- 07.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №31 (8 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Газетабызда басылган «Ярык тагарак – 3» (25 июль, 2012 ел) хәбәрендә, «МММ» финанс пирамидасы таркалу сәбәпле үз-үзенә кул салган бер ир турында язган идек. Ул кредитка, бурычка зур суммадагы акча алып, финанс пирамидасына илтеп салган, шулай баеп калырга уйлаган булган. Тик көймәсе комга терәлгән: пирамида челпәрәмә килеп, акчасыз калган.
Берничә ай элек кенә бер дустымның да шул системада актив эшли башлавы, мине дә үз янына чакыруы турында искә төшердем. Хәер, искә төшердем дип әйтү дөрес булмас, чөнки ул үзе турында онытырга ирек бирми – ай саен үз счетындагы акчаның күпмегә артуын күрсәтүче СМС җибәрә. Менә шулай итеп, бик якын дустым шайтан образына керде: хәрам акчага кызыктырып, буш урында баерга чакыра. Инде соңгы хәбәрдән соң, ул дустымның «хәлен белергә» булдым.
– «МММ» ябылган дип сөйлиләр, дөресме ул? – дим, соравыма уңай җавап ишетәсемә алдан ук куанып. «Алданачаксың дип әйттем, ә син тыңламадың, акчаларыңны да җилгә очырдың», янәсе.
– «МММ-2011» ябылды, ә «МММ-2012» эшли башлады. Узган ел салган акчалар автоматик рәвештә бу системага күчте, – ди бу. – Әйдә, 1000 сум булса да сал, шундый табышны тагын кайдан ала аласың соң син?! Ышанмасаң, безнең офиска барып килә аласың. Анда барысын да күрсәтерләр, аңлатырлар. Ләкин син андагы кешеләрдә түгел, ә миндә теркәлерсең.
Казанда эшләүче «МММ-2012» офисына барып, шартларны белешеп кайтырга, бу системаның эш үзенчәлекләрен өйрәнергә булдым. Каян килә соң боларга табыш? Бәлки, бу компания берәр зур бизнес белән шөгыльләнәдер, ә анда акча салучылар зур компаниянең вак-вак инвесторлары булып, табыш исәбеннән процентлар алып ятадыр…
СУИЦИД – «УТКА»?
Шәһәр үзәгеннән ерак түгел генә урнашкан офиста дүрт почмакка дүрт өстәл куелган. Һәр өстәл артында бер хезмәткәр компьютер «саклап» утыра. Мин алдан ук шалтыратып, очрашырга сүз куешкан Ләйсән исемле кыз гына алар арасында юк иде. Шулай да, түрдәге өстәл артына узарга чакырдылар.
– Сез кайсы системадан? – диде шундагы кызларның берсе.
– Мин бернинди дә системадан түгел. Монда «МММ-2012»гә акча салып, соңыннан бик зур отыш алып була икән, шуңа кызыгып килдем әле.
– Мин сезне отыш алырга килгәнсез дип торам. Утырыгыз. Безнең хакта ни дә булса беләсезме?
– Интернеттан карап чыккан идем. Бер-ике танышым сезгә акча да салган иде, ләкин әле кире алганнары юк. Процентлары зур дип әйттеләр, акчалары да үсә икән. Тик менә узган атнада бер газетадан Чаллы шәһәрендәге ирнең «МММ»га салган акча аркасында үз-үзенә кул салуы турында укыдым да бераз шикләнә калдым. Анда бу пирамида башка эшләми дип язылган иде. Ә сез менә эшлисез икән…
– Беренчедән, бу газетада басылган «утка», ягъни сенсация булырга мөмкин. Икенчедән, матбугат чаралары дәүләт кушканны эшли бит. Ә дәүләт безне яратмый, чөнки без халыкка яхшы яшәү мөмкинлеге бирәбез. Өченчедән, акча өчен үз-үзеңә кул салырлык итеп анда никадәр сумма салырга кирәк?! Без бит бирегә килгән һәркемне кисәтәбез. Бу пирамида, монда бернинди гарантияләр юк, акчагыз югалырга да мөмкин, – дибез. Дүртенчедән, «МММ-2011»дә катнашкан кайбер десятниклар үз кешеләренең акчасын алып, аларны алдады. Безнең Казандагы бер офис ябылды хәтта. Нәтиҗәдә, теге кешеләр акчасыз калды. Карак десятникларга алданмас өчен, безнең аркылы акча салсагыз яхшырак булыр. Менә сез күпме салырга телисез?
– Башта 5 мең сум тирәсе салсам…
Каршымда утырган кыз миңа Мавроди, маврлар, десятник, сотниклар турында сөйли башлады. Болар арасында бер таныш сүз ишетүемә куанып куйдым: борын-борын заманда, үрдәк урядник, саескан сотник булганда… Монда да андый саесканнар бар икән, ләбаса.
Кыскасы, үзем күргән-ишеткәннәрне хәзер түкми-чәчми сөйлим әле.
КЕМ УЛ МАВРОДИ?
Сергей Мавроди – 56 яшьлек ялгыз математик һәм аферист. 1994 елда ул бер тапкыр «МММ» төзеп, 15 млн. кешене алдап, акчасыз калдырып, бу системаны ишкән иде инде. Хәер, ул үзе бу уңышсызлыгында хөкүмәтне гаепле саный. Әгәр аны төрмәгә утыртмаган булсалар, система әлегәчә эшләр иде, ди ул. Бер тапкыр алданып, кабат акчаларын системага китергән пенсионерлар да шулай дип тәкрарлый.
1981 елда Мавроди фәнни-тикшерү институтында программист булып эшләгән җиреннән китә. Аена 200 сум хезмәт хакы алган ир «үзен төрмәдә кебек хис итүенә ияләнә алмый».
Шуннан соң ул видеокассеталар пиратына әверелә. Бу эш өчен фатир арендалый. Тик шушы фатирның аскы катында җирле полиция бүлекчәсе җитәкчесе яшидер дип кем уйлаган?! Бу җитәкче, төннәрен кемнең, нишләп йөрүен белергә теләп, әлеге фатирда тикшерү уздыра һәм Мавродины 10 тәүлеккә утыртып та куялар. Законсыз эшмәкәрлектә гаеплиләр, ләкин бу эш ничектер йомыла.
1994 елда «МММ» җимерелүне Мавроди бик авыр кичерә. «Мин бит президент була ала идем. Системага акча керткән кешеләрне Кремльне алырга гына җибәрәсе иде, ләкин кан белән революция ясыйсы килмәде», – ди ул. 1994 елның октябрендә, төрмәдә утырган килеш, ул Мәскәүнең Мытище районыннан кандидат булып, Дәүләт Думасына депутатлыкка уза. Ә депутатлар кагылгысызлыкка ия – аны төрмәдән чыгаралар. Тик бер генә утырышка да килмәгәч, 1995 елда аны депутатлыктан читләштереп тә куялар. 1997 елда ул халыкара эзләүгә бирелә.
Кабат төрмәгә утыртылганчы, ул 5 ел буе үз фатирыннан ике адым ераклыкта гына урнашкан йортта, арендалаган бер фатирда качып ята, аның үз сакчылары була. 2003 елда аны кулга алуда да шул сакчыларының берсе гаепле дип саный ул үзе.
1998 елда, эзләнүдә була торып та, ул тагын бер финанс пирамидасы оештыра. «Stock Generation» дип аталган виртуаль биржада бөтенләй булмаган компанияләрнең акцияләре сатыла. Ул акцияләрнең бәясе айга 10%ка арта һәм кабат төшә. Һәрвакыт, пирамида төзегәндә Мавроди бер максатны күздә тотуын әйтә: Русиядә булган бөтен акчаны җыеп, шуны кертемчеләргә өләшергә тели ул. 1994 елда бу планның беренче өлеше тормышка ашкан да инде – Мавроди үзе ул елларда акчаның 10 бүлмәгә шыплап тутырылуы турында сөйли. 2007 елдагы суд процессында кайбер кертемчеләр 1994 елда акчаларның 17 «КамАЗ»га төялеп озатылуын күрүләрен сөйли. Тикшерүчеләр генә акчаның кая һәм ничек югалуын «хәтерләми» икән. Үзәк банк бу акчаларның ФСБ кулына күчүен әйтә.
Инде менә кабат, Мавроди 2011 елның гыйнварында «МММ-2011» төзеп, Европа, СНГ илләрендәге халыктан 350 млрд сумнан артык акча җыеп алырга җитешкән. Иң кызыгы: бу «МММ»га акча китерүчеләрнең күпчелеге – 1994 елда бер кат алданып, акчасын яндырган пенсионерлар! Ничек бер алданган кеше кабат шуңа ышанып, хезмәт хакын, пенсиясен гаиләсе авызыннан өзеп шунда илтә? Моның нинди дә булса гипнозы бармы?
Әйе, 1994 елгы мәхшәрдән соң Мавродины төрмәгә утырттылар. Бу тарих онытылырга, үткәндә калырга тиеш иде, тик 2007 елның маенда төрмә ишек төбендә аны йөзләгән журналист һәм алданган кешеләрнең кайберләре каршы алды. Йөзенә атылган бер банка каймакка да исе китмәде Мавродиның. Ул беркем белән дә сөйләшеп тормыйча, кап-кара джипка утырып күздән югалды.
Бер елдан суд приставлары, аның фатирына килеп, халыкка бирәсе бурычын түләрлек милкен алырга тели. Судка мөрәҗәгать итүчеләргә генә дә ул 4 млрд сум бурычлы булып чыга. Ә мөрәҗәгать итмәүчеләре күпме? Кыскасы, приватизацияләнмәгән 3 бүлмәле фатирда алар Мавродиныкы булган бер әйбер дә таба алмый. Ул хәтта вак-төяк техниканы да танышларына, дусларына теркәп куйган булып чыга. Шулай да, 1000 сумлык тулы бер китапханәне приставлар эләктерә…
4 ел буе Сергей Мавроди беркая да чыкмый. Нибары бер-ике тапкыр балыкка барып кайтуын санамасаң, әлбәттә. Шушы еллар эчендә ул берничә китап яза.
Гаилә хәленә килгәндә, хатыны белән ул инде 2005 елда ук аерылышкан, туганнары белән аралашмый. Мәскәү дәүләт университетында бергә укыган курсташларын эзләп университетка баргач та, аны анда кочак җәеп каршы алмыйлар һәм ул берьялгызы кала. Математиканы бик яхшы белгән һәм мантыйкый, эзлекле фикер йөртүе нәтиҗәсендә күпләрне алдарга сәләтле булып истә калган бу студентны университет профессорлары әле дә хәтерли икән.
4 ел буе ул нинди акчага яшәгән дисезме? Шундый танылган кеше булуыннан файдаланып, ул бәйрәм котлаулары яздырып, шуларны сатып яткан. Бер минутлык ролик – 3 мең сум.
Шулай тыныч кына яшәсә, яхшы булыр иде дә бит, тик яхүд каны акча ярата шул. Шушы еллар эчендә ул үз алдына тагын бер максат куйган: инде бу юлы бар җир шарындагы икътисад системасын сынап карау, ягъни «МММ»ны Русиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә төзеп, аларның акчасын да бирегә китерү. Ләкин сез алга таба аңлаячаксыз: бу система мәңгелек түгел һәм шушы темплар белән үсүен дәвам итсә, ул бар җир шарында зур бер финанс кризисы китереп чыгарып, сугышлар башлануга да сәбәпче булырга мөмкин.
НӘРСӘ УЛ МАВР?
Системаның эш шартлары бик гади. Бирегә килеп теркәлгән кеше үз акчасына маврлар сатып ала. Әйтик, мин 5 мең сумны «МММ-2012»гә салырга телим ди. Мавр курсының әлеге моментка ничә сум булуына һәм депозит төренә карап, минем исәптә ничәдер мавр булачак. Депозит төре дигәндә, ул акчаны нинди вакытка салуыңа һәм теләсә кайчан кайтарып алу-алмау мөмкинлегенә карап исәпләнә. Акчаны никадәр күбрәк вакытка саласың, ул шулкадәр зуррак процентлар белән арта. Бер елга саласың икән, акча иң зур процентлар белән исәпләнә, ягъни аена 75%. Әгәр акчаңны бер елга салып та, вакытыннан алда кире кайтарып алырга телисең икән, димәк, сиңа бернинди процентлар да исәпләнмәячәк.
Шулай ук син акчаңны теләсә кайчан килеп алырлык итеп, билгесез вакытка да салып куярга мөмкинсең. Ул очракта процентлар бик аз булачак, иң түбәне – бер айга 30%.
Әйтик, мин 5000 сумга бу моменттагы курс белән (ягъни бер мавр 3,14 сумга) 1592 мавр сатып алам һәм аны бер елга (димәк, иң зур процент белән) шул исәп-хисап счетында калдырам ди. Мавр курсы атнага ике тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә үзгәрә, үсә. Мавродиның рәсми сайтында мавр бәясе бер ел алга инде исәпләнгән. Нәкъ бер елдан мин бер маврны 2526,58 сумнан сата алачакмын. Кемгә сатаммы? Системага! Ул минем акчаны шул исәптән кайтара икән, димәк, 5 мең сумым бер елдан 4 млн 23 мең сумга әйләнәчәк.
ӘКИЯТТӘ КУНАКТА!
Миңа шушы әйберләрне «МММ» офисында аңлаттылар. 4 млн. сум турында сүз чыккач, консультант кыз, ышандырырга тырышып булса кирәк, болай диде:
– Уйлавыбызча, ул акча берьюлы кире кайтарылмас. Үзегез аңлыйсыз бит инде, әгәр счетыгызда тик торганда 4 млн сум пәйда булса, салым хезмәте, полиция сезне тикшерә башлаячак. Шулкадәр акча гади эшчегә каян килергә мөмкин? Шуңа күрә ул акча ай саен 300 мең сумлап, әкренләп кенә кайтарылачак.
– Ә бу сумманы система миңа каян алып түләячәк?
– Яңа килгән кешеләр исәбеннән. Бу финанс пирамидасы һәм һәркемгә акча яңа килгән кешеләрнең счетыннан алып түләнә. Менә сез 5 мең сум салсагыз, кемдер отыш акчасын алырга килгәч, без аны сезнең счеттан алабыз. Әгәр ул кешенең суммасы бик зур икән, димәк, без аны берничә кеше счетыннан алабыз. Сез отышны алырга килгәч тә, әле яңа гына системага кергән кешеләрдән алып түлибез. Шулай итеп, бөтен җир шарындагы кешеләр бер-берсенә булышып, бер-берсен баетуга өлеш кертә ала.
– Андый миллионнарны кемнең дә булса алганы бармы соң әле?
– Беренчедән, әле миллионнар алырлык кертем салган кеше юк. Халык акчасын озак вакытка салырга курка, шуңа күрә процентлар алай зурдан кубып исәпләнми. Икенчедән, маврның бәясе әле кайчан гына тиеннәр иде. Отыш бит мавр бәясенә бәйле. Ул әле бер елдан гына меңнәр булып артачак, хәзер ул нибары 3 сум тирәсе. Бер-ике ай эчендә генә миллионнар ясау өчен хәзер йөзләгән мең сум салырга кирәк дигән сүз, ә аның кадәр акчаны кем бирсен ди?!
– Әгәр кертемчеләрнең барысы да түгел, нибары яртысы берьюлы үз акчасын килеп алырга теләсә, система шартлаячакмы?
– Бар кеше берьюлы килеп алмый инде, борчылмагыз. Алар бит көтүдәге хайваннар түгел.
Тик бу кыз миңа Мавроди казнасының төпсез булмавын, шул ук акчалардан «МММ» системасы рекламасына млрд сумнар тотылуын әйтмәде. Тиздән әлеге пирамида хакында фильм да төшерергә тиешләр. Бюджеты – 250 мең доллар!
Финанс пирамидасында эшләүче десятник, сотниклар турында да әйткән идем. Кем дә булса бирегә акчасын салгач, тагын кемне дә булса китереп, үз җаваплылыгы астына яздыра икән, ул бу кеше салган акчаның 10-20%ын ала. Шулай итеп, үз исемеңә 10 кешене теркәгәч, син десятникка әвереләсең. Ә синең «өстәге» кеше, әкренләп, сотник дәрәҗәсенә ирешә. Син китергән кешеләрдән аңа да процентлар тамып тора.
Әгәр акчаңны системадан аласың килсә, син иң элек десятникка мөрәҗәгать итәсең. Аның хисабында әле яңа гына килгән кешеләрнең акчасы булмаса, ул ярдәм сорап сотникка бара. Зур суммадагы акча булып, сотник та ярдәм итә алмаса, ул тысячникка «ялына». Ә инде азактан, бөтен сотниклар тысячниктан акча таптыра башлагач, ул офисын бикләп, Мавродиның рәсми сайтындагы «кабинетын» ташлап, юкка чыга. Димәк, икътисадта берни аңламый торган теләсә кем десятник, сотник дәрәҗәсенә ирешеп, кешеләрнең акчасы белән идарә итеп ятарга мөмкин. Системага кергән акчалар кимегәннән кими, ә маврлар курсы үсү белән системаның кешегә тиешле бурычлары артканнан-арта. Шулай итеп система акрынлап таркала һәм аның таралуына нибары бер аңлатма бар: һавадан акча ясап булмый.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии