Балталы хатын хикмәтләре

Балталы хатын хикмәтләре

Кыятта яшәүче Леонид Демченко Буа районы эчке эшләр бүлегенә сеңлесе Ларисаның балта белән сугуы турындагы шомлы хәбәрне иртәнге якта ирештерә. Участок инспекторы Равил Ларин аларның өйләренә килгәч тә, шөкер, зарар күрүчене исән-имин, ләкин йөзе-бите «бизәкләнгән» килеш күрә һәм вакыйганың төбенә төшәргә керешә. Әлбәттә, моның исерекләр арасында еш була торган гадәти хәл икәне аңлашыла. Леонид сеңлесе белән иртәнге сәгать 6да ук эчә башлауларын, араларында ызгыш купкач, Лариса сынык саплы балта түтәсе белән башына ике тапкыр тамызуын әйтеп тора. Монысын явыз хатын үзе дә раслый, кимсетүле сүзләр әйтте, ди. Полиция хезмәткәре тиешле аңлатмалар алгач, сынык саплы төп дәлилне машинасына чыгарып куя да, Л.Демченконы да утыртып Буага китә. Сеңлесе Ларисаны болай гына калдырмыйм дип торган ир-атның җәрәхәтләренә экспертиза үткәрү һәм медицина ярдәме күрсәтү өчен сырхауханәгә алып бара. Әлеге эшләрне башкаргач, Леонидны Кыятка алып кайтып, капка төпләрендә төшереп калдыра.

Эксперт Л.Демченконың сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян китерелгән дигән нәтиҗәгә килә. Әлбәттә, 1971нче елгы Лариса Масленникова абыйсын үтерергә теләмәгән, үзе әйтмешли, чамалап кына суккан һәм ошбу явызлыгы өчен вак-төяк җәза белән генә котылып калган булыр иде. Ләкин Леонидның җаена гына торып йөрергә тиешле салмыш хатын үз башына бәла эзли. Л.Демченко өйалды ишегенең эчтән бикле икәнен белгәч, салкын февраль аенда урамда каласы килмичә, тәрәзәне алып, эчкә үтәргә керешә.

Лариса хикмәтләренең икенче күренеше шул чакта башлана да инде. Бу юлы да кулына балта алып, яртылаш верандага кергән Леонидны котырынып дөмбәсли ул. Соңрак үткәрелгән суд-медицина экспертизасы баштагы, куллардагы җәрәхәтләр һәм балтыр сөяге чатнау ир затының сәламәтлегенә җиңел һәм уртача дәрәҗәдәге зыян китергән дип таба. Ә дүрт кабыргасының берничәшәр җирдән сынып үпкәне һәм башка эчке әгъзаларны зарарлавы авыр җәрәхәт санала. Кыскасы, бичара ир-атны табиблар коткара. Л.Масленниковага каршы 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган маддә буенча тагын бер җинаять эше кузгатыла.

Ләкин инде бик ныклап килеп капкан хатын барыбер тынычланмый, ә бәлки бертуганыннан үч алырга ниятли. Шул максаттан чыгып, полиция хезмәткәрләренә, Леонид 2007-2012нче елларда, ул вакытта 12-17 яшьләрендә булган кызы Юлиягә карата, җенси рәвештәге бозыклыклар кылды, дип белдерә. Былтыр кысканга быел кычкырган хатын сөйләгәннәргә ышанучы булмаса да, алалар гаризаны полициядә. Әлбәттә, яла ягулы ялган хәбәр биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралу турында кисәтеп кул да куйдыралар. Һәм тиешле тикшерү чаралары үткәрә башлыйлар.

Әниләренең ошбу белдерүе балаларны да гаҗәпкә калдыра. Кияүгә чыгып Иске Чүпрәледә яшәүче Юлия мондый галәмәтләрне кискен рәвештә кире кага, боларны әнисе «дядя Леня»дан үч алу теләге белән уйлап чыгарган дип белдерә. Шул рәвешле, Леонид Демченкога түгел, ә Л.Масленниковага карата ялган хәбәр бирү хакындагы тагын бер җинаять эше ачыла. Өч эпизодлы эшне тикшерү комитетының тикшерүче-криминалисты Айрат Мөхәммәдуллин суд карамагына озата.

Бактың исә, Л.Демченко туктаусыз төрмә юлын таптаган Ларисаның балаларын тәрбияләүдә өлеш керткән кеше икән. Мәсәлән, 2007нче елда дүрт бала анасын авыр җинаять кылганы өчен берничә елга утырталар. Ул чакта малайларның өлкәне Виталий да колониядә яши, ә балигъ булмаган Алексей, Артем һәм Юлияны ятимнәр йортына озатырга телиләр. Күрше авылда яшәүче Леонид алар янына кайта, опекунлык рәсмиләштерә һәм әниләре белән бергә балаларга мохтаҗлык күрсәтми, Җинаять эшен тикшерү барышында алар Леонидка рәхмәтле икәнлекләрен белдереп торалар.

Болар Л.Демченко үрнәк кеше дигәнне белдерми. Ул да эчүе аркасында рәтле гаилә корып, юньләп эшләп яшәгән кеше түгел. 50 яшен тутырганда әнисе йортында көн күрә. Демченколар гаиләсе күп еллар элек Казахстаннан күченеп кайткан.

Леонид Русия паспортын алуга ирешкән, ә әниләре Лидия һәм Лариса хәзер дә Казахстан кешеләре булып санала. Хәер, аларның ул илдә бирелгән паспортлары да күптән югалган инде, Лариса 1971нче елда Караганда шәһәрендә алынган туу турындагы таныклыгы белән йөри. Димәк, безнең ил гражданнары булу өчен аларга Казахстанга барырга, яңа документларын яңартып кайтырга кирәк. Бусы инде алар өчен мөмкин эш түгел. Хәзергә Ларисага паспортның кирәге дә юк әле. Чөнки өч җинаятьчел гамәл кылуда гаепле дип табылган 48 яшьлек хатын Русия законнары нигезендә дүрт елга колониягә озатылды.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии