Көч күрсәтү өчен, уңайлы очракны ычкындырып булмый. Юк сәбәпне бар итеп, ир кешегә бәйләнә башлыйлар. Ярый әле, ул “юбиляр”га туган тиеше булып чыга. Тимур аралап алу сәбәпле, эш берничә тапкыр суккалап алу белән төгәлләнә.

Аз булса да “пар чыгарып” күңелләрен баскан сугыш чукмарлары тиз тынычлана. Ошбу бәрелешнең тагын бер уңай ягы була – тагын эчәргә җай чыга. Шуны тормышка ашыру йөзеннән, егетләр инде хәзер яңа юлдашлары Фәрит һәм аның рәсми рәвештә теркәлмәгән хатыны Е.Иринаны да (исемнәре үзгәртелә) ияртеп, якындагы бакчага керәләр.

Бу яклардагы кишәрлекләрдә йортлар салмыйлар. Шуңа күрә кунарга калучылар юк, димәк ки, төнлә белән тыныч. Ошбу бишлеккә дә комачаулаучы күренми. эчеп утыручылар өчен уңай, әлбәттә. Ә менә соңрак, төнге бакча “көфер почмагы”на әверелгәч, киресенчә килеп чыга.

Эчкән саен акыл өстәлми инде ул. Киресенчә, аң томалана, аракы яңа акылсызлыкларга өнди. Салып утырганда егетләрнең болай да чамалы булган оялу, тартыну кебек сыйфатлары бөтенләй юкка чыга. Сүзләрне үлчәп сөйләү, гамәлләрне уйлап башкару турында әйткән дә юк. Эш шуңа кадәр барып җитә ки, хатынга аермачык һәм тупас итеп җенси якынлык кылырга тәкъдим ителә. Бу инде аларның тәмам йөгәнсезләнүләрен һәм хайвани теләкләрен басмыйча туктамаячакларын аңлата.

Чынлап та, тәмам тәкатьсезләнгән бәндәләрне Фәритнең каршы торуы да, хатынның чәбәләнүләре дә тыя алмый. Ярдәмгә килергә кеше юк, ә көч яшьләр ягында. Шул рәвешле бакчада ыгы-зыгы куба. Ир кешене кыйнап “тынычландыралар”. Иринага да эләкми калмый. Ләкин соңрак аның сыдырылган, күгәргән урыннары сәламәтлеккә зарар китермәгән дип табыла. Ә менә тегеләрнең Ходайбиргәнов дигәненә Фәритне кыйнаган өчен, җавап тотарга туры килә.

Әлбәттә, бу җинаять эшендәге төп гаепләү түгел. Күсәкнең юан башы Җинаять кодексының “Көчләү” дигәне 131нче маддәсе буенча төшә. РФ Прокуратурасы каршындагы тикшерү комитетының Азнакайдагы өлкән тикшерүчесе Азат Сәеткулов, юристлар теле белән әйткәндә, “ихтыяры һәм ризалыгына каршы көчләп җенси якынлык кылу факты” буенча кузгатылган эшне нибарысы 4 көн эчендә тикшереп, гаепләү белдереп, судка да җибәреп куя.

Сүз дә юк, тикшерүнең болай тиз төгәлләнүе төнге көферлекне үз күзләре белән күреп торган шаһит сөйләгәннәр һәм тотып япкач дәрт-кодрәтләре сүнә төшкән “маньяклар”ның тәүбә итүләре дә ярдәм итми калмый. Аларның һәм тәкатьсезләр һөҗүменә дучар булган ханым күрсәтмәләре бөтен нечкәлекләре белән тәңгәл килеп, “маҗаралы” хәл ачыклана.

Тикшерү материалларына караганда, агайнесе хатынын беренче булып Тимур Кашапов татыган. Ошбу өстенлек аңа туган көне хөрмәтенә бирелгәндер, күрәсең. Аның артыннан Станислав Ходайбиргәнов нәфесен канәгатьләндергән. Ә менә ни сәбәпледер, Сабитовка чират җитмәгән. Ләкин ул йолкып-талап хатынны чишендергәндә дә бик актив катнашкан, каршылыгын сындыру өчен, аны тотып торган. Закон ошбу гамәлләрне көчләүгә тиңли. Шуңа күрә аңа да тегеләр белән бер үк маддә буенча җавап тотарга туры килә. Суд аңа һәм Кашаповка әлеге маддә буенча каралган иң йомшак җәзаны бирә, ягъни икесен дә 4әр елга ирекләреннән мәхрүм итә. Ходайбиргәновка бер ел артыграк эләгә. Чөнки ул моңа өстәп, “кыйнау” дигән маддә буенча да хөкем ителә һәм моңа кадәр дә шартлы срок алган кеше икән.

Шулай итеп, хәмерле һәм көферле туган көн өчен кыйммәт түләргә туры килә. Әлеге маддә буенча эләккәннәрне “зона”дагылар да өнәп бетермәвен исәпкә алырга кирәк әле.

Н.ВӘГЫЙЗЕВ.

Азнакай-Актүбә.

Урланган тәреләр

5 октябрьдә буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Владимир Иванов Раиф Богородицкий монастырендә 2008 елның 22 маена каршы төндә урланган әйберләрне хуҗаларына кайтарды. Әлбәттә, сүз угрылар сатып, юкка чыгарып өлгермәгән тәреләр, шкатулка, чаң-кыңгыраулар, димәк, урланганның бер өлеше турында бара.

Зур шаукым китереп чыгарган әлеге җинаять турында сөйләгән идек инде (“БГ”, 8 июль, 2009 ел. “Тәре караклары”). Ул төңдә монастырь номестнигы бүлмәсеннән чынлыкта бәһасез булган борынгы иконалар, алтын-көмеш тәреләр, истәлекле тәңкәләр, хәтта орден-медальләргә кадәр юкка чыга. Тиздән Казандагы зәркән салоннарының берсеннән кискәләнгән тәре тәкъдим итүләре турында хәбәр алына. Әлеге егетне тоткарлыйлар. Ләкин ул урланган тәрене 105 меңгә сатып өлгергән була.

1983 елда туган әлеге Яшел Үзән кешесе аркылы Сергей Филин һәм Анатолий Митряев дигән караклар ачыклана. Урланган әйберләрнең калганнары аларда булып чыга. Ә Руслан Җаббаров төп угрыларга үз машинасы белән транспорт хезмәте күрсәтүче генә дип табыла һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм ителеп Пановка колониясенә озатыла.

Эзләү-тикшерү эшләре барышында А.Митряевнең 2005 елда бер шәхси эшмәкәрне атып үтереп, машинасын алып китүдә катнашкан икәне дә ачыклана. Оперативниклар аны быел 1 июльдә Мари республикасының Сернур шәһәрендә тоткарлый. Ул ярсып каршылык күрсәтә, хәтта бер оперга тән җәрәхәтләре дә ясый. Аягына аткач кына тынычлана төшә.

Чыбыксыз телефон Митряевнең тотылуы һәм бар гаепне кәсептәшләренә өя башлавы турындагы хәбәрне Сергей Филинга да илтеп җиткерә булса кирәк. Качып йөрүнең мәгънәсе булмавын аңлап анысы милициягә үз теләге белән бирелә.

Урланган әйберләрнең бер өлешен алар монастырь коймасы буенда ук ташлап калдыра. Әлбәттә, болар арзанлы, сатып булмый торган нәрсәләр була. Ә үтемле “товар”га хуҗа табыла. Бу, иң беренче чиратта, алтын, асылташлар белән бизәлгән иконалар һәм башка кыйммәтле әйберләр. Шулай да бәһасез әйберләрнең бер өлешен коткарып калуга ирешелә. 5 октябрьдә уннан артык тәре, өч кыңгырау, шкатулка, статуэтка һ.б. хуҗаларына кайтты. Ошбу әйберләрнең кыйммәтле металлардан ясалуы һәм асылташлар белән бизәлгән булуы бер хәл. Аларның күбесе тарихи, мәдәни кыйммәткә дә ия бит әле.

Әлеге чараның 5 октябрьдә үткәрелүе дә очраклы булмаганга ошаган. Бер көн алдан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү органнары төзелүгә 91 ел тулды. Угро егетләре монастырьга урланган әйберләрне кире кайтарды, ә руханилар аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Наил ВАХИТОВ.

Яшел Үзән районы.

Криминаль хроника

Канлы очрашу

Яңа Савин районында төнге кизүдә торган 389нчы сакчыллык бүлеге экипажына кыңгыр хәбәр килә. Әмирхан урамында пычаклы һөҗүм булган. Кайнар эзләрдән тышкы билгеләргә туры килгән 35 яшьлек Олег С. тоткарланды. Эче яраланып зыян күргән 18 яшьлек егет җинаятьчене фаш итүче күрсәтмәләр бирде.

Бәхетсез ана

Идел буе районында яшәүче 62 яшьлек ир исә үзенең газиз әнкәсен дә кызганмаган: кухня өстәленнән иң зур пычакны тотып, 82 яшьлек хатын-кызны куып йөрткән. Бәхеткә, ханым күршеләрендә яшеренеп, милициягә шалтырата алган. Тәртипсезне сакчыллык бүлеге милиционерлары кулга алып, тынычландырды.

Отвертка салкын корал булган

Чаллыда телефон талаучылар “эш”кә буш кул белән генә бармый икән. Үзләре белән отвертка алып, корбаннарын шуның белән куркыта торган булганнар. 30 яшьлек “остаз” Әлмәттән килгән 17 яшьлек шәкертен дә ияртеп, 4 мәктәп укучысын таларга өлгергән. Бәлки, дәвам да итәрләр иде –сакчыллык бүлегенең патруль экипажы юлларына киртә булып төшә. 8-9нчы класста укучы егетләрнең кесә телефоннарын талап алган бу кешеләр элек урлаулар өчен хөкемгә тартылган булган инде.

Талаучы күрше генә

Башкаланың Идел буе районы Имәнле урамындагы 16нчы гимназия ишегалдында кәрәзле телефон талап алынган, дигән кыңгыр хәбәрне ведомстводан тыш сак хезмәтенең 466нчы патруль экипажы тикшерергә юнәлә. Зыян күргән 11 яшьлек Артур Х.-дан хокук бозучының тышкы кыяфәтен белешеп, кайнар эзләрдән юнәлгән милиция хезмәткәрләре күрше йортта гына яшәүче 19 яшьлек Артем К.-ны тоткарлый. 6 мең сумлык “Нокия 75” хуҗасына кайтарып бирелде. Җинаять кодексының 161нче маддәсе буенча эш кузгатылырга тиеш.

ТР Ведомстводан тыш сак хезмәтенең матбугат хезмәткәре Фирая ГАЙФИЕВА

Комментарии