Яла

«Безнең гәҗит»нең 27нче санында (4 июль, 2018 ел) басылган «Онытыйк күңелсез вакыйганы!» дигән язманы укыгач, күңелемдә йөрткән авыр вакыйгалар яңарды.

1983нче елның 14нче августы. Матур, кояшлы көн – чын урак өсте. Бу көн мине гомерем буе уфтанырга, интегеп яшәргә мәҗбүр иткән вакыйгаларның башы булды. Ул көнне мин Мамадыш районы Ишки авылының «Маяк» исемендәге колхоз басуына юл тоттым. Анда 12 комбайн бодай урырга тиеш иде. Кичтән колхоз рәисе Николай Васильев миңа: «Кави, мин иртәдән Мамадышка китәм. Комбайннардан зернотокка ашлык ташырга машиналар юк. Көндезге сәгать 10нарда райкомга шалтырат», – дигән иде.

Басуга барсам, 12 комбайнның да бункерлары тулган, эшләмичә тик торалар. Комбайнчыларның берсе миңа кычкыра: «Кави Мирзаханович, давай, йөк машиналары тап!» Мин тиз генә авылга чаптым. Райкомга шалтыратам. Телефонның теге башында кемдер трубканы алды. Хәлне аңлатам, машиналар кирәк, дим. «Укытучы башың белән, тилереп, ни эшләп комбайннар арасында йөрисең? Аның үз кешеләре бар, карарлар, ул синең эшең түгел», – дип кычкыра.« Мин инде 19нчы елымны механизаторлар белән эшлим. Агитатор. Яз көне чәчү агрегатларында, көз көне уракта катнашам», – дип кычкырам. Укытучы буларак, иң надан укучыга да аңлата алам, ә бу райком кешесенә – юк, аңлатып булмады. Ә бит ул райкомның парткомиссия рәисе иде.

Эш уңмаса, безнең якларда: «Булмаса да булмый икән базарда төче күмәч», – диләр. Мин дә райком белән сөйләшеп эш чыкмагач, колхоз идарәсеннән чыктым да, бераз аптырап тордым. Кинәт кенә искә төште: мәктәпкә яңа йөк машинасы алып кайтканнар иде бит әле. Бакча артлатып кына мәктәпкә йөгердем. Әйе, ишегалдында яңа йөк машинасы тора, аның янында бертөркем укытучылар кайнаша. Урманга ял итәргә, шашлык кыздырырга барасылары икән. Мин иген басуындагы хәлләрне аңлатып, машинаны комбайннардан ашлык ташырга бирмәссез микән, дип ялындым. Руслар әйтмешли, «увы»! Җыелышларда, педсоветларда үзләрен чын патриотлар итеп күрсәтергә яраткан коллегаларым минем сүзгә колак та салмадылар. Директор да әкрен генә кабинага кереп чумды да, китеп тә бардылар. «Чын бюрократларга әйләнгәнсез икән», – дип, әрнеп озатып калдым да, кылт итеп узган ел урак өстендә Казаннан йөк машиналары килеп эшләп йөрүе исемә төште. Тиз генә олы юлга чыктым да, попутка белән Казанга элдердем. Өч сәгатьтән мин инде авыл хуҗалыгы министры урынбасары Мавлин Гадбелхак кабинетында Мамадыш районындагы «Маяк» колхозының бодай басуында 12 комбайн суктырган ашлыкны ташырга йөк машиналары булмавын хәбәр итә идем. Бу хәбәрне пожар булган кебек кабул иттеләр. Ярты сәгатьтә эш төгәлләнде. Замминистр бер генә төймәгә басты да: «Шәймәрдановны чакырыгыз! Хәзер үк йөк машиналарын алсын да, Мамадышның «Маяк» колхозына чыгып китсен! – диде. – «Маяк» колхозының агитаторы иген басуыннан туры монда килгән, аны да алып кайтсыннар», – дип тә өстәде.

Рәис Мамадышка йөк машиналары эзли киткән җирдән буш кайтса, мин Казан тикле Казаннан 3 йөк машинасы алып кайттым. Теге комбайннар төне буе ашлык суктырды. Колхозның эшләре җайланды. Ләкин шушы көннән минем тормышымда мәхшәр башланды.

Бердән, «өйдән чүпне читкә чыгарган өчен» райком аппараты куркытып алды.

Икенчедән, урманга шашлык ашарга барган коллегаларым да райком учагына май өстәде: «Мирзаханов директорны буржуй дип әйтте», – дип язган шикаятьләренә 16 укытучы кул куйган. «Җыелышларда, педсоветларда безне тәнкыйтьли, аны безнең мәктәптән алыгыз», – дип өстәгәннәр.

Уку елы башланды. Сентябрь-октябрь айларында колхозның 700 гектар бәрәңгесен, 300 гектар чөгендерен алдык. Беренче чиректә рәтләп укыту булмады. Ноябрь башыннан көн саен мәктәпкә РОНО инспекторы килә башлады, химиядән язмача контроль эшләр үткәрәләр. Ләкин, урыслар әйтмешли, кабат «увы», «2»ле, «3»ле билгеләре алучылар юк. Балалар «4»кә, «5»кә генә яза. Миңа төрлечә бәйләнәләр. Райком РОНОны кыса. РОНО – директорны. Ләкин файдасыз.

Теге вакытта мин Мамадыш райкомына шалтыратканда минем белән сөйләшкән кеше райкомның парткомиссия рәисе Гәрәев Зәки Гәрәевич булган ахрысы, 1983нче елның 28нче ноябрендә мине сыерлар фермасында кизү торганда «парткабинетка чакыралар» дип алып чыгып киттеләр. Партҗыелыш чакыртылган, Зәки Гәрәевич болай ди: «Кави Морзахановны КПСС әгъзалыгыннан чыгарырга, райкомның карары шундый». Партия әгъзаларының күбесе механизаторлар. Барысы да аяк терәп, райком карарына каршы килделәр. Зәки Гәрәевич сигез сәгать буена тотты җыелышны, төн урталары узды. Теге вакытта мәктәп машинасын комбайннардан ашлык ташырга җибәрмичә, урманга шашлыкка киткән укытучылар гына кул күтәрде, кайберләре хәтта ике кулларын берьюлы да күтәрде әле. Укучылардан айга ике мәртәбә химиядән контроль эш яздырып та миннән үч ала алмаган укытучыларның минем өстән язган жалобалары нигезендә 1984нче елның 6нчы мартында минем эшне Мамадыш районының Халык судына бирделәр. Анда теге укытучылар, райком хезмәткәрләре, РОНО җитәкчеләре катнашты. Миңа сүз бирмәделәр. Мамадыш суды мине 130, 131 УК РСФСР маддәләре буенча гаепләде. Хәзер инде миннән үч алып, эшемнән үк куарга чамалыйлар. Мин халык дошманына әйләндем, миңа «кляузник» дигән исем бирде Мамадыш райкомы.

Инде нишләргә? Казан һәм Мәскәүнең суд-прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә генә кала. Ләкин бу да һич мөмкин түгел, почта начальнигы язган хатларымны җыеп бара икән. Мин хатларны Саба районы Әбде авылы почтасы аша йөртә башладым. Төрле органнарга язып, эшне яптырмый торырга кирәк иде. Дәресләр «проходной двор»га әйләнде. Әле РОНОдан, әле райкомнан тикшерү килә. 9-10нчы сыйныфлар бу тикшерүләрдән тәмам туйдылар, мәктәпкә килмәү белән җавап бирә башладылар. Мине дә йә Мамадыш райком бюросына, йә Казанга обком бюросына чакырып кына торалар.

1985нче елның гыйнвар аенда Мәскәүгә киттем. КПССның контроль комитетына бардым. Утыралар. Берсе әйтә: «Был Батыйхан, был Чингизхан, опять появился Мурзахан. Расстрелять его надо, он назвал коммуниста буржуем». Сүз әйтергә ярамый, дип кисәтеп кертсәләр дә, түзмәдем: «Мурзахан мой отец, во время Великой Отечественной Войны проливал свою кровь для освобождения Москвы. Принял участие в Сталинградской битве, штурмовал Берлин, отправлен на Дальний Восток против японцев», – дидем. «Ике абыем бу сугышта башларын куйдылар. Алар шулай сугышмасалар, сез мондый күркәм урыннарда утырмас идегез», – дидем. Бер сүз дә әйтмәделәр, чыгарып җибәрделәр.

Минем өстән үткәрелгән Мамадыш районы суды карарын юкка чыгарырга кирәк иде. РСФСР һәм СССР прокуратуралары Мамадыш районы суды карарын юкка чыгарды. Татарстанда дөреслекне табып булмады. Дөреслекне Мәскәүдә руслардан таптым. Бу 1986нчы елның 5нче февралендә булды. Аллага шөкер, мин бу көрәштә җиңеп чыктым. Менә көрәшнең ниндие дә була ул. Аннан соң Мамадыш райкомында, РОНОда, Ишки урта мәктәбендә кадрлар алышынды.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии