Әфьюнчы сәрхуш мәхшәре

Әфьюнчы сәрхуш мәхшәре

1977нче елгы Валерий Силантьевны наркотик һәм хәмер корбаны дияргә кирәк. Әфьюн наркоманы буларак, 2008нче елда исәпкә куелган, махсус сырхауханәдә дәвалану да узган ул. Ләкин быел май аенда уздырылган суд-психиатрия экспертизасы, ул хәзер дә мәктән ясала торган матдәләргә уртача дәрәҗәдә бәйле зат, шул сәбәпле рухи яктан кимчелек һәм тайпылышларга ия, дип белдерә. Моның чыннан да шулай икәнен февраль аенда кылган гамәле белән үзе дә раслый ул. Әлеге тикшеренү дә җинаять эше кузгатылу сәбәпле үткәрелә һәм психик яктан җитешсезлекләре булса да, Силантьев үз гамәлләрен контрольдә тота алмаслык түгел, дип белдерелә.

Моңа кадәр дә өч тапкыр хөкемгә тартылган ул, полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән, урлаган һәм талаган өчен җавап тоткан. Соңгысында ике ел ярым утырып, 2016нчы ел азагында иреккә чыккан, Башкортстандагы туган каласы Нефтекамскидан Казанга килгән, фатирлар ремонтлап акча эшләгән, узган елның августыннан бирле Идел буендагы «Волжская гавань» дигән торак комплекста бүлмә алып, шунда яшәгән. Ай саен 8 мең сум фатир бәясен вакытында түләп бара дип хуҗалар да канәгать аннан, җинаять эшендә күренгәнчә хезмәт урынында да зарланмыйлар. Язмыш дигәнең бер юньсез хатын белән очраштырмаса, тормышы шулай дәвам да иткән булыр иде, бәлки.

Әминә атлы ошбу хатын 1976нчы елда туган, 16, 21 яшьләрендәге улы, кызы бар, иреннән ун ел чамасы элек аерылган, әнисе белән яши, беркайда да эшләми, башы эчүдән чыкмый. 12нче февральдә дә махмырдан була ул, якындагы барга кереп, бурычка баш төзәтерлек сыра сорый. Әмма әҗәтен кайтара алырлык кеше түгел икәнен бик яхшы белгән сатучы гозерен үтәми аның. Мондый җирдә хәлгә керердәй игелекле затлар очрап куя бит ул, гадәттә. Сәрхуш булса да, Әминә өс-баш һәм кыяфәтен дә тәртиптә тотарга тырыша.

Тамак чылату ниятеннән әлеге сыраханәгә кергән В.Силантьев та кызыл куртка, озын кунычлы кара итек кигән хатынга игътибар итми калмый. Күршедәге «Арыш Мае» кибетеннән алып кергән аракы белән сыйлый, аны гына да түгел, башкаларга да өлеш чыгара, бергәләп карта да уйныйлар. Шулай күңел ачып утыра торгач кич тә җитә. Хәмер ярдәме белән дуслашып киткән ир белән хатын аерылышырга теләми.

Әлбәттә ки, ялгызак ир тикмәгә генә юмартланмый ул көнне, сыйлаган өчен хатын соңрак «түләячәк» дип ышана. Әминә дә аның бүлмәсенә кайтырга ризалаша. Шул рәвешле, гашыйклар юл уңаенда 375 гр. сыйдырышлы бер шешә аракы алып аулак бүлмәгә кайтып утыралар. Анысын да бушатып, яратышу, бергәләп куна калу турында сүз чыккач та хатын кәҗәләнә башлап, ир кешене чыгырдан чыгара. Ошбу «оятсызлык»ка бик тиз кабынып китә Силантьев һәм кухнядан пычак алып кереп киребеткән хатынның сул янтыгына кадап ала. Яралы Әминә котырынган ирне этеп җибәреп фатирдан чыгып чаба.

Соңрак үткәрелгән суд-медицина экспертизасы сул як үпкәгә зыян килү, корсак куышлыгындагы ике урынга кан саву сәбәпле хатын сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән дип таба. Ни хикмәт, исерек хатын-кыз шул килеш шактый гына җәяү тәпили, аннары узгынчы машинада өенә кадәр кайтып, канга буялып беткән кызыл курткасы белән әнисе каршында пәйда була. Анда да ярдәм чакырырга уйламыйлар, яраны сөрткәләп, диванга яткан хатын-кыз калтырый, сулышы кысыла башлагач кына коткару хезмәтенә хәбәр ителә. Шөкер, операция уңышлы уза.

Әминә полиция хезмәткәрләренә ир-атның Валерий исемле икәненнән башка мәгълүмат бирә алмый. Силантьев торган йортның кайда икәнен дә исендә калдырмаган булып чыга. Оперативниклар бардагы видеокүзәтү язмасын алалар, хатын сөйләгәннәр буенча аның «Волжская Гавань» комплексында яшәүче квартирант икәнен дә чамалыйлар һәм «Вацап»тагы шул исемдәге группага Валерийның видеокүзәтү язмасыннан алынган фотосын урнаштырып, аның полиция тарафыннан эзләнелүен игълан итәләр. Өч көн дигәндә әлеге хәбәр бүлмә хуҗасы А.Яковлев күзенә ташлана да ул полициягә хәбәр итә.

Тикшерү комитетының Киров районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Әнис Мансуров В.Силантьев гамәленә аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылыш ясау дигән бәя бирә. Силантьев пычак белән чәнчүен таный, үтерү ниятен кире кагып, җиңелрәк җәзага өметләнә. Барысын да Киров район суды хәл итәчәк.

Комментарии